Читать онлайн книгу «Йолдыз яктысы» автора Габдулхай Сабитов

Йолдыз яктысы
Габделхәй Вәли улы Сабитов
Узган гасырның 1960 елларында әдәбиятка килгән танылган әдип Г. Сабитовның бу китабына өлкәннәр һәм балалар өчен табигый сюжетларга бай булган, халыкчан матур тел белән язылган җыйнак һәм җиңел, сабыр һәм салмак хикәяләре тупланды.

Габдулхай Сабитов
Йолдыз яктысы

© Татарстан китап нәшрияты, 2019
© Сабитов Г. В., варислар, 2019
© Сабитова Ф. Б., төзү, 2019
* * *
Мин җир өстен артык сөйдем бугай,
Артык сөйдем аның гөлләрен…
    Һ. Такташ


Тыңла син, улым!
Әй, улым, тыңла син!
Сиңа мирас итеп мин зәңгәр күкне калдырам. Җылы яңгырдан соң чыккан салават күперен калдырам. Киң офыкларга җәелгән күксел урманнарны, талгын җилләрне, шашкын диңгезләрне калдырам. Саф чишмәләрне саф килеш калдырам…
Бер ярлы ата, вафат булыр алдыннан, үз улына әнә шундый сүзләр әйткән, имеш. Әмма чынлыкта ул дөньяда иң бай, иң бәхетле ата булган түгелме?
Күрәсең, ул безнең борынгы бабаларыбыздан берсе булгандыр, һәм безгә, безнең дәвер кешеләренә бетмәс-төкәнмәс дәүләт калган, алтын-көмеш тауларына биргесез хәзинә калган.
Әй, улым, тыңла син!
Чал Урал таулары белән Горький өлкәсе арасында, көньяктан төньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка йөзләрчә чакрымнарга сузылган урман-далалар, җир-сулар – алар синең җирләрең, синең хәзинәң. Бу гүзәл җир Татарстан дип атала. Аның өстендә диңгездәй шаулап иген үсә, ә астында – нефть океаны. Алардан тыш зур төзелешләр өчен кирәкле күпме гипс, күпме таш, ком, кызыл балчык, чуерташ, известь…
Синең җиреңдә 3000 нән артык елга. Шулар исәбендә Идел, Чулман, Вятка, Агыйдел, Ык, Чирмешән… Казаннан түбәнрәк китсәң, чын диңгезләргә тиңләшерлек Куйбышев сусаклагычы. Аның суларында көмеш чабаклар, симез сазаннар, чуртан, корбан, сыла балыклары. Бу диңгез үзе генә дә халыкка һәр ел саен 120 мең центнер тәмле балык бирә.
Татарстанда 1500 күл, аннан тыш хисапсыз күп буалар, ясалма сусаклагычлар бар.
Ә урманнары дисәң…
Әй, улым, тыңла син!
Төнеңне йокысыз уздырырга иренмә. Җәйге зәңгәр бер кичтә җылы урыныңнан кузгал да берьялгызың урманга кит, урман әкиятен тыңла.
…Кара урман, караңгы төн.
Төз наратлар, шыбырдык усаклар, зифа каеннар – барысы да йокыда… Кыргый киекләр, сайрар кошлар, сандугачлар-былбыллар – барысы да, барысы да татлы йокыда. Тик салкын чишмә генә төннең төнозын гөлдер-гөлдер… Үзенең ниндидер серле әкиятен – мәңгелек әкиятен сөйли, изге теләкләрен тели:
– Йоклагыз, йоклагыз, урман балалары. Йокыгыз тыныч, төшләрегез татлы булсын!
Бөдрә башын әнисенең иңенә салган каен кызы, төшендә моңлы бәллү җыры ишетеп, таңга кадәр изрәп йоклый.
Урман хәбәрчесе җиләс җил шулчак агач башларын сыйпап уза:
– Таң ата! Таң ата!
Куаклардан көмеш тамчылар коела, күктә бер-бер артлы йолдызлар сүнә. Сайрар кошлар – сандугачлар, кәккүкләр – телгә килә. Шаулы камышлы тымызык күлләрдә төнбоеклар керфек ача, аккош кычкыра:
– Таң ата! Таң ата!
Урман чишмәсе җырына яңа дәрт өстәлә. Кояшның беренче нурлары, яфракларны аралап, чишмә өстенә төшә. Яшел ешлыкларда меңләгән кояш күбәләкләре биешә.
Тормыш – омтылыш, тереклек – шатлык, яшәү – бәхет!
Ләкин…
Әлеге ата васыятенә өстәп, тагын берничә сүз әйтәсе бардыр, күрәсең.
Тыңла син, улым!
Шундый бөек хәзинәгә карап башың әйләнмәсен! Табигать биргән бу байлыкны бернинди уйсыз-хафасыз туздырырга мөмкин икән, дип уйласаң, бик нык ялгышырсың. Сакла син, яңарт син үз кулыңа тапшырылган бу җир йөзен…
Чишмәләрне саф килеш…
Ак каеннарны ак килеш…
Гөлләрне-чәчәкләрне пакь килеш…
Сандугачлы кичләрне, тургайлы таңнарны имин килеш сакла…
Җир шарының барлык акыл ияләре, барлык галимнәр, аек акыллы барлык кешеләр соңгы елларда дөньяга шундый аваз салдылар. Бу авазда Җир-әнкәнең киләчәге өчен, тереклекнең язмышы өчен тирән борчылу бар.
Тыңла син, улым!

Айбаш
Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә?
Әгәр бу хакта Галәү бабайдан сорасагыз, ул, ике дә уйламыйча:
– Көлгә күмеп пешергән бәрәңге, – дияр.
Учак көлендә кызарып, күмерләнеп пешкән кайнар бәрәңгене бер Галәү бабай гына түгел, колхоз атларын сакларга куна килгән малайлар да үлеп ярата. Тәме, туклыклылыгы турында әйткән дә юк, әле аның пешеп чыкканын көтеп, төнге шәмәхә күккә карап яту ни ләззәт! Тик көтә-көтә генә тәкатең корый.
Менә берзаман бәрәңгеләр, «пештек, өлгердек» дигәндәй, кайнар көлне «пуф-ф-ф…» итеп, астан өреп җибәрәләр. Көл өстендә нәни шадралар гына уелып кала. Дымлы җир, төнге чәчәкләр, җиләкле печән исенә аралашып, авыз суларыңны китерерлек хуш ис – парлы бәрәңге исе бөтен болынга тарала. Инде актарып алдыңмы, суынганчы түзәрмен димә. Гомер күрмәгәндәй, аңкауларыңны пешерә-пешерә, авызда әүкәли-әүкәли, йотлыгып ашый башлыйсың.
Тик менә бүген…
Башка чакларда мондый күңелле табында иптәш малайларыннан бер дә калышмый торган Инсаф кына бәрәңгегә үрелеп тә карамый. Балтасы суга төшкәндәй, башын иеп, бер читтә утыра.
Галәү бабай йөнтәс кашлары астыннан аңа карап-карап куя:
– Аша, Инсаф улым, аша, бигрәк тәмле булып пешкән! Бохар кәләвәсе кебек, авызда таралып тора!
Әмма Инсафның тамагыннан аш үтми. Башында һаман бер уй, бер кайгы: аның өч ел буе назлап-иркәләп үстергән тае, ак бәкәлле елгыр кара айгыры югалды. Тартай болынында башка атлар белән утлап йөргән җиреннән шүрәле урлагандай юкка чыкты. Шул кыбырсыкны эзләп, атна-ун көн эчендә айкамаган урман-кыры, әйләнмәгән болын-тугае калмады малайның. Инде тәмам төшләренә керә башлады. Имештер, аның айгыры канатлы акбүз атлар өеренә баш булып алган да шулар белән бергәләп өем-өем ак болытлар арасында зәп-зәңгәр печән утлап йөри. Менә берзаман ул Инсафны күреп ала да, көмеш кыңгырау чыңлагандай, яңгыравык аваз белән кешнәп җибәрә. Аннары, кара ефәктәй бөдрә ялларын җилдә тузгытып, озын-озын, салмак-салмак ыргылып, түбән төшә башлый. Ләкин, төшеп җитүгә, ап-ак ефәк оекбаш төсле ак бәкәлләрен, ялтыр кара тоякларын күз иярмәс тизлек белән уйнатып, өермәдәй чабып китә. Бөдрә яллары Инсафның йөзенә сирпелеп кенә кала. Артыннан куа-куа малай хәлдән тая, шабыр тиргә батып уяна…
Галәү бабай Инсафның хәлен яхшы аңлый.
– Кайгырма, улым, хафаланма ул тикле, – дип, үзенчә тынычландырырга тырыша ул аны. – Кайта, беркая да китми синең таең. – Аннары, үрләп киткән учакка карап, бераз гына уйланып утыра да тагын кабатлый: – Кайта, кайтмый хәле юк! Кеше генә түгел, хайван да туган җирен оныта алмый. Моннан күп еллар элек булган бер хәл бүгенгедәй хәтеремдә. Тыңлагыз, чыпчыклар, гыйбрәтле хәл. Син дә тыңла, Инсаф улым…
Малайлар, кызыксынып, Галәү бабайга елышыбрак утырдылар. Бабай яңа чапкан печән өстенә терсәге белән таянды да гадәтенчә әкрен генә сөйли башлады:
– Безнең әти гомере буе нужадан чыга алмады. Түбән очта, хәзер авыл Советы булган урында, Сираҗи исемле бик комсыз бер бай яши иде. Шуның атларын карады, ә үзе гомере буе ат күрмәде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын… Тик менә кайсы елны икәне төгәл хәтеремдә юк, иске мәчетнең түбәсе җимерелгән елда булса кирәк, ашлыклар бик уңган иде. Ташлытау буендагы иманабызда арыш урак тыккысыз булды. Әтинең шатлыгы эченә сыймады. Ашлыкны сугып алу белән, ашарга да юньләп калдырмыйча, шәһәргә илтеп сатты да түгәрәк кенә бер бия алып кайтты… Ярлының авызы ашка тисә, борыны каный, дип дөрес әйткән булганнар икән: ике ел да тулмады, яңадан атсыз калдык. Казна бурычлары өчен алып чыгып киттеләр. Колыны бик кызганыч булды. Шешәдән сөт имезеп үстердем. Иртән торып чыгуымны баскыч төбендә көтеп ала торган иде бичара хайван… Тора-бара миңа шулкадәр ияләшеп китте – иптәшләрем белән җиләккә барсам да, Якты күлгә кармак салырга төшсәм дә, артымнан калмый иде. Нишләтмәк кирәк аны… – Галәү бабай кеткелдәп көлеп куйды. Аннан соң, кулындагы таягы белән учактагы кисәүләрне өя-өя, сүзен дәвам итте: – Тәки карап үстердем шул колынны. Өч елдан көр генә тай булып җитте. Карап торуга Сираҗи атларыннан бер дә калышмый иде. Ай-һай матур иде дә инде. Синең кара айгырга тартымрак иде, Инсаф улым. Маңгаенда яңа туган айга охшаган кашкасы да бар иде. Шуңа карап исемен дә Айбаш дип куштык. – Галәү бабай утка карап бераз уйланып утырды. – Бер килгән кешегә килә бит ул, каһәр, – дип куйды ул бераздан, – тәки игелеген күреп булмады бит. Берничә авылда Сабан туенда чабышып, яулыклар алып калдым. Шул булды бөтен кинәнү.
Инсаф түземсезләнеп сорап куйды:
– Айбашны да алып чыктылармыни, бабай?
– Юк, тайны алып чыкмадылар чыгуын, – диде Галәү бабай. – Сатарга туры килде аны. Инде атлы булдык дип кенә торганда, күршеләрдән ут чыгып, йорт-җиребез янды. Казыгыбыз да калмады. Дүрт бала белән урамда калгач, әтинең башка чарасы булмады. Тайны бер Себер сәүдәгәренә сатып җибәрде. Сәүдәгәрнең арба артына бәйләп куйгач, Айбашымны муеныннан кочып, үкси-үкси елаганым хәтеремдә. Хайван сизми дип уйламагыз сез, сизә ул. Башын җилкәмә салып бик озак торды, китәр алдыннан, үпкән кебек итеп, йомшак ирене белән маңгаемны кытыклап алды. Ә кузгалып киткәч, бер борылып карады да, сау булыгыз дигән кебек, урам яңгыратып кешнәп җибәрде… Әти мәрхүм дә йомшап калды, эшләпәсен күзенә үк басып киде, аннан соң, ак сакалын сыйпаштырган булып, зимләнкәбезгә кереп китте. Мин атлар артыннан йөгердем. Басу капкасын чыккач, куе арыш арасына кереп яттым да арыганчы еладым…
…Байтактан бирле кызып яткан коры агачлар кинәт кабынып киттеләр. Төн караңгылыгы берничә адым арткарак чигенде. Учак яктысы Инсафның уйчан йөзен, малайларның йомарга оныткан иреннәрен, Галәү бабайның җыерчыклы күз төпләрен яктыртты.
Узган яшьлегенең истәлекләре Галәү бабайның күңелендә авыр тойгылар уятты. Ул тирән сулап куйды, болын ягыннан ишетелгән тартар тавышларына, утлап йөргән атларның пошкыруына колак салып торды.
– Ярты еллап вакыт узгач, Себер кешесеннән хат килде. Атның югалуы турында язган. Бүре-фәләнгә юлыккандыр инде, дип куйды әти карт.
Шуннан соң ел ярым вакыт узгач, барыбызны да хәйран калдырган бер хәл булды. Әнә тегендә, Шәйми сыртында, әти белән печән чаба идек. Бик эсселәгәч, коенып чыгыйм дип яр буена төшсәм, ни күзем белән күрим: Идел аръягыннан бирге якка таба бер ат йөзеп килә. Әтине чакырдым… Ат ярга килеп чыккач исебез китте. Әти бот чабып куйды. «Менә сиңа агай, ә! Һәй, бичара хайван, бичара хайван!» – ди. Күрәм, үзенең күзләре яшьләнеп китте. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Ике елга якын туган ягын эзләп йөргән бит, мескенем. Могҗиза… Сөяк белән тирегә генә калган. Маңгаендагы айга охшаш кашкасыннан гына таныдык. Шулкадәр бетеп җиткән хайванкай, яр өстенә аяклары белән күтәрелә алмады, тезләрендә шуып менде. Менеп җиткәч, иң элек җирне иснәде, аннары берничә бөртек үлән кабып алды, тик чәйнәмәде, сарут төпләре авызыннан күренгән килеш калдылар. Бик нык гаҗәпләнгән кебек, Якты күл ярындагы озын камышларга, еракта күренгән авыл өянкеләренә таба карап торды, тирән сулап, Иделгә борылып карады, аннан соң, хәлсезләнгән аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп, авыл юлыннан китеп барды…
Без кайтканда, Айбашыбыз янган сараебыз урынында басып тора иде. Капкадан кергәнемне күргәч, башын күтәреп кешнәп куйды. Тик элекке кешнәү түгел иде инде бу. Әллә нинди хырылдавыклы, авыр ыңгырашуга охшаган авазлар гына чыкты. Янына килдем. Таныды хайванкай! Элеккечә башын җилкәмә салды да, йокыга киткән кебек, бик озак торды. Өйгә кереп, икмәк кисәкләре алып чыктым – ашамады. Алдына солы салдым – иснәп тә карамады.
Икенче көнне, иртән торып чыкканда, үлгән иде инде мескенем! Башын салкын көл-күмер өеме өстенә салган, авызыннан ямь-яшел сарут бөртекләре күренеп тора. Туган җирдә үскән шул бер учма үләнне эзләп кайткан диярсең… – Галәү бабай, озак кына сүзсез торганнан соң, тирән сулап, барлык сөйләгәннәренә йомгак ясаган кебек итеп әйтеп куйды: – Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы…
Бераздан Галәү бабай малайлар белән бергәләп Идел ярындагы карама төбенә йокларга ятты. Болын җиле тәмле печән исе, җиләкле аланнар исе алып килде. Караманың яфраклары ашыга-ашыга нәрсәдер пышылдашып алдылар. Моңсу гына тулы ай күтәрелде. Ул, ботакларны аралап, кешеләргә күз төшереп алды.
Әйе, барысы да йокыда. Оеп, изрәп йоклыйлар. Тик Инсаф кына йокы аралаш елмая, куанып көлә… Җиләс җилләр канатында ерак-ераклардан аңа бик таныш, бик тансык авазлар агылып килә. Көмеш кыңгыраулар авазы!..
Һәм колак төбендә һаман бер үк сүзләр яңгырый:
– Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы.

    1956

Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе
(Чирәм җирләр хикәясе)

Эшелон җырлый
Юкка гына мондый вагоннарны «бозау вагоны» дип йөртәләр. Җәйге эссе көннәрдә моннан да уңайлырак вагон турында уйлыйсы да юк. Йомшак купеларың бер якта торсын! Киң ишекләрне ике яктан ачып куясың да Мәскәү өлкәсенең куе урманнарын, иген басуларында берсен берсе куып йөгерешкән яшел дулкыннарны күзәтеп барасың. Җиләс җил чәчләрне чуалтып уйный, күлмәк якасыннан өреп, тәнгә талгын рәхәтлек бирә. Күпме кирәк – кояш нуры, күпме кирәк – саф һава. Теләсәң, ишеккә аркылы салынган нарат тактага утырып китап укыйсың, теләсәң, чуен тәгәрмәчләрнең туктаусыз тукылдавын тыңлый-тыңлый йоклап алырга да була.
Ләкин беркем дә йокламый. Мәскәүдән киткәндә юлда укырга дип алган китаплар да катыргы чемоданнарда ята бирәләр. Ел буе лекцияләр тыңлап, имтиханнар биреп, шактый ялыккан егетләр ишек янына өелгәннәр дә саф-саф булып артка йөгерүче төз наратларны, тирән ярлы инешләр, сусыз чокырлар аша салынган тимер күперләрне карап баралар; һәрбер юк-барны сылтау итеп, кызу бәхәс ачалар. Поезд, урман аланнарындагы кечкенә разъездларга туктап, каршы килүче составларны көткән арада, сары, зәңгәр майкалар, юка сатин чалбарлар кигән студентлар, вагоннардан төшеп, юл читенә сибеләләр. Кызлар ашыга-ашыга чәчәк җыя, егетләр туп уйнарга тотына. Якындарак елга яки буа-фәлән туры килсә, бер дә икеләнмичә суга чумалар.
Менә паровоз сузып-сузып кычкырта башлый. Егетләр чалбарларын сөйрәп йөгерәләр. Ләкин йөгерүнең барыбер файдасы юклыгын күргәч, ерагая барган поезд артыннан йодрык күрсәтәләр дә, «беткән баш беткән» дигән кебек, яңадан су коенырга китәләр. Тик берничә станцияне үткәч кенә, тиз йөрүче поездларның тамбурларына, вагон алларына басып, безне куып җитәләр. Без аларны күңелле шау-шу белән каршы алабыз.
– Әй, дус кеше, бассейнның төбе такырмы?
– Валя, ничә бака тоттың?
– Чалбарың кая, Юн Хо?
Химия-технология институтында укучы вьетнам малае Юн Хоның бу сүзләргә исе китми. Ул яшел вагондагы бер проводник кызга гашыйк булуы турында сөйләргә тотына. «Чалбар су буенда калмаган булса, бөтенләй танышып китә идем», – дип ышандырырга тырыша.
Усалрак малайлар:
– Танышу өчен чалбар нигә кирәк ул… Әй Юн Хо, Юн Хо!.. – дип көләләр.
Көн шулай күңелле узды. Кояш Мәскәү ягындагы куе урманнар артына кереп калды. Яшел дулкыннар йөгерешүдән туктадылар. Кырлар өстенә күксел томан җәелде.
Безнең егетләр, чемоданнарын өстәл итеп, ашарга утырдылар. Көлешүләр, кызу бәхәсләр «өстәл артында» да тынмады. Юра исемле Мәскәү егете үзбәк малае Әзизнең чәй яратуыннан көлеп алды. Әзиз, үзенең чынаягын алтынчы тапкыр чәй белән тутырып куйгач, чиккән түбәтәен арткарак чөеп, аякларын бөкләп утырды да, тамагын кыра-кыра, Үзбәкстан чәйханәләрен мактап китте. Шулвакыт икенче курс студенты Мөхәммәт, юл буендагы чакрым баганасына күрсәтеп, Кавказ акценты белән кычкырып җибәрде:
– Карагыз, кара!.. Нинди зур беркут!
Юра ашап утырган җиреннән сикереп торды да бөркеткә зур гына икмәк кисәге тондырды.
Чирәм җирләргә безнең җитәкчебез булып баручы карт доцент Водолагин әллә нинди әрнүле тавыш белән:
– Их син! – дип куйды.
Мәскәү егете аның нигә шулай борчылганын аңламады, күрәсең.
– Промахнулся, Михаил Александрович, – диде ул, – тидерә алмадым. Бераз уңгарак төзәгәнмен.
Шуннан соң карт доцент бер сүз дә әйтмәде, «начар, бик начар!» дигән кебек, башын гына чайкап куйды. Аның ни өчен шулай әрнегәнен мин яхшы аңладым… Дөньяның әчесен-төчесен күп татыган кеше ул. Гражданнар сугышы елларында утны-суны кичкән. Продразвёрстка көннәрендә, ачлыктан җәфа чигүче эшчеләр өчен икмәк эзләп, кулак подвалларын актарып йөргән. Ватан сугышы елларында партиянең Сталинград өлкә комитеты секретаре булган. Әнә шул бик гамьсез генә ыргыткан икмәк кисәге зурлыгындагы икмәкне унлап сугышчының бүлеп ашаганын күргән ул. Юк, күреп кенә калмагандыр. Бик нык әрнеп әйтте бит… Үзенең соңгы кабымын бүлеп, ачтан шешенгән сабыйларга биргәне дә булгандыр. Ә менә хәзер безне – гамьсез- вафасыз яшьләрне – чирәм җирләргә алып бара. Кемнәрнеңдер маңгай тире белән сугарып үстергән икмәген җыешырга…
Икенче көнне кичкә таба без Татарстан җирләренә килеп кердек. Рус, украин, үзбәк, корея һәм башка милләт егетләре мине урап алдылар да төрле яклап сораулар яудыра башладылар:
– Абдул, Идел аша бу яңа күпер кайчан салынды?
– Бу нинди авыл?
– Казанда нинди институтлар бар?
Мин артык кыстатып тормадым. Идел күпере турында да, Зеленодольск шәһәренең яшел урамнары турында да, данлыклы университет турында да горурланып сөйләдем. Туган җиремнең киң елгаларын да, тулып аккан чишмәләрен дә, безне сәламләп озатучы зәңгәр урманнарын да мактадым. Ник мактамаска?! Шушы урманнар юкәсеннән үргән чабатаны киеп үстем лә мин…
Аннан соң миннән берәр татар җырын җырлавымны үтенделәр. Мин икене җырладым. «Кара урман» ны да, «Сагыну» ны да бик яратып тыңладылар иптәшләр.
Кичке офык алсулыгы сүрелеп, күктә йолдызлар кабына башлагач, без тагын Михаил Александрович тирәсенә җыелдык. Бүген дә берәр бик кызыклы яки бик гыйбрәтле вакыйга турында сөйләр дип көткән идек, ләкин алай булмады. Ул чәй эчкәндә тирләп киткән пеләш башын яулык белән сөртеп алды да ягымлы калын тавыш белән үзе яраткан җырны сузып җибәрде:
Наверх вы, товарищи, все по местам,
Последний парад наступает.
Без җырны шунда ук күтәреп алдык:
Врагу не сдаётся наш гордый «Варяг»,
Пощады никто не желает.
Батыр көрәшчеләр турындагы җыр бер вагонга гына сыеп калмады. Ул иң элек химия-технология институты студентлары вагонына, аннан соң Сокольники районы кызларына барып җитте һәм, тагын да алгарак күчә-күчә, бөтен эшелонга таралды. Соңгы юлларны Енисей буендагы чирәм җирләргә китеп баручы сигез йөз студент бер булып кабатлады:
Лишь волны морские прославят во век
Геройскую гибель «Варяга».
Төн урталары узганчы җырладык. «Варяг» артыннан «Партизан Железняк», аннан соң «Катюша»… Карт коммунист башлап җибәргән җыр шулай бертуктаусыз дәвам итте.
Җиде көн, җиде төн юлда булдык. Безнең җырларны Урал таулары да, Көнбатыш Себернең хисапсыз күп күлләре дә кабатлап калдылар.

Ерак сопкалар
Борын-борын заманда Саян һәм Алтай таулары башланып китә торган киң далада Енисей батыр яшәгән, имеш. Аның көче һәм батырлыгы турында җырлар җырланган, әкиятләр сөйләнгән. Шул әкиятләрнең берсе, телдән-телләргә күчеп, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Көннәрдән бер көнне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан. Ул Себер халыкларын җыйган да: «Бүгеннән соң миңа кояш нурыннан ясак түләрсез. Минем рөхсәтемнән башка беркем дә кояш яктысыннан файдаланмасын», – дигән. И кайгырганнар, и кайгырганнар Себер халыклары. Ләкин боз йөрәкле төньяк патшасының күңелен кайнар күз яшьләре йомшарта алмаган.
Тора-бара бу кайгылы хәбәр Енисей батырга да ирешкән. Шуннан соң әй ярсыган, әй дулаган Енисей! Ярларыннан ташып чыккан. Биек-биек тау башларына кадәр күтәрелгән. Үтә алмаслык калын кара урманнарны актара-актара, явыз патшага каршы яуга киткән. Патша Енисей батырның барыр юлына боз таулары яудыра башлаган. Енисей чигенгән. Ләкин бу чигенү батырның бары тик хәйләсе булган икән. Енисей, көч җыеп, әллә кайдан, ерактан ук йөгереп килгән дә дөнья җимертерлек көч белән боз тавына китереп бәргән. Зур-зур кыяларны куптарып, җиде кат күк аша җиде диңгез артына ыргыткан.
Бу хәлләрне Байкал бабай кызы Ангара күреп торган. Ул Енисейга гашыйк булган. Ләкин усал карт Байкал кызы Ангараны көн-төн саклаган. Аңа далага чыгып җыр- лар җырларга да, кыяларга менеп яшь батырны сагынып еларга да рөхсәт итмәгән. Тик дала җилләре генә гашыйклар арасында сәлам йөрткәннәр.
Түзеп-түзеп торган да Ангара ахырда түземенең чигенә җиткән. Бик матур бер айлы кичтә, Байкал бабай гамьсез генә йоклаган вакытта чыккан да качкан. Байкал, йокысыннан уянып, кызы артыннан куа чыккан. Куып җитә алмагач, таш кыяны куптарып, Ангараның барыр юлына ыргыткан. Ләкин кайнар мәхәббәтне бернинди киртәләр дә туктата алмаган. Ангара юлындагы кыяларны ярсый-ярсый сикереп үткән дә Енисей батырның кочагына барып сыенган.
Без әнә шул матур легендада сөйләнгән Енисей елгасы ярыннан утыз чакрымнар ераклыкта урнашкан ХХ партсъезд исемендәге совхозга килеп төштек. Машиналар совхозның уникенче бригадасына – Тергеш исемле кечкенә посёлокка килеп туктадылар. Михаил Александрович шофёр кабинасыннан чыкты да кунакларны кабул итеп торучы кешегә рапорт бирде:
– Москва, Горький исемендәге әдәбият институты…
Аннан соң ул, безгә борылып, хәйләкәр генә күз кысты:
– Егерме биш бөркет, бер карт чыпчык.
Вельвет толстовкалы кеше, Михаил Александровичның кулын кыса-кыса, көр тавыш белән көлеп җибәрде:
– Күпне күргән карт чыпчык яшь бөркет белән бер. Шатланып кабул итәбез.
Тиздән химиклар да килеп җитте. Биек сопканың итәгенә урнашкан кечкенә дала посёлогы бердән җанланып китте. Биш минут та үтмәгәндер, студентлар, җитез кырмыскалар кебек, Тергешның барлык почмакларына таралып өлгерделәр. Әзиз, ялтыравыклы чәйнеген тотып, суга йөгерде. Бер төркем егетләр якындагы сопкага юл тоттылар. Мин дә аларга кушылдым.
Хакасия тауларының бик сәер сыйфатлары бар икән. Дала тигезлегеннән караганда, алар кул сузымы гына ераклыкта булып күренәләр. Ләкин бара башласаң, ай-һай!.. Сәгатьләр, хәтта көннәр буе бара-бара йөдәп бетәсең. Алар: «Әйдә, кил, кил! Берәр вакыт җитәрсең», – дигән кебек, очлы түбәләрен болытларга сузып, горур гына басып тора бирәләр.
Әлеге сопка да безне алдады. Тергештан караганда бер-ике генә чакрымда күренгән тау итәге шактый ерак булып чыкты. Сәгать ярым чамасы бардык, ә сопканың якынаерга бер дә исәбе юк иде әле. Кайберәүләр икеләнә башладылар. Иң элек Панкратов белән Харабаров туктады.
Институтта бу егетләрнең сәер дуслыгыннан көләләр. Алар ярты гына сәгатькә дә бер-береннән аеры тора алмый. Лекцияләргә дә, театр, киноларга да бергә йөриләр. Нинди дә булса эш белән берәвен директор чакырса, аның кабинетына бергәләп барып керәләр. Дөрестерме-юктырмы, «икесе бер үк кызны озатып йөри икән» дигән сүз дә бар иде. Ләкин никадәр генә дус булмасыннар, аларның бер генә көне дә бәрелешсез үтми. Һәр көнне төшке аштан соң бик каты ачуланышып, хәтта чәкәшеп үк алалар. Ләкин, гадәттә, бу бәрелешнең сәбәбен беркем дә белми кала.
Менә бүген дә алар җай гына барган җирдән эләгешеп киттеләр. Панкратовның кәефе юк иде, күрәсең, бәхәсне озакка сузмады. Башын кырын салып, тауның ераклыгын чамалагандай, бераз карап торды да кулын селтәп кире борылды. Харабаровның кайтасы килми иде әле. Ул дустын чакырып кычкыра башлады. Ләкин тегесенең күнмәслеген сизгәч, бик әче сүгенә-сүгенә, аның артыннан китте. Озакламый Юра да тайды.
Без юлыбызны дәвам иттек. Хакас даласы безне үзенең көтелмәгән яңалыклары белән гаҗәпләндерә барды.
Менә каршыдан гына йомран йөгереп үтә. Ул, ерак та китми, туктап арт аякларына утыра да «тот мине, тот» дигәндәй сызгыргалый башлый. Әкрен генә якынлашасың… Менә килеп җиттем генә дисең, йомран ялт итеп оясына кереп китә. Бер минуттан ул тагын күренә. Ләкин бу юлы җир өстенә чыкмый. Өненнән түгәрәк башын гына күрсәтеп, «тоттыңмы?!» дип, сине үртәгәндәй, хәйләкәр генә карап тора башлый.
Бераз китәргә дә өлгермисең, тау битендәге каенлык эченнән кыр кәҗәсе сикереп чыга. Ул, кешеләрне сизеп, күкрәге белән ниндидер киртәгә бәрелгәндәй, шып туктап кала. Бер, ике, өч… Менә кәҗә, озын нәзек аяклары белән сиртмәгә баскандай сикерә-сикерә, ук кебек атылып чаба башлый, «әһ» дигәнче күздән дә югала… Аяк астыннан гына урман тавыгы фырылдап күтәрелә. Әллә кайда биектә-биектә – болытлар астында очып йөргән карчыга кинәт кенә түбәнгә – куаклар арасына атыла. Берничә секундтан ул, үткер тырнакларына ниндидер кошчыкны эләктереп, яңадан күтәрелә. Кешеләрнең ачуланып кычкырулары карчыгага бер йогынты да ясамый. Ул кыя ташына барып куна да үзенең көчсез корбанын ботарлый башлый…
Карчыгаларга, бөркетләргә таш атып, очраган һәр йомран артыннан куып, көн узганын сизми дә калганбыз. Без тау итәгенә килеп җитүгә, кояш нәкъ шул сопка артына ук кереп югалды. Теләсәң-теләмәсәң дә, кире борылырга туры килде.
Без үзебез урнашкан такта баракка кайтып кергәндә, баягы толстовкалы абый безнең егетләр белән сөйләшеп утыра иде. Ул уникенче бригада управляющие Беленков булып чыкты.
– Революциягә кадәр бу җирләргә агалы-энеле Сукиннар хуҗа булган, – дип дәвам итте ул сүзен. – Унбиш мең баш атлары, көтү-көтү булып, далада йөргән. Унбиш мең дип, чама белән генә әйтәләр. Күпме икәнен байлар үзләре дә белмәгән. Бер сүз белән әйткәндә, Енисей буендагы бөтен байлык аларныкы булган. – Беленков, кулындагы тәмәкесен сүндереп, төпчеген ачык калдырылган ишектән тышка ыргытты да тагын сөйләп китте: – Комсызлык баеткан, чиксез байлык байны тагын да комсызрак иткән. Өлкән Сукинның яшь кенә бер хакас егетен суктырып үтергәне хакында сөйлиләр. Ял иткәндә, аның янына сөйгән кызы килгәләп йөргән. Шулай беркөнне егет белән кыз учак ягып утырган вакытта, көтүлеккә Сукин үзе килеп чыккан… Кызы бик матур булган, имеш. Исерек Сукинның күзе төшкән. Тарантасына утыртып, үзе белән алып китәргә чамалаган. Шунда егет сикереп торган да байга берне кундырган. Тегесе никадәр генә таза булмасын, дала уртасында берьялгызы көтүче белән тартышырга кыймаган. Тарантасына утырып сыпырту ягын караган.
Үч алу өчен сылтау тиз табылган. Сукин тау буенда бүреләрдән калган ат үләксәсен күргән дә көтүчене үзенчә хөкем иткән. Иң элек егетнең күз алдында сөйгән кызын этләрдән талаткан. «Минем атны бүреләр ашаганда карап торгансың, инде бичәңне этләр ашаганны кара», – дип мыскыллап көлгән. Аннан соң егетнең үзен суктырган. Егет камчы астында үлгән, кыз акылдан язган…
Беленков янына җыелган егетләр тирән сулап куйдылар. Бу кояшлы далада кайчандыр шундый канлы эшләр булуына ышанасы да килми иде.
– Революция елларында кече Сукин Франциягә качкан, – дип дәвам итте Беленков, бераз тынып торганнан соң. – Ә абыйсын үзенең ялчылары тотып утка салганнар… Унсигезенче елларда бу тирәләрдә бик зур ат заводлары оештырылган булган. Соңга таба аларны Байкал буенарак күчергәннәр. Ә менә өч ел элек совхоз төзелде. Хәзер безнең 47 мең гектар чәчүлек җиребез бар.
– Кырык җиде мең? – дип гаҗәпләнеп сорады Мөхәммәт. – Ә ничек өлгерәсез соң ул кадәр җирне эшкәртергә?
– Техника коткара, – диде Беленков. – Күргәнсездер, бер бригадада гына никадәр машина. Безнең басуларда ике йөз комбайн эшли. Уен түгел! Тик менә эшче куллар җитми. Ярый җәен студентлар килә. Тик сез бит вакытлы кешеләр. Укуыгыз башландымы – сезне тотып калып булмый.
– Ә совхозның үз кешеләре?
– Үз кешеләреме? Һм… Үз кешеләре, дисез?..
Беленков бу сорауга ни өчендер тулы җавап бирмәде. «Ярар, үзегез күрерсез әле» дигән кебек, кулын селтәде дә урыныннан кузгалды.
– Ярар, егетләр, юлдан соң бераз ял итеп алыгыз. Себер белән дуслашыгыз. Игеннәр яшел әле. Бер-ике атнасыз уракка төшеп булмас.
Беленков чыгып киткәч, егетләр шаулаша башладылар:
– Нәрсә, әллә ике атна буе эт сугарырга кушамы ул?
– Йомран куарга дип килмәдек.
– Ул гаепле түгел. Ни өчен иртә озатканнар?
– Мәскәүдә нәрсә караганнар?
Шулвакыт баракның караңгы почмагыннан Юраның ачулы тавышы ишетелде:
– Кемнең кулы кычыта – иртәгә үк эшли башласын. Миңа болай да начар түгел.
Аңа җавап бирүче булмады. Егетләр, «җүләр сүзгә җавап юк» дигәндәй, такта сәкеләргә менеп, берәм-берәм йокыга яттылар.

Якташ
«Себер» дигән сүз ни өчендер минем күз алдына җан өшеткеч шомлы җилләр генә улап торган шәрә бушлыкны китереп бастыра иде. Үзем килеп күргәч, бу якларның матурлыгына, табигатьнең байлыгына исем китте. Аулыйм дисәң, кыргый җәнлеге, тотыйм дисәң, елгасында балыгы күп. Каен аралаш тәбәнәк куаклыкта кура җиләге пешә. Тау битендәге аланнарда бил тиңентен зәңгәр чәчәкле сусыл үлән үсә. Печән чапканда, бөрлегән суыннан чалгы кызара. Ә сопка түбәсенә менеп карасаң, алдыңда күз күреме җитмәслек киңлек ачыла. Ирексездән: «Ай-һай! Кайда икән бу яшел диңгезнең ярлары?!» – дип куясың. Кай ягына карасаң да – дулкын, дулкын, дулкын!.. Ничек кенә сөреп, ничек кенә чәчеп бетергәннәр ул бодайны! Киң булып, иркен булып дулкынлана… Бодай басуы гына түгел, күңел дә дулкынлана, шулай иркен булып, рәхәт итеп дулкынлана. Болытлардан төшкән сыек күләгәләр сопка итәгенә ятып шуышалар. Әллә кайда биектә бөркет очып йөри. Кызыл түшле миләш чыпчыгы, куркыныч барлыгын сизеп, яфрак астына поса…
Мин, дала сулышына колак салып, бу матур күренешкә сокланып, тау түбәсендә бик озак басып торганнан соң, каенлы җалпыдан[1 - Җалпы (диал.) – түбән җир, иңкү җир. (Астөшермәдәге сүзләр мөхәррир тарафыннан куелды.)] төшеп, киң юлга чыктым. Озак та үтмәде, юл борылышында йөк машинасы күренде. Минем янга килеп җитәрәк, шофёр кабинадан башын тыгып кычкырды:
– Центральныйгамы?
Болай гына, буш вакытымда тирә-якларны күреп кайтыйм дип кенә чыккан идем. Машина килеп туктагач, бер дә икеләнеп тормадым, шофёр янына кабинага кереп утырдым.
Шофёр җирәнрәк чәчле, ач яңаклы, юкарак кына егет иде. Сөйләшеп бара торгач:
– Кайсы якныкы? – дип сорады ул миннән.
– Татарстаннан, Минзәлә районыннан.
Егетнең йөзе балкып китте. Әллә нинди шатлыклы хәбәр ишеткәндәй кычкырып ук җибәрде:
– Кит аннан! Якташлар бит без, алайса! Ә мин – Алексеев Николай… Коля.
Без танышып киттек. Машинаны такыр юлга чыгаргач, Коля мине сораулар белән күмеп ташлады. Тик иркенләп сөйләшергә вакыт булмады, машина совхоз конторасы алдына килеп туктады. Кабинадан төшкәч, Николай мине беләгемнән алды да җилтерәтеп урам уртасына чыгарды.
– Минем өйне табу кыен түгел. Әнә күрәсеңме? Ике катлы таш йорт яныннан… Түгел, түгел. Анысы мәктәп аның. Син сулгарак кара. Яңа салына торган водокачка… Аннан уңга борыласың. Бер тыкрык үтәсең дә аннан сулга, чәйханәне үткәч, тагын уңга…

Бу хисапсыз «уңга-сулга» лар Николайның үзенә дә кызык тоелды, күрәсең. Ул, минем җилкәгә сугып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Күренеп үк тора, – дип дәвам итте ул аннан соң. – Әнә чүлмәк түбәле яңа йорт.
Мин ул күрсәткән якта чүлмәк түбәле бик күп яңа йортлар күрдем. Шактый озак аңлаткач кына, бераз төшенгәндәй булдым.
Ләкин кичен ул йортны табу бик җиңел булмады. Һәркайда яңа йортлар, кибетләр, чәйханәләр… Өч ел элек бу урында тавык алачыгы кадәр биш-алты гына йорт булган дип кем әйтер!
Хәзер бу совхозда электростанция, урта мәктәп, зур больница… Бер сүз белән әйткәндә, Енисей буенда яңа шәһәр туып килә…
Мин килеп кергәндә, өйдә Николай үзе генә утыра иде. Каршы ук йөгереп килде. Без утырып, иркенләп сөйләшеп киттек.
– Чаллыда да, Минзәләдә дә булганым бар, – диде Николай. – Мин үзем Алабугадан бит. Анда булганың бармы? Матур бит безнең яклар!
Николай үзенең бала чакларын, ыштаны белән вак балык сөзеп йөргәннәрен сөйләп китте. Сөйләгәндә йә көлеп җибәрә, йә моңсуланып кала. Күзләре үк әйтеп тора: сагынган егет, бик сагынган туган якларын…
– Кунакка кайтырга исәбең юкмы? – дип сорыйм.
– Кайтам. Урып-җыюны бетерү белән кайтам. Бик озак бит инде. 1950 елда армиягә киттем. Аннан соң Сталинск шәһәрендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбендә укыдым. 1955 елда бирегә килеп эшли башладым. Комбайнчы идем. Шофёрлар җитмәгәч, машинага күчтем. Өйләндем. Надя шушы крайныкы. Комсомол путёвкасы белән килде. Малай үстереп ятабыз.
Мин өй эченә күз йөртеп чыгам. Кечерәк кенә бүлмә. Ике карават, көзге, гардероб… Зур-зур ике тәрәзәгә челтәр пәрдәләр эленгән. Җиһаз бик гади булса да, бүлмәдәге җыйнаклык, чисталык хезмәт сөючән хатын-кыз кулы турында сөйли.
– Тора-бара хуҗалык сыман нәрсә дә булдырдык, – дип дәвам итә якташ. – Ике баш дуңгыз бар. Кош-корт байтак. Узган ел сыер алдык…
– Хезмәт авыр түгелме соң?
– Бер авырлыгы да булмаса, хезмәт буламыни ул! – ди Николай. – Билгеле, хәзер җиңелрәк. Килгән елларда бик кыен булды. Беренче кышны палаткада уздырдык. Суыгы дисәң, монда ул илле градуска җитә. Менә бит ничек… Кайберәүләр түзмәде, тәртәне кире бордылар…
Без шактый озак сөйләштек. Сүз артыннан сүз чыга торды. Ләкин миңа китәргә вакыт иде.
Инде чыгарга җыенып урыннан кузгалгач, улы Витяны күтәреп, Николайның хатыны кайтып керде. Николай мине Надя белән таныштырды да, улын үзенә алып, минем янга килде.
– Күр әле, брат! Менә нинди батыр бүләк итте миңа әнисе, – диде ул, елмаеп.
Николай мине озата чыкты.
– Кара әле, якташ, – диде ул, мине баскычта туктатып. – Алабуга якларына барып чыксаң, безгә керергә тырыш әле. Әни бар, туганнар бар минем анда. Улыгызны күрдем, диген. Әйбәт яши, диген. Сөйлә минем тормышны. Кунакка кайта, диген…
Тергешка кайткач, мин бик озак йоклый алмыйча уйланып яттым…
Кеше иксез-чиксез Ватанны тоташтан күз алдына китерә алмый. Аның күңелендә үзе туып үскән бер тирәлек, ул тирәлекнең дә аерым бер урманы, яланы, чишмәсе, йә булмаса, тар гына бер авыл инеше яши. Кеше, кайларда гына йөрсә дә, шул кечкенә инешне оныта алмый, аны өзелеп сагына, аны яклап утка да, суга да керергә әзер тора.
Алабуга егетенең дә үз инеше бар. Озын поход юллары үткәндә дә, кулына корал тотып сакта торганда да онытмаган ул бу инешне. Салкын Енисей кышында палаткада төн уздырганда, күңел җылысы итеп саклаган ул аны. Һәм Николай авырлыклардан качып китмәгән… Ул орден да алмаган, аның исеме газета битләрен дә бизәмәгән. Ләкин ул бирегә дан эзләп тә, җиңел тормыш эзләп тә килмәгән бит…

Бер кабым икмәк
Себер үзенең капризларын да күрсәтә башлады. Тергеш урамнарыннан малай чакта без «җен туе» дип йөрткән тузан өермәләре бөтерелеп узды. Сопкалар артыннан кап-кара болыт килеп чыкты да күкрәүсез-нисез генә бөтен дала өстен каплап алды. Коеп яуган яңгыр безне көн буе такта барактан чыгармады.
Егетләр озын көнне төрлесе төрле эш белән уздырдылар. Кайберәүләр, сәкегә сузылып яткан килеш, иҗат газабына чумдылар; кайберәүләр, чемодан өстен шапылдата-шапылдата, домино уйнарга керештеләр. Әзиз туктаусыз чәй эчте. Юра башын да күтәрми йоклады. Кемдер үзебез белән алып килгән «Турист» радиоалгычын көйләп җибәрде. Ярым караңгы баракта дикторның ягымлы тавышы ишетелде:
– Мәскәү сөйли. Хәерле иртә, иптәшләр!
Шулвакыт ачып куелган ишектән икенче тавыш ишетелде:
– Хәерле кич, яшь бөркетләр!
Без барыбыз да көлеп җибәрдек. Менә сиңа «хәерле иртә»! Мәскәү яңа гына йокыдан уяна, ә биредә бөтенләй үк кич булмаса да, төш авышкан. Мондый зур вакыт аермасына күнекмәгән булганга, иске танышыбыз Беленковның «хәерле кич» дип сәламләве безгә бик кызык тоелды.
Баштанаяк яңгырга чыланган Беленков, кирза итегенә ябышкан үзле балчыкны кырып, баракка керде. Ул Михаил Александровичка кул бирде дә, бернинди кереш сүз-фәлән әйтеп тормыйча, безгә мөрәҗәгать итте:
– Сезне төзелешкә куярга телибез, егетләр, шуңа ничек карыйсыз?
Башта сорауга җавап бирүче булмады. Бераздан соң гына ризасызлык тавышлары ишетелә башлады:
– Без урып-җыюга килдек!
– Ни өчен алдап җибәрделәр?
– Химикларны алыгыз!
Беленков тыныч кына тыңлап тора алмады. Ул безне ишек янына чакырды.
– Әнә карагыз, – диде ул, сопка итәгенә күрсәтеп. – Карагыз, кара… Күрәсезме?
– Нәрсә бар? Сарык көтүеннән башка бернәрсә дә күрмибез, – диештеләр егетләр.
– Әһә! Сарыкларны күрәсезме? Нәкъ шуларны күрсәтергә теләгән дә идем мин сезгә.
Беленков Михаил Александрович янына килеп утырды да, «тизрәк аңлатып бирим» дигән кебек, ашыга-ашыга сөйли башлады:
– Биш мең баш хайван. Ә сарайлар мең ярым башны да сыйдырмый. Нинди продукт көтәргә мөмкин? Әле хәзер ярый, яңгыры булса да, салкын түгел. Ә көз җиткәч нәрсә эшләргә?
Безнең егетләр тынып калдылар. Беленков, бераз тынычлана төшеп, сүзен дәвам итте:
– Без совхоз директоры белән дә, парторг белән дә сөйләштек. Алар миңа химиклардан кырык кеше бирәләр иде. Тик алар бик яшьләр икән. Иң өлкән дигәненә унсигез-унтугыз яшь. Мин үзем сорадым. Егерме биш кеше булса да җитәр, литераторларны бирегез, – дидем.
Авыр хәлне тиз төшенепме, шулай зур ышаныч күрсәтеп күңелне күтәргәнгәме, Беленковка яңадан каршы сүз әйтүче булмады.
Икенче көнне без, өстәл өсте кебек тигез яланга – төзелеш урынына күчеп, палатка кордык. Такталардан кухня ясадык, ашау-эчү әйберләрен саклау өчен подвал сыман нәрсә әмәлләдек. Шулай итеп, Тергештан ике чакрым чамасы ераклыкта күңелле генә лагерь барлыкка килде.
Юра эштә үзен сынатты. Без багана утырту өчен икешәр чокыр казыган арада, ул көчкә-көчкә берне төгәлләде. Чокырын тиешле киңлектә итеп башлаган булса да, төпкә таба бөтенләй тарайтып китергән иде. Михаил Александрович аңа эшен төзәтеп эшләргә кушкач, көрәген ачу белән котлован төбенә бәрде дә палаткага кайтып китте.
Кичен без эштән арып-талып кайтканда, Юра өстәл артында аш килгәнен көтеп утыра иде. Егетләр аның белән сөйләшмәделәр. Тик Витя гына, җаен китергән булып, аңа төрттереп куйды:
– Минем «Метрополь» ресторанында да мондый тәмле ашны ашаганым юк иде, – диде ул, үзалдына сөйләгән кебек итеп, – эштән соң аш тәмле була икән…
Дөге өйрәсе ашап, кайнар чәй эчеп алгач, арган буыннар язылгандай булды. Кичке офык сүрелгәч, палаткадан бераз читтәрәк зур учак ягып җибәрдек. Үзебез тирәли тезелеп утырдык та кичне җыр белән уздырдык… Юра яңа көй башлаган иде дә, егетләр, бердәм булып, бөтенләй башка җыр күтәреп алдылар. Янәсе, без синең җырны теләмибез, теләсәң, үзең безгә кушыл…
Чыннан да, Юра кушылмый кала алмады. Икенче көнне безнең белән бергә эшкә чыкты. Баштарак кешедән калыша-калыша эшләсә дә, берничә көннән башкалар белән бер аякка басты.
Тиздән котлован казылып бетте. Бульдозерчы егет, кабина ишеген ачып, безгә хәерле көн теләде дә машинасын Тергеш ягына юнәлтте. Җир эшләре башланып китте. Билгеле, эш шома гына бармады. Безнең арада кулына көрәкне беренче тапкыр алучы егетләр дә бар иде. Аларга бигрәк кыенга туры килде. Башкаларыбыз өчен дә җиңел булмады. Котлован төбендәге коры кызыл балчыкның кирпеч кебек каты булуы өстенә кояшның рәхимсез кыздыруы бик тиз йончытты. Төш вакытына таба баш авырта, бил сызлый башлады. Шуңа күрә Белланың ашка чакырып яулык болгаганын күргәч, барыбыз да иркен сулап куйдык…
Төзелештә эшнең иң авыры стена салуга күчкәч башланды. Тау буендагы карьерлар белән лагерь арасында туктаусыз йөреп торучы машиналар төзелеш мәйданын таш белән күмеп ташладылар. Ләкин безнең стена бик акрын күтәрелде. Кирпеч булса бер хәл иде, берсе өстенә икенчесен җайлап кына сала барыр идең. Ә болай нәрсә?! Җирдән казып чыгарылган ташларның бернинди дә геометрик формасы юк. Инде җайлап кына урнаштырыйм дисәң, йә ике арасы, ачуым килмәгәе, сарык бәрәне чыгып йөрерлек куыш булып кала, йә плитәнең бер башы крокодил борыны кебек күтәрелеп куя. Җаен китерергә тырышып, алай борасың, болай борасың… Шул килеш калдырып китсәң, икенче рәтне салып килгәндә, җаен таба алмыйча җаның чыга. Өемнән таш алып килгәнче, кызыл балчык измәсе кибеп өлгерә.
Егетләр, тиргә батып, тавыш-тынсыз эшлиләр. Тик Виктор гына көн буе буйсынмас ташлар белән әрләшә. Менә ул өстәл зурлыгындагы яссы плитәне бик уңайсыз күтәреп ала. Ташның пычак йөзе кебек үткер кыры аның бармакларына батып керә. Моның өчен «гаепле» ташка тиешле җәза бирелә. Виктор аны ачу белән җиргә бәрә дә чүкеч белән тукмаклый башлый. Билгеле, ташка бернәрсә дә түгел, тик бармак кына тагын да ныграк авырта.
Харабаров белән Панкратов та гадәттәге чәкәләшүләрен оныттылар. Башкалар кебек үк алар да, кичке ашны ашау белән үк, кая ауганнарын да белмичә йокыга китәләр…
Иртән уянганда (дөресрәге, Михаил Александрович сөйрәп торгызганда), кул бармаклары, яртылаш бөгелгән килеш, коры агач ботагыдай катып калган була. Аларны язып та, артык бөгеп тә булмый. Тырышып-тырышып кыймылдата башласаң, әрнүенә түзә алмыйча кычкырып җибәргәнеңне үзең дә сизми каласың. Соңга таба гына бер җае табылды. «Җылы суга тыгып торсаң, бармаклар йомшара икән», – диделәр. Шуннан соң һәр көн Белла, без торуга, кулларны җебетү өчен, җылы су әзерләп куя торган булды…
Бу авыр хезмәт безнең коллективта дуслыкны ныгытты. Инде Юра да башкалар белән тигез хокук алып өлгерде. Үзебезгә тапшырылган сарайның беренче стенасы салынып беткән көнне Юрага карата туган ихтирамым тагын да артты.
Ул көнне кичен иптәшләр Тергешка кино карарга киткәннәр иде. Палаткада Юра белән икәү генә калдык. Юра нишләптер ашарга азактан гына утырган иде. Ул җай гына ашаган җиреннән кашыгын куйды да өстәл астына кереп китте.
– Нәрсә югалттың, Юра? – дип сорадым мин аңардан.
– Да вот… хлеб… – дип мыгырданды ул борын эченнән генә, – хлеб уронил.
Бераздан ул, җир идәндә тузанга буялган бер кабымлык икмәк кисәге тотып, мүкәләп чыкты. Икмәкне кая куярга белмичә бераз аптырап торгач, өргәләп-кыргалап тузанлы валчыкларны койгандай итте дә кабып җибәрде. Аннары өстәлдәге валчыкларны Әзизнең таш чынаягына сыпырып, сак кына читкәрәк этәрде.

Төньяк балкышы
Тора-бара эшнең җае табыла төште. Авыр ташлар, карышмый-нитмичә, җайланып ята башладылар. Эш арасында шаян сүзләргә, уен-көлкегә дә вакыт табылгалап торды. Кичләрен безгә урып-җыюда эшләүче химиклар килгәләп йөри торган булдылар. Дөрес, бу якынлык кинәт кенә башланып китмәде. Баштарак алар, бераз масаеп, бездән көлеп, җырлап та йөрделәр. Безнекеләр, силикат факультетында укучыларга атап, бер егетнең пыяла чүлмәккә гашыйк булуы турында шактый борычлы шигырь яздылар. Аннан соң кирәксә-кирәкмәсә дә тыз-быз йөгергәләп йөрергә яратучы Буся исемле кызга «Автобуся» дигән исем тагылды. Химиклар да җавапсыз калмадылар. Безнең Әзизгә, шулай ук машина маркасына охшатып, «АЗИС» дип исем бирделәр. Ләкин бу төрткәләшүләр тора-бара дусларча шаяруга гына әйләнеп калды. Безнең берничә егет силикатчы кызлар белән ныклап ук дуслаштылар. Бу дуслык ике яктан да «әдәбиятның химиягә якынлыгы» дип йөртелә башлады. Бер шимбә көнне, бу якынлыкка багышлап, күңелле генә кичә дә уздырып алдык. Ул көнне Тергеш кибете ишегенә «Советская Хакасия» газетасына кара белән язылган белдерү эленде. Анда түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Белдерү
Бүген әдипләр лагеренда
концерт.
Кич сәгать 8 дә башлана.
Төзелеш мәйданында,
палатка янында көтәбез.
    Рәхим итегез!
    Әдәбиятның химиягә якынлыгы җәмгыяте».
Эштән туктау белән, безнең лагерьда ыгы-зыгы башланды. Егетләр кичә үк юып элгән күлмәкләрен тукмакларга, кызыл балчыкка каткан итекләрен юарга, майларга тотындылар. Көзгеләргә чират тезелде. Һәркем концертка кадәр төзәтенә алмыйча калудан курка иде. Курку урынлы булып чыкты. Химиклар билгеләнгән вакыттан иртәрәк җыела башладылар…
Менә сопкаларны караңгылык пәрдәсе каплады. Йолдызлар белән бизәлгән күк гөмбәзен урталай бүлеп, тонык кына Киек Каз Юлы сызылды… Шунда кемдер алдан әзерләп куелган коры утын өемен яндырып җибәрде. Җылы мамык сырмалар кигән кызлар-егетләр учак тирәсенә җыелдылар. Түгәрәк эченә Виктор чыгып басты. Тамашачылар, программа игълан итүне көтеп, тын калдылар. Ләкин бернинди дә программа-фәлән юк иде.
Шуңа күрә Виктор, бераз кызара төшеп:
– Мин сезгә үземнең яңа шигыремне укыйм, – диде.
Аңа гөрләтеп кул чаптылар…
Хакасия даласында рус, татар, украин, Дагстан егетләренең дуслык кичәсе шулай башланып китте. Кирза итекләр кигән, кояшта янып каралган «актёрлар», берәм-берәм чыгып, шигырь укыдылар. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән озаттылар. Бер иптәшнең:
…Ә без килдек
Икмәк тәмен авыз белән түгел,
Җилкә белән татып белергә, –
дигән юллары аеруча зур уңыш казанды. Тора-бара номерлар үзләреннән-үзләре төрлеләнә башлады. Химиклар арасында гармунчы, безнекеләрдән гитара уйнаучы табылды. Чем-кара бөдрә чәчле бер егет шунда ук хор оештырып алды. «Сәхнә»гә унбишләп кеше чыгып басты. Бөдрә чәчле егетнең дирижёрга охшатып кул селтәве белән, бердәм җыр башланып китте:
Утро красит нежным светом
Стены древнего кремля…
Ләкин тамашачылар тыныч кына тыңлап утыра алмадылар. Менә алдагы рәттән кемдер ягымлы тенор белән:
Просыпается с рассветом
Вся советская земля, –
дип хорга кушылды. Бөдрә чәчле егет учакка йөзе белән борылып басты да барыбызга берьюлы дирижёрлык итә башлады. Сопкалар арасындагы төзелеш мәйданында ике йөз күңелдән бер булып чыккан шатлыклы җыр гөрләп күтәрелде:
Кипучая, могучая,
Никем непобедимая
Страна моя,
Москва моя,
Ты самая любимая.
Хор белән җырлап туйгач, ялгыз җырлар башланды. «Яңгырасын татар җыры Енисей буенда», – дип, мин дә чыгып җырладым. Ләкин «Урман кызы» н артык югары тон белән башлаганмын, бик авырга килде.
Шулвакыт ниндидер ягымлы хатын-кыз тавышы минем җырга кушылды:
Нинди серләр, сөйлә, әй аппагым,
Керфек очларыңнан тамалар?
Студентлар арасында миннән башка татарлар юк дип йөргән идем. Шуңа күрә, җыр бетү белән үк, тавыш килгән якка борылдым. Миннән бер-ике адым гына читтә мамык сырмасын иңенә салган, кап-кара кашлы бер кыз басып тора иде. Ул елмаеп кул сузды:
– Рауза.
Без танышып киттек.
Рауза Мәскәүдә туып үскән, ләкин туган теленнән баш тартмаган, әнисеннән бик күп татар җырлары да өйрәнгән. Кичәдән соң мин Раузаны озата барганда, ул җырлар безгә тагын кирәк булдылар…
Без дала юлы буйлап акрын гына бардык. Тергешка килеп җитәрәк, Рауза кинәт туктап калды.
– Күрегезче, – диде ул, куркынган кебек пышылдап, – күрегезче! Нәрсә бу?!
Ул күрсәткән якка борылып карагач, мин әйтеп-сөйләп бетергесез гүзәл күренеш алдында сүзсез калдым… Өч катлы салават күперенә охшаган тылсымлы көянтә үзенең бер башы белән сопка иңендәге каен урманы өстенә, икенче очы белән сопканың нәкъ түбәсенә таянган. Күкнең бу дуга белән кисеп алынган өлеше офык алсулыгына охшашлы якты алсулыкка манылган. Сопка артыннан меңнәрчә прожекторлар яктырткан кебек, күк йөзенә нур баганалары сирпелгән.
Кинәт аллы-гөлле нурлар хәрәкәткә килделәр. Сопка артындагы гигант прожекторлар күк йөзен салмак кына айкый башладылар. Менә кып-кызыл нур хәтфә яшел төскә буялды, яшел прожектор алсу нур сирпеде.
Шулвакыт баш очына, күк гөмбәзенең иң югары урынына, утлы түрләмәләр, авыр ефәк чуклар эленде…
Чү! Нәрсә булды?!
Кинәт кенә шаян җил исеп куйдымы?.. Миллион төсләргә буялган түрләмәләр, авыр ефәк шәлнең тылсымлы чуклары әкрен генә тирбәлә башладылар…
Раузаның минем беләгемдәге кулы сизелер-сизелмәс кенә кысылып куйды. Мин борылып карадым. Аның кара күзләре зур булып ачылганнар; болай да дугаланыбрак торган кашлары тагын да өскәрәк күтәрелгәннәр; бераз калынрак матур иреннәре, тылсымлы әкият тыңлаган баланыкы кебек, ярым ачык калганнар. Төньяк балкышының кызыл шәүләсе аның йөзенә төшкән, күз төпләрендә озын керфекләрдән күләгәләр ясалган.
Без озак басып тордык. Серле прожекторлар сүнеп, сопка өсте тоташтан куе кызыл төскә буялып калгач кына кузгалып киттек.
Мин Раузаны озатып кайтканда, төньяк балкышының соңгы алсулыгын таң яктысы юып алган иде инде.
Икенче көнне генә белдем, безне таң калдырган әлеге табигать могҗизасы Хакасия далаларында да бик сирәк күренеш икән.

Дала юллары
Без Енисей буена килеп төшкәнгә ай ярым вакыт узды. Һавада көз сулышы аңкыды. Сопка иңендәге каеннар бөдрә чуклы сары шәл бөркәнделәр. Бу якларда июль айларында да шактый салкын була торган төннәр хәзер бөтенләй усалландылар. Палаткада мамык сырмалар, бүрекләр киеп йокларга туры килә башлады. Алай да сентябрьнең салкын сулышы, якалардан, җиңнәрдән тәнгә үтеп, тәмле йокыны еш-еш кына бүлгәләде. Сентябрь урталарында үзәк өзгеч әче җилләр исә башлады. Беренче кар күренде. Төзелештә эшләр көннән-көн кыенлашты. Бәхеткә каршы, бу – рәхимсез Себер кышының беренче хәбәрчесе генә иде әле. Хакасиянең әче җилләре атна чамасы гына дуладылар да яңадан тындылар. Төннәр элеккечә үк салкын калса да, көндезләрен кояш җылытып торды.
Таш стеналар күзгә күренеп үсте. Без башта гаять зур сарайның бер өлешен генә төзергә алынган идек. Әле аны да төзеп бетерә алмабыз дип куркып йөрдек. Дөрес, совхоз җитәкчеләре дә Мәскәү студентларыннан шуннан артыкны көтмиләр иде. Ләкин без шактый зуррак эш башкардык. Беренче кар күренгәндә, сарайның соңгы өлеше яртылаш булып килә иде инде.
«Советская Хакасия» һәм «Московский комсомолец» газеталарында безнең коллективны мактап мәкаләләр басылды. Совхоз директоры иптәш Попов радиодан ясаган чыгышында безгә рәхмәт белдерде. Институттан котлау телеграммасы килде.
Күңелләр тагын да күтәрелә төште. Без инде сарайны төзеп бетерүне максат итеп куйдык. Ләкин кайтыр юлга чыгарга санаулы көннәр генә калган иде. Барыбызның да нык йончыган булуына карамастан, эш көнен озынайтырга туры килде. Төш вакытындагы сәгать ярымлык ял ярты сәгатькә калдырылды.
Үч иткәндәй, эшнең иң киеренке вакытында көтелмәгән кыенлыклар килеп чыкты. Студентлар арасында грипп авыруы таралды. Ул ике-өч көн эчендә бер-бер артлы унбер кешене аяктан екты. Аның өстенә яңадан һава бозылды. Көннең көн буе көзге салкын яңгыр астында эшләдек. Менә-менә соңгы рәтне салабыз дип торганда, таш бетеп китте. Беленков белән әрләшүләр дә, Михаил Александровичның совхоз конторасына шылтыратулары да файда бирмәде. Бу көннәрдә лагерьга бер генә машина да килеп җитә алмады.
Эш бөтенләй тукталды. Без өч көн буе, көзге җилнең шомлы сызгыруын, салкын яңгырның түбә шыбырдатуын тыңлап, палаткада утырырга мәҗбүр булдык. Дүртенче көнне төш вакытына таба кинәт мотор тавышы ишетелде. Киенеп тә тормастан, ишеккә ташландык. Без чыкканда, таш төягән йөк машинасы палатка алдына килеп туктаган иде инде.
Өс-баш киеме буялып беткән шофёр егет кабинадан чыкты да тимер ишекне шап иттереп ябып куйды. Аны күрүгә, мин үзем дә сизмәстән кычкырып җибәрдем:
– Коля! Николай!..
Без озак вакытлар аерылышып торган туганнар кебек кочаклашып күрештек. Ул арада безнекеләр машинаны сырып алдылар. Әзиз чын-чыннан үз күзләренә ышанмагандай сорап куйды:
– Юлдаш! Это машина или самолёт?
Үз күзләре белән күрмәгән кеше Себер юлларының гадәтен белми. Бу юллар никадәр генә пычрак булмасын, кояш карады исә, бик тиз кибеп өлгерә. Ләкин әз генә яңгыр төшкәләсә, шул ук тиз вакыт эчендә ләшпердек сазга әйләнә. Ә көзге яңгырлар вакытында тау битләреннән машиналар түгел, җәяүле дә уза алмый.
Егетләр моны яхшы беләләр иде. Шуңа күрә Әзизнең «Самолётмы бу, машинамы?» дигән мәзәк соравыннан беркем дә көлмәде. Николай безгә ничек килүе турында сөйләп бирде. Ул безнең лагерьга, каен урманы белән сопка арасын үтеп, юлсыз даладан килгән икән. Текә сопка итәген үткәндә машина ничек капланмый калгандыр – анысын без аңлый алмадык…
Соңгы стенаның соңгы ташын салган көнне безнең лагерьда зур бәйрәм булды. Шуны гына көтеп торгандай, болытлар арасыннан кояш көлеп карады. Безнең егетләр көн буе төзелеш яныннан китә алмадылар. Шатлык шулкадәр тирән – әйтерсең алтын сарай салганбыз…
Виктор үзен бу сарайның иң зур хуҗасы итеп сизә. Ул бер урында туктап тора алмый, кулларын кесәсенә тыгып, бик горур кыяфәт белән таш стена буйлап йөренә.
Башкалар, нарат бүрәнә өстенә утырып, кызу бәхәс ачалар.
– Минемчә, бу сарай егерме елга түзәчәк, – диде Ха- рабаров.
Панкратов, гадәтенчә, шунда ук аңа каршы төште:
– Ха-ха! Егерме ел! – дип кычкырып көлә ул. – Ә мин әйтәм, кимендә илле ел!
Күпчелек Панкратов ягында. Ә Юра тулы бер гасырга исәп тота. Мин дә аңа кушылам. Яшәсен гасыр буена! Ник безгә елларны кызганып торырга!..
Кичен совхоз җитәкчеләре килделәр. Кыска гына митинг булып алды. Күпләребезгә мактау грамоталары тапшырылды.
Китәр көн дә килеп җитте. Алабуга егете Николай безне станциягә илтергә тиеш иде. Юл капчыкларыбызны машинага төягәч, без тагын бер тапкыр сараебыз янына җыелдык. Кемгә ничек булгандыр, ләкин миңа сопкалар арасындагы бу яланны, үз кулларым белән төзешкән шушы таш стеналарны калдырып китү кыен булды. Мин биредә чын хезмәткә катнаштым, хезмәттә кешеләрнең яңадан тууын күрдем. Гасырлар буе буш яткан даланы үзгәртүче, юлсыз җирдән юл салучы киң күңелле якташларымны очраттым. Мин биредә тормышның бик авыр, ләкин бик матур ягын күрдем…

    1958

Еллар узгач
Гадәттә, мин кулъязмаларымны сакламыйм, басылып, беренче нөсхәсе кулга керү белән ерткалап ташлыйм. Болай да кысынкы өйдә чүп-чар җыеп яту кемгә хаҗәт?! Аннары икенче бер ягы да башка шөбһә сала: әгәренки кайчан да булса, ягъни үзем теге… төп йортка кайтып киткәннән соң, балалар, кардәшләр актарып караса, Ходай сакласын, һич тә үрнәк булырлык түгел ләбаса. Берәүләр әнә бер тын белән кирпечтәй роман язып ташлый, ә мин кечкенә генә хикәяләр белән дә күпме җәфа чиккәнмен. Сүзнең төгәл мәгънәсен таба алмыйча, биш-алты сүз алмаштырып язганмын да сызганмын. Кайчак бер өем кәгазь исраф итеп, шуннан күңелгә ятышлы, төгәл фикерле нибары ике-өч җөмлә калган…
Әйе, кызганычка каршы, сакларлыгым юк. Ә менә шушы истәлекләремнең кулъязмасы, иске китаплар арасына кысылып, ничектер сакланып калган. Ничә еллар!.. Утыз… утыз ике… Уйлап баксаң, бер кеше гомере.
Саргаеп беткән кәгазьләрне кулыма алам, сак кына актара башлыйм. Урта бер җирдән шулай ук таушалып саргайган фото килеп төшә… Хакасия даласы, ерак сопкалар. Япа-ялан дала уртасында – без, безнең төркем. Үзәктә җитәкчебез Михаил Александрович, аның янәшәсендәге Панкратов белән Харабаров, килбәтсез мамык сырма, сырган чалбар, кирза итекләр киеп, дус кызлары белән кочаклашып баскан Белла. Юра машина әрҗәсенә үк менеп кунаклаган, аның янында генерал малае Витя Парфентьев. Иң алда, аякларын үзбәкчә чалыштырып, чиккән түбәтәйле Әзиз утыра…
Ничектер күңелем җирседе, яшьлектәге яшел дулкын булып сәхифәләр, хатирәләр яңарды… Кай якларда йөрисез икән?..
Михаил Александрович турында хәбәр-хәтер ишеткәнем булмады. Ул чакта ук өлкән кеше иде, күптән дөнья куйгандыр инде… Мин үзем дә бит, сакал сәлперәйтеп, алтмышым тулганны көтеп утырам. Ә менә Харабаров, сәләтле шагыйрь булып өлгереп җиткәндә генә, бик иртә вафат булган дип ишеттем. Дөнья бу! Панкратовның, Виктор Парфентьевның матур-матур шигырьләре үзәк матбугат битләрендә еш кына күренә. Әзиз белән хат алышканым да булды. Ул инде егерме өч җыентык бастырган икән, Үзбәкстанда шактый танылган шагыйрь. «Килеп чык, шашлык белән сыйлармын», – дип язган. Әйе, оста иде Әзиз шашлык кыздырырга.
Кулъязманы укып карагач, үзем дә сәерсенеп куям. Далада булган иң кызыклы вакыйгаларның күбесен ни сәбәпледер язмый калдырганмын. Әдәбиятта ул заманнарда булган тынчу кысанлык комачаулагандыр, күрәсең. Еллар узгач, торып-торып искә төшә дә, тиле кеше кебек, берүзем көлеп утырам.

…Эш төгәлләп, китәргә җыенып яткан көнне йөк машинасында совхоз директоры Беленков килеп төште.
– Шәп эшләдегез бит, егетләр, көтмәгән идек, – ди бу. – Сезгә әнә совхоз идарәсе исеменнән бүләк китердем.
Карасак, машина әрҗәсендә ике тере сарык. Аптырап киттек: кая куярбыз, ничек бүләрбез мондый бүләкне?
Әзиз исә ялт кына машина әрҗәсенә сикереп менде дә, сөйләнә-сөйләнә, сарыкларны сыртыннан сыйпарга кереште:
– Ай-вай, шашлык! Хороший шашлык, жирный шашлык! – ди.
Аннары машинадан сикереп төште дә туп-туры кашаяк чатырына пычак кайрарга йөгерде. «Бисмиллаһи-аллаһы-әкбәр», – дип, үзе чалды сарыкларны, үзе тунады. Янына ярдәмгә беркемне дә якын җибәрми, тик мине әйди:
– Әйдә, читтә торма, булыш, син мөселман, мин мөселман, кяфер суйганны ашау хәрам безгә, – ди.
Моңарчы теләсә нинди дуңгыз калҗасын борын җыермыйча суктыра торган Әзизебез, шулай итеп, чат мөселманга әйләнде дә куйды. Шашлык кыздырганда да, мине гел яныннан җибәрмәде. Ике сарыкны эш итеп, сөякләрен зур казанга салып, шулпа кайнатырга салгач, көне буе дала кояшы астында кайнар учак янында, фанер кисәге селтәп, күмер көйрәтеп тордым. Менә шул булды мөселманлыкның файдасы!
Беленков безгә күчтәнәчкә, озату мәҗлесенә дип, бер тартма ак, бер тартма кызыл шәраб төяп килгән икән. Кичен, шашлык кызып, майлы шулпа пешеп алга килгәч, китек-чатык касәләр мөлдерәмә тулгач, Әзиз мөселман икәнлегебезне искә төшермәде тагын.
– Кара әле, Әзиз, – дим мин аңа. – Әле генә, мин мөселман, дигән идең. Үзең дуңгызын да читкә куймыйсың, бу явызны да…
Күзен дә йоммый:
– Мин монда мосафир. «Мосафирга ярый» диелгән Коръәндә…
Белмим, Коръәндә ничек язылгандыр, әмма Әзиз кимен куймады, оңкыт[2 - Оңкыт (диал.) – чамасыз күп ашаучы кеше.]!
Һәй, төнге даладагы ул кич, ул кичә!.. Әйтеп-сөйләп аңлатырлык кына түгел, ни генә булмады! Уен-көлке, такмаклар, биюләр, шунда, өстәл артында ук туган шаян җырлар… Еллар узгач, инде хәтеремдә калмаган, тик үземә атап кайсыдыр явызы чыгарган бер такмакны дөнья кубарып җырлаганнары гына хәтеремдә. Аның да бер юлы гына:
Мы везём Сабитова-битова-битова-битова…
Белла турында аерым тукталмый булмый. Истәлекләремдә «Белла» дип, исеме белән генә телгә алган кызыбыз хәзер илгә генә түгел, дөньяга мәшһүр шагыйрә. Белла Ахмадулина. Институт коридорларында ул безгә борылып та карамый иде. Аристократ, аксөяк! Өстендә ниндидер асыл җәнлек тиресеннән тегелгән затлы тун, тунның изүе, төймәләре ни сәбәпледер алгы якта түгел, артта, нәкъ сырт сөяге турында. Өстен салган чакта, аның янында төймә ычкындырырга кемдер берәү булу зарури. Үзе мәче баласы шәйле генә йөнтәс эт җитәкләгән булыр. Тамаша инде, билләһи! Безгә, авыл малайларына, көлке дә, сәер дә.
Әлеге фотога карыйм да шаккатам. Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше. Кирза итек, шөкәтсез сырма, сырган чалбар… Илтеп кертәсе иде шул кыяфәтендә институт коридорына. Чыгарып җибәрәсе иде Мәскәүнең Горький урамына!
Тышкы кыяфәте генә түгел, бер атна эчендә асылы да үзгәрде кызыйның. Килә-килешкә ул безнең пешекчебез булып китте. Совхоз биргән көрпәле оннан да ашап туя алмаслык белен пешерә, сеңерле сарык итеннән дә телеңне йотарлык котлет әзерли. Һәрберебез белән ягымлы елмаеп, үз итеп сөйләшә.
Тагын бер һөнәре бар икән әле: төзелештә кулга таш төшсә, әз генә тән тырналса, шунда ук, аптечкасын тотып, Белла йөгереп килә. Бу җәһәттән миңа аның зур ярдәме тиде.
Далага килеп төшкән көнне палаткабыз артына егетләр юыну өчен кечкенә лапас кебек нәрсә корып куйганнар иде. Юынгыч эләр, сабын куяр урыны да бар. Иртән торып чыктым да, ашыга-ашыга, сабынлап юына башладым. Шунда кинәт кулым сыздырып, зәһәр әрнеп куйды. Карасам, уч төбемнән югарырак, буын өстендә, тәнемне кисеп кергән юка лезвие зырылдап тора. Яртысына диярлек кергән. Тартып алдым. Кан сиптерә башлады. Юньсезләр! Кемдер берәү кырынган да лезвиесен сабын янында калдырган. Ә ул, сабынга ябышып, менә ни китереп чыгарды!
Белла беләгемне кысып буды, ниндидер даруларын сөртеп, ниндидер үлән яфрагы ябып, марля белән бәйләп куйды. Кан туктады, яраның әрнүе басылды. Әмма ип- тәшләр белән бергәләп эшкә тотынуым булды, үзем дә күрмәгәнмен, ап-ак марляга кан саркып, кып-кызыл төскә кергән. Дәррәү кубып, төзелештән куып җибәрде иптәшләр.
Нишлим? Шыксыз палаткада берьялгызым каңгырып утырам. Биредә, дала уртасында, газета-журналлар да юк, юлга алган китаплар да кат-кат укылган.
Шунда, кирза итекләре белән лас-лос басып, палаткага Белла килеп керде.
– Әйдә, Абдул, көндезге ашка егетләргә сюрприз ясыйбыз, – ди.
Икебез ике чиләк алып, сопка итәгендәге каен урманына юнәлдек.
Урманга керү белән – гөмбә, хәйран тамаша! Чалгы белән чабып алырлык. Иң яшьләрен, иң матурларын гына сайлап җыя-җыя урман эченә керә барабыз. Ярты сәгать дигәндә, чиләкләребез тула язды. Ял итәргә утырдык. Белла сигарет кабызып җибәрде.
Дөресен әйтим, өнәмим мин тәмәке тарткан кыз-хатыннарны. Үзем тартучы булсам да, кызыл ирененә тәмәке кыстырган хатыннарны күрсәм, ни сәбәпледер күңелем болгана.
– Абдул, научи меня по-татарски говорить, – дип чытлыклана Белла.
– Татар кызлары тәмәке тартмый, ташла башта тәмәкеңне, – дим, шаяруын-чынын бергә кушып.
– Фигурам бозыла, симерәм, – дип аклана теге.
– Белла, синең фамилияң татарныкы. Татарлыгың ни чама соң синең? – дип сорыйм.
– Әнием итальянка, әтием татар булган, тик мин аны бик аз хәтерлим, аерылганнар алар, – ди.
…Уч төбемнән югарырак, буын өстендә, яра эзе калган. Дала истәлеге, яшьлек истәлеге.
Еллар узу белән саргаеп беткән әлеге кулъязмамны тагын бер кат укып чыгам.
Ничек? Китапка кертеп укучыга тәкъдим итәрлеге бармы?
Бу язмаларымда гаҗәпкә каршы сыздым-боздымнар артык күп түгел. Бертыннан язып ташлаганмын, ахрысы. Шуңадыр, тәгаен, кытыршы урыннары да шактый, тәҗрибәсез яшь каләм таеп-таеп та киткәләгән. Ләкин анда, үземә генә шулай тоеламы, ниндидер балаларча беркатлылык, самимилек сизелеп тора. Дала исе, каен урманнары исе киләдер кебек. Яшьлек дәрте, шул заманнар романтикасы бар кебек. Керсен әйдә китапка, укучым үзе хөкем итәр.
Хәерле булсын!

    1991

Агач аяклы кеше
Кызык кеше ул безнең Шәриф. «Корсагың буш булса да, күңелең хуш булсын» дигән мәкаль уйлап тапкан. Шуны, өндәмә итеп, тулай торак ишегенә язып элгән. Үзе бу мәкальгә һичбер вакыт хыянәт итми: аның борын салындырып йөргәнен беркем дә күрмәс.
Дөрес, студент тормышын күңелсез тормыш дип булмаса да, төрле чак була. Кайберәүләр зарлангалап та куялар. Яшәү авыр, диләр. Тормыш баса, диләр. Ә Шәрифкә шул җитә кала. Сыкранып утырган иптәшенең җилкәсенә шап итеп суга да: «Бирешмә, туган! Егетләрнең җебегәнен кызлар яратмый», – ди. Ни әйтәсең! Күтәрелеп бер көләбез дә, шуның белән бетә. Беркем дә үпкәләми. Үпкәләрлек тә түгел шул. Тормыш тозын Шәриф башкаларыбызга караганда күбрәк татыган кеше бит. Яшьтән үк ятим калып, балалар йортында үскән. Хәзер дә үз көнен үзе күрә. Җәйге каникуллар башлану белән, Казанга кайта да станциядә үк тукталып кала. Грузчик-фәлән булып шактый акча әзерли. Йә булмаса, чирәм җирләргә барып эшли. Ә иптәшләр дигәндә, утка да, суга да керергә әзер ул. Йөдәгәнеңне күрсә, соңгы күлмәген салып кидерер, соңгы кабымын авызыннан өзеп бирер…
Менә шундый кешелекле, шундый юмарт малай ул безнең Шәриф. Тик бервакыт шул юмартлык аркасында үзебез оятка кала яздык…
Болай булды ул вакыйга.
Имтиханнарны уңышлы гына тәмамлап, каникулга китәргә җыена идек. Билгеле, туган якларга кайткач, дус-иш арасында сер бирәсе килми. Шуңа күрә бераз өс-баш яңартуны беренче чиратка куйдык. Икебезгә пардан килешле генә курткалар алып кидек, ялт иткән галстуклар алып бәйләдек. Безнең калган акчага тагын Шәрифкә ботинкалар алу каралган иде. Ләкин ул ни өчендер минем чалбарны яраксыз тапты.
– Казанга кайткач, Тукай һәйкәленә иске чалбарлы кеше белән барасым юк, – диде ул, бер дә көлми-нитми генә.
Мин аңа үз сүзләре белән каршы төштем:
– Бауман урамында тишек ботинкалы кеше белән йөрер хәлем юк!
Ләкин Шәрифне җиңеп буламы соң! Бер-ике җор сүз белән авызны томалап куйды. Үзе, мине урамда чемоданнар янында калдырып, кибеткә кереп тә китте, ялтырап торган шевиот чалбар күтәреп тә чыкты.
Чалбар булуын булды, ләкин кесә ягы саекты. Поездга билетлар да алгач, кесәдә бөтенләй җилләр исә башлады. Дөресен әйтергә кирәк, мин бераз каушап калдым. Ә Шәрифкә ике дөнья – бер.
– Кайгырма, Сәет! – диде ул, гадәтенчә минем җилкәмә сугып, – илдә чыпчык үлми. Өч сум акча бар, чемоданда азык-төлек тә җитәрлек.
Шулай итеп, икебезгә өч сум акча белән юлга чыктык.
Без кергән вагон халык белән шыгрым тулы иде, утырыр урын таба алмыйча, шактый озак орылып-сугылып йөрергә туры килде. Бәхеткә каршы, рәхмәт төшкән бер шәфкатьле абый безне үз янына чакырды:
– Әйдәгез, егетләр! – диде ул, үзе кысыла төшеп, – урнашыгыз шунда, күңелегез киң булса сыярбыз.
Шәриф, җавапны алдан әзерләп куйган кебек, кисеп салды:
– Күңел киңлеге дигәндә – Алтай даласы.
– Шулай укмыни? – дип көлеп куйды әлеге абый. – Алтай егетләреме әллә?
– Икмәген ашаган бар.
– Алайса, табакташлар икәнбез. Таныш булыйк…
Безнең исемнәрне белгәч, абый тагын көлеп җибәрде…
– Сез икегез дә миңа адашлар икән, егетләр. Сәетшәриф исемле мин, – диде ул, безгә кулын биреп. – Кайдан үзегез?
Сәетшәриф абый безнең кем булуыбыз, кая баруыбыз турында кызыксынып сораштыра башлады. Студентлар икәнлегебезне белгәч, никтер көрсенеп куйды.
– Алай… Яшь галимнәр икән, алайса, – диде ул, моңсу елмаеп. – Бервакыт менә минем дә зур өметләр бар иде. Барып чыкмады ул эш…
Кайчандыр Сәетшәриф абый вузга керергә, тау инженеры булырга хыялланып йөргән икән. Сугыш чыгып, бөтен матур уйларын җилгә тузгыткан.
– Сугыштан соң баштанаяк эшкә чумдым, – дип куйды ул. – Тимер юл мастерскоенда эшлим. Ә үзем сакаллы пионер: өч бала атасы булгач, кичке мәктәпкә йөри башладым. Зур кызым унынчы класста укый, үзем сигезенчедә… Менә бит ул ничек…
Абыебыз сүзгә юмарт кеше булып чыкты. Мәскәүдән кузгалып китүебезгә сәгать ярым да вакыт узмагандыр, без бу ягымлы кеше белән бөтенләй дуслашып алдык.
Берничә станцияне узып, урыннар иркенәя төшкәч, Шәриф үзенең катыргы чемоданыннан азык-төлек чыгара башлады. Аның «азык-төлек» дигәне төрле яктан катысы сындырылып беткән кара икмәк белән берничә вак балык иде. Шәриф икмәкне, кисәкләргә сындыргалап, чиста кәгазь өстенә тезеп куйды.
– Әйдәгез, иптәшләр, – диде ул бик кунакчыл төс белән. – Әйдәгез, әйдә! Кыздырылган килька.
Адаш абый өстәл янында буш урын калдырып читкәрәк тайпылган иде дә, Шәрифнең сый-хөрмәтен күргәч, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, үзенең юл сумкасына үрелде.
– О, килька! – дигән булды ул, сумкасын бушата-бушата. – Шәп нәрсә ул килька. Диңгез алабугасыннан бер дә ким түгел.
Озакламый Шәрифнең балыклары салкын тавык ите, пәрәмәч, йомырка кебек ашамлыклар астында күмелеп калдылар. Без, кыздырылган кильканы мактый-мактый, симез тавыкны ботарларга керештек. Шулвакыт вагонның аргы башыннан ниндидер сәер җыр ишетелеп китте.
Көзге җил өзде тирәкнең
Соңгы яфрагын,
Соңгы яфрагын…
Җыр кинәт өзелде. Вагонда тынлык урнашты. Пассажирлар, купелардан үрелеп, җыр ишетелгән якка карадылар. Ишек янында, ертык бүрек тоткан кулларын алга сузып, зур гәүдәле, агач аяклы кеше басып тора иде. Аның күп атналар тарак күрмәгән пычрак чәчләре чуалып маңгаена төшкән, җирән сакал баскан йөзе кызганыч чалшайган. Озын кашлары астыннан ялварып караучы тонык күзләре яшьләнеп киткәннәр, төймәләре ычкындырып җибәрелгән кыска бишмәте эт талагандай теткәләнеп, ертыкларыннан керләнгән мамык бүселеп чыккан.
Агач аяклы агай тирән сулап куйды да күңелләрне әрнеткеч калтыравыклы тавыш белән кычкыра башлады:
– Туганнар, агайлар! Апалар, сеңелләр! Берлин янында аягын югалткан солдатка ярдәм итегез!..
Менә ул, агач аягы белән вагон идәнен тукылдата- тукылдата, алгарак узды. Кайберәүләр ашыгып кесәләренә тыгылдылар. Картлыктан бөкрәеп, бала зурлыгында гына калган бер әби күкшел тамырлары беленеп торган ябык куллары белән үзенең кечкенә төенчеген чишә алмый азаплана иде. Агач аяклы кеше аны зур сабырлык белән көтеп торды. Берничә көмеш тәңкә чылтырап бүреккә төшкәч кенә, әбигә кат-кат рәхмәтләр әйтеп, яшьле күзләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, вагон буйлап китте:
– Агайлар, энеләр! Аягын югалткан сугышчыга ярдәм итегез!..
Менә теләнче безнең купе алдына килеп туктады.
Көзге җил өзде тирәкнең
Соңгы яфрагын, –
дип сузды ул авыр ыңгырашуга охшаган тавыш белән.
Өстемә бозлы су койгандай бөрешеп киттем. Кесәләремне кат-кат айкасам да, бер генә тиен дә табылмады. Ә ертык бүрек һаман минем борын төбемдә көтеп тора… Бу авыр хәлдән Шәриф коткарды. Ул, кызарып янган йөзен ни өчендер читкәрәк борып, теләнчегә үзенең соңгы акчасын сузды. Кулдан-кулга йөреп искергән, кешеләргә күп хезмәт итүдән читләре ертыла башлаган өч сумлык кәгазь тирән бүреккә төшеп югалгач, агач аяклы кеше Сәетшәриф абыйга борылды:
– Мәрхәмәтле туганнар! Мескен сугышчыга…
Ләкин адаш абый аңа сүз әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
– Хәсрәт сугышчы! – диде ул, тегенең сүзен кырт кисеп. – Арзанга сатасың сугышчы намусын, хәсрәт солдат!
Якын-тирәдә утыручы кешеләр башларын күтәрделәр. Күрәсең, Сәетшәриф абыйның бу гарипкә шулай кырыс дәшүе аларны хәйран калдырган иде. Ләкин адаш абый аны-моны абайлап тормады. Ул, ашыга-ашыга китеп баручы чатан теләнче артыннан шактый вакыт карап торгач, әле һаман да ачу белән янган күзләрен Шәрифкә күчерде:
– Ә сез, егеткәем, акчагыз күп булса, аягыгызга ботинка алып киегез!
Өч ел бергә укып, Шәрифнең шулай югалып калганын күргәнем юк иде. Ул, үзенең чуртан авызы кебек ачылган ботинкаларына карап, беравык сүзсез торды. Аның чөелмә борыны өстенә тир бәреп чыкты. Юка иреннәре калтырана башладылар.
– Намус турында сөйләгән буласыз, – диде ул, ярсудан тотлыга-тотлыга, – кеше фронтта кан койган, ә сез…
Адаш абыйның куе кашлары җыерылды.
– Ышанмыйм. Туган туфрак өчен кан койган кеше тормышта үз урынын тапмый калмас. Беләм мин андыйларны, – диде ул.
– Ни әйтерсең, – диде Шәриф, тагын да ныграк тотлыгып, – кайбер комсызлар… трофей җыеп кына йөргәннәр.
Сәетшәриф абыйның йөзе агарып китте. Ул ниндидер әрнүле тавыш белән өзгәләнеп әйтеп куйды:
– Авызыңнан әниең сөте кипмәгән, егетем.
Шулвакыт, «җитәр сезгә» дигән кебек, паровоз гудогы яңгырады. Пассажирлар, авыр чемоданнары белән утыргычларга бәрелә-бәрелә, ишеккә таба уза башладылар. Поезд станциягә туктап, төшәсе кешеләр төшеп бетү белән, вагонда яңадан эчпошыргыч тын булып калды. Әйтерсең агач аяклы кеше акчаларны түгел, кешеләрнең җылы дуслыкларын җыеп алып киткән иде. Бу күңелсез тынлыктан качып, Шәриф белән без шау-шулы перронга төштек, кечкенә бакчадагы таш сыннарны карап йөрдек. Вакыт узсын өчен генә, вокзал бинасына кереп әйләндек.
Буфет яныннан узганда, Шәриф мине җиңемнән тартып туктатты.
– Сәет, – дип пышылдады ул, ияге белән сатучы өстәле ягына ымлап, – әлеге кеше түгелме соң?
Борылып карагач, мин дә аптырап калдым. Буфет янында, ике кулына да берәр кружка сыра тотып, баягы кеше басып тора иде. Кай арада кәефләнеп өлгергәндер, аның үгезнекедәй юан муены бүртенеп кызарган, күзләре элеккечә ялвару белән түгел, ниндидер усал оятсызлык белән карыйлар иде.
Шәриф, бер сүз дә дәшмичә, кырт борылып, ашыга-ашыга, ишеккә юнәлде. Мин аны перронда гына куып җиттем. Без, тамбурда туктап, тәмәке кабыздык.
– Ни әйтсәң дә, кан койган кеше, – дип куйды Шәриф, озак сүзсез торганнан соң. – Нервлары бозылган…
Никтер бик рәнҗеп тә, әллә ничек тирән ярсу белән дә әйтелделәр бу сүзләр. Күрәсең, Шәриф, агач аяклы кешене яклаудан бигрәк, үзенең баягы тупаслыгын акларга тырыша иде…
Бераздан безнең юлда яшел ут кабынды. Паровоз авыр вагоннарын сискәндереп кузгатты да, ак ялын җилгә тузгытып, алга чаба башлады. Асфальт перроннар, сары буяулы йортлар, берсен берсе куып, кире якка йөгерделәр. Станция артта калды. Ә без һаман басып тора бирдек. Ни өчендер вагонга керәсе килми иде. Тик кырлар өстенә кичке эңгер җәелеп, вагоннарда утлар янгач кына эчкә кердек.
Без кергәндә, Сәетшәриф абый, аркасы белән стенага сөялеп, гамьсез генә йоклап бара иде. Аның алга сузып утырган аяклары аша атлап үтәргә теләп якынрак килгәч, баскан урыныбызда катып калдык: җыерылып бераз өскә күтәрелгән чалбар балаклары астыннан табигый аяклар түгел, сары күн һәм ялтыравыклы тимер планкалардан эшләнгән протезлар күренеп тора иде…
Әйберләр кую өчен эшләнгән өске киштәгә, башкача әйткәндә, студент плацкартына менеп йокларга яттык. Төне буе күзгә йокы кермәде. Шәриф тә, борча талаган кеше кебек, як-ягына әйләнә иде…
Таң алдыннан гына йокыга киткәнбез. Казанга җитәрәк кенә уяндык. Безнең купе буш иде. Сәетшәриф абый төшеп калган. Өстәлдә кичә без ашарга өлгермәгән ашамлыклар өелеп ята. Адаш абый аларны чиста кәгазь белән каплап куйган. Кәгазь өстенә эре хәрефләр белән «Хәерле юл, егетләр! Мин кайтып җиттем. Хушыгыз!» дип язып калдырган иде.

    1959

Өч күңел
Сирай бабай иртә таңнан урамда каңгырып йөри. Ул сары тунын киң билбау белән буган, бүрек колакчыннарын бәйләп, тун якасын күтәргән. Яка өстеннән Мөслимә әбинең күк шәлен ураган. Борыны да күренми. Тик чал сакал гына тырпаеп яка очлары арасыннан чыгып тора. Гәүдә алгарак сөрлеккән, аяклар, гәүдәне куып җитәргә теләгәндәй, вак-вак юргалап атлыйлар. Әйтерсең күзгә күренмәгән ниндидер көчле кул бабайны, ихтыярсызлап, ак сакалыннан тартып алга илтә.
Колхоз фермасына баручы яшь-җилкенчәк аңа сәлам биреп китә. Атлылар, атларын читкә борып, үзләре юл саба. Өлкәнрәкләр хәл белешергә туктый.
– Исән-саулыкмы, Сираҗетдин агай! Бик иртә кузгалгансың.
– Шөкер, Шәрәфетдин. Менә бераз сөякләрне языйм дип чыктым әле… Үзең кая юл тоттың?
– Трактор чанасына тирес төяргә әйткәннәр иде.
– Йә, ярый, ярый, бар. Тоткарланып торма… Ни, пучты кызы күзеңә чалынмагандыр бит?
Сирай бабай очраган һәр кешегә бер үк сорауны бирә.
– Күренмәде шул, Сираҗетдин бабай. Иртәрәк шул әле, кайтып җитмәгәндер, – диләр аңа. – Интегеп йөрмә, өеңдә генә утыр. Булса, үзе китерер.
– Ие шул. Шулай гына итим әле…
Ләкин ул кайтмый. Кайтса да, капка төбеннән кире борыла. Йорт саен туктала-туктала, кешеләрдән сорый- сорый, хат ташучыны эзләп таба.
– Исәнме, кызым Илгизә! Безнең малайдан хат-хәбәр юктыр бит? – ди Сирай бабай.
Илгизә, гаепле кеше кебек, башын ия.
– Юк шул, бабакай. Бүген хатлар бик аз. Бәлки, иртәгә… Булса, үзем илтермен.
– Алай икән… Әллә нишләп язмый башлады бу арада…
Илгизә дәшми. Сирай бабайның «бу арада» дигәненә быел өч ел тулды. Өч ел буе ачы бураннарда, чатнама суыкларда, язын-көзен, тубыктан пычрак ерып, һәр көн авылның югары очына кадәр бара ул.
Баштарак Илгизә үзе дә зарыгып-зарыгып Әптерәйдән хат көтте. Армиядә вакытта язгалап торды. Алтайдан бер хаты килгән иде. «Эш бик авыр. Җитмәсә, суыгы теңкәгә тия. Акчасы да әллә ни төшми. Озак калмам, ахры. Җылырак җиргә күчәргә исәп. Күчкәч, хәбәр җибәрермен», – дип язган иде. Хатының азагында: «Кавышу көннәрен көт, сандугачым. Башкаларга күз салма», – дип тә куйган.
Көтте Илгизә. Сагынып-моңаеп көтте. Язгы иртәләрдә күн сумкасын асып кыр юлына чыкса, тургайлар җырын ишетсә, каршысына Әптерәй кайтып килер төсле тоела иде. Зәңгәр һаваларга караса да, канат кагып сайраган ялгыз сыерчыкны күрсә дә, шомырт агачлары чәчәк атса да, һаман Әптерәй исенә төшә иде. Айлы төннәрдә Җидегән йолдызга карап, ялгызы таңнар аттырганы булды. Аның белән бергә йөргән каенлыкта зифа каеннарны кочып үксеп елаганы булды. Армиядән җибәргән рәсеме әле дә альбомында. Тик ул хәзер башка бер рәсем астына кыстырып куелган. Әптерәйнең андый рәсеме Сирай бабайларда да бар.
Анысы хәзер дә түр стеналарында, пыялалы рам эчендә.
Мөслимә әби, шул рәсемгә карап, картының кайтканын көтә. Ул бүген әйбәт төш күргән…
Ләкин Сирай бабай буш кул белән кайтып керә. Ул чишенгәндә, Мөслимә әби, нәрсәдер өмет иткәндәй, сүзсез генә карап тора. Итеген салып мич башына ташлагач, әкрен генә сорап куя:
– Юкмыни?
– Юк.
Сирай бабай, бөгәрләнеп йоклаган соры мәчене чак кына этәреп, мич янындагы караватка – карчыгы урынына менеп ята. Мөслимә әби тирән сулап куя да иртәнге эшләрен караштыра башлый.
Көйгән сыртлы кәҗә бәтие мичтән чыкмас өчен мәш килә. Кисәү агачы белән тәпиеннән тарткач, ачуланып кычкыра.
– Мичкә кергәнмени, мошенник? – ди Сирай бабай, юрган астыннан башын чыгарып. – Кундыр сыртына чырагачың белән.
Үзе, чыннан да, кундырмагае дигән кебек, шунда ук өстәп куя:
– Бик каты сукма, сабый бит, нәрсә белә ул! Җылыга елышкандыр…
Күңелле шартлап, мичтә каен утыны яна. Мөслимә әби, каз ите турап, шулпалы бәрәңге куя. Өйгә тәмле аш исе таралгач, Сирай бабай да кузгала. Үзеннән элегрәк өстәлгә килеп утырган чуен чүлмәктән таш тәлинкәгә аш бүлә дә карчыгына дәшә:
– Әйдә, кил, ашыйк кайнар килеш. Бик тәмле күренә.
– Ашый тор, ашый тор, – ди Мөслимә әби. – Хәзер мичне генә томалыйм да…
Ләкин Сирай бабай ялгызы ашарга теләми. Карчыгының мич томалаганын да, самавыр куйганын да көтеп тора. Аннан соң да вак-төяк эшләренә тотынса гына сабырлыгын җуя:
– Нишләп йөрисең инде тагын? – ди ул, гайрәтләнгән булып. – Кулыңнан җитәкләп китергәнне көтәсеңме әллә?!
– Һай Алла, ашый тор, дидем бит.
Утыралар. Ит калҗаларын бер-беренә этә-төртә, икесе бер савыттан ашыйлар. Өстәл артында сүз сөйләшү юк. Гомер буе тату яшәгән кешеләр алар – уйнап-көлгән чаклары да, туймастай булып сөйләшкән вакытлары да булды. Тик хәзер… ярты гасыр бергә гомер итеп, сөйләшәсе сүз дә беткәндер. Гадәтләр өйрәнелгән, теләкләр сүзсез аңлашыла.
Чәй эчеп алгач, Мөслимә әби көзге артыннан саргаеп беткән бер хат алып килә. Габдрахманның соңгы хаты… посылка тартмасында килгән иде.
– Кычкырып укы, – ди Мөслимә әби.
«Сәлам соңында бераз сүзгә күчәм, – дип укып китә Сирай бабай. – Сезгә посылка җибәрәм. Ике такта чәй, ун лимон, бер кило хәлвә, әзрәк йөзем җимеше… Үзем исән-сау гына. Моннан ике ай элек иске урыннан күчтем. Иптәшләр шунда калдылар. Монда яңа дуслар табылды. Акча әйбәт төшә. Ну бик авыр. Шахтадан җен кебек каралып кайтасың. Бераз акча туплагач, чистарак эшкә күчәрмен дип торам…»
Хат укылып беткәнне генә көтеп утырган кебек, шаулаша-гөрләшә мәктәп балалары килеп керә. Кызлар көянтә-чиләкләргә тотыналар. Берничәсе, өсләрен-аякларын чишенеп, идән юа башлый. Малайлар, балта-пычкы алып, шунда ук яңадан чыгып китәләр. Утынлыкта пычкы чыжылдый, балта тукылдый. Ярты сәгать тә үтми, салкыннан бит очлары алланган җирән чәчле юантык малай кочак-кочак утын кертә башлый.
Сирай бабай аның эшләгәнен күзәтеп тора-тора да туктатып сорый:
– Син кем малае буласың, улым?
Бабай килгән саен шул сорауны кабатлый. Малайның көләсе килә, ләкин ул иренен тешләп кала:
– Хөснулланыкы, бабай.
– Ә-ә… Оста Хөснулланыкымыни? Беләм, беләм. Бабаң бик шәп кеше иде синең. Ярман сугышында бергә йөрдек. Аклар вакытында да бергә сугыштык. Гаярь кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Балалар утын кисеп, ишегалларын көрәп, бар эшне карап китәләр. Кичләрен еш кына председатель Сафи кереп чыга. Ул, тезләрен чалыштырып, бүреген алдына куеп утыра да хәл-әхвәл сораша.
– Йөдәмисезме? Ашарыгызга бармы? Утыныгыз кыш- ка җитешлеме? – ди.
– Рәхмәт, Сафиулла, барысы да бар. Бернәрсәгә дә йөдәтмисең, – ди картлар.
– Тартынып тормагыз, ни кирәк булса да сорагыз, – ди Сафи. – Шушы колхозда эшләп, шушы җирне игеп картайдыгыз. Хакыгыз зур.
Ә малай турында ләм-мим. Аңлый кеше, ярага кагылмый.
* * *
Төн буе буран котырды. Җил, кар бөртекләре бәреп, лып-лып тәрәзә какты, кыекны кубарып өйгә керергә те- ләгән сыман, түбә калайларын дөбердәтте. Булдыра алмагач, морҗага килеп елады. Әллә нинди шомлы төн булды бу…
Сирай бабай, сары тунын бөркәнеп, мич башында ята. Аякларының сызлавына чыдый алмыйча пошынгаланып, яткан урынында әйләнгәли. Төн урталары узгач кына йокыга тала, анда да саташып уяна.
– Кортка, дим, кортка…
Карчык дәшми. Өйдә тынлык. Стена сәгатенең келт-келт йөрүе генә ишетелә… Ә җил һаман дулый, һаман ыңгыраша. Беркайчан да таң атмас, беркайчан да бу зәһәр җил тынмас кебек тоела.
Сирай бабай урыныннан торып утыра, мичнең җылырак җиренә аркасын тери дә… көтә.
– Син! Сиңа әйтәм. Кузгалырга вакыт түгелме?
Карчык кузгалмый.
Сирай бабайның күңеле, нәрсәдер сизенеп, кинәт кенә бик каты әрнеп куйды. Ул мич башыннан төште, кармаланып карчыгы яткан карават янына барды… Соры мәче никтер йокламый, кайгыга баткан кебек башын иеп, урындыкта утыра. Мамык юрган астында аңа җылы беткән… Мөслимә әбинең сулышы өзелгән…
Сирай бабай калтыраган кулларын Мөслимә әбинең маңгаена куйды һәм, аның тәненә үз җылысын бирергә теләгән кебек, озак басып торды.
Тәрәзәгә таң шәүләсе төште. Көннән куркып, җил кыр- га качты. Сирай бабай, тунын иңенә салып, баскычка чыкты.
Буран бөтенләй тынып калган. Дөнья, кеше кайгысына күз йомып, йокымсырап ята. Салмак кына ябалак кар төшкәли. Яңа кар өстеннән беренче эзне салып, урамнан җигүле ат килә.
…Шәрәфи малае икән. Габдрахманның яшьтәше… Капканы киң итеп ачты да атын баскыч төбенә китереп туктатты.
– Тр-р-р!.. Сирай бабай, сезгә пенсия китердем. Унсигез пот бодай, дүрт кило май. Яңа икмәккә чаклы бодай кабартмасы ашарга була.
– Рәхмәт, улым… Син инде, ни, карчык өлешен кире илтеп тапшыр… Вафат булды ул…
Шулвакыт аның күзеннән яшь бөртеге сыгылып чыкты да, бите буенча тәгәрәп, чал сакалына кунды. Егет, нәрсә әйтергә белмичә, башын иеп, озак кына сүзсез торды. Аннан соң ашыга-ашыга капчыкларын чоланга ташыды да, атын борып, колхоз идарәсенә чапты.
Председатель Сафи килеп җитте, авылдашлар, күрше-күлән җыелды.
Мөслимә әбине җирләделәр. Кичкә таба балта осталары кабер өстенә гәрәбәдәй сары нарат такталардан чардуган корып кайттылар. Төнен тагын кар яуды, актарылып яткан кара кәсләрне ак юрган белән япты.
* * *
Иртәгесен Сирай бабай, таңнан торып, колхоз идарәсенә барды.
– Сафиулла энем, ни… Көч җитәрлек берәр эш булмасмы дип килгән идем…
– Һай, Сираҗетдин бабай, нигә сиңа эш?! – диде председатель, гаҗәпсенеп. – Колхозның байлыгы сине туйдырырга гына җитәрлек. Эшлисен эшләгәнсең, хәзер рәхәтләнеп ял ит.
– Шулаен шулай да… Ялгыз башны куяр җир юк. Бушка ашарга да өйрәнелмәгән.
– Бер дә борчылма. Бушка түгел, шушы җиргә кергән хезмәтең өчен. Ризыгың хәләл.
Бабай тынычлангандай булып кайтып китте. Ләкин икенче көнне тагын килде.
– Миңа ярашлы бер эш тә юкмыни соң, Сафиулла? – диде ул кыяр-кыймас кына. – Берьялгызым өйдә тик ятам. Әллә ничек бит, бракка чыккан карт алаша кебек.
Сафи түзмәде, көлеп җибәрде:
– Тынгысыз кеше син, Сираҗетдин абзый. Ярар, алайса, карап карарбыз. Хәзергә кайтып тор. Хәл иткәч, үзем кереп чыгармын.
– Кайчанрак керерсең икән соң?
– Бүген кич булмаса, иртәгә иртән сугылмый калмам.
– Шулай итә күр инде…
Идарәдә озак уйлашканнан соң, картны алма бакчасына каравылчы итеп билгеләргә булдылар.
– Әйдә, күңеле тынычлансын, – диде председатель. – Кышын анда барып йөрисе юк. Җәйгә икенче кеше куябыз.
Ләкин Сирай бабай алма бакчасына тиз арада сукмак салды. Аның эзеннән кәҗәләр дә баргалады. Бабайга эш табылды.
* * *
Кояшка да эш күбәйде. Ул кар өстенә челтәрләр ясады, түбә кыекларына көмеш сөңгеләр элде, ишегалдына чыккан сыерларның сыртларын җылытты. Аннары гөрләвекләр агызды, елгаларны боздан арчыды, кыш буе иңрәп йоклаган каеннарны уятты, ботакларына бөртек-бөртек бөреләр сипте. Җирләр чыкты, тау итәкләрендә хәтфә үлән борын төртте.
Шундый матур язгы көннәрнең берсендә авылга Әптерәй кайтып төште.
Сирай бабайны каравылдан чакыртып алдылар. Ул кайтканда, Әптерәй баскычта утыра иде. Әтисенең ябык кулларын үзенең көрәктәй зур учына алды:
– Исәнме, әти, исән-сау гына тордыңмы?
Сирай бабай җавап бирергә теләп авызын ачкан иде, кинәт голт итеп бүленеп калды.
– Әниең… әниең карчык күрә алмады, мәрхүмә…
Бераз тынычлана төшкәч, Сирай бабай бәйрәмнәрдә генә кия торган ак күлмәген киеп алды, күрше Гатифәне чакыртып, коймак пешертте, мунча яктырды. Мунчадан соң әтисе белән бер сәгать чамасы сөйләшеп утыргач, Әптерәй чыгарга җыена башлады.
– Син, әти, үзең дә юын, – диде ул. – Мин авылны күреп, иптәшләр белән күрешеп кайтыйм.
– Ни… ярый, алайса, бар, улым, – диде аңа Сирай бабай. – Әниең мәрхүмә сиңа дип чикләвекләр саклаган иде. Чормага менеп төш.
Әптерәй чормага менеп китте. Үзенә хас бер хуш ис аның борынын кытыклап алды. Бер якка пар-пар итеп бәйләгән каен себеркеләре эленгән. Өскәрәк бәйләм- бәйләм абагалар, мәтрүшкәләр, тагын әллә нинди үләннәр кыстырылган. Алар арасында кып-кызыл миләш тәлгәшләре күренә. Бер тартмада – балан, җилпучта – кипкән шомырт, җир җиләге. Баш очында карындыкка төрелгән каклаган каз эленеп тора. Арырак эреле-ваклы янчыкларда – чикләвек. Елныкы елга аерым саклан- ган.
Әптерәй, ниндидер күңелле көй сызгыра-сызгыра, кесәләренә чикләвек тутырды да төшәргә китте. Каклаган каз, «мә, мине дә ал!» дигән кебек, дыңк итеп башына бәрелеп калды.
Җиңел хром итек ялтыратып майланды, кунычы гармун күреге кебек җыерылды. Бостон чалбар, балагы күпереп өскәрәк чыкты. Кыска җиңле сары ефәк күлмәгенең изүе ачык. Диңгезчеләрнеке кебек буй-буй тельняшка яхшы күренерлек.
Әптерәй әзерләнеп беткәч, Сирай бабай аның янына килде:
– Ни… улым, әниеңнең кабере юлдан ерак түгел, – диде ул, йомшак кына итеп. – Шунда, карт нарат төбендә. Ташына яңача язылган…
Әптерәй чыгып китте. Ул, урам чатында тукталып, бераз вакыт зират ягына карап торды да, борылып, чикләвек яра-яра кибеткә таба юнәлде.
Авыл кешеләре ачык күңелле. Озак читтә йөргән кешегә генә түгел, көн дә күрешә торган авылдашларына да әллә каян көлеп, кул сузып киләләр. Ләкин Әптерәй якты йөз күрмәде. Очраган кешеләр сәлам бирәләр дә, башларын читкә борып, тиз-тиз атлап китеп баралар. Урамда кешесе дә аз күренә. Бар халык эштә.
Анда-монда сугылып озак йөрде Әптерәй, ямь таба алмады. Бала вакытта бергә уйнап үскән иптәше Заһри өйдә икән. Кырда кулын яралап, эшкә чыга алмаган. Әптерәй ярты кыстырып аның янына керде. Ләкин Заһри эчмәде.
– Рәхмәт, малай, үзең генә сал инде, – диде ул. – Мин болай бәйрәм вакытларында салгалыйм да, тиктомалга әллә ничек. Кыстама инде син мине…
Янгын сараенда сөйләшеп утырырлык бер кеше табылды.
– Һо, Габдрахман энем, сине дә күрер көннәр бар икән! – диде Хәтәр Хәйрулла, кесәдән чыгып торган шешә башын күргәч. – Әйдә, әйдә, түрдән уз. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк әле. Син дөнья күргән кеше, мин дә күрмәгән түгел дигәндәй.
Өстәл тартмасыннан китек стакан чыкты. Закускага суганы, кыяры табылды. Мөлдерәтеп кенә салып куйдылар. Әңгәмә куерып китте. Бер-берсен бүлә-бүлә баштан узганнарын сөйләп киттеләр. Шешәнең бушаганы сизелми дә калды. Икенчесен алып чыктылар. Анысын башлап, йөзәр грамм салгач, Хәйрулла Әптерәйне кочаклап ук алды:
– Алтын егет икәнсең, дустым. Кайчаннан белми йөргәнмен. Кайталар, әмма синең кебеге булмый… Без дә яшибез инде дөньяда…
Тагын бераз төшереп алгач, Хәйрулла икенче төрлерәк сөйли башлады:
– Син, малакасус, эт сугарып йөргәч тә, әллә монда дөньяның чите кителер дип уйладыңмы?.. Кем дип белдең син безне? Әтиеңне ташладың… Юк, без ташламабыз. Ташламабыз булгач ташламабыз… Нәрсә борыныңны җыерган буласың, ә?
Хәйрулла Әптерәйне якасыннан каптырып ук алды:
– Аракы эчереп, Хәйрулла абзаңны йомшартмакчы буласыңмы? Шаярма! Хәтәр Хәйрулла диләр аны! Елтыр ыштаныңны төшереп, ат кыргычы белән төярмен, селәгәй… Яхшыдан яман туган нәрсә… Сыптыр моннан! Әнә Идел аръягында акча яуган, ди!
Әптерәй көч-хәл белән генә чыгып ычкынды. Ярый әле, үзе чамалабрак эчкән иде.
Янгын сараеннан тәмам кәефе кырылып кайтты. Кайту белән, лапас сәндерәсенә урын җәеп ятты. Ул уянганда, көтү кайткан иде инде. Юынып ашаганчы караңгы да төште. Бераздан кунак егет клубка чыкты.
* * *
Ай яктысында клуб ягыннан килүче ике шәүлә күренде. Шау чәчәккә күмелгән шомырт агачы төбенә җиткәч, егет туктап кызга дәште:
– Илгизә, тукта инде беразга…
– Керәм, Әптерәй, таңнан торасы бар.
– Иртә бит әле. Әнә кичке шәфәкъ тә сүрелмәгән.
– Иртә чаклары булгандыр. Әмма хәзер соң инде…
– Шулай инде ул кызлар хәтере. Бик җиңел оныткансың.
– Һе, җиңел, дисең… Кеше күңеле көзге түгел.
– Илгизә… мин тиздән китәм. Озатырга төшәрсең бит?
– Элек озатканыма үкенмим, ләкин хәзер… Ярый, Әптерәй, ачуланма, хуш!
Җил капка шыгырдап ачылды да шап итеп ябылды. Егет, башын иеп озак кына торганнан соң, борылып түбән очка таба китте. Ай да аны озата бармады, болытлар артына кереп калды.
* * *
Әллә Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл аннан бизгән… Ни булса да булгандыр, егет бер атнадан китәргә җыена башлады.
– Әтине дә үзем белән алып китәм, – дип сөйләнде ул кешеләргә.
Күршеләр аның бу ниятен хупладылар. Сирай бабай уңай да, каршы да сүз әйтмәде. Кичтән әйберләрен җыеп төйнәделәр. Иртән Заһри пристаньга илтергә ат җигеп килде. Әптерәй әйберләрне чыгарып төяде. Ишекне бикләп, аркылы такта сукты. Күрше-күлән озата чыкты. Соры мәче боегып кына бер читтәрәк утыра иде.
– Син, Гатифә, мәчене үзегезгә елыштыр инде, – диде Сирай бабай. – Акыллы ул, әйбер-карага тими.
Килгән кешеләрнең барысы белән дә кул биреп саубуллашкач, арбага йомшак печән өстенә менеп утырды. Урамда очраган һәр кеше, хәерле юл теләп, кул болгап калды. Зиратны узганда, бабай, атны туктатып, карчыгының кабере янында озак кына дога кылды… Тагын кузгалдылар. Тарантаска утырып басудан кайтучы Сафи очрады. Атлар юл сабышып, арба белән тарантас тигезләшкәч, Сафи дилбегәсен тартты:
– Тр-р-р… китүмени, Сираҗетдин абзый?
– Китәм инде, Сафиулла, хуш-сау бул!
– Ярый инде. Безне онытып бетермә. Алдагы җәйгә кунакка кайт.
– Белмим шул, Сафиулла, яңадан күреп булырмы…
Сафи киткәч, Сирай бабай артка борылып утырды… Җил тегермәне, «сау бул, кордаш!» дигән кебек, канатларын болгый… Кала туган җир. Сиксән ел гомер иткән авылы кала. Аунап үскән су буйлары, урак урган кырлары, печән чапкан болыннары кала. Егет чакларда сажин салгандай колачлап йөзгән Якты күл дулкыннары кала. Карчыгының туфрагы кала, шау чәчәккә күмелгән алма бакчалары хуҗасыз кала…
– Хушыгыз! Кабат күрә алмасам, бәхил булыгыз!
Менә соңгы йортлар, соңгы өянке башлары күренмәс булды. Төбәк үреннән тагын бер генә кат күренерләр дә…
Моңа кадәр тын гына утырган Сирай бабай, тау башына күтәрелгәч, тынгысызлана башлады. Иң элек алга борылып утырды, авыл ягына карамаска тырышып барды. Тирләп киткән маңгаен сөртеп алды. Аягындагы галошын салып какты. Аннан соң тагын, еш-еш борылып, артка карый башлады… Һәм кинәт Заһриның кулыннан кысып тотты:
– Заһретдин, туктат атыңны!
Ат туктауга, яшьләр кебек җәһәт кенә арбадан төште.
– Улым… мин калырмын, ахры.
– Нәрсә син, әти? Акылыңнан яздыңмы әллә?!
– Ярар, улым, бар, вакытыңны уздырма. Рәхәт яшә, бәхет юлдашың булсын. Миннән фатиха!
Һәм борылып китеп тә барды. Әптерәй, йөгереп барып, кулыннан тотты, үгетләп тә, әрләп тә карады, ләкин барысы да бушка гына. Булдыра алмагач, кул селтәп, арба янына килде.

Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=54116235) на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

notes
Сноски

1
Җалпы (диал.) – түбән җир, иңкү җир. (Астөшермәдәге сүзләр мөхәррир тарафыннан куелды.)

2
Оңкыт (диал.) – чамасыз күп ашаучы кеше.