Болганчык еллар (Муть)

Болганчык еллар (Муть), Махмута Галяу audiobook. ISDN26535117

Collection 26535117

Genre:20th century literature

Language:Tatar

Type:Audiobook

is reading:Мингали Мухаметшин

Publisher:ДНТ-НКНХ

Publication date:14.11.2018

Not available

Views:114

Роман «Болганчык еллар» (Роман «Муть» на татарском языке)Егерменче йөзнең башында беренче көлке журналы «Кармак»ның нәшире һәм мөхәррире булган, «Белек» хосусый нәшрият ачып, «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» исемле тарихи романнары белән татар әдәбияты хәзинәсенә зур өлеш керткән Мәхмүт Галәүнең абруйлы исеме һәм иҗат мирасы совет чорында озак еллар буе халыктан яшереп яткырылды, мирасының шактый өлеше тоталитар режим шартларында бөтенләй юкка чыгарылды. Мәхмүт Галәүнең катлаулы тормыш юлы һәм фаҗигале язмышы репрессияләр шаукымында нахактан һәлак ителгән татар мәдәнияте эшлеклеләренең күпчелегенең язмышына охшаш. Автор турында:Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) 1886 елның 8 ноябрендә (башка мәгълүматларга караганда 23 ноябрендә) Арча районындагы Ташкичү авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә.Тумышы белән ул татарның бөек мәгърифәтчесе, дин һәм тарих галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә якын кардәш туры килә. Туган авылындагы башлангыч мәктәпне, Казанда гали мәдрәсә тәмамлаганнан соң, ул Әстерхан шәһәренә юл тота һәм татар мәктәпләренең берсендә мөгаллим булып эшли башлый.«Шәркый рус», «Борһанел тәрәккый» газеталарына мәкаләләр яза, «Туп» исемле көлке журналын оештыруда һәм чыгаруда катнаша. Яшерен оешмалар белән элемтәдә торганы, «Туп» журналын чыгаруга катнашканы өчен М.Галәү Әстерхан охранкасы тарафыннан эзәрлекләнә башлый. Мөгаллимлек эшеннән куылган М.Галәү Оренбург шәһәренә күчеп китә.М.Галәү – оста тәрҗемәче дә. Ул А.Пушкин, А.Толстой К.Батюшков, М.Лермонтовның әсәрләрен, шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә. «Ник язылганнар?» шигырь җыетыгын, «Кабылсай» романын, «Саламторханнар», «Курчак туе» исемле сатирик комедияләрен һәм «Пугачев явы» дигән тарихи пьесасын яза.Әдип «Канлы тамгалар» дип аталган дүрт китаптан торырга тиеш булган эпопея язу эшенә керешә. Беренче китапта 1891 елгы ачлык фаҗигасе, икенче китапта 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төркиягә күчеп китүе, өченче китапта рус-япон сугышы чоры һәм «Өермәләр» дип исемләнгән дүртенче томда давыллы вакыйгаларны гәүдәләндерү күздә тотылган була. Беренче ике кисәген тәшкил иткән «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары да безгә 1931-1933 елларда Мәскәүдә русча тәрҗемәдә чыккан басмалары буенча гына билгеле. Алтмышынчы еллар ахырында гына бу романн

Also read with this book