Читать онлайн книгу «Җан сөенече» автора Роза Мулланурова

Җан сөенече
Роза Мулланурова
Мәхәббәт нинди генә авыр сынауларга дучар итеп, күңелләргә җан әрнеткеч яралар салса да, ул – кеше тормышындагы иң якты нур, җан сөенече, илаһи хис.
Р. Мулланурова хикәяләрендәге геройлар өчен дә мәхәббәтнең авырлыкларны җиңеп, яшәүгә өмет бирүче сихри көч булуына инанабыз.

Роза Мулланурова
Җан сөенече Хикәяләр

Гамәл дәфтәре
Көзнең пыскак яңгыр җебеткән җилле-явымлы шыксыз көне иде. Газыйм Рахманкуловка хат ташучы калын гына конверт тоттырып китте. Бер генә күз сирпеде дә Газыйм аны портфеленең төбенә үк салып куйды. Хәрефләрен бер якка авыштырып, таныш булмаган кул белән язылган хат турында шунда ук онытты да. Аның яңарак кына җылы яктан ялдан кайткан, мондагы һава бозылуга да, эш-мәшәкатьләргә дә ияләшә алмыйча, туңып, дөнья борчуларына баш-аяк кереп чумудан көч кадәренчә сакланырга тырышкан мәле иде.
Сәләтле, талантлы, дип, газеталар аның исемен бик еш кабатлый башлагач, электән танышы да, таныш түгеле дә аңа хат юллап, әллә кайчангы, ул үзе дә белмәгән дуслыклары хакында тәкрарларга хирысланып киткәч, хат-хәбәрләргә исе китмәскә күнегеп килә иде ул. «Мин дөнья баткагында бата-чума тыпырчынганда, кайда булды икән бу кадәр дус-иш?» – дип уйлангалый да алар хакында сәгате-минуты белән оныта. Чөнки Вакыт галиҗәнапларының бер сыйфаты аны гаҗәпкә калдыра: ул бер генә секундка да туктап тормый – алга әйди, ашыктыра, ашыктыра гынамы, чыбыркылап куа. Иртән уйлаганны бүген үк тормышка ашыру зарур, югыйсә тормыш арбасыннан төшеп калуың бик тиз. Бер хыял белән җенләнеп эшли башласа, көнне төннән аермый, атналар буе остаханәсеннән чыкмый, буяу, кәгазь, киндер арасында алны-ялны белми кайнаша. Эш җаен алгач тынычлана, иркенләп, яратып эшли. «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән алтын кагыйдәгә дә тугрылыклы: бар гамьнәрен читкә куеп, күңел ачып алырга да каршы түгел. Илгә-көнгә баш күрсәтми онытылып эшләп ятканда, дус-иш, вакыт, ел фасыллары, шатлык, хәсрәт, бәхет-мәхәббәт – һәммәсе истән чыга. Ашау-эчү кайгысы да калмый хәтта ки. Кайчак хәлсезләнеп, ике-өч көн ризык җыймаганы искә төшә дә алдан хәстәрләгән консерв-мазар эзләргә тотына. Күп чакта анысы да булмый. Калдык-постык, каткан ипи кисәкләрен кайнар суга манып тамак ялгаса ялгый, әмма кибеткә чыгып йөрүдән, кем беләндер аралашудан тыела. Остаханәдә телефон юк, берәрсе килеп ишек дөбердәтеп караса да, беркемгә ачмый. Эш дәрте сүнүдән, дәрман биреп торучы һомай кошын куркытып, ялгыш качырудан курка. Куллары пумала тота алмас чиккә җиткәч кенә, бер-ике атна вакытын бушка сарыф итеп, таныш-белеш арасында буталып ала. Кемнәр беләндер кызып-кызып бәхәсләшә, гомер сата. Шашынып эшләгән чагында, күрәсең, бар кызуын, үҗәтлеген, дәртен чыгарып бетерә дә тәмам бушап кала. Шулкадәр дә буш-кирәксез итеп тоя ул үзен, әйтерсең кемдер, нечкә энә белән тишеп, эчендәге бар нәрсәсен агызып бетергән. Ул йомырка кабыгы сыман буп-буш һәм җип-җиңел булып калган. Андый чакларда үтереп эче поша, күңеле иркенлеккә, авылга тартыла. Ерак балачакта адашып калган хыял – авыл йортының мамыклы җылысы сагындыра. Ап-ак итеп акшарланган, затлы мебельдән затлырак булып өй уртасында кукраеп утырган мичкә арка терәп утырасы иде бер. Тәрәзәләренә челтәр кашага, бизәкле пәрдәләр элгән гади, ихлас җылылык сирпелгән йортта күңелгә тансык тынычлык табылыр күк. Авыл мунчасы, бөтнек, мәтрүшкә сабаклары кыстырып бәйләнгән каен себеркесе… тели икән җаны!
Авыл – хыял кебек үк ерак. Ә мунча… Монысы тормышка ашмастай хыял түгел лә… Яна-пешә чабынуга ни җитә соң?!
Култыгына кипкән имән себеркесе кыстырып ишектән чыгып барышлый, кылт итеп ачылмаган хат исенә төште. Ләкин бер җыенып чыккач, кире борылып керүне өнәмәде, төрле юрамышларга ышанучан иде ул. Шулай да әүвәл игътибарга алынмаган, атна буе хәтта ялгыш та уена кереп карамаган, ачылмаган зәңгәрсу конверттагы хат, ни хикмәттер, кинәт кенә бар вөҗүден биләп алды. Кемнән икән соң ул хат? Хатын-кыз кулы белән язылганга охшаган иде. Шактый калын тоелганга, ачып укырга ирендеме? Кирәксенмәдеме? Әмма барыбер кызыксынырга, һич югы, кем, нинди ният белән язуы хакында белергә тиеш иде ләбаса. Тик торганнан аңа кем, ни язсын икән?
Җылы пардан изрәп ләүкәдә утырганда да, җилләнеп, каен себеркесенең яфраклары коелып беткәнче яна-пешә чабынганда да, шул уй күңеленә тынгы бирмәде. Ашык-пошык киенеп урамга чыккач та, аяклары үзеннән-үзе сыраханә ягына тәпиләргә торса да, уңга-сулга каерылмыйча, туры өенә юл тотты. Чәйнеге чыжлый башлауга, узган атнадан бирле укылмыйча яткан газеталар арасыннан зәңгәр конвертны эзләргә кереште.
Менә ул…
Конверт эченнән калын гына дәфтәр килеп чыкты. «Гамәл дәфтәре» дип язылган иде аның тышына.
«Гамәл дәфтәре.
Газизем! Гаҗәпләнмә, мин сиңа һәрчак шулай – Газизем, Газизьяр дип эндәшә идем бит. Әгәр ишеткән булсаң… Бәлки, исеңдә дә түгелдер… Чөнки син бит мине юньләп белмисең дә.
Газизьяр! Син бу язманы кулыңа алганда, ихтимал, мин инде якты дөньяда булмам. Нигә алаймы? Шулай. Үзең аңларсың. Укыгач төшенерсең. Бу – минем җан авазым. Бүтән берни дә түгел. Соңарган мәхәббәт аңлату, дип көлемсерәп куярсың, бәлки. Һәм ялгышырсың. Миңа инде берни дә кирәк түгел. Мәхәббәт аңлату да, хәтта мәхәббәт үзе дә артык… Әгәр ничәдер ел элек булса… Дөньядагы һәр җан иясе сыман, мин дә яратуга мохтаҗлык тойганмындыр. Ә хәзер… Бар да бетте. Ышаныч какшады. Өмет сүнде. Син моны үзеңне гаепләү акты дип кабул итә күрмә тагын. Юк, беркайчан да мин андый түбәнлеккә төшмәм. Гаепләсәм, үземне генә гаеплим, чөнки яраттым. Син дип яшәдем. Исемеңне телдән төшермәдем. Бәхет – шул иде миңа. Һәм синең дәвамыңны күрү… Ләкин барысы да – өмет-хыяллар, шатлык-үкенечләр янып көл булды. Алга таба да тырмашып-тартышып яшәрлек ни көчем, ни теләгем калмаган икән минем.
Ник мин моны «Гамәл дәфтәре» дип атадым?
Монда минем уй-хисләрем, кичерешләрем, хата-ялгышларым. Кыямәт көнне, җаннарыбыз кубарылып күккә ашарга тиешле мизгелдә, дөньялыкта кылган яхшы-яман эшләребез мәхшәр мәйданында Мизан тарафыннан үлчәнгәндә, Гамәл дәфтәренә теркәлгән тузан кадәрле яхшылык та, тузан бөртегедәй явызлык та читтә калмас. Син ничектер, мин моңа бәләкәйдән үк ышанып үстем.
Беләсеңме икән син мине? Юктыр шул. Белмисеңдер.
Ә бит белергә тиеш идең. Мәңгелеккә бару юлында Язмыш безне кабат-кабат очраштырды. Тик син һәрвакыт ашыга идең. Яшәргә, эшләргә ашыгасың. Мин сине аңлыйм. Син дөньяга эш аты булып тугансың. Ирешкән һәр уңышың – тырыш хезмәт, үҗәтләнеп, үз-үзеңне аямыйча эшләү нәтиҗәсе. Туктап тын алырга вакыт табалмадың. Әйе, безнең сукмаклар бер генә кисешмәде. Ләкин мине күргән чакларда да җаныма бакмадың. Маңгай күзең күрде, ә күңел күзең… сукыр килеш калды. Әгәр шулай булмаса, сине өзелеп сөюемне, бәгъремдәге тирән моң җаныма тынгы бирмәгәнен тоярга тиеш идең бит син.
Газизьяр! Бүтәннәр сиңа Газыймҗан дип дәшә. Ә минем өчен син бик-бик газиз идең. Насыйп булмаган яр булгангадыр, бәлки!
Мин сиңа үпкәләмим. Хәер, үпкәләргә хакым да юктыр. Син карынымда яралачак газиз балама – ул да Газизҗан исемле иде, мин аны, бөтен кагыйдәләргә каршы килеп, Газыймҗан углы Газизҗан дип атадым – тормыш бүләк иттең, әмма мине җаныңа, күңел түреңә уздырмадың. Хыялым, сагышым-өметем, җанымның яртысы идең. Ялгыш аңлый күрмә, үпкә-рәнҗеш белдерү нияте белән язмыйм мин бу хатны. Дәгъва белдерү дә түгел бу. Синнән нидер таләп итү дип тә уйлама. Хәер, дөнья белән исәп-хисап өзәргә җыенган кеше өчен нәрсә соң ул таләп йә дәгъва?! Дөньяда каласы вак, бик вак нәрсәләр.
Исәп-хисап, дидемме?.. Дөньяныкы дөньяда калсын, дип, каләм алдыммы кулга?! Иң олы хәсрәтемне бүлешердәй бүтән берәү дә булмагангамы? Белмим. Башым каткан. Теләсәң ничек уйла.
Иртәгә газизләрдән газиз улымны җир куенына тапшырачакмын.
Күкрәп үскән нарат кебек озын буйлы Газиземне!
Бел, ул синең дә улың иде.
Ул сиңа охшаган иде. Син аны бер мәртәбә дә кулыңа алып сөймәдең. Син – аны, ул сине күрми үсте… Күргәч тә танымас идең. Төсе-бите, буе-сыны сиңа охшаса да, ул бөтенләй бүтән кеше иде шул. Юкса синең күчермәң төсле ир-егет, минемчә, нәкъ синдәй булырга тиеш иде. Мин йөрәгемдә шул уйны сөеп асрадым, улымны үстердем, хыялландым…
Хәер, син аны күрдең. Синең күргәзмәңә алып килгән идем мин аны. «Такыя кигән кыз» алдында бик озак басып тордык. Улым, миңа иелебрәк: «Бу синме?» – дип сорады. «Әйе», – дидем мин. Әйтерсең бу сурәт-картина җиңел акыллылыгымны аклаучы бердәнбер дәлил, мөһерле белешмә иде. «Толымнарың искиткеч! – диде улым. Аннан күңелсезләнеп өстәде: – Кызганыч, сакламагансың». Бер төркем дусларың белән син узып бара идең. Яныңдагылардан кемдер: «Үзең беләсеңме икән, бу әсәр – шедевр, синең иҗатыңның үре», – диде. Син, килешкәндәй, илтифатсыз гына баш кактың. Ә улымның күзләрендә очкын кабынды. Ул ялкынланып янып китәргә әзер иде. «Телисеңме, мин сезне кавыштырам!» – диде, сабыйларча ышанып. Ышанычының бәллүр савыт кебек челпәрәмә килүеннән курыктыммы: «Кирәкмәс әлегә. Вакыты да, урыны да бу түгел», – дидем. Ул күңелсезләнде.
Әйе, синең шөһрәт, дан яктысында коенган, сине ураткан, дус-иш дип аталган, чынлыкта чит-ят кешеләрдән кыенсынуны җиңә алмадым. «Син артык тыйнак шул!» – диде улым. «Вакыты җитәр, таныр… Танытырбыз!» – дигән булдым.
Дөресе – мин үзем дә моңа юньле-башлы ышанмый идем инде.
Ә бит син безне танырга тиеш идең… Кыямәт көнне генә ата – улны, ана кызны танымас, диләр. Кыямәт көне шулай ук бик якын микәнни соң? Хәер, минем өчен ул Көн җитте. Кыямәт көне газапларын мин җирдә чакта ук татырга мәҗбүр ителгән адәмнәрдән булып чыктым. Әмма еллар буе теркәлгән яхшы-яманымны күтәреп, Гамәл дәфтәремне анда алып китә алмыйм. Мин аны сиңа тапшырам.
Безгә бу дөньяда күрешү-аңлашулар насыйп ителмәгән, күрәсең.
Анда очрашырга, күрешергә хыяллану үз-үзеңне алдау гына бит. Бу дөньяда уртак тел таба алмаган бәндәләр, җаннары лепер-лепер килеп торган күбәләк кенә булып калгач, күрешү-аңлашулар өмет итеп алданмасыннар икән ул.
«Такыя кигән кыз» сиңа берәрсен искә төшердеме?!
Кызу, эссе җәй ае иде ул. Арыш арасыннан чүп үләннәр – печән җыеп кайтып барышым иде. Кочагым тулы чәчәк. Билчән арасында табигатьнең үзе кебек риясыз, гап-гади, матур зәңгәр чәчәк – күктәтәйләр, ромашкалар, алсу чәчкә – күзен йома башлаган эт эчәгесе шәйләнә. Хәер, матур булсалар да, исен иснәп хозурланыр, сокланып аһ-ваһ килер өчен җыймадым мин аларны. Тормыш йөген сөйри торган халыкка ул – печән. Әбием белән генә яшәгәнгә, кәкре мөгезле кәҗәбезне туйдырырлык, кышлык печән әзерләү минем җилкәдә иде.
Әрәмәлек буйларындагы куе печәнне ат җигеп йөри торган ир-ат чалгы белән чабып, ташып бетерә. Безнең өлешкә кеше күзе төшми торган чокыр-чакыр да, арыш басуының кысыр калган җирләрендә качып-посып үскән билчән, эт эчәгесе, күккүз (аны бездә күктәтәй диләр) кала. Әле аны да кача-поса, кеше күрмәгәндә генә җыярга була. Кыр таптап йөргәнеңне күрсәләр, җаныңны суырып алырлар. Авыл кешесе бер хокуксыз бит ул. Таякка эшләргә генә хакы бар. Яшисең килсә җайлашасың. Арышын кертмәскә тырышып, чүп үлән йолкыйбыз. Аннан аны, зур гына көлтә итеп бәйләп, аркаңа асып кайтасы…
Кояш, яндырырга теләгәндәй, аяусыз кыздыра. Биттән тир ага. Күкбаш, әрем, тузан исе тынны буа. Хәтта, буразнага аяк баскач ук, җете зәңгәрлегеннән бихуш булып, такыя итеп үреп башыма кигән чәчкә таҗлары да, бөркү һава белән кушылып, маңгайны кысадыр сыман тоела. Эсселектән хәлсезләнгән чәчкә-гөлләр, чи печән әллә нинди ямансу моң тарата. Тик бер хыял – түрәләр күзенә чалынмыйча, тизрәк чишмәгә кадәр кайтып җитәргә дә, иркен тын алып, туйганчы салкын су эчәргә, шул татлы уй гына сүнәр-сүнмәс өметне саклый.
Әнә чишмә чылтыравы да ишетелгән кебек инде.
Кинәт уйламаган-көтмәгәндә каршыма килеп чыктың да… Тез буыннарым йомшап, куркып-хәлсезләнеп калуымны сиздең бугай.
– Әллә куркыттыммы, чибәркәй? – дип елмайдың.
Миңа моңарчы беркемнең дә болай назлы итеп, «чибәркәй»ләп эндәшкәне юк иде әле. Каушап калдым. Үзем дә сизмәстән иелдем. Аркага аскан көлтәм җиргә шуып төште.
– Бигрәк матур гөлләр бәйләме! – дип сокландың син.
Бәйләм сиңа… Печән көлтәсе булыр бу! Әлбәттә, уемны кычкырып әйтергә оялдым. Ул арада яныма ук килеп бастың да, чәчәк такыяны аралап, толым итеп үргән, баш тирәли ураган чәчемне сүтәргә тотындың.
– Бу нинди гүзәл чәчәк? Күкбашмы? – дип сөйләндең.
Миннән – тузан катыш тир исе, ә синнән шундый тәмле хушбуй исе бөркелә иде, башым әйләнеп китте. Кипкән иренемне көчкә кыймылдатып:
– Күктәтәй ул, – дияргә көч таптым. – Күктәтәй озак сулмый.
– Син үзең чәчәк бит! – дидең син. Сокланып һәм яратып карадың.
Соклануың миңа аталган идеме, чәчәк такыягамы – белмим. Әмма минем ике битем ут булып кызышты, керфек төпләренә кайнар яшь бөялде. Елап җибәрергә әзер идем. Шулчак, хәлемне сизгәндәй:
– Синең эчәсең киләдер, әйеме? – дидең.
Мин ихтыярсыздан юк дигәнне белдереп баш чайкадым.
– Алайса, утыр әле монда, – дидең, чирәм куе яшел булып үскән күләгәле җиргә ымлап. Һәм печән көлтәсе арасыннан, иң эре, тереләрен сайлап, җиде-сигез сабак күктәтәй аралап алдың да кулыма тоттырдың. Кулларың кытыршы, көчле, нык-каты иде синең. Эш эшләп үскән кешенең куллары шундый нык була. Мин бердән тынычланып калдым.
– Менә бу күкбаш – күктәтәйләреңне караштыргалап, биш-ун минут ял итеп, тып-тын гына утыр әле каршымда, зинһар! – дидең. Блокнот белән карандаш чыгардың да, ашыгып-кабаланып, нидер сызгаларга-бозгаларга керештең. Үткен күзләрең, маңгай астыннан сөзеп, миңа карап-карап ала. Ә мин инде ничәнче кабат янып-тирләп чыгам. Битләрем ут булып кызыша. Үземә ачу да килә. Оялам да. Әмма барыбер шулай утыру рәхәт миңа.
– Күкчәчәк тә диләр аны, василёк дигәннәрен әйтүем. Ә шулай да сезнеңчә – күктәтәй күңеллерәк, име?
Вакыт дигәннәрен дә оныттым бугай. Учларыма кыскан күктәтәйләрдән аерылмаска, айлар, еллар – гомер буе каршыңда утырырга риза идем шикелле. Ә син, ашыгып-ашыгып, сурәт ясадың, гүя минем барлыгымны да оныттың.
Күпме утырганмындыр, «менә булды да…» диюең, чәчләреңне җилгә сипкәндәй, башыңны артка чөеп көлүең мине тылсымлы-татлы халәттән уятып җибәргәндәй булды.
– Күрәсең киләме үзеңнең сурәтеңне?
Йа Рабби! Бу мин түгелме соң?! Такыя кигән, кулына өч-дүрт бөртек чәчәк тоткан үсмер кыз бала, күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп һәм куркып-оялып, дөньяга бага. Шундый самими, чәчәк кебек нәфис, нарасый ул. Чәчләре дә болыт кебек. Бәлки, мин түгелдер? Мондый матурмыни соң мин?!
Рәхмәт әйтеп җилкәмнән кактың да ашыгып китеп тә бардың. Ә мин бәбкә үлән өстендә берьялгызым утырып калдым. Кулымдагы чәчкәләр дә шиңде. Такыяның үрмә гөлләре шәлперәйде. Көтү кайтканчы кузгалмыйча, хәтта якында гына чылтырап аккан чишмә суында ирен чылатмыйча, өнсез калып утырдым да утырдым шул.
Җен алыштыргандай, шул көннән соң мин үзгәрдем.
Йокыдан уянганда, сабый бала түгел, гашыйк кыз идем инде.
Авыл аша үтеп барышлый чишмә эргәсендә ялга гына тукталган узгынчы рәссам, үзе дә сизмәстән, тормышның астын өскә әйләндереп ташлады. Балачактан иртә чыктым, дияр идем, балачагым булмаган икән. Сугыш башланганда җитү кыз булып өлгергән әнкәй, буыннары ныгыр-ныгымас килеш, урман эшендә ватыла. Суык тидерә. Гомер буе – гомере дә бик кыска булды аның – хаста булып, сырхаулап яши. Агач тамырлары кебек кәкрәеп каткан кул-бармакларына карарга куркыныч иде. Мин әбиемдә үстем. Авыр эштән сыгылып үстем.
Үсмер кыз-кыркынны да кызганмый изә-вата торган авыл тормышыннан котылу юлы бер генә – калага качарга! Әгәр сине очратмаган булсам, карт әбиемне ташлап авылдан чыгып китәргә йөрәгем җитмәс иде, әлбәттә. Безгә барыбер ферма юлын таптыйсы, дип, эленке-салынкы йөрер идем. Син мине йокылы-уяулы йөргән җирдән уяттың. Шул елны сигезенчегә барасы идем. Үз сурәтем белән очрашканның иртәгесен томанлы киләчәк ап-ачык булып күзалланды – укырга кирәк миңа. Яхшы укырга! Әбине шаккатырып, өй түбәсеннән дәреслекләр җыеп төштем. Күз ачылды, фикер офыклары киңәйде. Болай яшәп булмый! Киң юлга чыгарга, сине очратырга! Оялчан, тартынучан, сыек буынлы авыл кызы түгел, син белгән телләрдә сөйләшә ала торган, рәссамга лаеклы Кеше булырга!
Син йөргән юлларда йөрү – бәхет бит ул.
Синең күргәзмәңә мин бер кочак чәчәк күтәреп килдем. Башта кырдан җыйган күктәтәйләр алып барасым килгән иде дә… Әле яз башы гына, кыр гөлләре кар астында йоклый. Нәзберек җылы як чәчкәләре бәһасе белән безнең ише кесә төбе сайларның котын алып көлеп тора. Шулай да тырыштым. Зарлану булып тоелмасын, ак хризантемалар бәйләме сатып алыр өчен, ай буе ачлы-туклы торырга туры килде. Ләкин синең өчен берни кызганыч түгел иде. Берни дә!
«Такыя кигән кыз»ны беренче тапкыр шунда күрдем. Теге чактагы карандаш наброскаларыннан ул купшылыгы, затлылыгы белән аерылып тора иде. Аңа бөтенесе исе китеп карый. Чәчәк бәйләмен күкрәгемә кысып, мин дә шул картина янәшәсендә торам.
Син мине танырга тиеш идең. Бер генә мизгелгә күз карашың кулымдагы чәчәк бәйләмен, чәч чугымны сыйпап үтте. Хәтта иелеп нәрсәдер әйтмәкче дә идең бугай, кемдер сиңа дәште, чакырып алды. Син борыла башлауга, соңарудан куркып, чәчәгемне сиңа сондым.
– Сезне күрергә кирәк иде, – дип пышылдадым кыяр-кыймас.
Син илтифатсыз гына бер кәгазьгә нидер сызгалап, миңа суздың.
Кош тоткандай куанып, тулай торакка йөгердем. Кәгазьгә адрес һәм «11.30» дип, очрашу вакыты сырланган иде. Соңгы тиеннәремне җыеп, чәчтарашка чаптым. Кичәгедән үзгәрәк, чибәррәк күренәсем килә иде. Күз-керфекләремне үзем җиренә җиткереп буядым. Макияж өчен дә сәмән җиткереп булмавын яхшы беләм.
Ә син, килеп керүгә, мине бер сүз белән аяктан ектың. Тырышып бөдрәләткән чәчемә, буялган озын керфекләремә күз дә салмыйча:
– Душка керергә туры килер. Чәчне сыкмаска, суы агып торсын! – дип боердың, кулыма озын халат тоттырдың. Гаҗәп, бик тә кыргый тоелган тәкъдимгә дә күндем. Хәер, рәссам күңелен яулау җиңел түгеллеген, ни кушса, шуны үтәргә әзер икәнемне белеп килдем ич.
– Тизрәк. Буяу ката! – дидең, озак мыштырдавымны өнәмичә.
Берәр сәгать чамасы маташкач, пумалаңны читкә атып бәрдең.
– Ритм бозылган. Кул калтырый, эш бармый. Бүтән чакта, вакыт табалсагыз… – дидең. Остаханәдә салкынча, юеш чәч белән бертөрле позада утырып, мин калтырана ук башлаган идем инде. – Киен!
Чыгып китәргә җыенгач, яныма килеп бастың да, сак кына кочаклап, маңгаемнан үптең. Һәм кулың кесәмне капшагандай итте…
Син ишекне бикләп калдың. Мин, чыгуга, таш стенага сөялдем дә елап җибәрдем. Кулны кесәгә тыксам, өр-яңа йөзлек ияреп чыкты.
Син мине танымадың. Чираттагы натурщица итеп кабул иттең.
Төзәлмәстәй тоелган бу яра да әкренлек белән тартылды, җөйләнде. Гарьләнү, әрнү узгач, мин сине акларга тотындым. Чыннан да, кем соң мин рәссам өчен? Сезнең тирәдә төрле халык кайнаша, шул исәптән натурщицалар да мыжгып тора. Тагын чакырды бит…
Икенче килгәндә, сине остаханәдә туры китерә алмадым. Аннан тагын, тагын килдем. Мин сине күрми тора алмас хәлдә идем инде. Урындыкка утыртып-бастырып, хәтта коры такталардан корыштырган сәкегә яткырып та сурәт ясадың. Һәр сеанс ахырында, иңемнән сак кына кочып, бит очымнан үбеп аласың һәм, сиздермәскә тырышып, кесәмә эш хакы – натурщицага түләнә торган сәмәнне шудырасың.
Мин синең өчен җанымны ярып бирергә әзер идем. Ә сиңа җан түгел, йөз-мең кыз-хатын бирә ала торган натурщица хезмәте генә кирәк. Әгәр яраткан кешең, бала-чагаң барлыгын белсәм, мин, ничек тә үз-үземне җиңеп, мәхәббәт теләнеп йөрүдән туктар идем. Әйе, чынлыкта бу мине гарьләнергә, оялырга мәҗбүр итә торган сөальче роле икәнен мин бик яхшы аңлый идем. Ләкин мин ялгыз, шулкадәр ялгыз, күземә синнән башка бер кеше күренми. Бүтән берәүне ярату мөмкин булуын күз алдыма да китерә алмыйм. Син кирәк миңа!
Син!
Тора-бара без бер-беребезгә ияләшкән кебек булдык. Хәтта берсендә, яңгыр астында күшегеп сине көтеп басып торуымны күргәч, «кирәк чакта кереп утыра тор» дип, кулыма ачкыч та тоттырдың. Мин моңа шулкадәр сөендем. Икенче көнне үк синең каядыр чыгып киткәнеңне саклап тордым да күптән су, чүпрәк күрмәгән остаханәңне ялт иттереп җыештырып чыктым. Тәрәзәсенә ак челтәр пәрдә алып элдем. Шыксыз, зур бүлмәгә кот кунгандай булды. Әмма сөендерим дип эшләгән бер эшемә дә исең китмәде. Салкын гына:
– Синең эш түгел бу. Юкка мәшәкатьләнгәнсең, – дидең.
Әйе, эшләрең гөрләп барган, шатланып иҗат иткән чор үткән, синең арып-алҗып, үшән аттай туктап калган мәлең иде. «Кризис… Эзләнү чоры. Эш бармый әлегә» дигән өзек-төтек җөмләләреңнән синең эчке халәтеңне аңлаган идем инде.
Җәй үз көченә керде. Узып барышлый, чәчәк сатучы малай янында тукталдым. Чиләге тулы ап-ак ромашкалар…
– Күктәтәең юктыр, үскәнем? – дип сораганымны сизми дә калдым.
– Бар, апа! – диде малай, ашыгып, һәм ромашкалар каплап торганга моңарчы күзгә күренмәгән бер бәйләм зәңгәр чәчәк чыгарды.
«Такыя кигән кыз»ны син һичшиксез танырга тиеш идең. «Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге» диюләре хак икән, хак.
– Тагын бер такыялы кыз сурәтен мәңгеләштерергә теләгең юкмы? – дип ирештерүемә, һич исең китмичә, ваемсыз гына:
– Үткәннәр белән яшәмим. Узганга әйләнеп кайту юк, – дидең.
Юк, ул кичне мин онытмадым. Онытырга теләсәм дә, онытып булмас иде. Язмышларыбызны бүтән якка борып җибәргән кич ич ул.
Син үзең дә бер яклаучысыз, нәүмиз балага охшаган идең. Үзләре рәссам була алмаган, бер сызык сызарга сәләтсез килеш тәнкыйтьче, сәнгать белгече аты йөртүчеләрнең мәгънәсезлегенә аптырап, иҗат уңышларыңа күз йомуларын, юк-бар кимчелекне генә күреп-күпертеп, чебеннән фил ясауларын, никтер сиңа гына каныгуларын әрнеп сөйләдең. Аһ, әгәр бармагың гына авыртса, өф-өф итеп өрә-өрә, ничек тә төзәтер идем. Йөрәгең яралы иде шул. Йөрәк ярасына да бәлзәм булырлык дару бар барын. Ул, әлбәттә, мәхәббәт. Әмма синең йөрәгең генәме, күзләрең дә сукыр булганга, янәшәңдә генә үзең өчен өзелүче яр барын күрергә теләгең юк иде.
Бәлки, гаеп миндә булгандыр. «Ә»сен әйткәч, «б» дип тә әйтергә кирәк иде дә… Тартындым. Мәгънәсез! Ни эшлим соң, кыюсыз бер авыл баласы ич.
Ул кичтә юатыйм дип башыңны күкрәгемә кыстым да, без онытылдык.
Шул кичне үк йөккә калганымны җәй ахырында гына белдем.
Без синең белән бик озак очраша алмадык. Кырымга ялга китәргә җыенуыңны әйткән булсаң… Күрәсең, ашыгыч кына хәл иткәнсең. Айлар буе тилмереп мин сине көттем. Ялдан кайткач та, син мине эзләп табарга ашыкмадың. Моның сәбәбе булган: озак еллар эзләгән парыңны тапкансың. Сиңа тиң яр булганмы ул, әллә шома, үткен, чая хатын ычкынмаслык итеп эләктерү җаен табып өлгердеме?
Ә минем улым – бердәнберем – үзем теләгәнчә, нәкъ синең төсле булып якты дөньяга аваз салды. Синең кебек озынча каратут йөзле иде ул. Шомырт кара күзләре дә, карлыгач канатыдай каш-чәчләре дә нәкъ синеке инде. Күрсәң, син аны таныр идең. Хәер, ялгышам икән, син бит аны күрдең… һәм танымыйча үтеп тә киттең. Әллә танырга теләмәдең генәме?
Төс-кыяфәте белән сиңа тартса да, сиңа охшамаган, бик тә нечкә күңелле, кечелекле бала булып үсте минем Газизҗаным. Без бер-беребезгә терәк, дус булдык. Дөрес, шактый ярлы яшәдек, хәтта фәкыйрь дияргә дә буладыр, әмма горурланырлыгым бар – хәрәмгә кермәдек. Аһ, әгәр дә хәләл, хәрәм дигәнне артык югары куймаса… бәлки, минем кадерлем, газизләрдән Газизем бүгенге көндә исән булыр иде. Ходай мине кичерсен, аптыраганнан әйтүем.
Безнең әткәйләрне сугыш имгәтте. Сугыш бабайларны йотты. Әмма ничек кенә булмасын, илне саклау, армия хезмәте аша узу ир-егет өчен горурлык санала иде. «Армия ир-егетне ныгыта-чыныктыра» дигән тылсымлы сүз канга сеңгән иде. Соңгы елларны хәллерәк кешеләрнең, төрле хәйләләр корып, үз балаларын армия хезмәтеннән йолып калуларын ишетеп-белеп торабыз. Төн йокымны йокламыйча уйлап чыгам, кайсы юл дөрес икән: баруымы, калуымы?
– Улым, синең бит әтиең – исем-дәрәҗәле кеше. Белгәнемчә, бүтән баласы юк. Аны беләләр, сүзенә зур кешеләр колак сала торгандыр. Барып аягына егылырга әзер мин. Булышсын. Ярлы тәкәббер булып та ни кыла алабыз? Бурычлы булып калмабыз, эшли-эшли түләрбез, – дидем.
– Әти янына бару ярый. Иртәме-соңмы, барыбер бер танышырга кирәк ич безгә, – диде ул, уйланып. – Әмма…
– Гомергә бер мәртәбә аннан ярдәм сорарга да ярыйдыр?
– Әни, мин язмыш каһәреннән куркам.
Мин тетрәнеп киттем.
Дөнья байлыгы олигархлар кулына күчте. Тир түгеп, бил бөгеп, тырыш хезмәте белән көн күрүчегә сан, кадер калмады. Кем күбрәк йолкый, хәрәм мал исәбенә байый ала – шул көчле. Көчленеке замана!
– Улым, – дидем. – Син ялгышмыйсыңмы? Әҗәткә акча җыям.
– Юк, әни, – диде ул, кискен, кырыс итеп. – Әйттем ич, мин язмыш каһәреннән куркам! Син үзең уйла… Мин армия хезмәтеннән куркып качып калдым ди. Әмма бала кемгә дә газиз. Кемнеңдер кадерлесе утка барып керәчәк. Күрәсене күрми, бәндә гүргә керми.
Балалыгы белән ялгышты. Чык бөртегедәй саф иде шул ул. Дөньяга, кешеләргә артык ышана. Хәер, бу – минем хатам. Мин аны үзем шундый итеп тәрбияләдем. Гадел бул, дип үстердем. Ул гадел иде. Кайчак эштән кайтасың, көндез ашар дип калдырган ипи кисәге дә шул көе. «Ник ашамадың?» – дисәм, «Ә син?» – дия дә бәгырьне өзә. Бер сыныкны икегә бүлеп яшәдек. Ач булмадык. Улым яшьтән үк кул арасына керергә тырышты. Кайтуыма өйне җыештырып, каралган кер күрсә сыгып куя. Кыз баладан да тәүфыйклырак булып үсте. Нигә сөйлим соң мин сиңа боларны? Берәр нәрсә үзгәрәме? Юк, әлбәттә.
Ходай Тәгалә атабыз Адәмне беренче пәйгамбәр итеп әүлиялар өммәтеннән яраткан. Адәм, ягъни кеше, үзе бербөтен булырга тиеш кылынган. Әмма күк кәнсәләрендә ниндидер хата киткән, риваятьләр «аллалар сугышы нәтиҗәсендә фаэтон урталай ярылган, адәм затыннан булган бәндәләр ир һәм хатынга аерылган» дип ышандыра. Шуңа күрә дә егет кыз эзли, ир хатынсыз яши алмый. Әмма алар бертигез хокуклы. Икесе дә кеше. Әгәр ир – хатынны, хатын-кыз бүтән берәүне буйсындырырга омтыла икән, тигезлек бозыла. Ә кешелекнең бөтен бәхетсезлеге шуннан башлана да инде – адәм баласының кем өстеннәндер хаким, баш булырга омтылуыннан… Кешене кеше буйсындырырга тырышудан. Ә ир белән хатын бер-берсен тулыландырып, яратып, сөеп, һәркайсы үзендәге бар яхшыны, наз-иркәлек, сөю-сәгадәтне икенче яртысы белән тигез бүлешеп яшәгәндә генә, бәхет төшенчәсе чын, тулы мәгънәсендә ачыла. Бәхетле бала туа.
Бәхет минем яннан сиздерми узып китте. Без синең белән ике яртыдан бербөтен булып берегә алмадык. Газизебезне мәхәббәт аурасында үстерү-тәрбияләү насыйп булмаган, чөнки син сукыр, мин артык горур…
Улымны кичә кургаш табутта кайтардылар. «Өйрәнүләр вакытында үз-үзен яралады. Ялгыш» дигән сүзгә, әлбәттә, ышанмыйм. Гаеплеләрне йолып калу өчен шундый хәйлә уйлап тапканнарын иптәшләренең берсе сер итеп пышылдамаса да, мондый нахак бәлагә ышанмас идем. Ул – яшәүгә гашыйк җан иде. Ул мине ярата, ялгызымны авыр хәсрәткә салырга беркайчан җөрьәт итмәс иде. Мордар киткәннәрнең тәмуг кызуында куырыласын белә. Динле бала.
Мине бу якты дөнья белән бәйләрлек ни бер җеп, ни бер таяныч калмады. Әгәр сөйгән яры булса, баласы калса… Хыял шул бу. Гаилә тормышына ул бик җитди карый, укып кеше булгач кына өйләнергә уйлый иде. Иртә китәсен сизеп, ятим җан калуын теләмәгәнгә ашыкмагандыр, бәлки.
Юату өмет итмим. Ләкин шундый мизгел була: җанга сыймастай шатлык йә үзең күтәрә алмастай авыр кайгыны кем беләндер бүлешәсе килә. Бу хатны сиңа юллавымның сәбәбе… Сәбәбен үзем дә белмим.
Ул бит минем бер бөртегем, бердәнберем, ышанычым, өметем иде. Мин аңа дөрес тәрбия бирергә тырыштым. Туры юлдан барсын, дөрес яшәсен, дидем. Ул сүз тыңлаучан иде. Барыр юлы туры… Кече күңелле. «Авырлыктан куркып качып калсам, барыбер кемдер барырга, хезмәт итәргә тиеш. Ә бала һәркемгә кадерле», – диде. Бүтәннәр артына ышыклануны хурлык санады. Ил чакырган юлдан киткән өчен җәза шушымыни?
Ул юк инде.
Иртәгә бүлмәм уртасында табуты да тормас. Тик колак төбемдә «Мин язмыш каһәреннән куркам!» дигән сүзе яңгырар. Ни-нәрсә өчен каһәрләде безне язмыш? Намуслы, туры, гадел булгангамы? Нигә? Әгәр шул сорауга җавап ала алсам, бәлки, якты көнгә багарлык көч табар идем. Әмма бәргәләнеп мин эзләгән сорауга җавап юк.
Кичә Мәрьям абыстай кергән иде. Шул ук сорауны аңа бирдем. Ә ул: «Дөньяны пычраклык, алдашу басты. Бәндәләр хәрәм ашаудан, ятим өлешен алудан тыелмый, оят белми. Изге күңелле адәмнәрнең күңеле ныграк яраланмасын өчен, Җир аларны иртәрәк тә үзенә җыя», – дип юатмакчы. Җирдә намуссызлар бөялеп калса да ярый диясе килдеме?
Күземне ачып көн яктысын, кояш нурын, хәтта ки вак иләктән иләнгәндәй сибеп-сибеп яуган яңгырлы кичләрне күрерлек хәлем булганда, бу хатны сиңа юлламый торырмын. Сагышларымны сөйләп, сине борчырга җөрьәт итмәм.
Бу бит – Гамәл дәфтәре.
Син, Газизьяр, мине белмисең. Хәер, дөреслеккә якын булса да, иң дөрес сүз түгел бу. Белә идең син мине. Тик җаныңа үткәрмәдең. Әмма син минем хыялым, сагышым, өметем, җанымның яртысы идең. Икенче яртысы – минем улым. Ләкин аяусыз язмыш безне аерды».
Газыйм Рахманкулов, башын учларына кысып, бик озак аңга килә алмый аптырап утырды. «Такыя кигән кыз» картинасы хәтерендә. Әмма этюд язган чагын, чишмә буенда очраган кыз баланы искә төшерергә тырышып маңгаен угаласа да, баш миен сарган томан уйларга ирек бирми: берсен берсе алыштырып торган натурщицалар күз алдыннан йөгереп уза. Әмма арасыннан берсен дә ачык итеп күзаллый алмый.
Күз алдында томан, фәкать соры, шыксыз томан гына чайкала.

Миләш кагы
Коега суга чыккан җирдән Фазилә кашы-күзе җимерелеп, сөмсере коелып кайтып керде. Олтанлы итегенә ябышкан бозлы кантарларны коеп, бүлмә уртасына ук узды. Чиләкләрен лапылдатып идәнгә утыртты. Суы чайпалып түгелүен абайламагандай, арткарак чигенде дә ишек яңагына сөялде. Кысылган иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде аның.
Учак янында кайнашкан киленнәре Зөһрә чиләкне суы кайнап беткән казанга бушатты. Буш чиләкне Фазиләнең иңендәге көянтә башына элмәкче иде дә, тегесенең усалланып фырылдавына аптырап тукталып калды.
– Җитте! Ике аягымның берсен дә атлыйсым юк! Гарык! – Бу ул инде!
– Кое янына берәрсе бүре арканлап куймагандыр ич?! Төсең качкан! – дип көлемсерәде килен. Аның шулай киная белән, төрттереп сөйләшүенә дә, ярсу холыклы Фазиләнең тиктән генә тәртәгә тибә торган гадәтенә дә күптән күнеккәннәр иде инде бу йортта. Нәкъ менә җиңгәләре, кайчак берәр шаян сүз кыстырып, каенсеңелне көйләп җибәрү җаен таба иде дә… Булмады бу юлы.
– Бүредән дә яманрак! Яман сүзнең йөрәккә ничек кадалуын белмисез…
– Нинди сүз тагын? Кем белән эләгешергә өлгердең? Җитез соң үзең дә!
– Сиңа көлке! Ә миңа… Үзәк-бәгырьгә кадалган сүз әле дә йөрәктә! – Фазиләнең юк-барга да кызып китә торган гадәте бер бүген генәме?! Ярсып сөйләнер, парын чыгарыр да тынычланыр дисәләр… Көянтәсен ишек катындагы урындыкка сөяп, шунда чүмәште. Буасы ерылдымыни, елап җибәрде.
Хәер, нәселләре белән кызу канлы Касыймныкылар. «Гарасат» кушаматы тиккә генә ябышмаган ич инде! Ә чәүчәләк Фазиләләре кайчак һәммәсен уздыра. Берәү гомер буе сер итеп саклардайны кибәк урынына очырганын сизми дә кала. Соңыннан кайтып та төшә, үкенгән чаклары күп була. Ләкин эш узган, сер тузгыган. Утыз ике теш арасыннан чыкканны кемнең җыеп ала алганы бар?! Төпчекләре Фәризәнең йөзе үзгәреп китүен, апасына ымлап, «тукта яхшы чакта» дияргә, нидер яшерергә теләүләрен төшенде инде Зөһрә.
– Йә, кем шулкадәр кайнатты саруыңны? Яраткан сөялеңә басты? – Җиңгәсе, хәйләкәр көлемсерәп, бу тамашаның дәвамын – кызыгын көтә. Нинди сүз икән ул? Хәер, Фазилә сертотмас үрдәк белән бер, капчыкны төбенә кадәр селкеп, яхшы-яманны дөньяга чәчмичә туктый белми.
– Кем булсын? Шул инде! Кара-чутыр! Мине аңгырага исәпли. Берни белми, аңламый дип уйлыйдыр. Мәсхәрә! Бәхиллек кирәк булган аңа да!
– Нәрсә-ә?
– Әйттем ич инде, бә-хил-лек! Бәхилләшергә кермәкче! Әҗәтканә!
– Уйган ишектән кем кермәс тә кем чыкмас…
– Кереп кенә карасын! Йодрык татыйсы килсә… Мәңге онытасым юк… Җиткән кыз булгач бит, артымнан егетләр көтүе белән йөри башлагач! Бер сүзе үтерде! Имеш, әтиләре уҗымга йөрергә ярата. Кызы да шуңа охшамагае…
Шулчак олы якның пыялалы ишеге шыгырдап ачылды. Йокысызлыктан күзләре кызарган Маһирәттәйләре, тупсаны узмый гына, Фазиләгә ым какты. Алгы бүлмәгә – әниләре янына чакыра иде ул аны. Зөһрәнең, көлемсерәп: «Аңа карап сазаган кыз булып утырып калмагансың әле. Менә дигән егетне эләктергәнсең», – дип төрттерүе дә йомылып калды. Ым кагучы булмаса да, килен белән Фәризә дә, боларга ияреп, олы якка теркелдәделәр.
* * *
Олы як дигәннәре – сирәк ягылганга шактый нык суынган иркен бүлмә – тып-тын. Әллә эре бизәкле челтәр пәрдәләрдән төшкән күләгә, әллә тәрәзә пыяласына сырышкан карлы абага бүлмәгә ниндидер сер, моңсулык өсти, караңгы почмакларга әйтерсең шом оялаган. Әледән-әле озынча күләгәләр биешкән күк тоела. Сиздерми генә каядыр посып торган Газраил шәүләсе чагылып киткәндәй була. Эчтән нидер куырып алгандай итә, сискәндерә. Дару исе хастаханәне хәтерләткән шомлы бүлмәдән тизрәк чыгып качасы килә башлый. Йөзенә зәгъфран сарылары иңгән авыру әнкәләре түрдәге агач караваттагы биек итеп түшәлгән урын-җиргә сеңеп үк беткән. Балавыздан койгандай сап-сары кулы гына ак җәймә өстендә хәрәкәтсез ята.
– Әнекәйгенәм! – Фазилә елап юрган читенә капланды. – Бәгырькәем!
Әниләре, кинәт уянгандай сискәнеп, күзен ачты. Яңак сөяге тартышып куйды. Кызының җәймә өстенә сибелгән чәчләрен әкрен генә сыйпады.
– Сабыр, бала, сабыр! – диде дә «сөйлә, ни булды?» дигәнне белдереп ым какты.
Баягы ярсуы сүрелгән идеме, әнкәсенең суырылып калган төс-кыяфәте тетрәндердеме, Фазилә, ни әйтергә белми аптырап, тәрәзәгә текәлеп торуын белде. Еллар буе кул тими яткан акбүз, өр-яңа юрган, сандыктан чыгып, кәнәфи читенә кунаклаган. Бу шомлы бүлмәдән чыгып качасы, кар шыгырдатып, көянтә-көянтә су ташыйсы иде хәзер. Текәлеп, барысы да аннан җавап көтә. Көтеп-көтеп тә тыны чыкмагач, әллә тавыш-гауга чыгарганы өчен оялтасы килеп, ә бәлки, дәртләндерергә теләптер, Маһирәттәйләре:
– Үзең тапкан карта, тарта-тарта аша, дияр иде бабаң, исән булса, – дип куйды. – Әйдә, «ә»сен әйткәч, «б»сен дә әйт инде. Баягынак нәмәрсә дип тузына иең әле?! Кайсысы шулкадәр кыздырды суң каныңны?
Фазилә, ник сүз куертканына үкенгәндәй, калтыранган бармаклары белән юрган читен бөтерүен белде. Әллә нигә сулкылдап, авыр көрсенеп:
– Баягынак суга чыккан ием коега… – дип башлады да туктап калды.
– Беләбез! – Киленнәре, һәр сүзне келәшчә белән суырып алырдай булып, аның авызына текәлгән. – Кара-чутырның ни дигәнен генә әйт тә…
Әниләренең йөзеннән күләгә шуып узды. Кушамат тагып, кемнедер кимсетеп сөйләшүне элек-электән өнәми иде ул.
– Кем? – диде кырыс, таләпчән тавыш белән.
– Теге… кем инде, Мәүлидә…
– Апа, диген! – дип өстәде әниләре, ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Шул Мәүлидә апа инде: «Бибисара хәл эчендә, диләр, дөресме?» – дигән була. Синең ни эшең бар, димәкче ием дә… дәшмәдем инде. Хәер, шуннан, дигәнмен икән. Ә ул: «Бәхилләшәсе ие бит, дөньяныкы – дөньялыкта!» – дигән була. Әҗәтканә, эзең булмасын, бусагага аяк бастырмыйм… – Шулчак әнкәсенең тәмам төсе качкан, чырае сытылган йөзенә күзе төште дә: – Юк-юк! Анысын ук әйтмәдем! – дияргә ашыкты. – Әйтәсем бик килсә дә, телемне тешләдем. Син уйлама! Андый ук җүләр түгел ич мин. Беләсең!
– «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигән борынгылар… Күрше белән ачуташлы булырга ярый рәзе? Бергә гомер иткән күрше белән шулай сөйләшәләр димени?
Маһирәттәйнең сүз кыстыруы Фазиләне янә ярсытып җибәрде:
– И Маһирәттәй! Ни-нәрсә беләсең соң син? Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит ич сиңа… Ә миңа… Җиткән кыз булгач ишеткән сүз йөрәккә уелган! Хурлыгына ничек түздең, диең! Бака ботын кыстыргандай өйрәтеп торма.
– Ипләп! Телеңне алай озайтма! Төн йокламый кем утыра әле әнкәгез янында? Шул түтәгез түгелме? – Сүз көрәштерүләр киленнең саруын кайната башлаган иде, ахрысы, алгы якта самавыр кайнавын сылтау итеп, чыгарга ашыкты. Артыннан иярергә кушып, тегеләргә дә кул изәде.
Соң чиккә җитеп алҗуын сиздереп, әниләре күзләрен йомган иде инде.
* * *
Изрәп ял итәргә бик теләсә дә, күзеннән йокы качты шул әнкәләренең. Бу якты дөньяны калдырып китәсе кешенең гөнаһлы җирдә әле яшәп калачак дәвамына – газиз балаларына әйтәсе килгән сүзләре, үгет-нәсыйхәте бихисап та бит… Тыңлыйлармы, колак салалармы соң алар ачы тәҗрибә авазына? Ялгышлар ясый-ясый, абына-сөртенә, үзләренчә яшәүне артык күрүләре хакмы? Хәер, табигать кануны бит бу: картлар китә, яшьләр кала. Яшен яшәгән, ашын ашаган карт-корының – китәселәрнең – нинди уй-гамьнәр белән бу дөньядан кичүен, әрнү-хәсрәт эчендә йөзгәнен каласылар каян белсен соң? Алар бүгенге белән яши. «Үткән инде артта калган, онытылуга дучар ителгән», – дип уйлый алар. Ә бәлки, уйлап мәшәкатьләнмиләрдер?! Алар күзлегеннән киләчәк әле ерак. Киләчәк – чәчәк тотып киләчәк! Шуңа ышана адәм баласы.
Ә китәселәрнең, үгет-нәсыйхәт биреп, үзләре ышанган, табынганны мирас итеп калдырасы килә. Килә дә бит… «Ата малы белән бала көн күрмәс» дигән борынгылар. Мирас итеп калдырырлык малы бармы? Булган кадәресен дә әрәм-шәрәм итеп, чәчеп, туздырып бетерергә күп сорамый яшьләр. Чөнки… үзең казганган җир кадерле, үз көчең белән эшләп тапкан мал бәрәкәтле. Бәхетне аны берәү дә беркайчан, беркемгә әҗәткә биреп тормый!
Алгы якта Фазиләнең: «Моңарчы кеше көлдерүләре дә бик җиткән. Әни гомер буе түзде, без оялып яшәдек», – дип чәпчүен дә, Маһирә түтәйләренең: «Аңа карап укаң коелмаган! Тату яшәделәр! Тату яшәүдән дә көлсәләр! Көлке көлә килә, артыңнан куа килә. Көләсе көлеп туйгандыр!» – диюен дә – һәммәсен ишетеп ята бит ул. Дөньяныкы – дөньялыкта! Чынлыкта Мәүлидә бик хикмәтле сүз әйткән түгелме соң?! Ә ул үзе кызларына ни әйтмәкче иде соң әле? «Без китәсе, сез әле каласы. Сер тулы бу дөньяда мәңгелек канун бар: авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә» дияргә теләгән иде түгелме? «Без күргән-кичергәннәрне аңлар, төшенер өчен зиһенегез, акылыгыз җитәрме икән?» дисә… «Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәннәргә күркәм сабырлык бирсен» дип, акыл өйрәтә башласа. Яратмый шул замана яшьләре вәгазь укыганны, әйтә башласаң, «өйрәтмә!» дип кенә җибәрәләр. Әнә кызы да түтәсенә: «Бака ботын кыстыргандай…» – дип торган була ич.
Тәүбә, тәүбә… Балаларына үпкәләрлек, рәнҗерлек сәбәп юк югыйсә. Кемнеке – аныкы дигәндә, берсе өчен дә йөзе кызарырлык булмады. Авырлык белән булса да, тормышта һәркайсы үз юлын тапты. Эшләре бар, баш очында түбә… Тагын ни кирәк? Җан тынычлыгы! Шунысы гына җитенкерәми, ахры, замана яшьләренә. Муллаяны, исән булса: «Әй, син! Борсаланмый ят тыныч кына, Газраил килеп җиткәнен көтеп. Ничек кенә күңелеңне күрергә белми йөгерешеп йөриләр ич!» – дияр идеме?! Фәризәсе әнә Себер кадәр Себердән кайтып җиткән. Фазиләсе ярсучан, чәүчәләк инде. Нишләтәсең аны… Гомергә шундый булды. Арада бер холыксызы булмый калмый шул. Хәер, бүтәннәре күркәм холыклы булса, бер тырбызык араларына сыяр иде ничек тә… Бәлки, үзендәдер гаеп?.. Һәммәсен йөрәгенә җыйды. Алай ярый рәзе?! Фазиләгә йөкле иде. Шул чакта кичергәннәре сабый йөрәгенә эз салган булса? Булмас димә!
* * *
Күрше Мәүлидәнең Сабирҗаны белән Касыймнарның Муллаяны сугышка бер көнне, бер атка утырып чыгып киткән иде бит. Өч елдан артык ут эчендә, сугышта йөреп, Муллаян авылга кайтып төште. Яраланып, михнәт чигеп, нык бетәшеп, әмма үз аягында кайтып керде. Ә Сабирҗан әйләнеп кайтмады. Суга төшкән кебек юкка чыкты – хәбәрсез югалды. Кара кәгазь генә килде. Нишлисең, үз иркендә түгел шул яугир. Өч бала белән яшь көе ятим калган күрше Мәүлидәне жәлләп и елаган иде Бибисара. Жәлләмичә! Авылда бер чибәр иде ич Мәүлидә. Сабирҗаны – егет солтаны! Хәлил белән Галиябану булып уйнап, халыкны шаккатырган, елаткан чаклары, ул җырлаулары дисеңме! Бер-берсенә тиң яр, дип тормады, очты бәхет кошы. Койрыгына ябышып, саклап кала алмыйсың. Оча да югала икән.
Кичке шәфәкъ сүнеп барганга ифрат серле тоелган, карлы-сыкылы абага яфраклары тоныклана төшкән тәрәзәгә күз текәп, үз уйларына чумып ята ул менә. Сугыш чорында үпкәне куырган суык төзәлмәс чиргә әйләнде бугай. Китмәскә… алып китәргә, ахры, исәбе. Көннәр язга авышканда китеп барасы килми бит әле! Күп тә үтмәс, карлы абагалар эреп агар. Кояш елмаер, тып-тып тамчы тамар. Ярсып-дулап ташу агар. Бакча ак чәчкәгә күмелгәндә, ни җаның белән тыныч кына ятмак кирәк? Якты дөнья ансыз ятим кала ич. Язын тәрәзә йөзлегенә, өй кыегына оя корырга гадәтләнгән карлыгачлар юксыныр ич аны. Хәтерсез, чит-ят сыерчыклар килерме? Шомыртларның ак бөркәнчек ябынган кәләш сыман назланып утырган мәлен бигрәк ярата шул! Тирә-якта выж-выж килеп йөзләгән бал корты, төклетуралар оча. Аннан миләш-кәләш актан киенә. Дөньяга ямь биреп, балкып утырган мәле җирдәге оҗмах ич! Хәер, бар да үтә, үзгәрә. Миләш чәчәген коя. Яшькелт җимшән бүртә. Кызыл күлмәк ничек килешә аңа! «Миләшкәем, миләшкәем, нигә ачы җимешкәең?» дип җырлый кыз-кыркын. Җырласалар ни! Радиодан ишетеп калганнардыр. Шифасын, тәмен белмәгәннәргә ачы ул. Өй түрендәге агачны җимешле диюеннән юкка көлә бала-чага. Миләш кенә димәссең бер дә! Аның өчен татлы җимеш, авыр чакларында савыктыргыч дәва булды бит ул. Җан дәвасы, йөрәгенә шифа! Аларныкы кебек мул җимешле миләш агачы авылда бүтән юк. Кешеләргә дә җитә, кош-корт та тук, тавык-чебеш, каз-үрдәк тә.
Тымызык тынлыкта оеп ята торгач, әллә төшләнә башлады инде. Кемдер «Мәүлидә!» дип дәшкәндәй булды. «Мәүлидә» дип, әллә үзе саташа тагын?
Ул яткан җирдән торып ук утырды. Кара инде, бер урамда чапырыш күрше булып яшәп тә, кемнең ишеге кайсы якка ачылганын белми яшәгәннәр, диген, ә?! Алай да була икән! Ә бит «дөньяныкы – дөньялыкта!» диюләре хак!
* * *
Ә ул чакта… Кояшлы яз башы иде. Йомышы төшеп, идарәгә керәсе итте ул. Чут төймәсе тартып утырган сипкелле Мәрзия, эшен ташлап, аңа текәлде. Кап-кара күзләренең утлы карашыннан әллә нишләп, куырылып киткәне истә. Шулкадәр төбәлеп-текәлеп карамаса! Иртән мич ягып томалаган, ипи салган иде, битенә корым-мазар ягылып калмагандыр бит? Почмактагы чебен бизәп бетергән көзгегә күз ташлады: яулык читеннән бүселеп чыккан чәч алкасын рәтләде. Артык борчылырлык берни күзенә чалынмады. Чиста ак йөзе балкып, бите чак кына алсуланып тора. Аптырагач, үзе үк сорыйсы итте:
– Кызлар, нигә болай сәер итеп карыйсыз?
– Яратып инде. Яратып кына…
– Ә мин тагын ул-бу булганмы дип курка калдым.
– Бездән курыкма син, апа, – диде хисапчы Мөнирә, авыр сулаган булып. – Күршеңнән курык… «Көндәш ачысы яман» дигән сүз бар ич. Беләсеңдер…
«Нәрсәне?» дип сорарга ачкан авызы йомылмыйча калды, җыештыручы Халисә апалары чиләген ачу белән дөбердәтеп идәнгә куйды.
– Кеше ышандырып, җыен тузга язмаганны такылдап утырмагызсана! Ышанма дошман сүзенә! Боларның эше беткән, кеше тикшерәсе генә калган.
– Ышанды ди… Юк ла, – дигән булды Бибисара. Ә үзенең эченә ут йөгерде. Утсыз төтен булмый, диләр бит… Бәлки, чыннан да хактыр…
«Ялган! Юк!» – дип тәкрарлады ул, абына-сөртенә өенә кайтып җиткәнче. Кайтып җитте һәм, бусагадан атлауга, кискән агач кебек, идәнгә ауды. Нәкъ менә Фазиләсенә – икенчесенә авырлы икәнен шунда белде. Йөкле икәнен белмәсә, бәлки, бер-бер эш тә кылган булыр иде. Ихтимал, шул бала – туачак сабые тотып калгандыр да әле аны. Ялгыш адымнардан саклагандыр.
Мәүлидәне чын күңелдән кызгана иде ул. Тол хатыннарга тигән әз-мәз яклау да урап узды аны. Ил-көн каршында алар да – хәбәрсез югалганнарның гаиләсе дә гаепле гүяки. «Сатылгандыр!», «Бәлки, ул анда… теге якта… газап-михнәт күрмидер?» Сөйлиләр, берәүнең дә авызына яулык каплап булмый. Берсеннән-берсе вак өч баласын, тормыш йөген сөйрәп өшәнгән Мәүлидәгә ничек кыен икәнен кем генә аңлый соң? Кеше кайгысы – кештәктә. «Уфалла» арбасына җигелеп, утын-печән ташыйлар, сабыйларның көче җитми. Көндезге чәйгә кайткан иренә дә күршесенең аяныч хәлен аңлатырга тели ул.
– Карале, сиңайтәм, көн дә ат җигәсең. Кайтарып аудар шуларга бер йөк утын. Сабирҗан хакына. Бергә чыгып киттегез. Ул кайтмады. Аның да хакы бардыр!
Ире дәшми-тынмый тыңлый, «ә» дә дими, «җә» дә дими. «Вакыт юк әле», – дисә дә, колагына керә, йә утыннарын тиз-тиз ярып ташлый Муллаян, яки печәннәрен абзар түбәсенә ыргытырга булыша. Кулы калмый ич. «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигәне дә бар бит әле аның. Күрше күршегә терәк булып, ярдәмләшеп яшәргә тырыша иде ул чакта. Сугыш елларындагы ачлык, юклык, җан әрнүләре әле басылмаган. Кешеләр ихлас, ярдәмчел иде.
Аның изге нияттән кылган гамәлен – «күршегә ярдәм ит» дип, ирен үзе үгетләвен кем белде соң? Гайбәтчегә барыбер ич. Тапканнар: «уҗым», имеш!
Карт миләш агачын кочаклап елады да әрнүләрен эчкә йотты Бибисара бичара. Төтеннең кайсы яктан күтәрелгәнен тикшереп, әрләшеп йөрү ят иде холкына. Ә кем белә? Нидер булгандыр, бәлки. Гаиләсен ташлап чыгып китсә дә, ни кылыр идең? Йортны таркатмады, чыгып китмәде Муллаян. Балалары әтиле булып үсте. Сугыш тегермәне изгән, канлы өермәдән исән-сау котылып кайта алган ир затлары авылда гынамы, илдә-көндә санаулы заман иде бит ул. Ә шул чакта даулашып, ямьсезләнеп йөрсәме?.. Ни-нәрсәгә ирешер иде икән? Балалар нишләр? Теләсә кемне каратырдай матурлыгы белән ялгыз гомер кичерде чибәр Мәүлидә дә. Кем белә, Муллаян да ул кадәр үк сөттән ак, судан пакь булмагандыр. Таң атканда гына кайтып кергән чагын хәтерли әле ул аның. Йоклаганга салышып ятса да ишетте, уфтанганын да, баланың өстенә япкан булып текәлеп карап торганын да… «Калыйммы-юкмы?» дип ачыргалангандыр. Мәүлидә, теләсә, үз ягына аударган булыр иде аны. Акылы җитте, гаиләне җимермәде. Муллаян гайрәтле, үзсүзле һәм гаярь, әгәр кыек-мыек сүз белән бәйләнә башласаң, холкын күрсәтер. Кадерле иде ир затлары!
Ә эчтә, әнисенең хәсрәт-борчуын аңлагандай, сабые тибенде – Фазиләсе.
Әй шул елны ул ашаган миләш! «Үтең сытылырлык ачы ашап, тешең дә камашмый икән дә, ничек тамагыңнан үтә?» – әнисендә сорау бихисап. Гаҗәпләнә, әмма кызының хәл-халәтен аңлый алмый йөди. Уңып та күрсәтте соң ул елны миләш! Ачыларын сыга-сыга, как коярга гадәтләнде ул. Шуннан шифа тапкандай булды. Ә сердәш-миләш агачы, өй кыекларын узып, буйга үсте. «Кемгә хаҗәт ачы миләш, кисеп кенә ташлыйк!» – дип, балта кайраучы да аз булмады. Үсә төшкәч, улы да каныкты: күләгәсе генә, имеш… Сезгә тансык булмагач та, кирәксез дигән сүз түгел ич. Кошлар рәхәтләнеп ашый аны, дип яклады, кистермәде. «Син койган как авызга тәм кертә», – дип, кем генә сорап килмәде миләш кагын. Карасана, онытылган! Торадыр әле имгә – даруга дигән кагы! Шуның белән тирли-тирли чәй эчсәме?! Мәүлидә белән гөрләшеп чәй эчсәләр… Тәм керсен әле авызларга! Бөрешеп ятарга теге!
Гаҗәп хәл, кинәт кенә җиңеләеп, юрганны читкә алып, торып басты. Кермәгән Мәүлидәне көтеп утырсынмыни? «Тау Мөхәммәдкә каршы килмәсә, Мөхәммәд үзе тауга барыр» диләрме?! Тотар да үзе килеп керер ул аларга! Урам аша чыкканчы адашмас. Тегеләй ит, болай, дип, кеше өйрәтеп яисә иргә боерык биреп – тоҗырып утыру гына түгел бит ул: дөнья көтү, дигәннәр аны. Сора, ела, ялвар – Муллаяны барыбер ишетми инде аны хәзер. Унынчы елын мәңгелек йортында… Яралары сызлап интектерде, тынычлангандыр…
– Әнкәй! – Ишектән башын тыккан төпчеге Фәризәнең үзенә бер нурлы елмаю белән балкып, шатланып та, куркып та аваз салуы айнытып җибәрде.
– Кызым! Ачы тели күңелем, как телим! Төргәге белән суыткычның иң аскы тартмасында ятадыр. Чәй куй, Мәүлидә апаңа дәш… Авызга тәм керсен.
– Йөгердем, әнкәй. Лимон, как – авызга тәм кертә торганы!
Фәризәнең шатлыктан балкыган йөзе пыялалы ишек артында эрергә өлгермәде, атылып Фазиләсе килеп керде. Ишек төбендә туктап, еламсырап көйләргә тотынды:
– Әнкәй! Борчыган булсам кичер, әнкәй! Күп борчу, хәсрәт китердем…
Әнисенең мәрхәмәтле күз карашын тоеп кыюланды, түргә узды. Күзләре кызарган, йөзе агарынып киткән. Шундый инде ул, юктан да шатлана-көлә, ис китмәслек сүзгә дә хәтере калып, җен майлары түгеп елый. Артык нечкә күңелле, рәнҗүчән… Тумыштан ук сәеррәк, күз яшьле, елак булды бу кызы, нишлисең? Сәбәпләре… бар инде. Эш-мәшәкатькә күмелеп, иркә-назларын һәркайсына тигез бирә алмавы да хак. Көйсез тамгасы суктылар да… Этеп-төртеп кенә тормадылар торуын, тик шулай да… Һаман әрләү, акыл өйрәтү кемне бәхетлерәк иткән соң? Моң-сагышлары карындагы нарасыйга зыян салмагае, дип хафалану, җаны яралы булганга әрнеп кызгануы эзсез узамыни.
– Иркә песиемдер лә минем. Килче, бер сөйим әле үзеңне! – Әнкәсенә сырышты, сырт кабартып тормады кызы. Ул аны, сиздермәскә теләп, яшереп кенә артыграк та яратты бугай. Әйтәсе сүз күз яше булып тамакка тыгылган. – Кызым, кичер, кырыс булдым. Гел гадел дә була алмаганмындыр.
– Син түгел, мин гафу сорарга тиеш, әнкәй… Бүгенгесе өчен генә түгел. Үткәнне кайтарып булса икән? Юк шул. Ире әйбәт, эше җиңел, рәхәт яши, диләр мине. Бер караганда, алар хаклы. Эш бар, йорт, ир… Күңел генә китек.
– Бала – бәхет, дибез дә бит, кемдер «бәласеннән башаяк» дип тә юана.
– Юатма, әнкәй. Кирәкми. Үз хәлемне үзем беләм ич мин. Үзем гаепле. «Мәүлидә башкисәреннән ерак йөре» дип кисәткәнеңне хәтерлисеңме икән? Колакка элмәдем. Яраттым шул. Данил да ярата иде мине. Авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердек тә качып киттек. Өйләнешәбез, дип хыяллана идек. Әнкәсе аяк терәп каршы торды. Мин бәхетсез, Данил харап булды.
– Тормыш катлаулы, кызым. Кайсыбыз хаклы, нәрсәнең хата икәнен бер Хода белә. Зарланма да, үкенмә дә. Нәҗип кияү бер дигән! Көеңә генә тора.
– Ул мине кызганып… юк ла, яратып өйләнде. Ә мин…
Данилга үч итеп… Әнисе итәгенә тагылган, җебегән, дип, чынлыкта ачу итеп, тоттым да беренче очраган егеткә – Нәҗипкә кияүгә чыктым. И-и, ник сөйләп торам, ахырын беләсең ич, – диде. – Хыянәтне кичерә алмады, үзе теләп, ут эченә – Чечняга китеп барды Данил. Һәм башын салды. Белсәң… – Фазилә, әрнеп-өзгәләнеп, эч серен түкте дә тынып калды.
Караңгыланган йортта әле ут алмаганнар. Алгы яктагылар дөнья мәшәкатьләре белән артыграк мәшгуль, күрәсең. Маһирәттәйләре башын мендәргә төрткәндер дә йокымсырап киткәндер.
– Белсәң, үзәк-бавырларыма кадәр көйдерде, кара күмер итте шул ут. Шуңа күрә күкрәгемә кысып сөярлек балам юктыр… Чөнки барысы янган, көйгән. Үземне жәлләмим, Нәҗип кызганыч. Нәселе калмый. Кит, дим дә…
– Ялгышма, бала. Ярата ул сине. Ярату хакына барысын да кичереп була.
Фазиләнең йөзе ачылып китте, күзендә очкын кабынды:
– Дөньяныкы – дөньялыкта! Хикмәтле сүз бит, әйеме, әнкәй?!

Кышкы талпыну
Кайный Казан, ташып түгелергә җитеп кайный. Һәр чатка олавы-олавы белән эреле-ваклы чыршылар китереп аударганнар. Чыршы сайлап мәш килә халык. Яңа ел борын төбендә, димәк. Еллар алышыныр чак җиткән.
Гомерләр сиздерми генә уза… Уза икән шул. Әле кайчан гына, күркәле чыршы күрсә, бала-чага кебек куана иде бит Зәрия дә. Ә хәзер битараф. Чыршы күркәсенә генәме, дөньясына…
Ул кинәт дертләп китте. «Бер җирең дә авыртмаса – син инде теге дөньяныкы, исән кешенең кай төшедер авыртырга тиеш», – дия идеме әбисе?! Шулай шул, гаҗәпләнә, соклана, хәтта шакката белмәсәң, яшәүнең тәмен, ямен тоймыйсың… Ә ул гаҗәпләнә, шакката аламы соң? Ияләште ич ялгызлыгына да!
Чыршы базары янында озак тукталып тормады, ылыс, сагыз исе аңкып торган һаваны күкрәк тутырып сулады да ашыгып эчкәрәк узмакчы булды. Алай да карлы сукмакларны баскан, әрдәнә-әрдәнә өелгән чыршыларга кызганып тагын бер борылып карады. Шаулап утырган урман булыр иде бит болар! Башларын күккә чөеп үсәсе дә үсәсе иде аларга… Сыкранып сыкылы юлда ятасы түгел. Каян чыга диген бер кирәкмәс шаукым? Әйтерсең, өй түренә чыршы утыртып куймасаң, яңа ел килми калыр. Ничек кенә килә әле! Сиздерми генә килә дә шыпырт кына үтеп тә китә. Юк, күңелдә кала. Хыялый өмет, яңа елдан ниндидер могҗиза көтү хас адәм баласына. Хыялларың чынга ашса-ашмаса да, яңа елның яңа бәхет алып киләсенә ышану бар… Тик бер-береңне уздырыштан чыршы бизәүнең зарурилыгын гына аңламый Зәрия. «Бала-чагаң юкка», – дияр Рита. Урман яме – җан иясе бит алар. Чыршы, нарат, каенның да җаны булуына инанучы тагын бар микән? Сусыз яши алмый, сулый, үсә, яшәрә, ылыс-яфрак коя, картая – шулай булгач, җансыз түгел ич инде чыршылар! Яңа ел кичендә бер тапкыр «Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә…» дип җырлар өчен генә кирәкме ул? Хәер, кем генә хәтерли икән соң ул заман җырларын? Ә иртәгесен чүп савытлары янына өелгән, ботарланган, сулган чыршы күреп, йөрәге әрни Зәриянең. Бер көнлек куаныч… Иң күбе – бер атналыктыр. Чыршы елый да әле ул! Ылысы коела башлагач, кирәксезгә чыга урман сылуы!
Нигә болай төшенке уйлар биләде әле аны? Бар да яхшы. Каз эзләп кенә килеше иде бит базарга. Күңеленә ошаганын сайлап алыр да өенә ашыгыр. Каз түшкәсен әйбәтләп юар да тозлы суга батырып куяр… Табын күрке булырлык каз табарына шикләнми ул. Беренче кат кына каз кыздыруы түгел лә…
Күңел генә нигәдер ашкына. Хәерлегә була күрсен: кем көтә аны, кая бара? Барам, дип, ник ризалашты?
Өч көн элек Рита белән сөйләшүе кабат искә төште. Хәер, истән чыкканы да юк бугай серле табышмакка охшаш ул әңгәмәнең. Кайчаннан бирле шалтыратмаган сабакташының исеме телефон тәрәзендә яктыруга каушап калуы тиккәме?
«Кызый, сәлам! Яңа елга алдан корган уй-планнарың булса, онытып торырга туры килер!» Ританың шулай боерык рәвешендә сөйләшергә яратуын белгәнгә, болай сүз башлавына исе китмәс иде Зәриянең. Әле дә ярый, артык ачылып китеп, «минеке билгеле инде – телевизордан президентлар котлавын тыңлый-тыңлый, йокы галиҗәнаплары кочагына чуму» дип «мактанырга» (ә бәлки, зарланырга!) өлгерми калды. «Бел, төшкә дә кермәгән гаҗәеп сәяхәт көтә безне, – дип дәвам итте елгыр дусты. Сер капчыгын чишеп үк бетермәсә дә, күңелгә вәсвәсә салырга өлгерде үзе. – Бик шәп җиргә кунакка чакырулы без. Без дигәчтен дә… Сине калдыру юк. Киресенчә, без иярәбез сиңа! Риза, дип кенә тор, яме. Кыскасы, бергә килүне шарт итеп куйды кунакка чакыручы. Оятлы итмәссең, шәт. Алдан корган бөтен уй-планнар чурту-матыр. Утыз бере көнне көндез сәгать берләрдә сине өеңә кереп алабыз да очабыз гына! Онытма! Чыгып качма: өйлә вакытында кузгалабыз. Якты күздә, караңгы капканчы барып җитәргә исәп. Ә, онытып торам икән, күчтәнәчкә теге ни… замечательный казыңны онытма, яме. Казсыз да бата, анысы… Әмма ләкин каз белән кызыграк. Аз кап, каз кап! Өченче класстагы мәхәббәтеңне ничек шаккатырасың шунсыз? Шылдымы?! Аңлашылмаганын урында хәл итәрбез!»
Ут дисәң дә ут инде бу Рита! Шалт итеп телефонын сүндерде дә куйды. Шуннан бирле баш вата Зәрия: шаяртуы идеме бу моның, чынлап сөйләшүеме? Ниткән мәхәббәт? Җитмәсә, өченче класста! Уеңның очына чыга алмый йөдәрсең дә!
* * *
Ританың ире дә үзе төсле – ут! Автоузышчы гына буласы калган! Әкренрәк дигәнне ишетми дә. Тизлекне арттыруын белә. Кызлары белән улы – тугыз-ун яшьләр тирәсендәге ике бала – бер-берсенә сыенып утырганнар да кесә телефонындагы уен белән мавыкканнар. Рита, гадәтенчә, телефонны колагына киеп куйган да өзми-куймый кем беләндер бәхәсләшә, киңәшләшә, кемгәдер йомыш куша, виртуаль дөньяда яшәвен, җан талашып көрәшүен белә. Заман ахырында ата – улны, ана кызны белмәс, дияр иде әбисе, исән булса. Заман ахыры шушы инде әллә?
Күз камаштырырлык ак кар диңгезе, иксез-чиксез дәрья булып җәелгән кыр… Кышкы көннең үз матурлыгы, үзгә сихере бар шул. Бар күңелләр аклык белән тула. Кош булып, дөньяны иңләп-буйлап очасы килә. Күңел почмагында посып утырган икеләнү-шикләнүләр дә эреп акты бугай: әле ничек боларга иярәсе, дөньяга чыгасы итте! Чит-ятлар түгел, Рита белән кайсы заманнардан бирле аралашып яши, әллә кая чакырмас. Үзенчә шаяртуыдыр… Чакырса тагы… Дүрт стена арасында дөрес кенә яшәү дә туйдыра икән берзаман. Иркенлек тели кеше җаны да, киңлек…
Табышмакка – өченче класстагы мәхәббәт дигәннәренә дә җавап табылса, кызык буласы иде дә бит… Юк, шаярту ич бу! Нинди мәхәббәт булсын ул?
Күз алдыннан балачагы йөгереп үткәндәй булды. Ак йөзле, калын толымлы, оялчан гына кыз иде бит ул. Мәхәббәт аңлатучы? Юк! Каян килсен аңа дигән гашыйк җан?
Болай әйбәт укыды ул. Ятлап, тырышып, әзерләнеп түгел, хәтере яхшы булганга, ударниклар исәбендә йөрде. Ялтырап алга да чыкмады, артка да калмады. Ә мактанырлыгы шул калын толымы гына иде бугай. Арткы партада утырган бер малай кыз баланың үреп өеп куйган чәч толымын сүтүдән тәм таба иде шикелле. Исеме кем иде соң әле? Тел очында гына. Ә-ә, Рафис. Кызлар, юри үртәп, «Рәфис» диләр иде. Тегесенең шуңа никтер ачуы кабара. «Рәфис – артык нәфис, алай димәгез» димәсә дә, исеменең катырак яңгыравын тели иде, күрәсең. Аны үртәвен хәтерләми ул. Ә малай, Зәриягә үч иткәндәй, толым очын сүтүдән кызык таба. «Ник бәйләнә ул миңа? Чәчне сүтә, мыскыл итә», – дип, әнисенә дә зарланганы булды. Әнисе елмаеп кына куйды, ә абыйсы, җиденче сыйныфта укучы Кәрим: «Ә син бирешмә, үзеңне якларга өйрән! – дип киңәш итте. – Тисә, миңа әйт, арт сабагын укытырмын!» «Сугышып йөрисең генә калган, – диде әнисе, ачуланып. – Хафизовлар белән бәйләнмә. Укытучы малае ул да, сез дә… Болай да күз өстендәге каш кебек… Күзәтеп торучы, гаеп эзләүче табылыр. Юктан тавыш чыгармагыз!»
Озак көттермәде, икенче көнне үк чыкты тавыш. Чәч толымының очын Рафис бармагынамы, нәрсәгәдер урап маташуын сизеп алды да, абыйсы өйрәткәнчә үзен якламакчы идеме, ялт кына борылып, тегенең яңагына ялтыратмакчы булды Зәрия. Кисәк борылуга каушап калган малай кулындагы корыч каләмле ручкасын аңа таба сузып өлгерде. Каләмнең үткен очы кул аркасына кадалды. Чәчрәп кан чыкты. Каннан курыктымы, сабыр савытының тулып ашуы хак идеме, күз яшен тыя алмыйча, кыз ишеккә ташланды. Өйләре мәктәптән өч йорт аркылы гына иде. Мәктәптә дә, урамнан да үкереп елап кайтмады кайтуын, ә капканы ачуга, яше елга булып акты.
Әнисе, тыныч холыклы, сабыр әнкәсе, кызның канга буялган кулын күрүгә агарынып китте. Гомерендә сарык бәрәненә дә кул күтәрмәгән әнисе, тәрәзәгә карап, ярсып йодрык та селкеде бугай. Ә абыйсының – озын тәнәфестә тамак ялгарга кайткан Кәримнең чыгып йөгергәнен әнисе дә, ул да абайламый калдылар.
Кичен, әтиләре мәктәптән кайткач купты өйдә давыл. «Ишкәнсез ишәк чумарын, – диде география укытучы әтиләре, табын артындагы гаиләсенә ачу белән сынап карап. – Элек тә бәйләнә иде Хафизова… Авылда яшәрлегемне калдырмадыгыз! Берегез – олы, берегез кече була белмәгәч соң…»
Кәримнең, кызып китеп, Рафисны (завуч улын!) бәргәләгәнен ярты мәктәп күреп торган. Сүз дә, әләк-чәләк тә күп булды. Рәфис-нәфисне, баш мие селкенгән, дипме, «ашыгыч ярдәм» алып киткән. Ә Кәримне… Бу хурлыкны йомар өчен, әтиләренә, чыннан да, гаиләсен алып башка җиргә, әллә кайдагы мари авылына күченүдән башка чара калмады, ахры. Зәриягә дә эләкте – «чебен тимәс чер итәр, тисә черелдәп китәр» сүзе тамга булып ябышты. Иң кыены – үз-үзен эчтән ашады ул. Бердән, сабыр итә белмәгәне, әнкәсен юкка кыздырганы, абыйсын зур сынау алдына куйганы, әтисен борчыганы өчен булса… Икенчесе… Сабакташы алдында үзен гаепле тоеп, мәктәпкә йөри алмыйча, авыруга сабышты. Аннан җәйге каникул, күченү мәшәкатьләре…
Дүртенче сыйныфка ул рус мәктәбенә үз эченә йомылган, укудан башка берни турында да уйламый торган бөтенләй башка кеше булып килде. Ә Рәфис-нәфисне беркайчан искә төшермәскә, дип, үз-үзенә сүз бирде.
Хәер, тагын бер очрак хәтердә саклана икән әле. Балачакта алар яшәгән авылда әнисенең бертуган апасы кияүдә иде. Наҗия апасы хатлар аша бик инәлеп чакыргач, Сабан туена кайтмакчы булды. Казанда институтта укый башлауга, иң беренче эш итеп, авыл кызларының күбесе сыман (авыллыгыннан котыла, янәсе), чәчен кыска итеп кистергән иде. Озын буйлы, күзләре утлы күмер сыман янып торган берәүнең төбәлеп үзен күзәтүен сизеп алды да янәшәсендәге күрше кызыннан: «Кем ул?» – дип сорап куйды. «Белмисеңме, белмәмешкә генә салышасыңмы? Сезнең роман хакында хикәят итеп сөйлиләр ич, – дип көлде кыз. – Кем булсын, Рафис… Агроном ул, әйбәт, дөрес кеше. Хатыны көнләшеп талый, диләр, үзен. Синнән көнләп!»
Ир затының үзенә таба атлавын сизүгә, тизрәк апасының улын култыклап алды, туганнары тирәсенә елышты Зәрия. Кичке уенга да чыкмады. Качып калып була ул.
Үз-үзенә каршы килеп кайтып бара менә. «Өченче сыйныфтагы мәхәббәт» шул үземе? Әллә бүтән берәүме? Ританың шаяртуы да ихтимал ич! Шулай булсачы…
* * *
Риталарның шәп машинасы, кар бураны туздырып, таза, нык капка янына килеп туктады. Көтеп кенә торганнар диярсең, капка ачылып китте. Иркен ишегалды, сап-сары итеп юылган баскычлар, кояшта көлеп торган якты тәрәзәләр… Һәммәсеннән рәхәт якты бөркелә. Капка ачып елмаеп торучы сөйкемле килен бер дә ирен талап тора торган көнчел хатынга охшамаган. Кош булып кына сайрамый:
– Мең кат гафу, хуҗабыз әлегә эшеннән бушый алмады. Чәйләп, җиңелчә капкалап алыгыз да – мунчага! Татарда кадерле кунак сые парлы мунча инде ул. Себеркесе – үлгәнгә җан иңдерерлек! – дип көлеп кенә тора.
Ританың ире, рульдә булу шактый нык арытуны сылтау итеп, башта ял итеп алмакчы булды. Эссе, сихәтле беренче пар Зәрия өлешенә насыйп икән. Мунчада чабынып кинәнү әллә кайчангы теләге, хәтта хыялы иде, карышып маташмады. Мондый мунча хакына йөз чакрым юл үтәрсең! Яшьлек хатасы өчен имтихан тотарга кирәк икән – тотар. Болар аңа хәзер бик вак, әһәмиятсез мәсьәлә булып тоелды.
Бая, чәйләп утырганда, «Хафизов абый өйдәме?» дип, бер малай кергән иде. «Хафизова апаң гына өйдә, ни йомыш?» дип, хуҗабикә алгы якка чыкты. «Менә моны аңа тапшырырга кушканнар иде». – «Яхшы», – булды җавап.
Җилдәй җитез, өлгер Әлфинурның һәр эшне уен кебек – тиз, яратып эшләвен искәргән иде Зәрия. Хафизов фамилиясе шик калдырмады, шул бу, үзе! Бу Рафис Хафизов йорты икән. Яшь, чибәр хатыны, мул тормышы, ялт иткән йорт-хуҗалыгы белән мактанасы килеп чакырганмы ул Зәрияне? Балачактагы ялгыш, хата өчен үч алырга теләүме – белмәссең. «Ни генә булса да, хәерлегә булсын» дияр иде әбисе.
Шулчак әкрен генә ишек ачыла башлады. Каен себеркесе белән капланып, шул якка күз төшерсә – телсез калды. Юка гына эчке күлмәктән Әлфинур кереп килә.
– Курыкмагыз, мин убыр да, угры да түгел. Һәйбәтләп арка чабу гына исәбем, – диде ул, көйләп, һәм казаннан чүмеч белән кап-кайнар су чумырып алды да таш өстенә сипте.
Купты мәхшәр, кайнар һава давылдай бөтерелде, тынга капланды.
– Әбәү, яндырып үтерәсегез килә инде әллә? – диде кунак, чын-чынлап куркуга төшеп. – Кирәкми, мондый кызуга ияләнмәгән мин.
– Мунчаның бөтен сихәте эссе пар инде. Түзәргә туры килер!
– Түзәргә? Бер-бер үчегез бармы әллә миңа? Ник болай кыланасыз?
– Бар! Бер генә дә түгел! Башта ләүкәгә сузылып ят әле! Аннан күз күрер.
Кайнар пар, арка-күкрәкне рәхәт кыздырып, тәннәрне чымырдатты. Ул арада талгын су ут булып кызган арканы иркәләп сыйпап узды. Әлфинур кулында себерке уйнап кына тора. Дөньяның бар рәхәте, ләззәте каен яфрагында икән, диярсең.
– Үч дисезме? Бар ул, бар! Менә монысы – авылны оныткан өчен! Бусы – бер күрергә зар булганнарга күренми тилмерткән өчен! Тагынмы? Тагын…
Әйдә калсын.
Юка эчке күлмәктән ничек тиз, сиздерми килеп кергән булса, шулай ук тиз генә чыгып та китте Әлфинур… Әйтерсең күз буды – әллә төштә булды бу хәл, әллә өндә!
Зәрия хәл алырга чарачага чыкты. Ни хикмәт, анда берәү дә юк иде. Аптырап, пәрдә читен күтәреп, тәрәзәдән караңгы иңә башлаган бакчага күз салды. Тун бөркәнеп әлерәк кенә мунчадан чыгып килгән хатын-кызны ир заты көтеп тора. Яшь кенә, сакал-мыек бүртеп кенә килгән ир-егет. Юк, Рафис булырга тиеш түгел бу! «Бүген түгел», – дигәнен генә ишетте Зәрия һәм, чит кеше серенә шаһит булуына уңайсызланып, коену хәстәренә кереште. «Не всё так гладко в Датском королевстве, диләрме?» – дип кенә куйды. Уй-хисне кайчак классикның бер җөмләсе чатнатып әйтә дә бирә.
* * *
Ни гаҗәп, өйдә дә тып-тыныч, берәү дә юк иде. Кая олаккан Риталары да?!
– Эзләмәгез дә! Балалар, ире белән Рита чыршы бизи, – дип көлде Әлфинур. – Рафис Хафизов дигәч тә… үзе бренд бит ул! Дөрес кеше! Чыршы кистерми, өйгә керттерми. Бакча артында рәт-рәт булып тезелешеп үсә эресе-вагы. Кем күңеленә кайсы хуш килә – шунысын сайлый. Ылыслы ботагын сыйпа, уенчык эл, бизә. Менә ничә еллар инде шулай бала-чаганы чыршы тирәсенә җыя. Бүләк өләшә. Бәйрәм ясый. Күнектеләр инде сәер холкына да. Чынлап та, нигә чыршыкайны юкка әрәм итәргә! Урман байлыгы бит ул, безнеке түгел. Табигать баласы. Килешәсезме?
– Ә үзе? Кая соң әле, хуҗаны әйтәм. Без монда ансыз гына кунак булып ятабыз.
– Чакыргач, кунак булмый нихәл итәсең? – Әлфинур, күрәсең, көләргә ярата иде, яңгыратып, рәхәтләнеп көлде. Кайгысыз, бәхетле кешеләр генә, юктан да кызык табып, шулай көлә ала торгандыр. Зәрия аңа кызыгып та, сокланып та озак карап торды. Теләсә кемне үзенә карата белә торган шундый сылу хатын-кызга кызыга ул. Күз бит ирләрдә генә түгел… Ярны сайлый белгән сабакташы. Бәхетенә сөенәсе генә дә бит. Ә бакчадагы шәүлә-күләгә? Ни аңлата Әлфинурның «бүген түгел» дигәне? «Фидакяр җан! Авылны яшәртте, яшәтә», – ди бит әнә Рафис хакында да. Ярата, димәк…
* * *
– Рәфис!
– Артык нәфис, – дип көлде хуҗа. – Танымассың дигән идем дә…
– Танымаска! – дигән булды Зәрия. Әгәр ул икәнен тәгаен белмәсә, әйтик, урамда очратса, мөгаен, танымый да узар иде. – Олыгаеп киткәнсең диимме?
– Егет үзе картаймаса, дөнья картайта икән! Син дә… Юк, син – шул ук. Зәрия!
– Толымың гына юк, дип тә өстә инде.
– Өстәмим, син болай да… гүзәл. – Гадәттәгечә, йөз тапкыр күргән Яңа ел фильмнарын йөз дә беренче кат карарга дип телевизор каршына тезелешкән кунакларга карап, хуҗа кулларын чәбәкләп алды. – Әй, җәмәгать, кузгалыйк! Кыш бабай килеп җитә ич! Урамда чыршы көтә – әйлән-бәйлән уйнарга. Әнә утларын кабыза! Нинди матур ябалак-ябалак кар ява! Кыш бабай әвәлисезме, Кар кызымы, кар атышлы уйнап юанасызмы – ирек! Бияләй кияргә генә онытмагыз тик.
Шуны гына көткәндәй, дәррәү кузгалып, кунаклар киенергә тотынды. Хуҗа, кунаклар арасында эреп юк булырга әзер Зәриянең кулыннан тотып алырга өлгерде. «Ашыкма, – диде пышылдап диярлек. – Чыга торсыннар. Өлгерербез – соңрак!»
Соңрак икән соңрак!
– Ничек, үзгәргәнме авыл? Хәер, танымасаң да гаҗәп түгел. Иске Карамалы юк бит инде. Бу авыл – Югары Карамалы. Рита әйткәндер инде, – дип сүз башлады ир.
– Юк! – диде Зәрия, гасабиланып. – Беркем бер сүз әйтми. Гүя песи баласын урманга илтеп адаштырырга исәпләре. Сер эчендә сер. Әйткән булсаңмы?..
– Әйткән булсаммы… Әйтергә азапланган чаклар булды. Тыңладыңмы?
– Сәер кеше син. Сәер идең, әле дә сәер.
– Бәлки. Бер көн – Яңа ел киче хөрмәтенә генә ничәшәр ел буе тырыша-тырмаша, корылыкка бирешми үскән агачны кисеп чыршы бизәүчеләр сәер тоелмыймы? Ник әрәм итәргә агачны, дип уйлаган кеше бармы? Мин уйлыйм. Урманчы да түгел мин югыйсә, сунарчы да… Гомер буе иген үстерәм. Әмма, табигать хәзинәләре төпсез, бетмәс-төкәнмәс, дип, нык ялгышабыз ич. Җирана, Күк – һәммәсе әлегә безнең кешелегебезне сыный. Сабырлыгы чиктән ашса, су белән, ут аша да җәзалар ул.
– Шул әллә кайчан билгеле хакыйкатьне исбатлар өчен чакырдыңмы мине?
– Гафу. Мең кат гафу. Сәерлегем хактыр шул. Иң мөһиме һәрчак читтә кала. Хәтерлисеңме?.. Дүртенчегә күчәсе ел… Унбер-унике яшь. Мин бит әнисез үстем. Үги әни бар – завуч – начар кеше түгел иде ул. Ормады-сукмады, иркәләп сөймәде дә. Үземнең әнине бик аз хәтерлим. Озын, кара толымы гына истә калган. Ә толымыңа кызыгуым… Белмим. Үртәү түгел иде ул. Аңламадың… Кызлар чәч үстерми хәзер.
– Толымны үстереп тә булыр иде, яшьлеккә юл ябык…
– Ялгышасың. Яшьлек үтә, диләр. Үтми. Ул безнең белән – синең, минем йөрәктә; тик бер-береңне табу юлына үтә алмаслык киртәләр куймаска кирәк. Әйтик, яшьлеккә юллар юк, юл ябык, дип, үзеңне ышандырмаска…
– Бу нәрсә? Мәхәббәт аңлатумы? Соңга калган үкенүме? Яшьлекне сагынумы? Бер-беребезгә тартылу балачакның садә мавыгуы булган да… беткән.
– Беренче мәхәббәт шундый буладыр. Җавапсыз, нарасый. Яклауга мохтаҗ.
«Бу кадәр хөрмәт барысы да миңа, бер үземәме?» – дип сорамый түзалмас иде дә… Гүя телне бәйли торган нидер бар. Белә ул ни икәнен. Кешегә чыккан кояшта кызынып утыра түгелме? Кеше бәхетенә кызыгып утыруы хак ич…
– Сөйлә әле… Үзең турында, ничек яшәвең хакында. Нигә мине – үзеңне рәнҗеткән каты күңелле иркә кызыйны күрәсең килде? Ник чакырдың? Мин әллә ниләр уйлап бетердем. Менә шулай яшим мин, тормышым түгәрәк, һәрьягы җитеш, бәхетле, ә син ни оттың, диясең киләме? – Зәриянең гасабиланып сорау арты сорау яудыруын керфек тә какмый тыңлап торды ир.
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның? Йорт-хуҗалык – күз алдында. Өйләнгән идем. Мәскәүдән кадәр кайтты кәләш. Яратып, дип фаразладым. Үзем дә яратып яшәрмен төсле иде дә… Аның мине кала кешесе итәсе килде. Ә мин… кендегем белән авылга береккән. Безне тудырган, сусаганда – су, ашарга икмәк биргән шушы җиргә, шушы туфракка. Аннан… Бер рәсем харап итте. – Ул, ялт кына торып, йокы бүлмәсеннән зурайтылган сурәт тотып чыкты.
Өченче сыйныфта укыганда төшкән фотосурәт. Менә алар, классташлар, елмаеп фотографка бакканнар. Башлангычта укыткан Рабига апаларына сыенып ук, Зәрия утыра. Аның артында ук… Рафис! Ике кулы – гүя ике канат – кызның җилкәсендә, кочакларга иткән сыман. Самими елмаю балкыган йөзләр.
– Мондый рәсемне никтер күргән юк.
– «Бөтенесен фотографтан сатып алдым. Кызлар кочаклап төшкәнсең, берсенә дә күрсәтмә», – диде әти. Миндә калды. Берсен зурайтып та алдым. Шул сурәттән дә көнләгән кешене аңлап буламы? Китте. Ялынып, кайт, дип, барып йөрмәдем. Миндә дә бар холык, шөкер. Таш атканга аш белән ату яхшы гадәттер дә… Язмыш, диик!
– Ә Әлфинур?
– Әлфинур – кызым. Дөресрәге, апаның кызы. Яман чир алып китте бит апаны яшь көе. Кызы калды. Башта әнкәй үстереште, аннан – мин. Укыттым. Икәү бер-беребезгә терәк тә бит, яше бара, күңеленә ошаган егете дә бар.
Ә ул, өзми-куймый, абыйны – анысы без фәкыйрегез  – башлы-күзле итәм, дип хыяллана. – Ул көлеп куйды.
– Һай, сүзгә мавыгып сизми дә калганбыз. Еллар алышыныр чак җиткән, еллар! Кремль курантлары суга. Ачыйк тәрәзәне, керсен Яңа ел! – Киереп ачкан тәрәзәдән башта ургылып салкын саф һава, аннан чыршы тирәли чыр-чу килеп бии-бии әйләнгән балаларның шат авазлары кереп тулды: «Яшел чыршы, басып торчы бакча түрендә!»
Аермачык ишетелгән җыр күңелгә рәхәтлек бирә, уйлата…
* * *
Таң атты. Сөйләшеп сүз бетәр төсле түгел иде. Ахырда хуҗа шигъри телгә күчте:
Кайт син безгә кышкы суыкларда,
Җанга җылы эзләп кайт та кил;
Гөрләвекләр йөгергәнен күрсәң,
Кайтмый түзалмассың бүтән, дим.
Кайтчы балан чәчкә аткан чакта,
Күңелеңә аклык салып кит;
Җиләк вакытында кайтсаң – менә бәхет! –
Урман сыеннан да авыз ит;
Чикләвекләр өлгергәндә кайтсаң,
Йөрер идек икәү урман тиң…
Ә шулай да бәхетле иде ул. Йокысыз үткән төн, ак кар диңгезендә йөзеп барган кораб кебек күренгән җыйнак йорт, хуҗабикәнең ихласлыгы, кунакларның күңелен күреп, йөгереп кенә йөрүе, сый-хөрмәт – сагынылган, тансык, җанны иркәли торган халәт… Бәхет өчен күп кирәкми, «Яшисе килә!» дип аваз салсаң, шул да җитә икән! «Кайт!» дип чакыручы булганда, кышның зәмһәрир салкыны да җанны җылыта!
Өрәңге өрәге
Вак яңгырлы моңсу көзнең кыска көне сүнеп бара иде инде.
Тынычланып йокыга ойый башлаган ирен бимазаламаска тырышып, кузгалырга да кыймый, шым гына утыра иде Кәримә. Шулчак стенага тыштан күсәк белән ордылармыни – тәрәзә пыялалары дерелдәп зыңгылдады. Утырган җирдән кинәт сискәнеп, ул сынын турайтты, ятакка күз төшерде. Сизенүе хак икән: йокламый ире! Хәлсез күз кабакларын кыймылдатырга иренеп ятуымы?
Комга сеңгән су кебек, көннән-көн көч-куәте кимесә дә, элеккечә колакка сак, тавыш-шыгырдауларга үтә сизгер ул. Ә шомлы шыкырдау янә кабатланды. Идрис нидер әйтергә теләгәндәй талпынып куйды. Яңак сеңерләре тартышты. Каны качкан, көл төсенә кергән хәлсез иреннәре арасыннан өзек-төтек ике сүз сөзелеп чыкты:
– Әллә… ки-ле-еп тә… җит-кә-ән?
Ишетмәмешкә салышып колак яныннан үткәрмәкче иде дә, яхшысынмады. «Кем?» дип тә сорашмады. Китмәскә килгән чир белән көрәшә-көрәшә талчыккан ир генәме, хәтта ни сабыр хатын үзе дә бу тигезсез алышта арый башлады бугай. Түземлеге төкәнмәс анысы, чыдам бит ул. Тик, ялгышып, кайчактагы гаҗизләнүе тышка бәреп чыга күрмәсен. Бу юлы да: «Тузга язмаганны сөйләмәсәнә!» – дип кырт кисмәкче иде дә, туктап калды. Мәңгелекнең чигендә – бер аягы җирдә, икенчесе гүрдә асылынып торган кешенең нинди хисләр кичерүен, алай гынамы, күзенә ни-нәрсә күренүен аңлап-белеп була димени?!
– Җил генә ул, җил генә! Йокла! – Бала юаткандай көйләп, юрган астыннан сизелер-сизелмәс кенә беленеп торган, юкарган-кипкән кулын табып, үзенең җылы учына алды, иркәләп сөйде.
Идрис, үзсүзле бала сыман үҗәтләнеп, баш калкытты:
– Үзе-ме?! – диде өзеп-өзеп.
– Үзе! Өрәңге үзе! – дип көлде хатын, ваемсыз-уенчак күренергә тырышып.
– Өрәңге өрәгеме?
– Өрәк ди! Булмаганны! Чаган тәрәзә кага.
– Чаган да… чага.
– Кисеп ташлыйк шуны, дип, ничә әйттем. Тыңламадың ич. Үҗәт күрше җиңде, бирештек. Кеше сүзенә карап тыелгач соң… Әнә йорт ышыгында иркенләп үсә торгач, муртайган өрәңгең балконга авышып-ятып ук беткән. Ботагы тәрәзәгә тия. Шул шыкырдата! Иртән Исмәгыйльгә әйтеп кистерәм.
– Аңарчы… яшәп булса әле…
– Әйттең сүз! Яшәмәскә!
Хатын артык сүз озайтуның файдасыз икәнен чамалап тынды. Юрган читен төзәткәләде. Ир, күзләрен йомып, янә йокымсырагандай итте. Гөнаһ шомлыгына, җил көчәйде, ахрысы. Шүрәле бармакларыдай тырпайган тармаклы, үҗәт өрәңге ботагы балкон тәрәзәсен каккандай бәрелә-сугыла иде: «Тук-тук!.. Тук-тук!..»
Әйтерсең, нидер даулап, какшаган балкон аратасын шыкырдата. Эчкә, җылы бүлмәгә кертүләрен таләп итеп үҗәтләнә сыман.
– Үч ала ул шу-ла-ай… – Кысылган иреннәр арасыннан саркып чыккан сүзнең мәгънәсенә баштарак төшенми торган хатын аңлап алгач кырт кисте:
– Сөйләмә юкны!
– Юк димә! Теге чакны… тамырын корытырга… кизәнгәнне онытмый ул.
– Агач-куаклар үч саклый белми. Табигать хәзинәсе лә. Җимешсез агач үссә, бигрәк тә саваплы икән. Аллага зекер әйтеп утыра, ди, алары, имеш.
– Менә… әйттең!
– Кеше генә үчле, мәкерле… Агач андый түгел.
Өч катлы иске йорт түрендә җәелеп үскән карт өрәңге берәүнең дә кадерлесе түгел югыйсә. Аны беркем утыртмаган. Орлыгын җил каяндыр очыртып китереп ташлаган да, дымлы туфракта шыткан ул. Тамырланган. Йолкып та ташлаганнар аны, чабып та караганнар… Муртаеп, башын аска игән өрәңгене җил дә йолыккалый, айкый-чайкый. Әмма ул талымсыз. Үсә.
Идрис, ничәмә-ничә еллар шәһәрдә яшәп тә, чын кала кешесенә әйләнә алмады инде. Кендеге авылга береккәндәй, туган ягын сагынып йөдәде. Баштарак, аспирантурада укыган елларында, тулай торак кысанлыгына күнә алмыйча, ир җаны иркенлеккә тартыладыр, дип, үз-үзен юата иде Кәримә.
Калада – Яңа бистәдә туып үскән Кәримә өчен ирнең бу гамәле ят иде: Ходайның һәр бирмеш якшәмбесендә, бердәнбер ял көнендә, таңнан торып, тәмле йокыны бүлеп, япь-яшь хатынын ялгыз калдырып, аркага биштәр асып, ничек авылга кайтып китмәк кирәк?! Адәм рәтле юлы булса бер хәер! Язын-көзен тездән былчырак ерып, тузан-туфракка батып, мең мәшәкать чигеп авыл юлын таптауны аңлый алмый йөдәде ул! Карт анасы, әлбәттә, бердәнбер улын көтә, сагына. Монысы белән килешеп була. Улын ялгыз башы үстергән, укыткан, кеше иткән. Ана хакы бар – бусын да санламый булмый. Әмма япа-ялгыз түгел ич анасы, өч-дүрт чакрымдагы күрше авылда кызы – Идриснең апасы яши ләбаса! Оныклары килеп-китеп йөри! Юк, аңлый алмады Кәримә авыл дип җенләнгән ир холкын! «Бәлки, сөйгән яры, беренче мәхәббәте шунда калгандыр, аны сагынып авылга ашкынадыр» дигән шик-шөбһә җанын әз талкымады. Көнләшү-үртәлүен күрсәтеп тормышларын ямьсезләмәслек акыл бар иде аңарда. Түзде. Чөнки ярата иде ул Идрисне. Чөнки аны яратмау мөмкин түгел иде. Сөйкемле сөяге бармы – әллә нинди сихерле тарту көче биргән аңа Ходай. Тыштан кырыс, олпат ир-егетнең күңеле нечкә-нәзберек… Моны да белә Кәримә. Әгәр нахак сүз әйтеп рәнҗетсәң, күңеле кителәчәк. Аркан белән бәйләп тә тота алмассың аны ул чакта. Теш кысып булса да килешкән иде авыл белән кала арасында киләп сарып йөрүенә. Кысан тулай торактан котылып, искерәк кенә өч катлы йортта ике бүлмәле фатир алып күченгәч, тормышлары үзгәрер сыман тоелган иде. Тик берни үзгәрмәде. Идрис һаман шул! Атна ахырына таба кыбырсый, юлга әзерләнә.
Бакча артындагы чишмә, томан астында җәйрәп яткан уҗым басуы, чәчәкле тугайлары төшенә кереп йөдәткән бер ул гынамы?! «Тора-бара дөнья баса. Идрис тә авыл юлын таптаудан туяр, ял көннәрендә икәү култыклашып кино-театрларга, кунакка йөрербез» дип, күпме көтте Кәримә. Тик өмете акланмады.
– Юлларына бал сылаганнардыр шул авылыңның? – дип ирештереп тә карады.
– Тәлгәш-тәлгәш ак чәчәк аткан баланлыкны бер кайтып күрсәң иде! Чыннан да бал сөрткәндәй! – дип куанып, хыялый елмая Идрис. – Әти утырткан бит аларны! Гүя тупылларга кадәр аның кул җылысын саклый! – Монысын моңсуланып өсти. Һәм бәләкәй якка – эш бүлмәсенә кереп бикләнә. Икегә бүленгәндәй талкынып яшәвенә кайчак үзе дә аптырый: коеп яуган яңгыр, җил-давыл, кар-буран дип тормый, ә менә кайтмый калса, бик кадерле нәрсәсен җуяр кебек. Югыйсә мавыктыргыч фәнни эше көтә, буш вакыты юк.
– Синнән күпкә кайтышлар инде күптән академик та хакыйкый әгъза!
Хәер, җавап эзләп кесәгә керми, шагыйрь сүзе белән хатынының авызын бик тиз каплый ир:
– «Йә, бармы арада берәр даһи, Нәкый йә бер Бакый, бер Исхакый?!»
– Син бар бит, син! Ходай биргән талантың бар. Сирәгәйтергә кирәк бу кайту-китүләрне! Барысын онытып, фәнгә генә җигелергә кирәк!
Әнисе! Улы сыйган җиргә әни-карчык сыймас идеме?! Ташлап китә алмый шул авылын. Мал-туар да тотмый инде. Кыен, дип бетерде. Миләш-шомырт дисәң… Яшь үсентеләрен, төбе-тамыры белән казып алып килеп, ишегалдына күчереп утыртырга була түгелме? Әнә кычыткан, тигәнәк баскан, буш яткан җирләр никадәр! Чишмәне, уҗым басуын монда күчереп булмый анысы. Әрәмә байлыгы – гөлҗимеш, балан куаклары – тамырдан үрчи. Өй тирәсендә чия, сирень чәчкә атып утырса…Бала-чага куаныр иде.
Хатыны белеп тәкрарлый, үзенә дә төпләнергә, утырырга күптән вакыт.
Идриснең ниятен хуплады гынамы, очынып йөрде Кәримә. Торф ташып, чокыр казыдылар, Идрис авылдан яшь үсентеләр алып килде. Көрәк тотып, өмә ясыйбыз дип, бөтен гаилә җыелып чыкканнар иде дә… Адәм көйләр, Тәңре көләр, диләрме?
Хәтта хыялны күпсенүчеләр була икән дөньяда.
Табылды андый адәм дә…
Беренче катта, тәрәзәләре ишегалдына караган фатирда Әхияр агай яши иде. Моның белән борчак пешереп булмасын элегрәк тә сизенә идеме Идрис?! Болай да караңгы чырайлы агайның теле чәнечкеле, күз карашы ук янаулы-авыр иде ул көнне. Элегрәк тә күршеләрнең һәр сүзеннән, эш-гамәленнән гаеп эзләп, калын каш астыннан сынап, сөзеп карарга күнеккән Әхияр агай, тышкы ишекне дөбердәтеп, каты ябасыз, дип, үткән-сүткәнгә бәйләнеп калуны изге бурычы саный иде, ахрысы. Идрискә дә эләкте. Ашыга иде, сүз озайтып тормады. Агай, ахрысы, чын-чынлап үпкәләде. Янәсе, «интеллигент кисәге» гафу үтенү түгел, хәтта аның белән сөйләшеп торырга да гарьләнә. Шик-шөбһәсе генә идеме бу – ачыклап маташмадылар. Әмма шул вакыйгадан соң өске каттагы күршесе артыннан «килмешәк» дип төкереп калуны гадәткә кертте агай. Сәламенә җавап кайтармас булды.
Канны уйната торган «зәмзәм суы»н нык кына төшереп, ашап-эчеп, кызып-кайнарланып чыкканмы, шадра бите тирләгән иде агайның. Без кебек очлы-үткен күзләрен хәтәр елтыратып, чыгу белән үк өмәчеләргә җикеренергә тотынды:
– Син нәрсә, буш җир күрдем дип, күз тондырып, хуҗа булырга йөрисеңме әллә?
Ә Идрис шат, кәефе күтәренке, агайның усаллануын аңламады. Күршенең чираттагы йомры юморы – шаяртуы дип кабул итте.
– Гөлбакча итәбез ишегалдын, агай! Бергәләп! Менә күрерсез! – Ак тешләрен күрсәтеп, дустанә елмайды гына. Игелекле эш башлап йөрүенә чын күңелдән инанган, кемнеңдер каршы төшеп, мәсхәрәләп көләсен уена да кертми иде ул. – Менә шомырт, балан, гөлҗимеш алып килдем әле авылдан. Тамырлары нинди тармаклы, китә, күрерсез! Кошлар сайрап уятыр, чәчкәсе куандырыр. Кирәк кешегә җимеше дә өлгерер. Балан кан басымыннан дәва…
– Нәрсә? Гөлҗимеш сатып баергамыни исәп?
– Юк ла… – Идрис йөз пар күз текәлгән аудиториядә һәр көн лекция укый, каушау, югалып калуны белми. Ә монда тотлыкты. Шикчел, явыз күз карашы, агайның ирен читенә эленгән мыскыллы елмаюы каушатты. Балачактан китек күңел, яралы җан гаделсезлек белән очрашканда сыкрый-әрни иде шул.
– Агач утырта, имеш! – дип, каһкаһәле көлде агай. – Ә монысын – мин утыртып куйганын ни эшләтәсең? – Чүп үләне арасыннан моңарчы күренмичә торган, талгын җилдә саз каены сыман сыгылып утырган зәгыйфь үсентегә калын сары тырнаклы бармагы белән төртеп күрсәтте: – Сездәй имансызларга ышансаң, үсеп утырган агачны көрәк белән кисеп ташларга да күп сорамассыз. Ә син, иптәш интеллигент, беләсеңме, Ходай биргән үсемлекнең җанын кыю… Кулың корыр, диләр иде элгәре!
Ирек куйсаң, яңа утырткан агачларыңа көн күрсәтмичә, бар дөньяңны басып алырга әзер әрсез америка өрәңгесен – сыек буынлы үсентене – Идрис абайламаган да икән. Гаҗәп, ник зурлап, хөрмәтләп маташа әле агай чүп арасында, үзе дә чүп мисалында йөргән өрәңгене? Ышанамы сүзе хаклыкка, юри Идрисне ирештерүдән тәм табамы – белмәссең!
– Балан сатып баючы сәүдәгәр! – дип көлде күршесе. – Ә син беләсеңме суң, спекулянтларга закуннар каты бит безнең илдә!
Була шундый кешеләр – сүзен сүз итәр өчен, башын кисмәгә бирергә риза. Тик екмасыннар гына аның сүзен – үрдә булсын. Ә үзенең урыны түрдә. Кемдер үзеннән уздыра, әллә кем булган, дип шикләнсә, йокысы кача. Зыялы, укымышлы милләттәшеннән үлеп көнләшә торган кара эчле адәм – бер Әхияр генә түгелдер. Идриснең чыгышын, «халык дошманы улы» дигән нахак исем күтәреп, үртәлеп яшәгәнен белә ул! Бер яктан ич алар, якташлар! Җәелеп сөйләшеп утырырга вакыты булмаса да, чамалаган иде Идрис: Сәхипгәрәй улы дигәнне ишетүгә, карт йөзеннән күләгә йөгереп үтүе тиккә түгел, сере бар!
Йөз-кыяфәте атасына тарткан Идрисне йортта күрүгә үк төсмерләп алды Әхияр. Булса да булыр нәселләре белән мактанчык, борынлы, тәкәббер! Шәриктәшеннән көнләшеп шикаять сырлаганда, ул, әлбәттә, әләк адәм үтерер дигәнне уйлап тормады. Куштан булганга куштылар – үтәде. Суга төшкәндәй юкка чыкканына да аптырап тормады, заманы шул булгач. Борын асты кипмәгән улы калды… Әнә кем булган! Әле ярый танымый. Институтта укыта, имештер. Көнчелек корты әллә кайсы күзәнәкләрен ертып үтте.
Идрис ачу белән көрәген җиргә атты. Ташка тидеме, сабы шартлап сынды. Кәримә үгетләп-җайлап караса да, кабат көрәк сабына тотынмады Идрис. Ишегалдын гөлбакча итү хыялыннан биздерде аны күршесе.
Ә өрәңге әрсез дә соң! Мине сөймиләр дип үпкәләп тормый. Җәелеп, тармакланып үсүен белә. Ел саен өскәрәк үрмәли.
Әхиярнең хәйләсен төшенде Кәримә. Сирень, чия утыртсалар, беренче кат тәрәзәсенә күләгә төшәр иде. Өскә үрләгән өрәңге ботагы, өченче катка үрелеп, әнә тәрәзә кага.
«Йоклап кына китсен, белермен мин сине нишләтергә!» Кәримәнең сукранганына карап кына өрәңге балконга орылып-сугылып шыкырдаудан туктамады, әлбәттә. Әмма хатын үзе тынычлангандай булды.
Гарьчел-рәнҗүчән димәктән…
Гәрчә язмышы сынауларга бай булса да, тәкъдирнең бормалы сукмаклары моңарчы Идрисне адаштырмаган иде әле. Дөрес, әткәсен – укымышлы мулла, аннан мөгаллим булган Сәхипгәрәйне – балаларын кан-яшь елатып алып чыгып китүләре истән чыкмады… Биш кенә яшь иде аңа. Гамьсез балачакка нокта куелды. Сабый зиһене бу фаҗиганең һәр мизгелен мәңгелеккә сеңдереп калгандыр, гүрнәчәдәй үз йортларыннан бер ярлы көнлекченең җир идәнле, карындык тәрәзәле куышына куып чыгарулары да хәтердән җуелмаган. Әнкәсенең мөлдерәмә сагыш тулы яшьле күзләре, әтисенең, әрнү катыш ачыргаланып: «Мин гаепсез. Кайтырмын. Көтегез!» – диюе… Ел арты ел узды, бәгырьдәге сызлавык, рәнҗеш-үпкә, кара кан булып укмашып, шешкә әйләнде. Яман шешкә! Өрәңге ботагы тәрәз шыкырдатканга шомланып ята торган егет идемени ул? Авызында кош сайрата торган асыл зат иде дә… Җеп өзәрлек хәле булмый кымшанмый ятсын әле!
Идрисне күпләр язмыш иркәсе, бәхетле зат дип кенә белә. Янәсе, егет солтаны дан-дәрәҗәгә җиңел иреште. Студентлар, яшь галимнәр арасында абруй казанган күренекле шәхесне җае чыкканда тешләп алырга теләүчеләр дә табыла кайчак. Тешлеләрне сөендерерлек форсат гел чыгып тора: язмыш галиҗәнаплары бу юлы да зурдан кубып эш йөртте, корбан тәкәсе итеп аны сайлады, аңа каныкты…
* * *
Әйе, шәп, фырт егетләрне көнләштерерлек артист булып туган ул дөньяга. Килеш-килбәт, буй-сын, төс-кыяфәт дисеңме, һәр сүзен җаныңа үткәзеп сөйли белү сәләтеме – һәммәсе гаҗәеп килешле, затлы, мөкәммәл. Эзләнүчән, тырыш, сәләтле икәнен таныган хәлдә дә, көнләшми мөмкин түгел! Әмма… дан-шөһрәт, абруй, дәрәҗә аңа үзеннән-үзе, җиңел килә, дип исәпләүчеләр ялгыша. Бик нәзберек нәрсә ул – дан-шөһрәт. Бүген бар, иртәгә юк. Тир түктерми генә, берәүгә дә нурлы йөзен күрсәтергә ашыкмый. Ачышка тиң фәнни хезмәтенә никадәр көч салганын, һәр карышын үҗәтлек-тырышлык белән, үр арты үрне ничек яулаганны ул үзе белә дә, хатыны Кәримә сизенә. Текә-горур, мәһабәт рәвеш-кыяфәтенә сокланып, сөйләү манерасына, осталыгына хәйран калып, авызына гына карап торган студентлары да аның төн йокысын калдырып һәр дәрескә бөртекләп, җентекле әзерләнүен, тузан йотып китапханәнең сирәк китаплар бүлегеннән чыкмыйча, баш күтәрми утыруын күрмиләр. Хыялланып аңа гыйшык тотучы, очрашу-күрешү өмет итеп йөрүче хыялый-җилбәзәк студент кызлар бихисап анысы. Сабыр-тыйнак Кәримәне егет солтаны Идрискә тиң түгел, дип исәпләүчеләр бар. Ялгышалар. Коеп куйган, бер кимчелексез, идеаль кеше булмый. Талантның җайсыз-көйсез булып яралуы да сер түгел.
Кәримә – кала кызы. Әнкәсе һөнәрчеләр бистәсендә туып үскән, ә әтисе Гамир абзый, чабатасын аркасына асып, авылдан яланаяк чыгып киткән, үҗәтлеге чамасыз булганга гына тырышып-тырмашып укып, прокурор дәрәҗәсенә ирешкән. «Намусы чиста, күңеле саф кеше генә гаделлек сагында торырга тиеш» дип чын йөрәктән инанган прокурор алдында эш-гамәлләре һәм куллары бик үк чиста булмаган күп кенә түрәләр кан калтырап торды. Бердәнбер кызларын, институт тәмамлагач, үзләре янында – калада калдыру өчен, әти кеше ягыннан бер ишарә, ым кагу да җиткән булыр иде, бәлки. Әмма Гамир әфәнде карчыгының ялваруын ишетмәмешкә салышты: «Тормышта һәркем үз сукмагын үзе салсын. Шома юлдан барса, яшәү тәмен, яшәү ямен табуы икеле», – дип котылды.
Август башында, мәктәпкә укытырга билгеләнүе хакында юллама тотып, Кәримә авылга килеп төште. Биология укытучысының сәгатьләре күп түгел, әмма дәрес бирүдән тыш ул, укучылары белән бергәләп, куян, сыер фермасына шефлык ярдәме күрсәтергә, мәктәп яны участогын тәртиптә тотарга тиеш икән. Эш-мәшәкать – муеннан. Җитмәсә, директорның йорт куяннары үрчетү белән җенләнеп йөргән көннәре. Куян асрауга тоткан чыгымнарны каплау бер хәер, зур керем алу турында хыялланып йөри. «Куян малын симертүне тәэмин итү, азык әзерләү – биологның изге бурычы!» – дип аңлатты.
Ял көне иде. Иртәдән шыбыр-шыбыр яңгыр явып тора. Мондый яңгырда куян читлекләре янына бала-чага якын да бармый. Авыл кешесенең үз хуҗалыгында да эш-мәшәкать баштан ашкан. Озын брезент плащ киеп, чаштыр-чоштыр шул мәхлукларга үлән чабып маташа иде Кәримә. Үтеп барышлый гына янында туктап сәлам бирүчегә күтәрелеп караса дертләп китте. Каш астыннан сынап-сөзеп кызны күзәткән диңгезче егет чибәр иде. Ул ипләп кенә кыз кулыннан чалгыны алды, аякларын аерыбрак, җайлап басты, киерелеп, чаж-чож китереп, печән чаба башлады. Рәхәт, җиңел эшли иде ул. Яңгыр астында юеш үлән чабу михнәт икәнен әле генә үз җилкәсендә татыган Кәримә исә аның эш мәне белүенә сокланып карап торды.
Егет Идрис исемле, мәктәптә тарих укытачак икән.
Килгән көненнән мәктәпне авызына каратты егет. Менә ул класска керә. Бәргәләшеп алырга өлгергән, тирләгән-пешкән малайлар утырышып беткәнче, сүзсез генә һәркайсын күздән кичерә. Секундлар уза. Класс шым була. Үткен күз карашы, кинаяле, төртмә сүзләре белән тәртипсез классны дер селкетеп тоткан теләсә нинди атаманны урынына утырта ала. Ә сөйли башласа, сыгылмалы бәрхет тавышы сихерли. Әле генә гамьсез, үз ишләре белән әвәрә килеп кайнашкан класс, дөньясын онытып, башка яссылыкка күчә. Борынгы заман каһарманнары, аларның риваять-моңнары бар икән. Бәрәңге белән ипигә туяр-туймас тормышны онытып, шулар язмышы өчен ут йота. Яуда җиңсәләр шатлана, җиңелсә… Мөгаллим абый һәммәсен үзенә гашыйк итте. Атна-ун көн уздымы-юкмы, эленке-салынкы йөргән малай-шалай үзгәрде. Ә кыз-кыркынны гүя алыштырып куйдылар – һәркайсы хәл кадәренчә киенеп-ясанып, сизелер-сизелмәс бизәнеп йөри. Курчак кебек матур, чибәр туташлар икән ич алар. Күз карашлары, атлап йөрешләренә кадәр икенче. Әйтерсең уку бәйрәмгә әйләнде.
Тугызынчы-унынчы класс укучыларыннан алып яшь укытучыларга кадәр һәммәсенең яңа укытучыга гыйшык тотуын Кәримә сизми калмады, әлбәттә.
Югыйсә аның тарих укытучысы күренүгә баш югалтыр сәбәбе юк иде. Әнисе аны тизрәк Казанга кайтарту уе белән яна. Ниятен тормышка ашырмый туктамаячак, бик үзсүзле хатын ул. Хәер, кызын яхшы гаиләгә урнаштыру, башлы-күзле итү хакында кем хыялланмас? Әминә ханым да чарасына керешкән: кияү буласы егет белән Кәримәне дә таныштырды. Баш югалтып гашыйк ук булмады булуын, шулай да, кирәге чыкмый калмас дип, нәфис кулъяулыкны түш кесәсенә салып куйгандай, исемен күңеленә бикләп куйган иде инде. Үзен канаты бәйләнгән – ярәшелгән кәләш итеп тоюы гамьсезләнеп уңга-сулга күз атарга ирек тә бирми. Тарих укытучысына гашыйк булып шашынучылар аны гаҗәпкә калдырды. Артист, җырчы – сәхнә йолдызы саналган асыл зат синеке була димени? Кыз-хатын гомерлек яр сайлаганда ялгышмаска тиеш: бөтен хатын-кыз ярата торган ир белән ул беркайчан да тыныч яшәмәячәк, хәер, бүтән бер хатын-кыз да яратмый торган ир белән дә бәхетле була алмаячак.
Ни гаҗәп, очрашуга сәбәп эзләп, үзен эзәрлекләп, янып-көеп, «яратам» дип йөргән кыз-кыркынга Идриснең исе китмәде. Тыштан һавалы күренсә дә, салкын тәкәбберлек егетнең тышкы калыбы гына иде, күрәсең.
Кәримәне шул елны ук уку-укыту эшләре мөдире итеп куйганнар иде. Ронодан килгән вәкил белән Идриснең бер дәресенә кереп утырырга туры килде аңа. Егет педагогия институтында читтән торып укый, училище белеме белән укыткан тарихчы институтны кызыл дипломга тәмамлаган Кәримәгә яңалык булырлык нидер әйтә алмас дип ышанып керде. Чыннан да, Идрис аңа күптән таныш вакыйгалар хакында сөйли башлады. Әмма ничек сөйли! Инспектор да, Кәримә үзе дә авыз ачып, шаккатып тыңладылар. «Ходай оратор сәләтен дә кызганмаган!» – дип куйды вәкил, аңа таба иелебрәк. Ягымлы, бәрхет тавыш – күңелләргә хуҗа, ә бөркетнекедәй үткен күз карашы сихерли. Яшь йөрәкләрне күренмәс җепләр белән тоташтырырдай әллә ни булмады да сыман. Ә йөрәкләр бергә кушылып типте.
Институт тәмамлауга, Идрисне аспирантурада калдырдылар. Кәримә укытуын ташламады. Кызлары, аннан уллары туды. Укытучы акчасы белән стипендиягә яшәп, тормышның очын очка ялгау җиңел булмады. Дөрес, булганына шөкер, дип, кул кушырып утыра торган ир түгел ул. Табигать мәһабәт кыяфәт, чичәнлек кенә түгел, тырышлык, дәрт-дәрман дигәнен дә кызганмаган. Яшь аспирант студентларга дәрес бирә башлады. Студент кызлар аның артыннан өерелешеп йөри. Ул канәгать.
Ә вакыт уза, үкчәгә баса-баса, фәнгә яшьләр килә! «Синең генә авыл дип исең китә. Кандидатлык диссертацияңне якларга, доктор булырга кирәк!» Кәримәнең тыкырдатуларын гүя ишетми дә, җомга җитте исә, биштәрен барлый башлый Идрис. Беркатлы, түзем-сабыр татар җанлы авыл тарта аны! Эчкерсез әңгәмәләр яшәртә, яшәтә, һавасы килешә…
Йокы… Татлы да соң йокы!.. Рәхәт-ләззәтле йокыдан мәхрүм шул Идрис. Хәер, Кәримәнең үзенә дә җитми ул. Их, бер онытылырга иде, изрәп, сәгадәтле йокы кочагында эреп, бар борчу-михнәтләрдән котылып, туйганчы йокларга иде! Ихтимал, көч-гайрәте кире кайтыр иде. Атна-айлар буе йокысызлыктан интеккән кеше генә аңласа аңлый йокы дигән сихәтле һәм дә татлы-ләззәтле халәтнең тылсым икәнен, никадәр көч-кодрәткә ия булуын.
Таңда җил дә тына, кошлар чыр-чуы бер мәлгә басыла, бишегендә – бала, сөйгәне куенында газиз яр ойый, һәр күзәнәк, җан-тән ял итә. Йокы кочагында карун – байлыгын, гашыйк җан – мәгъшукасын, көчле үчен оныта. Җир өстенә, талгын гына канат кагып, төн хуҗа булып ала. Йокы… Татлы йокы… Идрис онытылып, рәхәтләнеп йокы кочагында оеп көч җыйсын өчен ул… Йә, ни-нәрсәсен бирер иде икән? Саулыгын, байлыгын, ярты гомеренме?
Җил әллә исү юнәлешен үзгәрткән инде – азмы-күпме тынып торды да, өрәңге янә балконны шыкырдатырга тотынды.
Кәримә, керфекләренә эленгән хәлсезлекне кулы белән сыпырып ташларга теләгәндәй, күзләрен уып торып басты. Бүлмә бөркү кебек тоелды. Ул сак кына балкон ишеген ачты. Җиңелчә халат бөркәнгән, йомшак башмак кигән килеш, әкрен генә тышка атлады.
Йолдызлар да, ай да күренми. Күкне, җирне аксыл томан сарган. Тиздән таң атар, яңа көн башланыр. Нинди булыр ул яңа көн? Йа Раббым, таң атканын күрү, яңа көнне каршылау нинди бәхет икәнен сырхау гына аңлыйдыр шул.
Шулчак өрәңге чайкалды, тармакланган юан ботак балкон киштәсенә бәрелде. Кәримә комарланып аны эләктерде дә усалланып үзенә таба тартырга тотынды. Ботак көчле-нык иде, һич бирешергә теләмәде. Хатын, җан көче белән киерелеп, аны үзенә таба тартып китермәкче, көче җитсә-җитмәсә, каерып-сындырып ташламакчы иде. Әмма көчләр тигез түгел иде шул, ручка тотып дәфтәр тикшерүдән бушамаган нәзек беләкле укытучыга агач та карыша икән! Бирешмәскә теләп тартышуына Кәримәнең җен ачулары чыкты, тәрәзәгә бәрелеп ирнең тынычлыгын бозган таза ботакны җиңмичә тынычлана алмаячак иде ул. Менә кулы белән тотынган чи ботак шартлап сынды, кәүсәсеннән аерылды. «Әһә, була бу!» – дип, хатын сөенергә өлгермәде, икенче кулы белән ябышкан ботак та кулдан ычкынды – сынган җире халат җиңен эләктереп өлгерде. Кәримә аягы шуып идәннән аерылуын һәм коточкыч караңгылык өстендә – һавада эленеп калуын тойды.
«Өрәңге өрәге!» Иренең сүзе кылт итеп искә төште: «үч ала» дидеме? Чаган дисәң – чага, өрәңге дисәң – өрәге бик яман. Нинди ахмак балалык бу, йа Ходай! Коткарсаң, бер син генә коткара аласың!
Җан ачысы белән кычкырмакчы булды – тавышы чыкмады. Керфекләренә яшь бөялде. Йа Рабби, ире тиккә шомланмагандыр! Курку, әрнү, шөбһә – һәммәсе, бергә укмашып, бер мизгелдә аның зиһенен томалап куйды.
«Бетүем шушы икән!» дигән уй башыннан яшен тизлегендә йөгереп узды. Икенче мизгелдә ире күз алдына килде. Хатынын дүрт күз белән көтеп торган ир, бер таянычсыз калса, ни эшләр? Кызгану хисе йөрәген өтте. Һәм бу хис – ире өчен хәвефләнү – өрәктән куркуга караганда көчлерәк иде. Бик якын ул – әнә ишекнең теге ягында гына, кычкырса, бәлки, торырга тырышыр. Әмма хатынының чарасызлыгын күреп, соңгы өмете дә өзелсә? Ул чакта ни эшләргә? Алар икесе дә әле һаман могҗизага ышана, ирнең аякка басачагына өметләнә түгелме? Бу, чыннан да, шулай. Иң соңгы булып өмет сүнә.
Очып төшү халәте күз алдына килеп тетрәндерсә дә, аягының балкон аратасына кысылып калуын тою, авырту аны айнытып җибәргәндәй булды.
Әлегә бу – аның җире, аның биләмәсе, монда бисмиллалы гомер еллары. Иртәләрен, таң атканда, йокыдан уянып, еш кына балконга чыгып баса. Кызарып таң атканны карап торырга ярата иде. Шул тылсымлы мизгел күңелне һәрчак җылыта, уйландыра. Әбисеннән отып алган догалар хәтердә яңарды. Биш вакыт намазга басмаса да, ул динле нәсел баласы икәнен онытмый. Күңеле сизә: бу такталар аның догаларын, уй-хисләрен сеңдергән. Тиз һәм җиңел генә ычкындырмаячак язмыш сынавы – сынап, астан күз текәп торган куркыныч караңгылык кочагына атарга ашыкмаячак.
Ул гомере буе язмыш белән көрәште түгелме?!
Горур, мәһабәт Идриснең аны – күрер күзгә әллә ни чибәрлеге, табаныннан ут чыгарырдай җитезлеге, уңганлыгы белән башкалардан аерылып тормаган гади кызны яр итеп сайлавын күпсенүчеләр булмадымы әллә? Читләтеп-төрттереп, кинаяләп, хәтта турыдан ярып та бу хакта искәртүчеләр җитәрлек иде. Хәтта ирнең туган-тумачасы да авыл эшен изеп эшли торган нык, таза хатын алмавына пошынуларын сиздерми калмады. Беришесе, кияү зур урында утыра торган бабайга аркалана, дип йөз ертудан да оялмады. Барысы да үтте. Сынаулар узды. Чөнки «яратам» дип кычкырып йөрмәсәләр дә, араларында аңлашу бар иде. Әгәр өйләнешү коры исәп-хисапка гына корылса, тормыш сынавын үтүләре ай-һай четерекле бит! Хәер, килешеп-аңлашып бергә яшәгән еллар да гел шома эздән, уйнап кына тәгәрәде, дисә, ялганчы булыр иде.
Җор телле, янып торган остазга гыйшык тотучы студент туташлар гынамы, купшы, кәттә ханымнар да Кәримәнең кытыгын китерүне дәрәҗә саный. Көнче күбәләкләр очкалап, Кәримә күңелсезләнеп йөргән чакларда, Идриснең шаярып әйтә торган сүзе бар иде: «Менә берзаман күзләр чибәрләргә төшми башлар, тешләр коелып бетәр. Синең кулыңа карап, манный боткасы пешереп биргәнеңне көтеп, өйдә генә утырырмын, яме! Шул чакта икебез дә бик бәхетле булырбызмы икән?» Икесе дә көлеп җибәрәләр, киеренкелек шуның белән юыла.
Юраган юш килә икән. Кәримәнең кулына карап, манный боткасы пешереп биргәнен көтеп ятамы Идрис?! Картайганын, тешләре коелып беткәнен көтәргә дә сабырлыгы җитмәгәч…
Монысы да сынаудыр ла. Чираттагысы… Һәм иң мәгънәсезедер, бәлки! Хәер, асыл мәгънәсен, бәлки, Кәримә аңлап-төшенеп бетмидер әлегә. Өрәңге ботагы кулыннан ычкынып китсә, атылган таш сыман аска ыргылыр. Өченче кат кына булса да, балконнан егылып төшеп исән калулары… икеле. Ычкындырмаска иде дә, өрәк аны аяусыз рәвештә тарта-йолка, аска сөйри. Ачы җил исә. Ботаклар, хәвефле пышылдашып, бәрелеп-сугылып, шом тарата.
Кәримә икенче кулы белән тазарак-ныграк ботакка ябышырга тырышып җан тартыша. Шөкер, аягы такталар арасына нык кысылган. Гүя шул арата саклый, ычкындырмый әлегә. Иркенләп сулыш алсын да балконга тартылырлык көч җыйсын. Табар җаен. «Җан биргәнгә җүн бирер» дип юкка гына әйтмиләр ич. Иң авыр мизгелдә газиз ирен, сөйгән ярын ташлап калдырып аска очса… Юк, күтәрә алмас ул мондый сынауны! Ә упкын күзеннән – томанлы кара җирдән – аңа Өмет карап тора!
Соңгы көчен җыеп, ничек кенә булса да рәшәткә читенә тотынып калырга өметләнеп, каурый кебек җиңел гәүдәсен, бер йомарлам итеп җыеп, эчкәрәк – балконга ташларга кирәк ич аңа!..
Аягының чыдамаслык булып авыртуын тойды. Бер мизгелгә хәтта аңын җуйгандай булды. Әмма үзенең кара җирдә түгел, идәндә ятуын абайлап, шатлыгыннан тыелып кына көлеп җибәрде.
Ул исән! Өрәк, әгәр булса, артка чигенде. Чигенми чарасы юк, Кәримә җиңде! Өрәкле түгелдер өрәңге, шатлык-кайгыларга битараф ич ул! Каен кайгыны җиңеләйтә, имән кешегә ныклык бирә, нарат тынычландыру сәләтенә ия, ә өрәңге – битараф! Тәрәзәгә бәрелеп йөдәткән ботагы каерылуга да!
Ишекне сак кына ачып, сайгакларны шыгырдатмаска тырышып, өйгә узды. Аякның сызлавына чыдар хәл юк. Сынмаган булса да, ул биртелгәндер. Шешкән. Каймыктыруы хак, ләкин бу мизгелдә моның әһәмияте юк иде инде.
Ул йоклап киткән!
Йокы – тылсым бит ул. Тынычландыра, бәлзәм кебек тәэсир итә, савыктыра. Моны атналар буе йоклый алмый иза чиккәннәр генә аңлый, белә. Ятуга йоклап китә торган берәү дә аның нинди зур хикмәткә ия, олы бәхет булуы хакында хәтта уйлап та бирми. Йоклыймы-йоклый. Һәм вәссәлам!
Кәримә, тынычлап йоклап киткән ирнең сак йокысын бүлдерүдән куркып, кымшанмый да утырырга риза. Чираттагы уколны кадар вакыт узып киткән. Нинди хикмәт соң бу? Тынлык. Шундый рәхәт тынлык! Ниһаять, өрәңге дә кыштырдаудан туктар икән! Укол өчен кирәк-яракны хәстәрли башлау хәерле. Сабый баланы тибрәткәндәй, назлап йоклатасы килгән иде ич!..
Сихәтле йокы кочагында изрәгән газизенең ирененә сөйкемле елмаю кунган.

Тылсымлы түгәрәк
Зөмәрәне күзгә күренмәс тылсымлы җепләр тарттымыни – чәчәкле-чуклы яулыклары күбәләкләр сыман җилфердәшкән киоскка таба атлады ул. Исәп-хисап белән мәшгуль сатучы шунда ук башын күтәрде.
– Рәхим итеп, карагыз! Караган өчен акча сорамыйбыз! – диде елмаеп. – Товарларыбыз бер дигән! Кичә генә алып кайттым. Җаның теләгәнен сайла! – Ул, төргәкне сүтеп, бизәкле бер яулыкны тартып алды. – Күрче, болын чәчәкләренең ямен, хуш исен җыйган диярсең! Үзе йомшак! Тәнгә рәхәт! Чын кашемир бу! Затлы мал тансык хәзер. Ясалма ефәк, ясалма йон, ясалма мөнәсәбәтләр басты ич дөньясын… – Зөмәрәнең кызыксынуын икеләнүгә юрапмы, хатын тезде генә: – Акча, туганкаем, бүген бар, иртәгә юк ул! – Елмаеп-көлеп кенә үз фикеренә ышандыра алу сәләтенә ия иде сатучы. – Акчаны ашап та, киеп тә булмый. Барыбер җилгә оча! Ә алган әйбер алганда кала. Бер бәйләвең – бер гомер. Әҗәткә кереп булса да алырсың үзен. Бәйләмәсәң, бүләккә дә бер дигән!
Әллә «әҗәткә», әллә «бүләккә бер дигән!» диюе сискәндерде, Зөмәрә, үзе дә сизмәстән, янчыгына тыгылды. Пөхтәләп төргән яулыкны кулына алгач, алдаучысы-алданучысы мыжлап-кайнап торган базарда бүтән бер гаме дә калмагандай, китү ягына борылды. «Акчаны суга салдым!» дигән уй сызылып үтте. Чуклы-чачаклы шәльяулык ябынып йөрмәс ул. Ә шулай да алды. Их, әнкәсенең иңенә салырга иде моны! Соңарды. Ник алданрак табылмады икән бу шәльяулык?! Хәер, эзләсәң, мал табыла. Йөрәккә кан савыла: хикмәт кесә такыр булуда лабаса. Үкен-үкенмә, хәзер соң инде.
«Бүләккә бер дигән!» Шул уй янә күңелне кытыклап узды. «Әҗәткә» дигәненең күңелне кузгатуы да тикмәгә түгелдер. Күңелдә төен бар, җанга тынгылык бирми торган әҗәт түләнмәгән, димәк. Уйда калган гамәл – нәзер искә төшеп сискәндерсә… Хикмәтле бит бу…
* * *
Тыйнак-сабыр Мөслимә апаның ягымлы ачык йөзе, гел елмаеп карый торган уйчан күзләре күз алдында чагылып киткәндәй булды. Мөслимә апа – дөнья бәһасе кеше. Күпме яхшылыгы тиде! «Бер бәхилләтермен әле» дигән сүзе нәзер түгелмени? Дөрес, «баегач» дип тә өстәгән иде шикелле. Әмма баю – бик тә шартлы төшенчә. Эшләп кенә баю – бу илдә чынга ашмас хыял ич ул. Хәзинәгә юлыксаң яки берәр бай туганың мирас калдырса гына инде… Хәер, Тәкъдир белән ник бәхәскә керергә? Изге ният нәзер булып артыңнан мәңгелеккә ияреп барса… Мөслимә апа үзе риясыз, «Изгелек эшлә дә суга сал, балык белмәсә, Халикъ – Хода белер» дип яши торган кеше ул. Әмма ләкин үзең бар бит әле: вөҗдан, намус, бурыч.
Соңгы араларда, әллә эш күплектән, аралашулар сирәгәйде. Авылына кайтып киттеме, чирлиме – күптәннән күренми Мөслимә апалары.
Уй диңгезенә кереп батса, Зөмәрәнең дә уе иксез-чиксез. Тормыш арбасын авырлык белән сөйрәп баручы кызы – Шәмсиясе өчен ут йотып, борчылып яшәве өзә үзәген. Язмыш шул балакае җилкәсенә сынау арты сынауны өепме-өя. Толлык ачысын үзе дә яшьли татыган иде. Кызы моңлы, ятим булып үсте. Җитмәсә, кияүләре дә үзен генә сөюче затсыз адәм булып чыкты. Язмыш сынавын узарга көче җитмәде. Алты яшьлек уллары бәхетсезлеккә юлыккач, эчүгә сабышты. Шәмсия сабыйны ничек тә аякка бастыру өчен җан атып йөргәндә, бер җилбәзәк хатынга йортка керде. «Илдә чыпчык үлми, яшәрбез әле», – дип, кызын юатса да, таякның юан башы Зөмәрә өстенә төште. Әнисе язмышы кыз балага мирас булып күчә, диләр – хак икән. Хәер, үзе өчен әллә ни борчылмый ул хәзер – яшисен яшәгән. Тормышы сикәлтәле булды, әмма яраткан эше бар иде. Шуны ул бәхете санады. Ә кызына андый бәхет язмаган. Дүртенче курска җиткәч, укуын ташлады. Кияүгә чыгам, дип алгысынды шул. Малай артыннан ук игез онык туды. Кызның укуда кайгысы калмады. Авыру бала тәрбияләгән ана үз хәлен үзе генә белә. Юньле кием күрми, ризыкка туймый, кимсенеп үсә ятимнәр. Авырлык күргән – сабыр була, диләр дә… Ни эшләп тә булмый, аякны юрганыңа карап сузасың.
Менә тагын: «Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек кенә бирәсе», – дип ду кубулары өйдәге тынычлыкны качырды. Чыгым өстенә чыгым чыгып тора. Репетитор ялламый тапшыра торган түгел, диләр, бу БДИны.
Беркөн игез кызларның сыйныф җитәкчесе туктатты Шәмсияне: «БДИ турында уйлыйсызмы-юкмы?» – дип, тәмам гаҗиз итте. Сыйныфтагы һәр укучы күптән репетитор белән эшли, янәсе.
– Яшерен-батырын түгел, бүтән фәннәрдән уртача барсалар да, кызларыгызны математикадан бик көчле дип булмый. Аттестатсыз чыгып китмәгәйләре… Репетитор яллау-ялламау – һәркемнең үз эше анысы. Тик…
– Каян табасы соң ул… репетитор дигәннәрен? – Каушаган хатын авызыннан ычкынган сорау бигрәк тә беркатлы тоелды, ахрысы.
– Сез соң әллә айдан төштегезме? Шуны да белмәскә, – дип элеп тә алды, селкеп тә салды сыйныф җитәкчесе. – Бөтен өмет математикта инде. Әмма… Чират аңа! Сезнекеләр икәү… Ризалашырмы?
– Күпме ала? – Тагын бер садә сорау ычкындырды Шәмсия.
– Ул кадәресен үзегез килешегез. Риза булса әле.
Уйга баткан Шәмсия җил-җил атлап китеп барган сыйныф җитәкчесе артыннан озак кына карап торды. Ишеткән иде математика укытучысының кайбер балалар белән аерым дәресләр үткәрүен, имтиханда эләгүе ихтимал сорауларны тәфсилләп аңлатуын…
Кирәкле теманы дәрестә үк һәркемнең ми шәрифләренә үтәрлек итеп аңлатса булмас идеме?.. Ул үзе җитәкләгән 11 «А» сыйныфы балалары конкурс, олимпиадаларда катнашып тора. Җиңәләр дә. Ә 11 «Б» сыйныфы үги бала кебек. Кызлар зарлана: «А»ларын узарлар дип курка, дәрестә эшебездән гел гаеп табып сүгә генә безне. Дәрес аңлатырга вакыты калмый».
* * *
Йа Хода, әни кешегә сабырлык бир! Бәгырьдән өзелгән нарасыеңны – «фәрештә валчыгы»н, – нәни кулларына авыр портфель күтәртеп, өйдән чыгарып җибәрәсең. «Дәфтәреңне онытмадыңмы? Кара аны, укытучыны игътибар белән тыңла!» Көч тә, вакыт та җитми үгет-нәсыйхәтнең артыгына. Бала – дөнья белән күзгә-күз! «Сабыема рәхим-шәфкатьле адәмнәрне юлдаш ит!» – дип теләк теләргә дә онытасың күп чакта. Дөньяда яхшыдан – яманы, юньледән азгыны күбрәк. Юк, ялгыша Зөмәрә. Яхшысы күбрәк! Шәмсиясенең аптырап юнь бәягә юньле репетитор эзләп йөргәндә, юлында Мөслимә апа очравы үзе могҗиза түгелмени?
Кырык ел авыл мәктәбендә математика укыткан Мөслимә апа, бердәнбер кызы кияүгә чыгып шәһәрдә төпләнгәч, сыкранып булса да, йорт-җиренә йозак сала. Укытучылык сәләте аңа тумыштан – табигатьтән бирелгән хәзинә бит. Шуңадыр кул кушырып утыра алмый ул. Үз вазифасын башкаруны намус эше санап, сайлаган юлыннан абынмый-сөртенми бара андый укытучы. Әллә нинди батырлык та кылмый – эше дә, үзе дә гап-гади. Нур булып күңелгә якты җылылык иңеп кала андыйлардан. Утыз-кырык ел үткәч тә, юл күрсәтүче, тормышым маягы булды, дип хөрмәтләп искә аласың…
Сикәлтәле-зилзиләле тормышларына Мөслимә апаның килеп керүе очраклы да булмагандыр, бәлки. Күкрәп-яшенләп яңгыр явып узса, табигать тә яшәреп кала. Яшел үлән шыта. Яшәүгә өмет уяна.
Шәмсиянең игезәк кызлары да яңа дәрт, өмет белән Мөслимә апаларына консультациягә йөри башлады.
Зиһенгә үтәрлек итеп аңлатучы булса, теш үтмәслек фән түгел икән лә!.. Ә математиканы су кебек эчкән тәҗрибәле укытучы өчен кызлар төшенеп җитмәгән мисал-мәсьәләне шәрехләп бирү – җан рәхәте. Айсылу белән Алмазия аңа шулкадәр ияләште, «апа» дип үлеп торалар. Кайчак ул үзе аларга кереп утыра. Киңәшен дә бирә. Әҗәтен ваклап-ваклап түләвеннән Шәмсиянең очын очка көчкә ялгавын аңлаган иде ул. «Бурычлы булам, дип, бер дә борчылма. Күрше бит без, – диде. – Иртән торуга, уң як күршеңә сәлам бир, хәлен белеш. Ул да күршесенең хәлен белешсен. Изге теләкләр теләсен. Шулай итсәң, тылсымлы түгәрәк хасил була. Шул тылсымлы көч ут-күздән, хәвеф-хәтәрдән саклый, дип ышанган безнең бабайлар. Без дә шуларча – тылсымлы түгәрәк булып яшик әле», – дип, чишелеше күрелмәгән мәсьәләгә нокта куйды. Их, укытучыларның һәммәсе Мөслимә апа кебек булса икән!
Имтиханнарын әйбәт тапшырды кызлар. Укырга да керделәр. Бурычлы үлми, чирле көн күрми. Бурыч, әҗәт – икәве бер мәгънәгә ия ләбаса! Шәл сатучының юмалап: «Әҗәткә кереп булса да алырсың. Затлы мал, бүләккә бер дигән!» – диюе әллә никадәр уйлар өермәсен кузгатты әнә. «Күчтәнәчем зур түгел, зур итеп ал», – дип, Мөслимә апалары янына керергә бер сәбәп кенә бу югыйсә. Әҗәткә бер кыерчык ипи, бер йомарлам май теләнеп йөргән чаклар онытылды, шөкер. Һәр иртәдә күршеңә сәлам бирү гадәте дә онытылып бара түгелме? Вакыт җитми. Әллә күңелме?.. Тылсымлы түгәрәк юкка чыкса, ни аяныч!
Укытучы һөнәрен сайлаган яшьтәшләренә кызыга Зөмәрә. Күзен сиңа төбәп, авызыңнан чыккан һәр сүзне йотарга торган нарасый, садә чагы бар бит кешелекнең – балачагы. Хәер, көн үтсенгә йөрүчесе дә очрый укытучылар арасында. «Мир баласына, аннан да битәр кырыкмаса кырык холыклы ата-анага ярау җиңелме?» – диючесе. Бигайбә, ул да кеше бит, дисең…
* * *
И гомер! Шәмсияләре дөньяга килүгә, ире пианино алып кайтып шаккатырган иде. «Бу нишләвең, утырырга өстәлең юк, кредитка пианино алгансың», – дип аптыраган иде ул. Ә ире: «Дөнья малы качмас, өстәл-караватсыз яшәмәбез, карчык. Ә монысы… гомерлек хыял», – диде.
Малай чакта гармунчы булырга хыялланган ул. Әтиләре сугыштан кайтмаган. «Үскәч, үзем алырмын» дигән өмет яшәткән ятим баланы. «Гармун телләрен биетергә соңардым, ә инструмент кызларга да ярар, дидем». Кем белә, әтисе исән булса, Шәмсияләре дә, бәлки, оста пианист булып китәр, хөрмәт-дан казанган булыр иде… Колагына аю баскан кыз түгел ул. Көй-моңнарны нечкә тоемлый, күңеле тулы хис, җыр, моң… Татар көйләрен үзлегеннән өйрәнде әнә. Музыкант язмышы язмагандыр шул. Биш яше тулуга, музыка мәктәбенә бирде Шәмсиясен. Йөрүләре җайлы түгел, урам аша чыгасы. Озатып, каршы алып, кызны җитәкләп йөрердәй әби-чәби юк. Дәрескә соңарган чаклары булгалады. Шуңамы музыка укытучысы яратып бетермәде аны. Әз генә ялгыштымы – шалт бармакка. Каушаудан кыз тагын ялгыша. Бармакка тагын шалт итеп линейка кырые килеп төшә! Бәлки, аның үзен шулай кыйнап өйрәткәннәрдер, шуңа ияләшкәндер. Шәмсия күнегә алмады мондый алымга. Елап-ялварып: «Йөрмим музыкага!» – диде. Музыка укытучысы – кызны, ул укытучыны ник шулай сөймәс булды? «Быелга ял ит, аннан күз күрер…» – дип килештеләр өйдә. Калган эшкә кар ява. Укытучы үзе биздерде кызны музыкадан. Ә улын, авариядән соң кулы күтәрелми торган малайны, Ходайның рәхмәтле бәндәсе – икенче бер музыка укытучысы, көй-моңнарга тартылуын белеп, инвалидлар өчен Интернеттан махсус программа эзләп табып укытты. Фортепьяно – бабасы мирасы – менә кемгә насыйп икән!
Шәмсиягә, күрәсең, бәхетле очрак – фортуна белән гел бәхәстә булырга язган. Бармагын төеп ләззәтләнгән музыка укытучысына нәфрәте йөзендә эз, билге калдырган гүя. Башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Васильевна да өнәмәде аны. Сәбәбен баштарак төшенмәгән иде, аннан аңлады. Шәмсиянең татарча сөйләшергә яратуын килештерми икән. Берчак кызы белән урамда икәү сөйләшеп барганда очрады да, борынын җыерып: «Җитәр сезгә каля-баля!» – сыманрак сүз ычкындырды. «Тел белмәвегез үзегез өчен бәла», – диде Зөмәрә аңа саф татарча. Әлбәттә, мәктәптә булса, укытучыга каршы сүз әйтмәс иде. Урам бит бу. Шаярту дип тә кабул итәргә була, кисәтү дип тә… Башка камырдан әвәләнгән икән – үзен дөнья кендеге исәпләүче ханымның авызы күпте. Зөмәрәдән бүләк-күчтәнәчләр дә еш тәтемәде шул аңа. Ә ярата иде ул андый бүләк-күчтәнәчне. Күбрәк бирүче яхшырак дип белә бит ришвәт яратучы. Әле дә ярый укуга һәвәслеген сүрелдерә алмады. «Кул күтәрсәм – сорамый, дәшмичә торсам, «утыр, белмисең» дип кычкырып котымны ала…» – дип зарланды кызы. «Белгәнең – үзең өчен. Башлангычтан соң төрле укытучы укыта. Белемең шул чакта бәяләнер», – дип юата иде ана кызын. Әйтерсең күрәзәче сәләте бар иде Зөмәрәдә, югары сыйныфларда «бишле»гә генә укыды бит Шәмсиясе!
Тартар үз сазлыгын мактар, бала сабый чагын сагыныр. Зөмәрә укыган заманда укытучылар да башка иде шул: артта калучы булса, өстәмә дәрес бирүләр, хәленә керү, әз-мәз уңыш казанганына сөенү дисеңме. Түләү-мазар хакында сүз кузгату – мөмкин булмаган эш. Кыр чәчкәсе яки сирень, шомырт… аларын да имтиханга кадәр, ояла-ояла гына, өстәлгә куярлар иде. Ихлас котлау сүзләре язылган чәчәкле открытка иң зур бүләк санала. Ә укытучылары шуны кадерле ядкяр итеп саклый…
Һөнәр сайлавына да татар теле укытучысы Рабига апа сәбәпче түгелмени? «Минем әбием» дигән темага инша яздырган иде. Әбисе тәрбиясендә үскән кызга Маһинур карчык – дөньясында бер бит. Ә бердәнберең хакында язу рәхәт. «Ай нуры» дип аталган шул язма иҗат дөньясына юл ачар, сәләтен уятыр дип, кем уйлаган? Укытучы сизгән… Хикәя итеп аны район газетасында басып чыгарулары күңелдәге иҗат чишмәсен кузгатып җибәрде. Иҗат дәртен уятты. Рабига апа канат куйды ич аңа. Күңелдә кайнаган хисләр дәрьясын ерып җибәрүче булды. Иҗатка мәхәббәте шул чактан башланды. Атап Казаннан яшь язучылар семинарына чакыру килгәч, ике ут арасында калгандай булган иде ул. Барыр иде, өс-баш хөрти… Резин галош сөйрәп, сырма киеп барсынмы? Мәктәпкә барысы да бишмәт киеп кенә йөри дә бит! «Карале, минем буе икәнсең ич! Киеп кара!» – диде укытучысы. Калын табанлы ботинка, җиңел куртка, яңа күлмәк киеп китте ул Казанга. Җан җылысын да, өр-яңа киемнәрен дә кызганмый торган нинди укытучылар бар иде бит!
Ә ул? Рәхмәт әйткәндер әйтүен. Хәер, әйтеп кенә бетерерлекмени ул хисне?.. Йөрәктә калган, кемгә дә булса бирелергә тиешле җылы.
* * *
Мөслимә апа Зөмәрәне сөенеп каршылады. Күзендә генә – моң…
– Элекке бер шәкертем кереп чыккан иде. Кызыклы бер риваять диимме, хикәятме сөйләде. Шуның тәэсирендә әле апагыз. Безнең хакта – укытучылар турында… Булган хәлдерме? Хәер, хәзер Интернетта да чүп-чар күп. Чүп түгел, гыйбрәтле хәл бусы.
Кунагын утырткач, Мөслимә апа сөйли дә башлады:
– Бер укытучы шәкертләренең көндәлек-дәфтәрләрен тикшереп, укучыларга характеристика – бәяләмә язып утыра икән. Берсенекен, күрәсе килмичә, читкә алып куя. Яратмый ул бу малайны. Сөйкемсез сөяге бар гүяки. Укуы да әллә кем түгел, тәртибе, киенүе, үз-үзен тотышы, хәтта исе – һәммәсе ятышсыз тоела. Ни генә язарга инде моңа? Тискәре характеристика белән чыгарып җибәрсәң… Ник сөйми ул аны – үзе дә белми… Язмыйча да булмый. Өстәлендә соңгы эш – шул үсмергә бәяләмә…
Укытучы бу мәктәптә яңарак кеше була, күрәсең, «элгәргеләр ни сырлады икән?» дип, архивны күтәрмәкче була. Әһә, табылды. Менә ул… «Искиткеч сәләтле, зирәк, акыллы бала. Яхшы укый. Тырыш…» Әллә ялгыш эләктеме? Шул малай хакындамы соң бу кадәрле мактау?
Тагын берничә елныкын алып карый: «Сәләтле, булдыклы. Үрнәк. Тыныч табигатьле, ярдәмчел. Дустанә». Елның-елында төче сүзләр. Фәрештә диярсең. Талантлы, имеш. Ялгышмы?
Берничә ел үткән: «Укуы уртача. Борчулы. Кәефсез. Сөйләшми. Мәктәпкә арып килә. Авыру әнисен карый. Җилкәсен тормыш басты. Әтиләре эчкечелеккә бирелде».
«Укуы начарланды. Әнисенең үлемен бик авыр кичерә. Төшенкелеккә бирелде. Әйтерсең алмаштырып куйдылар…»
Укытучы кәгазь-дәфтәрләрен җыештыра. Ничек, ни язарга?..
Икенче көнне класс саубуллашу кичәсенә җыела. Укучыларның кулында – купшы чәчәк бәйләмнәре, бүләк салынган матур пакетлар. Тик теге үсмер генә бер читтә башын аска иеп басып тора. Ә укытучы нәкъ менә аның янына килеп баса да оялып кына ул сузган, иске газетага төргән нәни төргәкне кулына ала. Сүтә. Ислемае шешәсендә яртылаш кына калганын күреп пырхылдашкан укучыларын ым кагып туктата: «Бу – минем яраткан хушбуем. Рәхмәт сиңа! – ди, каушаган малайны кочаклап ала. – Мин беләм: сәләтле, булдыклы егет син. Тормыш авырлыклары сине сындыра алмас. Ышанам, укып, зур кеше булырсың!»
Бер елдан соң шул укучысыннан телеграмма ала ул: «Укырга кердем. Зур ышанычыгызны аклау өчен, бөтен көчемне биреп тырышырмын! Вәгъдә!»
Тагын биш ел үтеп китә. «Укуымны тәмамлап чыктым. Эшкә чакыралар. Сез иң гүзәл кеше икәнсез! Күрешкәнгә кадәр».
Көннәрдән бер көнне укытучы инде зур синдикатның генераль директорыннан хат ала: «Кадерле укытучым! Эшләрем әйбәт бара. Өйләнергә җыенам. Сезне туема чакырасым килә. Беләсез – әтием дә, әнием дә юк. Сез миңа әнием кебек булдыгыз. Туемның түрендә – әни урынында утыруыгызны үтенәм».
Туй гөрли. Олпат, мәһабәт ир-егет – мәҗлеснең хуҗасы торып тост әйтә:
– Бәйрәм түрендә иң якын, кадерле кешем – минем укытучым утыра. Чиксез рәхмәтем, хөрмәтем Сезгә!.. Сез миңа ышаныч күрсәттегез. Киләчәккә өмет уяттыгыз! Мине Кеше иттегез! Рәхмәт!
– Мин дә сиңа зур рәхмәт әйтергә тиеш, укучым! Син мине үзгәрттең. Үземне ачтым. Кеше булу фәнен үзләштерергә син ярдәм иттең, – ди укытучы җавап сүзендә. Һәм кәләшкә бүләк итеп алып килгән күчтәнәчен – егетнең әнисе яраткан хушбуйны суза.
…Ул Мөслимә апалардан чыкканда, төн иде инде.
Күк йөзен тутырып, җем-җем йолдызлар яна! Ай нуры серле сукмак сузган. Җылы. Рәхәт. Кем белә, бәлки, гомер дә безгә әҗәт итеп биреләдер?! Тузан кадәрле изгелек тә, тузан хәтле яманлык та эзсез югалмас, ди бит китап! Яхшылыкның әҗере – җәннәт йә… Үзең сайла, янәсе. Тылсымлы түгәрәктә әйләнүебезне онытма, дип кисәтүме әллә?..
Мәхәббәт кыры
Уен кызган, боз өсте гөж килә. Тимераякта куыша-узыша, үсмерләр шар куа. Кәшәкәле уйнау белән шулкадәр мавыкканнар, шар артыннан туктаусыз чаба торгач, чит-читләре юп-юка челтәр боз белән капланган бәкегә таба җилдергәннәрен сизми дә калдылар бугай. Күз ачып йомган арада дүрт-биш малай берсе артыннан берсе бозлы суга чумды.
«Илдар!»
Тәгъзимә үз тавышыннан үзе куркып уянып китте.
Төш икән. Шөкер, төш кенә икән әле! Их, шулай гына булсачы!
Таң шәүләсе беленә башлаганчы ятып торса да, кабат йокыга куера алмады. Аяк очларына гына басып, кухняга чыкты. Өйрәнелгән гадәт буенча, чәйнеккә су агызды, шырпы сызды. Ялкын теле бармагын пешерә башлагач кына, йокысыннан айнып, уянып киткәндәй булды.
Һай бу гомерләр! Сызган шырпы кебек гөлт итеп кабына да күз ачып йомган арада янып күмергә әйләнә инде әллә? Безнең гомердән дә бөкрәйгән шырпы кебек күмер генә торып калмасмы?!
Ул күргән төшен янә хәтерендә яңартмакчы булды. Бетмәс борчуы – Илдар кайгысы йоклаганда да тынгылык бирмидер шул күңеленә. Әллә тагын берәр бәла-казага юлыкканмы? И бала! Бәгырь ите! Тагын ниләр генә күрәсе бардыр? Бәкегә чумуы билге – кисәтү идеме әллә? Нигә вакытсыз уянып китте соң әле? Бәлки, азагы ни белән бетәсен дә күргән булыр иде. Йә, тиле димә инде… Әллә саташа башлады инде? Төш кенә ич бу, нибары төш. Тик шунысы хак: өндәге уй-хәсрәтнең дәвамы бу, төштә янәдән кабатлануы. Бәхетсез кабатлану…
Хәер, төшкә керүенә гаҗәпләнәсе юк, бүген улының туган көне ич. Күчтәнәчләрне алгандыр. Урман чикләвеген бик ярата иде, сөенгәндер. Чәкчәк, бал, каклаган каз да салды әнкәсе. Тик үзе авыз итә алдымы икән?! Андагы тәртипләрне кем белеп бетергән? Шуңа янамы йөрәге? Яна шул, ялкынсыз яна. Бала хәсрәте җанны тындырмый. Ник болай хаталы булды соң язмышлары? Кем гаепле моңа? Бу кадәр зур, авыр сынау нигә нәкъ менә аларга килде соң?
Бүген, юк, хәзер үк хат язып салырга кирәк. Буй җиткерсә дә, ана өчен һаман сабый шул ул. Газизе, кадерлесе. Терәге, ышанычы… була алмаса да, якын, бигрәкләр дә якын шул йөрәккә. Йөрәк ярасы… Барыбер ярата ул аны, өзелеп ярата, мәңге яратачак. Җир йөзендә үзенә теләктәш бер генә зат калмаса да, кешенең анасы бар икән, ул беткән кеше түгел. Аны кайгыртучы бар.
Сүнми торган изге хис – ана мәхәббәте ялгыш адымнардан саклап кала алса икән! Баласы өчен утка керергә, суга төшәргә дә риза ул.
Тирәндә, йөрәк түрендә пыскыган сүнмәгән өмет әле дә көч бирә.
«Кайтыр көннәреңне саный-саный, тыным белән тартып-суырып алырдай булып көтәм сине, улым-улкаем!..»
Җепкә энҗе тезгәндәй, якты теләкләрен тезә-тезә, хат яза ана. Хәвефле уйлар, төшләнеп саташу, җанны борчып торган истәлек-хатирәләр күләгә булып шуыша, хатка керми, читкә чәчелеп кала.
Кайтыр, боерган булса, исән йөрсен дә, уе-нияте изгелектә булсын!
Бүлмә иртәнге тынлыкта оеп утыра. Ире йоклый әле. Илдар өчен Тәгъзимәнең утлар йотканын аңлый да, аңламый да ул. «Шулкадәр борчылма, үзеңне бетерәсең бит», – дип юатмакчы була. Нихәл итәсең, үз атасы түгел шул. Әгәр үзенеке булса… Хәер, яхшырак булыр идеме икән? Ихтимал, язмышлардан узмыш юк, диюләре тиккә түгелдер.
Илдарының әтисе – Илгизе белән Тәгъзимә Минзәлә педучилищесында укыганда танышкан иде. Юллар очраштырды. Очраклылык идеме бу, күрәчәкме – кем белгән? Авылына каникулга кайтып барышы иде. «Юл газабы – гүр газабы» дип, тиккә әйтәләрмени, шулчаклы арыган-талчыккан, үзе ач, туңган иде. Язгы пычракта җилләп өлгермәгән юл тайгак… Яңгыр сибәли. Машина очравын ул зур бәхеткә юрады. Кул күтәрерлек тә хәле калмаган иде. Шофёр егет хәлсезләнгән кызны күтәреп диярлек кабинага утыртты. Кирпеч заводыннан йөк ташый икән ул. Тәгъзимәләр авылы юл уңае түгел, борылышка кадәр машина очравына да шат иде кыз. Юк-барны сөйләшкәләп бара торгач, юл чатына җиткәннәрен сизмәгәннәр дә. Кыз төшеп калмакчы иде дә, егет: «Кыз баланы ярты юлда ташлап калдырыр өчен йөрәксез булырга кирәк!» – диде. Урау дип тормады, өйләренә кадәр озатып куйды. Егет кеше иде Илгиз. Кыз моны аңлады. Ә бер атнадан, укырга китәр көне җиткәч, капка төпләренә теге таныш әрҗәле машина килеп туктады. Очраклы машиналарга кул күтәреп, туңып-калтырап, юл чатларында бүтән басып торасы булмады кыз балага.
Тәгъзимә диплом алыр алдыннан өйләнешеп тә куйдылар.
Аз сүзле, төксерәк күренсә дә, гаҗәеп киң күңелле, ярдәмчел егет иде Илгиз. Кулы эшкә ята. Күрше-тирәгә телевизор, радиоалгыч төзәтәсе бармы, балта кайрап, чалгы янап аласымы – берсүзсез эшләп бирер. Урманнан утын китерүне, болыннан печән төяп кайтуны әйткән дә юк. Ник берәүгә бер каршы сүз әйтсен, көченнән килсә-килмәсә, вакыты булса-булмаса, игелек эшләргә тырышыр. «Юаш, карусыз дигәч тә, ат итеп җигәләр ич үзеңне», – дип, ризасызлык белдерәсе килгән чаклары булды хатынның, әмма ир үпкәләми, көлә: «Ат елында туган эш аты ич мин, нишлим соң шундый булгач?» – дип кенә җибәрә.
Авыл язылмаган үз кануннары белән яши. Таң ату белән, күзен тырнап ачуга, эш көтеп тора авыл кешесен. Бер-береңә булышмый, ярдәмләшмичә яшәп кара. Илгиз кебек алтын куллы, айт дигәнгә тайт дип торучысы гына сирәк. Нәкъ менә шул эшчәнлеге, карусызлыгы харап итте бугай егетне. Гомер бакый бергә-бергә көн күргән авылдашыңа киртә тоткан, утын китереп аударган өчен генә акча бирү уңайсыз. Хәер, җиргә береккән авыл кешесенең кесәсендә акчасы да – сирәк кунак. Ничек бәхилләтәсе? Билгеле, «халыкара валюта» – аракы белән! Сер түгел, авыл кешесе кысмыр, әмма сүз тыңлаган өчен егылганчы сыйлауны гаеп санамый. Әби-чәбиенә кадәр күз яшедәй чиста көмешкә кайната.
Шул гөнаһсыз тоелган сыйлануларга алданып, үзен үзе жәлләми эшли идеме әллә Илгиз?! Имеш, карусызлыгы өчен хөрмәтлиләр аны, кунак итәләр. Акыллы гына егет иде, «яшел елан» кармагына килеп капканын сизми дә калды. Хәер, бер ул гынамы?.. Аны бу гадәтеннән биздерергә теләп Тәгъзимә чаң суга башлаганда соң иде инде. Эш узган. Махмырдан интеккәндә Илгизнең «бүтән эчмим!» дип биргән ант-вәгъдәләре дә тукран тәүбәсе генә булып чыга. Баганага бәрелеп һәлакәткә юлыккач, машина йөртү хокукыннан да мәхрүм иттеләр үзен. Моңарчы этеп-төртеп булса да тәгәрәткән тормышының тәмам көе китте. Илгизнең дә кулыннан эш төште. Аркылыны буйга алып салмый, эштән бизде, соранып эчүгә сабышты.
Улының: «Әти, эчмә!» – дип ялыну-ялварулары да исерекне айнытырлык түгел иде инде. Тәгъзимә оялды, хурланды. Укытучы авыл өчен үрнәк булырга тиеш. Күпме бала укытучы авызына карап тора! Үз ирен дә тыңлата алмагач, кем ышансын соң аңа?
Гарьләнүгә түзә алмыйча, улын ияртеп авылына кайтып китмәкче иде. Төп йортта аны көтеп торучы юк, әтисе – әллә кайчан тау башында, карт әнисе: «Килен-киртек өстенә аерылып кайтуың гына җитмәгән! – дип, бик төксе каршылады. – Аш булган җиреңдә таш бул, дидем түгелме? Кайтып-китеп, кеше көлдереп йөрисең юк. Чыдарга тырыш. Без дә шулай теш кысып түзгән. Кем сиңа монда эш әзерләп куйган?»
Хәтта апалары да аңламады бәргәләнүләрен. Юаталар, имеш: «Кем эчми соң бу заманда? Шул афәт аркасында авыл бетеп-таралып ята. Тәрбиялә, син бит укытучы!» – ди берсе. Икенчесе: «Әти кирәк ир балага. Сыңар канат иртә сынар. Сындырма канатын. Гыйбрәт алып, менә дигән егет булып үсәр», – дип, салпы якка салам кыстырмакчы.
Кителгән чәйнек борынын ябыштырып куеп була, җае киткән тормышны кабат рәтләп җибәрер, исерекне айнытыр өчен нинди тылсым, сихер кирәктер… Бу кадәресеннән Тәгъзимә бихәбәр иде шул.
Хатыны белән улын алмага килгәндә, Илгиз, ни хикмәттер, аек иде. Тик озакка бармады бу халәте, тагын ычкынды. Янә тәүбәгә килде. Янә эчүгә сабышты. Ә беркөнне күзе-башы тонган ир хатынның маңгаена ау мылтыгы төзәде. Шулчак Илдар илереп елап җибәрде. Илгизнең кулыннан мылтыгы төшеп китте, ату тавышы өчесен дә миңгерәтте. Бәхеткә, дары тәрәзә пыяласын гына коеп төшерде. Бу мәхшәрдән исән котылуына ышанмыйча, Тәгъзимә, улын күтәреп, өйдән чыгып качты. Автобуска утыргач кына исенә килде. Кая бара ул? Ронога! Аякларына егылып, иң ерак берәр авылга эшкә билгеләүләрен үтенер. Тик… уку елы уртасында аны көтеп торучы юк икән. Сабыр итәргә үгетләделәр. Мәктәп янындагы йорттан ирле-хатынлы укытучы Хәмитовлар чолан итеп тоткан бер бәләкәй бүлмәне, бушаттырып, аңа бирделәр. Тәгъзимә эш белән онытылырга, дәресләрен кызыклы, үтемле итәргә тырышты.
Ә бер айдан Илгиз суга батты. Китте чыш-пыш, гайбәт сүз, мәрхүмне аклау, хатынны гаепләү. Итәк астыннан ут йөртүдә күршеләре артыграк та тырышты шикелле. «Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын» дия-дия, төкерек чәчеп, Тәгъзимәне «фаш итәргә» тотындылар.
Илгизнең ерак туганы ел ашын үткәрергә авылга кайткан иде.
– Моннан китәргә кирәк сиңа, – дип киңәш итте ул. – Бер җиргә генә ябышып ятарга ярамый. Без Бишбалтада яшибез. Йорт сатучылар бар. Бер карчык өен арзанга гына сата. Дөрес, тузган йорты. Әлегә яшәп торырга ярый. Улың аякка баскач яңартырсыз. Тәвәккәллә…
Әйтүе җиңел, ә кесәдә җилләр уйнаса… Арзан дигәч тә, җырламага бирмиләр ич. Рәхмәт, хезмәттәшләре – укытучылар керде хәленә, үзе авызын ачарга өлгергәнче: «Бурычлы үлми, чирле көн күрми, әкренләп түләрсең», – дип, кемдә күпме бар – акча җыештылар. Әҗәткә батса батты Тәгъзимә, йортлы-җирле булды.
Мәктәпкә урнаша алмады, авылдан килгән укытучыны монда көтеп тормыйлар, балалар бакчасына тәрбияче булып керде. Акчасы аз, аның каравы тамагы шунда уза. Песи төчкереге кебек хезмәт хакы белән бурыч түләүнең авырлыгы… Тәгъзимә янәшәдәге институтка җыештыручы булып та керде. Икешәр смена – иртәдән кичкә чаклы бакчада эшли, ә кичен җыештырырга чаба. Гомер йомгагы шома юлдан җайлы гына тәгәрәп китте бугай дип сөенергә дә өлгермәде, сукмагы аны янәдән чытырманлыклар арасына алып кереп китте. Башына яңа кайгы төште – Илдары югалды. Ары бәрелде, бире йөгерде – юк малай! Шәһәргә дә, классташларына да авыр ияләшә шул. Өс-баш, кием-салымы фәкыйрь, үзе гел татарча сукалый торган малайны тегеләре дә үз итәргә, араларына тартып кертергә атлыгып тормый. Ә Илдар авылны ярата, сыер-сарыгын, сөт-катыгын, аннан да бигрәк әбисен өзелеп сагына. Сагынуга түзә алмыйча, сорамый-нитми китеп барганмы?!
Тыны-көне бетеп, кузгалырга торган электричканың баскычына килеп ауды ул. Кемдер кул сузды, кемдер су, дару бирде. Тәгъзимә, саташкан сыман, улы югалу вакыйгасын кат-кат сөйләде дә сөйләде.
Янәшәсендә күрер күзгә күрекле генә ир уртасы утыра иде.
– Болай ук бетеренмәгез, табылыр, – дип куйды. – Ишеткәнегез бардырмы-юкмы, дөньяда мәхәббәт кыры дигән нәрсә бар бит. Кыр дигәч тә… Япан кыр түгел инде ул! Туган җир, тугач та үзең яшәгән йорт, бәлки, әти-әни кабередер… Шулар гомер бакый синең күңелеңне, җаныңны тартып, үзенә чакырып тора гүя.
Ул чакта очраклы юлдашының сүзләре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты, чөнки эчтә бушлык иде. Әле дә ярый, бәхеткә, Илдар әбисе янында тәмләп сөтле чәй чөмереп утыра иде. Ачуланырга да, үпкәләргә дә белмәде әнисе. «И улым, әйткән булсаң…» – дия генә алды. Хәер, малайның бу качуы соңгысы булмады. Авылы исенә төшкән саен, кайтып китү гадәтен ташламады. Үҗәт иде малай. Үзсүзле. Тәгъзимә моны баланың нерв системасы какшаудан күрде. Монысына да үзен гаепле санады. Үгет-нәсыйхәт тә, куркыту-ачулану да кермәгәч соң… Әнисен хафага салуын уйламый, дәресе кала дими, берәрсе ялгыш сүз әйтеп үпкәләтәме, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйгандай буламы – тота да авылга сыза. Уҗымга керергә ияләшкән кире мал белән бер, билләһи…
Көннәрдән бер көнне Тәгъзимә авырып урынга егылды. Аруы да җитте бугай, башы сызлый, хәле юк. Табиб чакырткан иде, «Грипп!» – дип, дарулар язды. Хәле җиңеләйгән кебек булгач, өй җыештырырга тотынды. Илдарның китап-дәфтәрләре арасыннан үзен милициягә чакыру кәгазьләре килеп чыкты. Бер мәлгә тораташтай катып калды.
Бурыч-әҗәт түлисе дип алны-артны күрми чаба торгач, бөтенләй күздән яздырганмы улын? Ул кайтканда, Илдар йоклаган була, иртән эшкә киткәндә – әле тормаган. Ашау-эчү ягы да такы-токы. Хәтта ки бәрәңгенең дә ваграгын, арзанрагын сатып ала. Саранланмас иде дә, мәшәкатьле тормышының очын очка әле һаман да ялгый алмый азаплана бит.
«Урлашканнар! Тотылганнар!»
Илшат исемлесе дүрт малайны кунакка чакырган, авылга кайтырга күндергән: «Моннан ерак түгел урман артында умарталык бар. Башта шунда сугылып чыгыйк. Анда безнең бабайның танышы – умартачы. Бал белән сыйланабыз рәхәтләнеп», – дип котыртуы җиткән. Маҗара эзләп йөргән яшь-җилкенчәккә тагын ни кирәк! Җыйнаулашып китә болар, табалар умарталыкны. Бернинди таныш-белеш юк. Каравылчы да күренми. Аяк ите ашатып, бушка йөрсеннәрмени? Килеп ябышалар умартага, ул арада корт оясы тузгып, соры «юлбасарлар» сырып ала боларны. Корт чагудан, куркудан шашкан малайлар әле анда, әле тегендә барып бәрелә, әле бу умартаны аудара, әле тегесен… Үзе аулак, үзе баллы бу җирне үз итүчеләр малай-шалайдан башка да байтак булган, ахры. Югалган байлыкны кемгәдер ягып калдырырга кирәк ич. Үз аяклары белән ятьмәгә эләккән җилкуарларны кем якласын? Зур итеп җинаять эше кузгаталар… Милициядән качып, судка чакыру кәгазьләрен яшереп кенә, һәлакәтне туктатырмын димә…
Иртә, бик иртә каерылды-сынды шул ятим баланың сыңар канаты.
Балигъ булмаган балалар колониясеннән качкан өчен, тагын ел ярым чәпәделәр. Сагынуга чыдый алмый иде шул Илдар. Бәлки, чыннан да, мәхәббәт кыры – авылы тартадыр күңелен? Дус-иш котырткандырмы, түзмәде, инде кайтыр дип торганда, тагын качты… Тоттылар, каршылык күрсәткән, милиционерга суккан өчен, дип, тагын бер статья белән хөкем итәргә, өстәмә срок чәпәргә дә онытмадылар.
Ике арада йөри-йөри, Тәгъзимәнең чәчләре агарды.
Бу кайгыларга ничек чыдар иде, язмыш агай аны жәлләмәсә…
…Улы белән күрешүгә ашыга иде. Алда ялангач, буш кыр. Чәчү-уруны оныткан ташландык басу аша уза юлы. Анда-санда, улыныкы кебек зәп-зәңгәр күзләрен елтыратып, кыр чәчәкләре җилдә тибрәлә. Узган-барган таптап-изеп тә китә аны, ис-төсенә кызыкканы өзеп тә ала. Өзә, аннан ташлый. Йа Хода, аның йөрәк бәгыре дә, сыңар канатлы улы да шул кыр чәчәге кебек бит инде! Яклаучысы, терәге булмагач, язмыш җилләренә каршы тору кыен бит аңа да. Юкса начар күңелле бала да түгел, усаллыгы да ташка үлчим. Сәләтле иде. Үҗәтлек-кирелеге бар барын. Тайгак юлга кереп китмәсә, әллә кем булыр иде!
Уйланып бара торгач, үзе белән тигезләшкән берәүне күрмәгән дә… Юл сорап мөрәҗәгать итүчегә күтәрелеп карамыйча, битараф кына:
– Мин дә шунда… Иярегез! – диде дә кызу-кызу атлавын белде.
– Менә кайда очрашырга язган икән безгә! Хәтерләмисезмени, без таныш бит…
Тавышы йомшак, ә күзләре бик тә моңсу икән ир затының. Күп кайгы күргәне йөзенә чыккан, аркылы-торкылы сызыклар ерганаклар булып яткан. Кем икән соң ул?
Тәгъзимәнең исенә төште: теге чакта, Илдары беренче мәртәбә качып авылга кайтып киткәч, электричкада очраткан кеше түгелме соң бу?! Шул үзе ич! Хәер, үзе искә төшермәсә, гомер таныячак түгел иде. Ә «мәхәббәт кыры» дигән юрама белән башын катырганы истә әле дә, онытылмаган, чын фараздыр, бәлки. Булмас димә, дөнья бу!
– Язмыш дими, ни дисең моны?! Яңадан очраштырды бит безне! Кызык бит бу! Бик күрәсем килгән иде минем сине! Сезне… Чынлап!
– Шуннан… – диде Тәгъзимә, үртәлеп. Җиде ятның җылы сүзенә эреп китәргә исәбе юк иде. Юри шаяртып сөйләшәдер, бәлки.
– Шуннан шул. Утырган да шуган, диләрме? Үпкәли күрмәгез.
Тәгъзимәнең ризалыгын сорап тормады, таш тутыргандай авыр биштәрен салдырып, аркасына киде, кулыннан төенчеген алды.
– Менә хәзер иркенләп сөйләшеп барсак та була. – Тапкыр сүз әйтүенә куангандай, кинәнеп көлде. – «Бер дә курыкма син, мин карак-угры түгел һәм… бигүк тугры түгел» дияр иде, Тукай бабаң булса. Исемем Рәфкать минем, үзем хәрби кеше, званием… хәер, анысы мөһиммени? Ватанны саклаучы. Искәрдегезме, Ватан белән ата – бер тамырдан. Ватан һәм ата изге саналган илдә генә тәртип була. Әгәр атага хөрмәт бетсә, Ватанына да битараф кеше. Ә битарафлык – куркыныч чир. Хәер, «Ватан», «кеше кадере» төшенчәләре вакланды… Килешәсезме?!
«Бу да бер бәхетсез икән, моның да газиз баласын утыртканнар икән», – дип юраган иде Тәгъзимә – ялгышкан. Кайчандыр бергә хезмәт иткән дустын күреп кайтырга дип кенә барышы икән сүзчән абзыйның. «Шөкер, бала-чага урнашкан. Ул яктан күңел тыныч минем, – диде дә үзе никтер авыр сулап куйды. – Бер сөйләрмен әле».
Ни хикмәттер, кайтканда да, юллары кисеште аларның. Тәгъзимәне бу юлы көтеп торганын яшереп маташмады үзе. «Бергә сөйләшеп кайту күңеллерәк булыр дидем, ачуланмагыз… Юл эшен белеп булмый. Хатын-кыз, ялгызы юлда йөргәндә, нинди хәлгә тарымас! Ипле, иптәш булырдай кеше очрап, бер сөйләшеп баруы – үзе бер гомер, диләр!»
Улы белән күрешкәч, Тәгъзимәнең дә күңеле басылгандай булган иде. Хәер, биек койма, чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган, ишек-тәрәзләре рәшәткәле бу йорттагы тормышны күргәч, тынычлану дигәне – юк сүз, үзеңне алдау, юанырга тырышу гына инде. Җанны бораулый торган шик-шөбһәгә, күңелсез уйларга да ияләшәсең икән берзаман. Чөнки гел күңелдә ул, синнән калмый, артыңнан ияреп йөри. Юл озын. Сөйкемледән – күз, авырткан җирдән кул китми дигәндәй, сүз бала-чага, чуалчык тормыш сукмагы тирәсендә тулганды.
Рәфкатьнең дә тормыш арбасы тигез-шома юлдан тәгәрәмәгән. Хәрби хезмәткә әзерли торган училищеда укыганда, сары чәчле, зәңгәр күзле чибәр марҗа белән таныша. Киңәш-табыш итәргә әти-әнисе ерак, хәер, башы-күзе тәмам тонган гашыйк картларны тыңлар идеме соң? Яшьлек белән, аны-моны уйламыйча, озак та үтми өйләнеп тә куя егет. Улы-кызы үсә төшкәч кенә, ашыгып ясалган адымының үзен ялгыш юлга төртеп керткәнен төшенә ул. Килмешәк татар дип, хатыны аны санламый, чиркәүгә йөри, балаларын да үз диненә күндерә. Шаккаткыч ачыш ясый әти кеше: балалар урнашкан, һөнәрле, башлы-күзле булган, һәм аның – ир, әти кешенең кирәге беткән! Балалар үзләре шундый зирәк, булдыклы булып туып үскәннәр дә әти ярдәменнән башка җиңел генә үргә күтәрелгәннәр гүя.
Хәер, «Ватан», «ата» төшенчәләренең кадере калмаган бу заманда моңа кем аптырасын? Заман ахыры галәмәтедер, бәлки? Отставкага чыккач, туган ягына кайтып төпләнергә ниятли ул. Кайткан менә. Аңа, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган офицерга, фатир биргәннәр. Ә фатирга кот кунсын өчен… «үз яртымны очратырмын дип, мин әле өмет итәм».
Байтак кына сүзсез атладылар. Һәркайсы үз язмышын уйлады.
– Бәхет ишекләре бер генә түгел бит, без шуны онытабыз, берсе ябылса, икенчесе ачылырга тиеш аның. Ябык ишектән күз алалмый ут йотып, кайгырып тору – хата. Ачылыр бәхет капкасы. Тик менә авыз ачып калмаска, бәхетең табыласына чын йөрәктән ышанырга кирәк.
Ялан кыр дигәннәре дә буш түгел икән ич. Кыр чәчкәләре анда-санда баш калкыткан. Ап-ак ромашкалар, күкбашлар иелә-бөгелә талгын җилдә чайкала. Алар да язылган язмышы, үз тормышы белән яши.
…Күкчәчәк өзмәкче булып иелгән иде, сузылган кулы хәрәкәтсез калды. Илдарының күзләре кебек – бигрәк зәп-зәңгәр ич кыр чәчкәсе…
Бу очрашу Тәгъзимәнең туктаусыз сыкрап торган йөрәк ярасына бәлзәм койгандай итте. Кайчан да булса бер төзәлергә тиеш ич яра! Бәхет ишекләре, мәхәббәт кырының барлыгына ышандырырга әзер торган иптәш булганда бигрәк тә! Иптәш… Ипле юлдаш дигәннәндер, бәлки, бу сүз. Янәшәңдә ипле иптәш булсамы? Япан кыр буйлап, кулга-кул тотынышып, барасы да барасы иде. Гүя аларга да унҗиде… Күңел күген гел караңгылык каплап тормас әле, кояш чыгар. Шуңа инанырга кирәк.
Бәс, шулай булгач, ник йөрәген үкенеч уты көйдерә соң әле?! Ник тәкъдир аңа да Рәфкать кебек иманлы ир-егетне элегрәк очратмады икән?! Тырышып корган оясы чәлпәрәмә килмәс иде, улы тәрбияле, тәртипле булып үсәр, аңа да курка-өркә бу юллардан йөрергә насыйп булмас иде. Хәер, күрәчәк йөртә, диюләре хактыр, күрәсең.
Ник хәтере аны янә үткәннәргә тартып кайтара? Гүяки алда һаман да иксез-кырыйсыз кыр җәйрәп ята. Чәчелмәгән, урылмаган буш кыр… әллә нинди уйлар уйлата. Бу тормыш дигәннәре дә шундый буш басу кебектер, бәлки? «Ни чәчсәң, шуны урырсың» ди бит халык. Яхшылык чәчсәң – яхшыны… Гомер итү – кыр кичү генә түгел шул ул, дияр иде әтисенең рус танышы. Ә мәхәббәт кыры? Әллә шул тылсымлы хистән, кадерле җирдән аерылганга сынамы очар канатлар? Мәхәббәтеңне югалтмый саклар өчен дә йөрәк-җан җылыңны кызганмаска, ару-талуга карамый, алга карап атларга да атларга гына кирәктер, бәлки.
* * *
– Ашың кырку. Әллә… – Тәгъзимә сискәнеп башын күтәрде. Уй-хатирәләргә батып, җылытырга куйган ашын оныткан түгелме?! Кайный торгач кыркуланып, тозланып беткәндер. Ире, хәйләкәр көлемсерәп, аңа текәлгән икән. – Мин әйтәм, әллә иркәм гашыйк булганмы?! Ярый ла гыйшкың төшкән Мәҗнүнең мин үзем булсам… – Мөлдерәмә сагыш тулы күзенә карагач түзмәде, иңеннән кочып алды. – Төш дип юкка хәвефләнәсең, иркәм. Хәтер бимазалый, шул гына. Бар да яхшы!
Шулай гына булсачы! Бала хәсрәтеннән дә олы хәсрәт юктыр ла. Бәкегә чумган малайлар… Булды бит инде – чумдылар! Шугалак дигәне салкын, бозлы ялан, ягъни кыр идеме?! Кыр! Мәхәббәт кыры дигәненә ышанмас җирдән ышанасы килә. Кыр «иркен басу, ялан» дигәнне белдерә, кырык саны да шуннан ясалган бугай. Кырыкмаса кырык, ягъни бик күп. Кырык, кыр, кырку, кырылу – бик күп булып һәлак булу… «Кырын эш кырык елдан соң да беленә» дигәне дә – кырык кат сыналган хакыйкать. Ялгышлардан нәтиҗә ясый алса гына уңа кеше. Магнит кыры сыман, мәхәббәт кыры да бардыр. Сине һәрчак көтеп ала, якын күрә, ярата торган йорт-җир… кыр кебек иркен, зурдыр. Үзенә дә, Илдарына да терәк булырдай ир-атлы, әтиле йорт булса гаҗәпме?! Шушы йорт – мәхәббәт кыры тартып торсын, ялгышлардан сакласын иде улын киләчәктә дә!
Мәхәббәт кыры кирәк кешегә! Шул хакыйкатькә ышандырды бит аны Рәфкате. Таянырдай киң җилкә, баланың һәркайсына әти кирәк! Кирәк!
Гүя нурланып кояш чыкты. Тәгъзимә, хәвефле төш күрүен дә, улы өчен борчылуын да онытып, үзе дә сизми балкый, елмая икән: «Кайтыр, иншалла!»
Аны өзелеп көтә торган якыннары барын белә бит ул да.

Кулъяулык
Тәрәзә кырыендагы өстәл янында ялгызы гына уйланып утырган коңгырт чәчле, озынча йөзле ул егетне күрүгә, Резидә сискәнеп китте.
– Ни күрдең анда? Карадың да каттың, – диде дус кызы Гөлия, гаҗәпсенеп.
– Әнә теге өстәл артында утырган егетне күрәсеңме?
– Шуннан… – диде Гөлия, йокыдан яңа уянгандай җанланып.
– Кайдадыр күргәнем бар! – Аннан икеләнебрәк өстәде: – Шикелле…
Гөлия рәхәтләнеп көлде.
– Күрәм. Күзең төшсә дә гаҗәп түгел. Нәкъ артист! Бәлки, чыннан да артисттыр, ә? Әйдә, барабыз да автограф сораган булабыз.
Дус кызының әрсезлеген белгәнгә, Резидә курка калды:
– Юк ла! Исемә төште, рәсемдәге берәүгә охшаттым бугай! Портрет…
– «Шикелле», «бугай», – дип үртәде дусты. – Портреттагы берәү дигәнең кем инде?
– Җизни…
– Кит, җүләр! Нинди җизни?.. Кара, танышу өчен бер дигән сәбәп ич бу! Кайдадыр күргәнем бар, дисең дә… Кинода шулай танышалар ич. Без кемнән ким? – Уенчак-иркә тавышын сагышлы тонга күчергән булып көрсенде. – Эмансипация заманы! Танышыйк соң! Җизни, күңелем синнән бизми, диик тә!
Диңгезне дә, чит илне дә беренче кат килеп күрүләре әле кызларның. Резидәнең уй-теләге һич тә… егет-җилән белән танышу түгел лә!
Диңгез! Инде ничә еллар диңгез тарта аның хыялын. Кинәнеп йөзәсе килә. Ә теге, таныш булмаган егеткә игътибар итүе… Үзе дә сизмичә калды: ничек бер уйламаганда күңелен кузгатты соң әле ул?.. Таныш чырай, имеш! Гөлиясен күр, «юри уйлап чыгарган әкият» дип көлеп утыра әнә!
– Кызый, мин шаяртмыйм бит, чыннан да беләм бугай бу адәмне. Искитәрлек хәл! Төс-кыяфәте дисеңме… Бик-бик таныш сыман! Коеп куйган җизни менә… Шулкадәр дә охшаш кешеләр буламы? Игезәге дисәң…
– Баш катырма әле. Танышырга кыюлыгың җитмәсә, үзем булышам!
– Оялмыйчамы?! Тилергән, дияр… Алай төбәлеп карама да…
Кызларның, пышын-пышын килеп, ул утырган якка карап-карап алулары кызык тоелдымы, әллә очраклы туры килү генә идеме бу, егет урыныннан торды да, итагатьле елмаеп, яннарына килде.
– Бу урын буш бугай… Рөхсәт итсәгез… яныгызга утырыр идем…
– Сатып алган урын түгел. Утыра бирегез, – дип көлде Гөлия. – Мине Галка дисәгез дә була. Күп сөйләшсәм дә, карга яки чәүкә баласы түгелмен.
– Ялгышмасам, бая татарча сөйләшә идегез. Колакка керде кайбер сүз…
– Ялгышмыйсыз. Әмма Чыңгыз яки Батый хан яулаган җирләргә дәгъва белдерәсегез килә икән, шикаятьләр кабул итү көне түгел. Бабайларның ялгышы яки каһарманлыгы ни безнең яклауга, ни хурлауга мохтаҗ түгел. Һәркемнең үз башы үзендә, диик тә тынычланыйк!
Егет аларга сөзеп, хәтта ки сынап карап торды да, елмаеп:
– Татар кызлары! – дип куйды. – Танышыйк, Тимур Олегович Тимерханов булам. Тамырларда татар каны бар. Аз микъдарда булса да, нәсел-нәсәп белән горурлану өчен җитәрлек дип уйлыйм.
Иптәш кызының авызыннан сүз чыкмагач, Гөлия икесе өчен дә сайрарга тотынды:
– Хуп. Бу чибәр туташ Резидә булыр. Чәчәк исеме. Гөл исемнәрен яраталар бездә. Татар каны аз, дисәгез дә… берәгәйле күренә. Исем-фамилиягезнең чат татарча булуын истә тотсак, әтиегез татар, әйеме? Кайсы яктан?
– Мин – Себердән. Шахтёрлар каласыннан, – диде егет, көлемсерәп. – Кала дигәч тә… Прокопьевск дигән сала ул. Ишеткәнегез бармы? Шунда туып үстем… – Ул капыл гына урыныннан торды. – Су коенып булмастыр бүген. Диңгездә – давыл… Диңгез буеннан йөреп килербез, бәлки, кызлар?!
Диңгез! Давыл! Резидәнең, күкрәк читлеген ватардай булып, йөрәге кага. Эчтә гүя тугыз баллы дулкын сикерә. Күңелдә дә куба икән давыл!
– Татар каны… чиреге генә. Бабай татар, – дип, өзелгән сүзне ялгап китте Тимур. Тавышында горурлык сизелеп тора. – Сугыш кичкән каһарман Тимеркәй бабабыз тумышы белән Татарстаннан… иде, диясе инде хәзер. Соңгы сулышына кадәр, туган якка кайтам, дип саташты. Тел белмәвебезгә борчылды. Минем белән татарча сөйләшергә тырыша иде. Дәвамчысы итеп күргәндер. Ни үкенеч, шушы көнгә кадәр васыятен үти алмадым…

Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/roza-mullanurova/zh-an-soeneche/) на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.