Читать онлайн книгу «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)» автора Махмут Марджани

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)
Махмут Галяветдинович Марджани
Мәхмүт Галәүнең дүрт китап итеп уйланылган, ләкин, кызганычка каршы, тәмамланмыйча калган «Канлы тамгалар» дигән тарихи эпопеясының беренче ике кисәге – «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары – аеруча кыйммәткә ия. Иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык елы вакыйгалары («Болганчык еллар»), 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышлары («Мөһаҗирләр») – болар һәммәсе дә романнарда гаять җанлы итеп һәм зур осталык белән сурәтләнә.


Мәхмүт Галәү
Болганчык еллар. Мөһаҗирләр

© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Галимуллин Ф. Г., кереш мәкалә, 2017

Мәрҗани нәселенең затлы әдибе
Халкыбыз үткән гаять катлаулы тарихи юлда сүз сәнгатебезнең алтын баганалары дип йөртерлек шәхесләребез һәм аларның вакытлар узган саен тутыкмас, әһәмияте һич тә җуелмас иҗади мираслары бар. Алар тудырган әсәрләрнең озын гомерле булуларының сәбәбе – халык йөрәгендә ныгып урнашырлык образлы сүзне үз вакытында һәм биниһая сәнгатьчә осталык белән әйтүләрендә. Моның өчен талантлы булу өстенә кыюлык, шулай әйтергә яраса, үз-үзеңә ныклап ышануга нигезләнгән каһарманлык та кирәк иде. Әйтик, халкыбыз, шул чордагы вазгыять нәтиҗәсе буларак, XVI гасыр уртасыннан башлап, Г. Ибраһимовның «Карт ялчы» хикәясендәге Шаһибәк абзый әйтмешли, «бәндәгә бәндә булып» көн итәргә мәҗбүр була. Әлеге юлда аның кичергәннәре Г. Исхакыйның «Зөләйха» әсәрендә аеруча аянычлы чагылыш тапты. Бу хәл белән ризалашмаганнарны дәүләтнең иң югары мөнбәреннән Төркиягә китәргә кушып чыгыш ясаулар да булды. Әмма шул заманның безләргә «курку белән өркү харам» дигән карашта торучы Габдулла исемле гаярь егете мондыйларга кискен итеп «Китмибез!» дип җавап бирде, без биредә, үз илебездә, хөр мәмләкәт булуын күрергә телибез, диде ул.
Әмма шактый күбәүләр ахыр чиктә тугандаш кавем булган төрекләр иленә китү юлын сайларга мәҗбүр булдылар. Габдулла Тукайның яшьтәше – шул ук Арча төбәгенең икенче бер фәһемле егете Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) – бу мөһаҗирләрнең күчеп китү сәбәпләрен, аларның диңгез артындагы тормышын киң колачлы әдәби әсәрдә сурәтләүне максат итте; Төркиядә дә сәяхәт кылып кайтып, моның гамәленә кереште, халкыбыз тормышының моңарчы әдәбиятыбызда яктыртылмаган сәхифәләрен киң сыешлы романнарында сурәтләп бирә алды. Һәм шушы эшчәнлеге аны һәлакәткә дә юлыктырды.
Әйе, әдәбият халык язмышыннан аерылгысыз. Халкы нинди – аның тарихы да шундый, халкы нинди – аның язучылары да шуңа бәрабәр. Әдип, шагыйрь, халкы бәгыреннән өзелеп төшсә генә, аның үткәнен дөреслеккә тугры калып чагылдыра ала. Мондый талантлар теләсә кайчан тумыйлардыр да кебек. Алыйк 1886 елны гына: 1 гыйнварда Фатих Әмирхан, 26 апрельдә Габдулла Тукай, 8 сентябрьдә исә Мәхмүт Галәү дөньяга килгән. Алар янында тагын татар театрының нигезен салышкан Габдулла Кариев та бар. Чын мәгънәсендә бөекләр даирәсе. М. Галәү дә – шул бөекләр сафының бер вәкиле.
Инкыйлабка кадәр язган әсәрләрен Мәхмүт еш кына «Мәрҗани» дип имзалаган. Бу очраклы түгел. Ул – халкыбызның бөек улларыннан берсе, күренекле рухани, дин галиме һәм зур тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең затлы нәселеннән. Мәхмүтнең бабасы Шиһабетдин хәзрәтнең бертуган энесе була. Әлбәттә, Мәхмүт мондый бабалары белән горурланган, аның белән бер фамилиядә булу яшь зыялы өчен зур мәртәбә саналган.
Мәхмүтнең әтисе Галәветдин дә хәлфә-мөгаллим булган. Ул Ташкичү мәдрәсәсендә балаларга белем бирә. Мәхмүт тә шушы мәдрәсәдә укый. Аннан соң Казанның нәкъ менә «Мәрҗания» мәдрәсәсендә нигезле белем, шул заман өчен шактый әйбәт әзерлек ала. Шуннан соң 35 еллык мөстәкыйль тормышы һәм эшчәнлеге башлана. Шушы өч дистә ярым ел эчендә ул мөгаллимлек итә, басмаханәдә хәреф җыючы, журналист, корректор, нашир буларак та эшчәнлек күрсәтә, иң мөһиме, зур язучы булып таныла. Ник шулай киң эшчәнлек? Җавап ачык: татар өчен бик тә мөһим вакыт. Әнә Гаяз Исхакый, халык яшәеше бу көенчә барса, инкыйраз котылгысыз, дип кисәтә. Сәгыйть Рәмиев «Әй татар, бел, бетәсең! Бетмә, надан, туг яңадан!» дип оран сала. Галимҗан Ибраһимов та «хәзерге вакытны татарның таң вакыты дип атарга мөмкин» ди. Шулай булгач, Габдулла Тукай әйтмешли, бер җиңнән ике кул чыгарып эшләргә кирәк.
М. Галәү дә шушы юлда төрлесен сыный. Һәммәсен колачлап алырга тырыша. Башта, татарның төп төбәкләреннән берсе Әстерханга барып, мөгаллимлек эшенә урнаша. Татар мәктәбендә балаларга белем бирә. Әмма укытучылык эше белән генә чикләнми. Ул анда яшәгән 1904–1907 еллар – илдә инкыйлаби вакыйгаларның нык күтәрелеш алган чоры. Мәхмүт тә демократик хокуклар яулаучы яшьләрнең йогынтысын сизә. Халык өчен ирек, күпчелекнең мәнфәгатьләрен яклаучы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади үсеш – аның да идеалы. Шуңа күрә Әстерханда 1906 елда чыга башлаган «Борһанел тәрәкъкый» («Алгарышка дәлил») исемле газетада актив языша. Әлеге иҗтимагый-сәяси юнәлешле басма патша хакимияте тарафыннан күзәтү астында тотыла. 1907 елда, моның белән генә канәгатьләнмичә, М. Галәү үзе сатирик юнәлешле «Туп» журналын оештыра. Бу журналны өч саны чыгу белән ябып куялар. Мондый тынгысыз егеткә, шул ук вакытта сатирик каләмле журналистка мөгаллимлек эшен дә тыялар. Эшсез калган егерме бер яшьлек Мәхмүт татарларның тагын бер үзәге Оренбургка килә. Биредә ул унбер ел яши, ягъни 1918 елга кадәр. Билгеле булганча, бу шәһәрдә «Вакыт», «Шура» кебек, газета-журналлар чыга. Алар тирәсендә Фатих Кәрими, Риза Фәхреддин, Ярулла Вәли, Җамал Вәлиди, Шәриф Камал, Шакир Мөхәммәдев һәм башка зыялыларыбыз-язучыларыбыз тупланган. Бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр аларга, язганнарын дөньяга ирештерү өчен, мөмкинлекләр тудыра. Мәхмүт Галәү дә әлеге басмаларның язышучылары арасында.
Матди тормышын алып бару өчен, ул биш-алты ел Кәримев-Хөсәеновлар нәшриятында һәм сәүдә ширкәтендә хәреф җыючы, корректорлык, китап сатучы хезмәтендә дә мәшгуль була. 1914 елда исә «Белек» дигән нәшрият ача. 1915 елның гыйнварыннан «Кармак» исемле сатира-юмор журналын нигезли. Күрәбез: М. Галәү – шактый кыю, тәвәккәл кеше. Әстерханда «Туп» журналы белән авызы бер пешсә дә, Оренбургта яңадан шушы эшне башлап җибәрә. Бу журналның гомере озынрак була: ике ел яши. Барысы алты сан чыга. Биредә Шәехзадә Бабич, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй, Зариф Бәшири һәм башкалар үз әсәрләрен бастыралар. Шул рәвешле, М. Галәүнең оештыру сәләте аеруча ачык чагыла. «Белек» нәшрияты заман ихтыяҗын сизгер тоеп эш итә. Фәнни-популяр китаплар, мәктәп-мәдрәсәләр өчен кулланмалар, дәреслекләр дә басыла. М. Галәү үзе дә мондый хезмәтләрнең авторы була. Әйтик, аның «Төрки сарыфы», «Төрки уку» дигән дәреслек язып һәм хрестоматия төзеп бастырганлыгы билгеле.
Әмма табигый генә, үз җаена барган эшчәнлек инкыйлаби хәл-әхвәлләр нәтиҗәсендә өзелеп кала. Тормышның барлык өлкәләрендә, бигрәк тә идеология мәсьәләләрендә үзәктән торып идарә итүгә күчү башлана. Мондый шартларда шәхси нәшриятлар да алга таба яши алмый. «Белек» нәшрияты, «Кармак» журналы ябыла. Шулай да М. Галәү бик үк югалып калмый. Ник дисәң, яңа хакимият халыкка яхшылык, җиңеллекләр вәгъдә итә, бигрәк тә азчылык милләтләрне матур киләчәк белән кызыктыралар. Димәк, тора-бара туган халкы дәүләтчелеген торгызыр, мәдәниятен, мәгарифен үстерү мөмкинлекләре барлыкка килер. Шундый җылы өметләр белән М. Галәү, үзенә рөхсәт ителгән чамада, яңа хакимияткә хезмәт итәргә була. Тик аңа бер җирдә, бер юнәлештә басылып эшләү мөмкин булмый. Бер ел Башкортстанда мәгариф эшендә булса, 1920 елда язмыш аны башта Оренбургка, аннан Мәскәүгә ташлый. Ә 1921 дә, ягъни ачлык елында, бөтенләй эшсез калып интегә. 1922–1923 елларда Оренбургта юк-бар килер исәбенә яши, тагын бер ел эшсез азаплана. Ниһаять, 1925 елда Мәскәүдә илебез халыкларының Мәркәз нәшриятында хәреф җыючылар мәктәбен оештырырга кушалар. Бу эш җайга салынгач, тагын эштән читләштерелә. Янә эшсезлек, үзе әйткәнчә, «ярым ач хәлдә көн кичерү».
Шәхес культы афәтләре аны да читләтеп үтми, кулга алына. Соңгы вакытта билгеле булган мәгълүматларга караганда, 1937 елның 4 ноябрендә һәлак ителгән дип беләбез[1 - Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь.]. Мәһабәт гәүдәле, күз карашыннан ук акыллылык, зыялылык, затлылык, кешелеклелек аңкып торган зат нибары илле бер яшендә харап ителгән. Бөтен гаме халыкка, мәгърифәткә, мәдәнияткә, әдәбиятка хезмәт итү булган М. Галәү әнә шулай юкка чыгарыла. Җисмән генә түгел, рухи яктан да кире кагыла. Монда аның Ш. Мәрҗани нәселеннән килүе дә сәбәп булган, әлбәттә.
1958 елгы «Татар совет язучылары» биобиблиографик белешмәдә М. Галәү исемен күреп булмый. Бер үк елларда репрессияләнгән Ф. Бурнаш, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, X. Туфаннар инде биредә үзләренә тиешле урыннарын алганнар. Әмма М. Галәү – юк. Зыялыларыбыз, аерым алганда күренекле әдәбият галиме Н. Юзиев, моңа борчылуларын белдерәләр. Нил Гафур улы кулына М. Галәүнең үз кулы белән язган автобиографиясе килеп керә. Моны «мин әһәмиятле документларның берсе дип саныйм, – ди ул. – Бу язма М. Галәү тормышының моңача аз билгеле булган якларын ачыклый, язучының татар иҗтимагый фикер үсешендәге һәм әдәби процесстагы ролен тагы да югары күтәрә». Язмадан аңлашылганча, М. Галәү, «Кармак» журналында эшләгәндә, бер мәкаләсе өчен 1916 елны бер елга ирегеннән мәхрүм ителүгә дә хөкем ителә». Н. Юзиев ачынып болай дип дәвам итә: «М. Галәүнең иҗат мирасына салкынча карашның егерменче-утызынчы елларда гына түгел, әлегәчә яшәп килүен әйтәсе килә. М. Галәү әдәби мирасы комиссиясенең ул вакыттагы исән әгъзалары Ә. Фәйзи, М. Максудлар әдипнең татарча өч томлыгын чыгару турында әллә кайчан ук инде эш кузгатканнар иде. Ләкин бу эш башланмаган килеш туктап калды. Вакытында М. Галәү романнары А. Горький ярдәмендә рус телендә дөнья күргәннәр иде. «Канлы тамгалар» кебек атаклы романы татарча әлегәчә басылганы юк»[2 - Казан утлары. – 1966. – № 12. – 38–39 б.]
.
Әйе, Ә. Фәйзи белән М. Максуд хак сүз әйткәннәр. М. Галәү иҗаты шактый зур. Күп кенә хикәяләре, очерклары бар. Алар әле егерменче елларда «Каяу» (1927), «Төеннәр» (1928) җыентыкларында Казанда туплап чыгарылган. «Күпнең берсе» озын хикәясе 1931 елда аерым китап булып Мәскәүдә чыккан. 1924 елда Оренбургта ул «Пугач явы», «Саламторханнар», «Курчак туе» дигән пьесалар яза.
Ә инде егерменче еллар ахырында язучыларның каләме белән идарә итү нык көчәя, моның өчен Совет язучылар оешмасы, Пролетар язучылар ассоциацияләре (бездә ТАПП) төзелә. Бу ике оешма үз сафларына яңа чынбарлыкны хуплап язган кешеләрне генә ала. Анда хәлфә улы, җитмәсә, күренекле дин әһеленә кардәш булган М. Галәү сыя алмый. Моның шулай икәнлеге бик тиз сиздерелә. 1928 елдан соң ул бер әсәрен дә Казанда бастыра алмый. Аны-моны сәбәп итеп, теге урынын, бу урынын төзәтергә, үзгәртергә дигән сүзләрдән башканы ишетә алмый. Казанда үзенә өнәмәүчелек мөнәсәбәте урнашуы турында ул М. Горькийга хат яза. Аңа үзенең русча басылган әсәрен дә җибәрә. Нәтиҗәдә татар әдибенә әсәрләрен Мәскәүдә бастырырга юл ачыла.
М. Галәүнең төп әсәре, – әлбәттә, Нил Юзиев әйткән «Канлы тамгалар» дигән дүрт кисәктән торырга тиешле эпопеясы. Беренче кисәген ул «Ил тыныч чакта» дип исемли, русча «Муть» дип атый. Без инде аны «Болганчык еллар» исеме белән беләбез. Монда 1877 елгы ачлыкка бәйләнешле вакыйгалар сурәтләнә. Икенчесенең исеме – «Ил өреккәндә». Биредә 1897 елда Россиядә халык санын алуга мөнәсәбәтле хәлләр гәүдәләндерелә. Өченче кисәктә рус-япон сугышы (1904) чоры сурәтләнеп, «Сабак» дип аталырга тиеш була. Дүртенче кисәген «Өермәләр» дип исемләү күздә тотыла. Анда 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре вакыйгалары күрсәтелергә тиеш була. Күрәбез: татар халкының кырык еллык образлы тарихын эченә алган катлаулы әсәр. Аның беренче-икенче кисәкләре язылып тәмамланган, кайбер мәгълүматлар буенча, калганнары да караламада язылган. Әмма 1937 елда, кулга алынганда, алар эзсез югалган.
Әйе, әсәрләрен Казанда бастыру өмете өзелгәч, М. Галәү Мәскәүгә йөз тота. 1929 елда СССР халыкларының Мәркәз нәшриятында, «Канлы тамгалар» тарихи романыннан өземтәләрне туплап, татар телендә «Чүлмәк тулгач» дигән 79 битлек китап чыгара. Гайшә Шәрипова исемле әдәби мохиттә мәгълүм зыялыбыз эпопеяның беренче кисәген русчага тәрҗемә итә. 1930 елда Мәскәүдә «Муть» дигән исем белән ул басылып та чыга. Бороздин дигән каләм әһеле аңа кереш сүз яза. Икенче кисәген М. Галәү, «Мухаджиры» дигән исем куеп, үзе тәрҗемә кыла. Аны О. Быстрицкая дигән ханым әдәби эшкәртә. Роман 1934 елда шулай ук Мәскәүдә дөнья күрә.
«Муть» әсәре укучыга барып ирешкәч үк, «Кушамат» имзалы берәү романны бик каты тәнкыйтьләп мәкалә бастыра, романны «буржуа болганчыгы» дип атый. Әлеге «Кушамат» кем булды икән? Утыз еллар үткәч, әдип һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев, шушы сорауга җавап эзләп, М. Галәүнең җәмәгате Зәйнәп апага хат яза. Зәйнәп ханым үзе дә күпне кичергән, 1938 елда аны да Караганда лагерена илтеп япканнар. Азат ителгәч, яңадан Мәскәүгә кайтып төпләнүгә ирешкән. Ул 1963 елның 15 маенда М. Мәһдиевкә хат белән җавап бирә.«37 нче елны кулга алганда, бөтен архивын да үзе белән бергә алып киттеләр», – дип яза Зәйнәп апа[3 - Мәһдиев М. Хатларда кеше язмышлары // Сөембикә. – 1993. – № 11. – 20–21 б.]. Бәлки, дип фараз кыла М. Мәһдиев, М. Галәү бу «Кушамат» ның кем икәнлеген белгәндер, ул хакта М. Горькийга язган хатында әйткәндер. Әйе, бу хатның бөек пролетар язучы архивыннан килеп чыгу ихтималы бардыр әле.
1932 елның 15 ноябрендә М. Җәлил шушы әсәр турында Мәскәү Дәүләт матур әдәбият нәшриятына эчке бәяләмә биргән. Әлбәттә инде, русча язган[4 - Җәлил М. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 4 т. – 69–73 б.]. Шунысы кызык: бәяләмәнең исеме «М. Галәүнең «Болганчык еллар» дигән китабы» дип аталса да, М. Җәлил сүзне һәм «Болганчык еллар», һәм «Мөһаҗирләр» турында алып бара. Тагын бер аерым игътибар сорый торган нәрсә – М. Җәлил бу әсәрләрне оригиналда, ягъни татарча укыган. Бәяләмә авторы «тарихи моментлар дөрес һәм җанлы итеп тасвирланган» дип билгели. Ул әсәрне бөтен нечкәлекләре белән өйрәнеп, фикерләрен нык дәлилләп язган, байтак җитешсезлекләрен дә күрсәткән. М. Җәлил мондый нәтиҗә ясый: «Роман, җитди кимчелекләре булуга карамастан, массовый тираж белән басылып чыгарга һәм таралырга лаек. Политик һәм тарихи әһәмияткә ия материал тупланган, югары художестволы әсәр буларак, күрсәтелгән кимчелекләр аның дәрәҗәсен төшермиләр, шул сәбәпле ул кимчелекләр романны басмый калырга сәбәп була алмыйлар». Тагын бер мөһим әйбер, М. Җәлил Г. Шәрипова тәрҗемә иткән беренче кисәкнең русчасын да укып чыккан, аны татарчасы белән чагыштырып караган. Аның хөкеме бик тә кырыс: «Тәрҗемә ифрат йомшак. Тәрҗемәче оригиналның специфик үзенчәлеген һәм әдәби кыйммәтен сакларга бөтенләй тырышмаган. Тәрҗемәнең теле тупас, әдәби телдән ерак тора. Бу тәрҗемәне кабул итәргә һич тә ярамый». Әмма чынбарлыкта нәкъ киресе килеп чыккан: татарчасы түгел, бәлки тәрҗемә варианты басылган. Ярый әле анысы сакланып калган, югыйсә бүген без әсәр белән таныш булудан бөтенләй мәхрүм булыр идек.
Романнарны татарчалаштыруга күренекле тәрҗемәчеләр һәм текстологлар Яхъя Халитов белән Рәис Даутов алына. Алар М. Галәүнең татарча басылган әсәрләренең тел-стилен нечкәләп өйрәнәләр һәм мөмкин булганча оригиналга якын итеп туган телебезгә киредән тәрҗемә итәләр. Ә инде 1929 елда чыккан «Чүлмәк тулгач» җыентыгындагы өзекләрне гомуми текстка табигый рәвештә кертеп урнаштыралар. Нәтиҗәдә 1968 елда әлеге ике роман бер китап булып басылып чыга. Бу М. Галәүне чын мәгънәсендә халкыбызга һәм әдәбиятыбызга яңадан кайтарды, әдипнең сүз сәнгатебездәге затлы урынын билгеләде. Әле тагын бер бурыч бар, ул да булса 1934 елда русча басылган «Кабулсай» романын туган телебездә чыгару.
М. Галәү бүгенге әдәбият галәмендә классик язучыларыбыз арасында үзенең лаеклы урынын алды. Шөкер, хәзерге вакытта әдип мирасына карата Ә. Фәйзи, М. Максуд, Н. Юзиев әйткән теләкләр гамәлгә ашып бара. Алардан соң бу хакта Г. Бакир, Ф. Гыйльфанова, Г. Беляев, Р. Мостафиннар да гамьләнгәннәр иде. Бу җәһәттән Ф. Ганиева хезмәтләрен аерып күрсәтергә кирәк. Аның «Әдип гомере» дигән мәкаләсе[5 - Казан утлары. – 1976. – № 6. – 133–144 б.]М. Галәү шәхесе һәм иҗатының заман сынауларын лаеклы үтүе хакында саллы сүз буларак кабул ителгән иде. Шуларга Вахит Имамовның матбугаттагы чыгышын да өстәргә кирәк[6 - Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь. – 9 б.]. Эш шунда: 2016 елда, М. Галәүнең тууына 130 ел тулу уңае белән, Милли музей бинасында искә алу кичәсе уздырылды. В. Имамов белән бергә бу юлларны язучыга да әлеге мәҗлестә катнашырга насыйп булды. Әлеге чараның анда катнашучылар күңелендә тирән эз калдыруының бер сәбәбе кичәдә М. Галәүнең якын кешеләренең дә катнашуы иде. Бу затлы нәселнең дәвамчылары бабалары хакында Казан зыялыларына шактый яңа хәбәрләр алып килгән булып чыкты.
Ник дигәндә, М. Галәүгә узган гасырның башыннан алып диярлек туган якларыннан читтә яшәргә туры килгән. Инкыйлабтан соң исә аңа Татарстанда рәсми даирәләр тарафыннан ачык йөз күрсәтү булмый да диярлек. Шуңа күрә аның шәхси тормышы турында белүебез дә шактый чикле иде. Хабаровскида яшәүче алтмыш дүрт яшәр оныгы Олег, ерак араларны якын итеп, бабасының туган ягын күрергә дип килгән. Кызы Анастасияне дә үзеннән калдырмаган. Алар бабаларына кагылышлы документлар, рәсми даирәләр тарафыннан тутырылган төрле эш кәгазьләреннән күчермәләр алып килгәннәр. Хәтта М. Галәүнең 130 еллыгына истәлек медале дә булдырганнар. Аларны шушы очрашуда катнашучыларга бүләк итеп бирделәр.
Шулай туры килгән: М. Галәүгә өч тапкыр өйләнү насыйп булган. Беренче хатыны турында болар нәрсә дә булса әйтә алмадылар. Икенче хатыны Фатыйма ханымнан 1924 елда Надыйр исемле улы туа. М. Галәүне, әле Башкортстанга, әле Мәскәүгә күчерә-күчерә, мәгариф, нәшрият эшләрен җайга салуга җәлеп итәләр, ул еллар буе гаиләсеннән аерым яшәргә мәҗбүр була. Күрәсең, мондый хәл гаилә тотрыксызлыгына китерә. Фатыйма апа улы Надыйр белән Оренбургта яши, тора-бара Ташкентка ук күчеп китә. Малай Үзбәкстан башкаласында урта мәктәп, аннан соң авиация училищесын тәмамлый. 1943 елда сугышка җибәрелә. Аның өчен сугыш Көнчыгыш Пруссия җирендә тәмамлана. Сугыштан соңгы тормышы илебезнең Ерак Көнчыгышы белән бәйләнә, бу якларда армиядә хезмәт итә. Полковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Әмма алтмыш яше тулганда үлеп китә. Аның улы Олег гади эшчедән бер зур заводның генераль директоры вазифасына кадәр күтәрелә. Бабасының язмышын ачыклау мәсьәләсе аны һәрвакыт борчып тора. Хәтта дәүләт куркынычсызлыгы органнарының Үзәк идарәсенә дә мөрәҗәгать итә. Аның үтенече игътибарсыз калдырылмый, хәтта М. Галәүнең делосы белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Әмма биредәге рәсми документларның күбесен уку мөмкинлеге булмый, аларны, кеше күзе төшмәслек итеп, каплап-ябыштырып куйганнар. Янәсе, йөз ел тулганчы алардагы мәгълүматлар дәүләт сере булып сакланырга тиеш икән. Чын хакыйкатьне белү өчен, димәк, әле яңадан егерме ел вакыт кирәк дигән сүз. М. Галәүгә кемнәр яла яккан, ялган гуаһлык иткән, хөкем карарының гаепләү өлешендә ниләр язылган булуы 2037 елда гына тәгаен билгеле булу ихтималы бар. Хәер, ул вакыттагы «өчлекләр» чыгарган хөкем карарларында андый мәгълүматлар булуга исәп тоту беркатлылык булырга да  мөмкин.
Шулай да Олег Надыйр улының хәзерге көндә Мәскәүдә яшәүче кызы Анастасия, шул органнар ярдәме белән, бик якынча гына булса да, М. Галәү җирләнергә мөмкин булган урынны билгеләүгә ирешкән. Хәтта шул урынга мәрмәрдән истәлек тактасы яздыртып куйган икән.
М. Галәү 1925 елда Мәскәүдә Зәйнәп Хәсәнова дигән ханымга өйләнә. Ләлә исемле кызлары туа. Ире «халык дошманы», «Төркия шпионы» дип һәлак ителгәч, 1938 елда Зәйнәп ханымны да кулга алалар. Ул алты ел Казахстандагы сәяси тоткыннарның хатыннары өчен махсус оештырылган лагерьда интеккән. Ул урын бу җөмһүриятнең яңа башкаласы Астанадан утыз чакрым чамасы ераклыкта икән. Әлеге лагерь хәзер гыйбрәт өчен музей итеп әверелдерелгән. Моннан берничә ел элек, Астанага конференциягә баргач, казах галимнәре безне шунда алып барып күрсәттеләр. Бер зур бүлмәнең диварына биредә газап чиккән хатын-кызларның зур исемлеге беркетелгән. Алар белән танышканда, татар исем-фамилияләренә игътибар иткән идек. Бу дөньяда татар булмаган урын юк, монда да булмый калмаганнардыр диештек. Димәк, аларның берсе Зәйнәп Хәсәнова булган. Ул бу тәмугтан исән чыга алган, үзе югында ятимнәр йортында җан асраган кызы Ләлә белән очрашу бәхетенә ирешкән. М. Мәһдиев, әлеге әдибебез турындагы мәгълүматлар эзләгәндә, Мәскәүдә яшәүче шушы Зәйнәп апаның адресын тапкан, хат алышкан. Зәйнәп апа алтмышынчы еллар ахырында дөнья куйган. Кызы Ләлә дә бүгенге көндә исән түгел икән инде. Зәйнәп апа белән Надыйр бергәләп М. Галәүнең архивын эзләп тә караганнар. Әмма нәтиҗә булмаган. Без, шул рәвешле, Зәйнәп апаның ахыргача иренә тугрылыклы булып калганлыгын күрәбез, язучыларыбызның мондый фидакяр хатыннары арасында аның да булганлыгын хөрмәт белән искә алырга тиешбез.
Менә без, хөрмәтле укучылар, Мәхмүт Галәүнең безгә билгеле булган романнарының бер түбә астында чыгарылуының тагын бер шаһиты булдык. Моның өчен Татарстан китап нәшриятына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Ике романны берләштергән бу эпопея олы әдибебезне яңа гасырда яшәүче милләттәшләребез күңеленә тагын да якынайтуга хезмәт итәр дип ышанабыз.

Фоат Галимуллин,
филология фәннәре докторы, профессор.

Болганчык еллар
Ил тыныч чакта

I. Каклаган казны коймакка төреп, коймакны каймакка манып
Төш вакытлары җитәрәк, көн кисәк үзгәреп китте. Тау-тау ак болытлар, куерып, салынкы, кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. Каты җил өй түбәсе саламнарын тузгыта, тирәкләр, яшь ботакларын җиргә чаклы иеп, зарланышкан сыман шаулаша башладылар. Һавага, күбәләк өере шикелле, ап-ак шомырт чәчәкләре тузгып очты. Аннары шыбырдап яңгыр яварга тотынды.
Җылы бөркеп, тирес исе аңкытып яткан буразналар өстеннән кешеләр башларын күтәрделәр. Яңгыр коеп яварга керешкәч, алар ышык урыннарга кереп постылар.
Буразна араларыннан гөрләвекләр ага башлады. Җир камыр кебек күперде, кабарды. Утыртырга дип ярып салган бәрәңге чиләкләренә яңгыр суы тулды. Көрәк-тырма саплары коеп яуган яңгырда юылып агарып калды.
Яңгыр, кисәк кенә башланган кебек, кисәк кенә узып та китте. Ялт итеп яңадан кояш чыкты. Яшел яфраклар өстендә энҗе бөртекләредәй тамчылар җемелдәшә башлады. Йомшак кына сары мамыклы нәни бәбкәләрен ияртеп, казлар яңадан урамга чыктылар.
Көнчыгышка таба китеп барган яңгыр болыты өстендә дугайланып салават күпере сызылды. Күк күкрәгән тавышлар кайдадыр еракта тынып калдылар.
Шулвакыт ындырлар арасындагы юлда җигүле ат күренде. Арбага ике кеше утырган иде. Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитеп, басу капкасы төбенә килеп туктады.
Капка янында бу юлы малай-шалай күренми иде. Гадәттә, алар гел шул тирәдә булашалар, авыл аша узучыларга капка ачалар, аннары узгынчылар сипкән вак прәннекләрне, шау-шу килеп, үлән арасыннан җыярга керешәләр иде.
Арбадагыларның берсе малайларга дип әзерләп куйган бер уч прәннекне капчыгына кире салды да җиргә төште. Капканы ачып, атны керткәч, капканың мунчала бавын яңадан казык башына элде, арбага утырып, дилбегәне какты. Икенчесе төенләнеп беткән иске чыбыркысы белән атка сугып алды. Шуннан соң алар киң генә урамга килеп керделәр.
Яшел чирәм уртасыннан елан кебек боргаланып, кара тасмадай сузылган юлда яңа көпчәк эзләре һәм дагасыз ат тояклары эзе төшеп калды.
Авылның уртасында юан гына манаралы таш мәчет кукраеп утыра. Шул мәчеткә җитәрәк, юлчылар өстенә кечерәк кенә такта түбә тоткан урыс капкага таба борылдылар. Тузгак чәчле, яланаяклы бер кыз бала әлеге йортка таба борылган җигүле атка беравык карап торды да, исенә килеп, нечкә генә тал чыбыгы белән казларын юлдан читкә куарга кереште. Ана каз, башын күтәреп, каты тавыш белән каңгылдый башлады һәм, алпан-тилпән атлап, бәбкәләре янына сыенды. Балалары янында сакта торган ата каз исә, озын муенын сузып, ысылдый-ысылдый, арбага таба китте.
Җигүле ат ябык капка төбенә килеп туктады.
Арбадагыларның берсе, тагы җиргә төшеп, капканы ачты, атны ишегалдына керткәч, өйгә таба атлады. Аның башында кокардалы, козырёксыз солдат фуражкасы, өстендә кара тужурка, зәңгәр канатлы кара чалбарының балакларын күн итек кунычы эченә кертеп кигән, биленә сары каеш буган иде. Юлдашы, күрше авыл марие, солдатны каладан атына утыртып кайткан иде.
Йортка керүчеләрнең каршысына кулына агач җамаяк тоткан таза гына бер карчык чыкты. Ул, баскычка басып, әлеге кешеләргә гаҗәпләнеп карап торган арада, солдат, аның янына ук килеп:
– Исәнме, әнкәй! – диде.
– Ай Аллам… Кем соң бу?
– Бу – мин, әнкәй! Танымыйсыңмы әллә? Углың Әхмәтсафа ич.
Карчыкның кулыннан агач җамаягы, төшеп китеп, ат аягы астына тәгәрәде.
Карчык:
– И Аллам! Танымадым шул, балакаем, танымадым! – диде дә улына килеп сарылды. Күз яшьләре улының солдат тужуркасына тамды. – И балакаем, миңа да бу көннәрне күрергә язган икән, – диде карчык.
– Баш исән булса, бер әйләнеп кайтасың икән шул, әнкәй! – диде улы.
Өйдән солдатның абыйсы Вафа йөгереп чыкты.
– Карыйм, карыйм… Нинди үрәтник икән бу, мин әйтәм. Безнең Әхмәтсафа икән ләбаса! – диде ул.
Читән аша бу тамашаны карап торган күрше малае тиз генә урамга йөгереп чыкты да иптәшләренә:
– Патый әбинең солдат улы кайтты, – дип сөрән салды.
Малайлар бу яңа хәбәрне шундук элеп алдылар. Таяк атларына атланып:
– Миңлебай солдаты кайткан!.. Миңлебай Сафасы кайткан!.. – дип, урам буйлап кычкыра-кычкыра чабышып киттеләр.
Ул арада хәбәр бөтен авылга таралып өлгерде, һәр йортта Миңлебайлар турында, Сафаның кайтуы турында сөйләштеләр. Ана кешеләр шул уңай белән үзләренең солдат балаларын искә төшерделәр, ата кешеләр дә патша хезмәтенә киткән улларын телгә алдылар. Ир туган – ир туганын, кызлар сөйгән егетләрен искә алдылар.
Ишегалды бала-чага белән тулды. Алар, күчтәнәч өмет итеп, Сафа тирәсендә бөтереләләр, бер-берсен чеметешәләр иде.
– Барыгыз, ычкыныгыз моннан! Аяк астында чуалмагыз! Солдат кешенең нинди күчтәнәче булсын?.. Каладан кайтучымы әллә ул сезгә? – дип кычкырды Вафа.
– Тимә аларга, – диде Сафа, арбадан кечкенә капчыгын алып, малайларга учлап-учлап кызыл билле прәннек, эрбет чикләвеге сипте.
Вафа, арбадан энесенең сандыгын алып өйгә кергәндә, бу эшне өнәмичә:
– Бик баеп кайттыңмыни?! – дип куйды.
Аның артыннан башкалар да өйгә керде. Бала-чага, талаша-талаша, юеш үлән арасыннан җыйган прәннекләр белән авызларын тутырып, учларына чикләвек тотып таралыша башлады. Әүмәкләшеп талашканда, берни эләктерә алмаганнары гына капка төбендә торып калды. Алар, ерак юлдан кайткан кунактан күчтәнәч өмет итеп, бүрәнәләр өстендә утыра бирделәр.
* * *
Тиз генә самавыр куелды. Баздан куе сөт өсте алып менделәр. Бөтен өй җәмәгате чәй эчәргә утырды: иң түргә – йөз яшьлек Зөһрә әби, аның бер ягына – аякларын көчкә бөкләп Сафа, икенче ягына Патый карчык утырды. Вафа, аякларын сәкедән салындырып, самавыр артыннан урын алды.
Вафаның хатыны чәй ясап торды. Барысы да җанланып сөйләшергә керештеләр. Шатлыклы, кайгылы хәбәрләр, гайбәт, зарлану сүзләре туктаусыз сибелеп кенә торды. Сүзгә-сүз ялганып, истәлек артыннан истәлек үрелде.
Гадәттә, башкалар сөйләгәндә, тын гына утыра торган Зөһрә карчык та бу юлы авыз йомып кала алмады, моннан алтмыш-җитмеш еллар элгәре булган хәлләрне сөйләп китте.
Чәйне бик озаклап, маңгайларына бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкканчы эчтеләр.
Солдат белән күрешергә дип, әледән-әле күршеләр керә торды. Берсен утыртып өлгермәделәр, икенчесенең сәламе ишетелде.
Вафа әледән-әле:
– Вәгаләйкемәссәлам. Әйдә, кер, Гариф бабай…
– Рәхим ит, күрше, әйдә, кер, кер!.. – дип, каршы ала торды.
Хәл белешергә килүчеләрнең бер ишесе:
– Картлар әйткәннәр, алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек хәл белә килер, дигәннәр, – дип, акланып сөйләнә-сөйләнә керде.
Килүчеләрнең һәркайсы, Сафа белән күрешеп, мич буена чүгәли, дога кылып битен сыпыра да тегене-моны сорашырга керешә иде:
– Йә, ничек соң? Дөньялар тынычмы? Патшалар сугыш ачарга җыенмыйлармы?
– Хәлифә мөселманнарны якларга уйламыймы икән?
– Әфган сугышы хакында бер-бер нәрсә ишетмәдеңме? Ул турыда Кызыл баш[7 - Кызыл баш – төрек солтаны.]  нәрсә ди икән?
– Кытай патшасы ничек түзеп ята икән соң?
Сафа патшаларның ызгышы хакында да, хәлифә турында, Кытай патшасы турында да берни белми иде. Солдаттан кайткан кайбер кешеләр шикелле, белмәгәнен күпертеп-арттырып сөйләргә яратмый иде ул. Шулай итеп, бу турыда сүз бик тиз сүрелә, икенче сораулар башлана иде:
– Анда безнең Гайнулланы күрмәдеңме? Аны солдатка былтыр гына алганнар иде. Бәлки, Латыйфны да очраткансыңдыр?
Ләкин Сафа Гайнулланы да, Латыйфны да күрмәгән, очратмаган икән.
– Патшаның сарайлары яхшымы? Сукмаган ашлыгы бик күпме?
– Аның бөтен акчасын җыеп өйсәң, безнең мәчет хәтле булырдыр, ә?
Сафа, мактанмыйча, күргән-белгәннәрен әйбәтләп сөйләп бирде, белмәгәнен «белмим» диде.
Хәл белешүчеләрнең берәүләре китә, икенчеләре килә торды, соңыннан килүчеләр алда килгәннәрнең сорауларын кабатладылар. Сафа берсен дә җавапсыз калдырмады.
Миңлебайлар йортыннан чыкканда, алар үзара:
– Сафа баеп кайткан, малайларга учлап-учлап прәннек өләшкән, – дип сөйләнделәр.
Күршеләрнең берсе Патый карчыкка, шаяртып:
– Мондый әйбәт улыңа әйбәт кенә бер кыз да табарга кирәк инде, – дип куйды.
– Язган булса табылыр. Иң элек аның үзен рәткә китерәсе бар әле… Әнә күрәсең: аяк бөкләп утыра да белми башлаган. Ярый, йөрәге каралып кайтмаган булса… – диде Патый карчык.
– Читәнең тазамы, Мөхәммәтвафа? – диде әлеге күрше, тагын сүз башлап. – Кавалерислар капка ачып, иелеп керүне яратмыйлар икән алар. «Без солдатта менә болай гына итә торган идек», – дип әйтәләр дә койма аша гына сикереп керәләр икән. Безнең Корбангали, солдаттан кайткач, гел шулай итә торган иде. Күршеләрнең бер исән читәнен калдырмады, бөтенләй ватып бетерде. Син дә, солдат энең ватып бетергәнче, читәнеңне рәтләп куй, – диде.
Аның мәзәгеннән һәммәсе дә көлешеп алды. Икенче берәвесе тагы да үстереп җибәрде:
– Чиләк белән уклауларыңны да җыеп куй, Фатыйма апай. Солдатлар алар барабан сугарга ярата. Әнә безнең Сәгыйть, барабан сугып, теңкәбезгә тиеп бетте. Уклауны гына түгел, орчыкларны да эшкә кушты. Бөтен чиләк, ләгәннәрне яньчеп бетерде… – диде.
* * *
Кич, кояш баер алдыннан, көтү кайтты. Бәрәннәрен югалткан кәҗә, сарыклар бәэлдәшеп уздылар. Көтүченең шарт-шорт чыбыркы шартлатканы, көтүне каршы алырга чыккан малайларның әче тавыш белән кычкырулары ишетелде. Миңлебайныкыларга хәл белешә килгән кешеләр таралышып беткән иде инде. Вафаның хатыны, сыер савып, терлекләрне абзарга япты да кичке аш әзерләргә тотынды.
Зөһрә әби кысыр ашка бодай токмачы һәм таганда туң май белән суган кыздырып салды. Тирәсе калай кисәкләре белән ямалган зур агач табакны табын уртасына китереп куйдылар. Табын янына чәй эчкәндәге тәртип белән утырыштылар. Калын-калын итеп телгән арыш икмәген ашыкмый гына чәйни-чәйни, зур агач кашыклар белән аш ашадылар. Туеп, кикергәнче ашагач, амин тоттылар да табын яныннан кузгалыштылар.
Сафа, аш яныннан торгач, урам йөреп керергә булды. Аның кырпусыз җылы бүреген үзе югында биш ел буе кимичә саклап тотканнар, бары ара-тирә генә аңа күкәйдән чыккан тавык чебиләрен салгалаганнар икән. Әнисе Сафага шул бүреген китерде дә:
– Мә, улым… Шул котсыз кәпәчеңне кимә… – диде.
Козырёксыз солдат фуражкасыннан Сафа үзе дә туеп беткән иде инде. Бик сөенеп, әнисе кулыннан бүреген алды, ишек катындагы элгечтән кайры тунын алып кия-кия, урамга чыкты.
Әнисе аның артыннан:
– Сиңа урынны салкын якка җәярмен! – дип калды.
– Ярый, – диде Сафа.
Капка төбенә чыккач, туктап, як-ягына каранды. Аннары тар гына сукмактан су буена төшеп китте. Анда аны егетләр гармун уйнап, җырлап каршы алдылар. Күрешеп, исәнләшеп беткәч, егетләр, берсен берсе уздырырга тырышып, Сафаны авыл яңалыклары белән таныштыра башладылар: кайсы егет өйләнгән, кайсы кыз кияүгә чыккан, кемнәр үсеп егет булган, кайсы кызлар үсеп буйга җиткән, кайсылары картая башлаган, кайсы кызлар егетләргә бүләкләрен кире кайтарган.
Таң сызыла башлап, йолдызлар сүнгәндә генә, Сафа, арып-талып, тәмам күңеле булып, өйгә кайтып керде. Әнисе өйалдына җәеп куйган урынга ятты. Урамда егетләр һаман җырлыйлар иде әле:
Кимә итек, ки читек, —
Читек аяк талдырмый.
Сөйгән ярым күрше авылда,
Ятларга күз салдырмый.
Тына барган җыр һәм гармун тавышлары астында Сафа йокыга китте.
Ул уянганда, кояш инде бик югары күтәрелгән, кешеләр дә эшли-эшли арып өлгергәннәр иде. Сафа, үзе югында кадерләп саклап тотылган кара чуклы кызыл түбәтәен киеп, ишегалдына чыкты. Әнисе шунда нидер эшләп йөри иде.
– Улым, мунча әзер. Бар, кереп юынып чык, аннары чәй эчәрбез, – диде ул.
Бакча башындагы кечкенә мунчаның эче чиста итеп юып чыгарылган иде. Казанда кайнар су буланып утыра, зур гына агач мичкәгә салкын су тутырып куелган, шунда ук ялт иттереп агартылган комган да тора. Сафаның юылган күлмәк-ыштаннары, каталап, бер урынга пөхтәләп төреп өеп куелган иде.
Сафа башта, каен себеркесен кайнар суда пешереп, бик әйбәтләп чабынды, аннары, йомшак ак мунчаланы сабынлап, тәнен кызарганчы ышкып юды. Шуннан соң коенып, өстенә ару күлмәк-ыштан киде дә, яланаякка гына агач башмак элеп, бакча аша тиз генә өйгә йөгерде. Өйдә чалбарын киеп алды, чөнки бер кат күлмәк-ыштан һәм кыска солдат күлмәгеннән ул үзен йоны йолкынган өтек бер әтәч кебек хис итә иде.
Зур сәкегә чәй әзерләгәннәр иде. Вафаның хатыны коймак пешерә. Зөһрә әби Сафага тула оек тегеп утыра. Әнисе дә тәрәзә янында нидер тегә иде.
Сафа, аны күргәч, гаҗәпләнеп:
– Нишлисең, әнкәй? – диде.
– Күрмисеңмени? – диде әнисе. – Киемеңне төзәтәм. Шушы килеш кеше арасында йөрмәссең ич.
Сафаның солдаттан кайткан кара тужуркасы, чыннан да, «кеше арасында йөрерлек» кыяфәткә китерелгән иде. Якасына теккән тасмалары белән погоннары сүтеп ташланган. Ялтырап торган җиз төймәләрен кисеп алып, алар урынына әнисе чи сарык тиресеннән ясалган түгәрәк күн төймәләр таккан иде. Шундый матур тужуркасының бу хәлгә килүен Сафа кызганып куйды, шулай да әнисенең хәтерен калдырмас өчен:
– Ичмасам, төймәләрен калдырыр идең, – дип кенә әйтте.
Шуннан соң сәкегә килеп утырды. Барысы да самавыр тирәсенә җыела башладылар. Вафаның хатыны, тәрәзәдән башын сузып, лапаста мунчаладан бау ишеп яткан иренә:
– Чәй эчәргә кер! – дип кычкырды.
Сафаның битләре мунча кергәннән соң кызарып, яшьлек бөркеп тора; күперенке мыегы аңа егетләрчә бер кыяфәт бирә иде.
– Улым, синең өчен дип каклаган ярты каз саклап тоткан идем. Башта кайсын ашыйсың – казмы, коймакмы? Менә каймак та бар, – диде әнисе.
– Сусадым әле! Башта чәй эчим, аннары ашармын. Борчылма, әни, һәммәсенә дә җитешермен. Каз итен коймакка төрермен дә коймакны каймакка манып ашармын, – дип, өйдәгеләрне көлдереп алды Сафа.
– Кара син аны, тәмлетамакны! Ничек оста сөйли… – диде Вафа.
– И Раббым, менә нинди яшьләр үсә бит хәзер – бу кадәр дә сүзгә оста булырлар икән! – дип куйды Зөһрә карчык.
– Без солдатта чакта катып беткән сохарины тозлы картага төрә идек тә әчегән кәбестә шулпасына манып ашый торган идек, – дип шаяртты Сафа, чәй эчәргә керешеп.
Бер чынаяк чәй эчкәннән соң, ул каклаган казны ашарга кереште, биш минуттан казның сөякләре генә калды. Мул итеп майлаган коймакларны да ялт иттереп авызына озата торды. Каймакны да онытмады. Ахырында Сафа яңадан чәй эчәргә кереште. Бу кадәр сый өчен биш ел буе солдат хезмәте ачысын татып кайтырга да ярый торгандыр шул.
Тышта тәрәзә турысында кызлар күренеп китте. Аларның кайберләре, тәрәзәгә күз салып узудан гына канәгать булмыйча, әле энә, әле орчык, әле көянтә сораган булып, өйгә үк керделәр. Сафа авылда әйбәт егетләрдән санала, шуңа күрә кызларның һәркайсының аның күзенә күренәсе килә иде.
Сафаның өйдә утырасы килмәде. Ул, зиратка барып, әтисенең кабере өстендә Коръән укып кайтырга булды.
Көн аяз, җылы һәм җилле иде. Зәңгәр күктә ак болытлар агыла. Иске зиратта, ботакларын каберләр өстенә иеп, күңелгә сагыш салып, зифа буйлы каеннар һәм карасу-яшел биек наратлар шаулаша иде.

II. Сөлекләр
Шәмси мулланың челтәрләп бизәлгән, төрле төсләргә буялган алты почмаклы, чарлаклы йорты мәчет каршысына салынган. Бүрәнәләре юан, таза. Сарыга буялган биек-биек ике капка йортны тагы да мәһабәтрәк итеп күрсәтә.
Ул капкаларның берсе бервакытта да ачылмый диярлек. Җигүле ат монда елына бер-ике тапкыр гына керә. Урамнан бу капкага таба юл салынмаган, үләнен терлек таптамаган, каз-үрдәк кыркымаган – яшел хәтфә төсле ямь-яшел.
Аның каравы икенче капка турысы тапталып беткән. Бу капка тирәсендә көнозын тавыклар тирес тарана, казлар, күркәләр йөри, тизәкләре белән бөтен ишегалдын пычратып, ду килеп бозаулар чабыша. Кешеләр хәзрәт янына шушы капкадан керәләр. Шәмси мулланың үз гаиләсе дә шушыннан йөри.
Мулланың хәер-фатихасын алырга килүче Сафа да шул капкадан керде. Аш өе ишеге төбенә җиткәч, ул, туктап, тамак кыргалап алды, шуннан соң гына кычкырып сәлам бирде. Аның сәламенә каршы җавап булмады. Өйдән бер тавыш та ишетелмәде. Хәтта мулланың хатыны Әсма абыстай да симез бите белән тәрәзәгә үрелмәде. Ул, җиңнәрен сызганган, яулык очларын баш артына кайтарып бәйләгән килеш, аш өендәге ян сәкедә ниндидер эш белән мәшгуль иде.
Тыштан сәлам биргән тавыш ишеткәч, Әсма абыстай өнәмәгән бер төс белән:
– Бар, кара әле, кем килгән икән… – дип кенә куйды.
Асрау кыз, тәрәзәдән күз салып:
– Миңлебайлар солдаты… Мулла абзый янына фатиха алырга килгән, ахры, – диде.
– Бераз көтәр, ашыгыч түгелдер әле! – дип, Әсма остабикә бүленгән эшенә яңадан кереште.
«Кызларга чәй эчертергә дә юып, җәймәләргә киптерергә салган бодайны чыгып карарга кирәк, югыйсә кош-корт чүпләве йә асрау кызның урлавы бар. Күрше авылдан хатыннар сөлгеләр сугып китергәннәр. Аларны да карап, санап аласы, эшләре өчен акча түлисе, җеп биреп җибәрәсе бар. Чүпләмле унсигез сөлге, егерме дүрт сәрфиткә, унике тастымал өчен күпме акча түләргә кирәк – исәбен чыгарып кара син аның! Алла сакласын, ашыгып, артыгын биреп җибәрүең бар… Кайберсенә, бәлкем, акча урынына пыяла муенса, таш мәрҗән, гәрәбә, ука, догалык һәм төрле иске-москы әйберләр биреп булыр. Аларның да бәясен исәпләргә кирәк бит… Вакытың юклыгын сизсәләр, киреләнерләр, акча сорый башларлар, эштән баш тартырлар, кызу эш өсте диярләр… Шуларны мулладан гына исәпләтермен дигән идем, әнә тагы солдаты килеп чыкты, авызын ачып тора ишек төбендә», – дип, кулына бер төргәк сөлге, ашъяулык тотып, бәһане киметер өчен, җеп очларын һәм төеннәрне саный-саный, үзалдына уйланды ул.
– Мулла абзый өйдәме? – дип сорады Сафа, байтак кына көтеп торганнан соң.
– Чәнчелеп китсәңче, нәгъләт! – дип мыгырданды Әсма остабикә, сәкедән кузгала башлап.
Симез гәүдәсен көч-хәл белән күтәреп, үрдәк кебек чайкала-чайкала чыгып китте. Өске катка менә торган агач баскычка читек үкчәләре белән, төнге каравылчы шакылдавыгы тавышы чыгарып, шак-шок басканы ишетелде. Остабикә, авыз эченнән тиргәнә-тиргәнә, мулла янына менде.
Мулланың хатыны читтә эшләп яки солдатта хезмәт итеп авылга кайткан егетләрне яратмый иде, чөнки аларның кайткан берсе өйләнми калмый иде. Андый егетләргә ул хәтта үзенең дошманы итеп карый; ник дигәндә, бу егетләр иң яхшы кызларны сайлап алалар, төн буе ашъяулык-сөлге сугып, юк-бар муенса-беләзекләр хакына күз нурларын түгеп, буй зифалыкларын бетереп, үпкә чире алучыларны Әсмадан коткаралар иде.
Абыстай чыгып китү белән үк, аш өендә чәй көтеп утыручы кызлар тәрәзәгә ябырылдылар. Һәркайсының, күз кырые белән генә булса да, Сафаны күрәсе килә иде.
Сафа, үзенә кызлар каравын күргәч, башта уңайсызланып китте. Шулай да бу хәл озакка бармады, Сафаның үзенең дә бу кызлар алдында егетлеген күрсәтәсе һәм кызларны әйбәтләбрәк күзлисе килде. Аны мулла йортында болай итү килешмәс дигән шик кенә тотып тора, чөнки мулланың йә булмаса остабикәнең икенче бер тәрәзәдән карап торуы бар иде, шуңа күрә ул, тәрәзәдән читкә борылып, кызларның күз карашын бер минутка да онытмыйча, бакчадагы чәчәк түтәлләренә караган булып, яшел рәшәткә буйлап әкрен генә атлап китте. Шулай да егет, ара-тирә борылып, ялт кына тәрәзәгә күз атып ала иде. Андагы кызлар арасында ул үзе үпкән, үзен кысып-кысып муеныннан кочкан кызлар да бар иде шул. Аларның кайберләре инде бик иртә кырау суккан чәчәк төсле сулып калган. Шулай да йөзләре әле һаман да сөйкемле, күзләре дәртле елтырый иде.
* * *
Мәүла Колы авылы үзенең төп нәсел-ыруларыннан бер мулла да бирмәде. Борын-борыннан анда читтән килеп муллалык иттеләр. Шәмси мулланың атасы Мөбин ахун күрше авылга Тау ягыннан килеп утырган ишан улы иде. Мөбиннең сәләтле, зирәк дигән даны ул Бохарада укыган чагында ук таралган һәм бу якларга үзе кайтканчы ук килеп җиткән иде. Мәүла Колы авылының элекке карт мулласы үз урынына варис калдырмыйча үлеп китте. Шуңа күрә Мөбин Бохарада укуын тәмамлап, атасы янына кайткач, аңа шул бушаган урынны тәкъдим иттеләр. Әмма зур эшләр башкару турында хыялланган, үзенә яхшы, зур киләчәк өмет иткән Мөбиннең моңа риза буласы килмәде.
– Авылыгыз кара. Халкыгызны мәҗүсиләрдән аерырлык түгел. Мәчетегез дә искереп беткән… – диде ул.
Мөбиннең бу сүзе киндер һәм бүз фабрикалары тотып, Бохара, Хива һәм хәтта Себер белән ике арада кәрван белән сәүдә йөртеп баеган атаклы байгура балаларының йөрәгенә кадалды. Башкалар алдында кимсенәселәре килмичә, алар Мөбингә таш мәчет, зур мәдрәсә, муллага җиһазлап һәйбәт йорт салып бирәбез дип вәгъдә иттеләр. Сүзләрендә тордылар.
Юан гына манаралы мәчет белән ике катлы зур мәдрәсә әнә шул елларда салынды.
Мөбингә баглаган өметләре бушка китмәде. Ул, зур мәдрәсәгә җитәкче булып, шунда дин гыйлеме укыта башлады һәм шул мәдрәсәдән байтак кына мулла, мәзиннәр җитештереп чыгарды. Мөбин мулла, картлыгында ахун дәрәҗәсенә җитеп, зур хөрмәткә ия булды. Шәмси, әтисе үлгәч кенә Бохарадан кайтып, аның урынына калды. Мөбин улы Мәүла Колы авылында әтисе шикелле үк килмешәк кеше саналды.
Мөбин ахун үлгәннең беренче елында ук, ут чыгып, мәдрәсә янды. Кайбер усал телләр моны яңа мулла белән аның яшь хатыны эше дип тә сөйләделәр. Ләкин бу астыртын эшне фаш итәрдәй кеше табылмады.
Бу каза Шәмси мулланы кайгыга төшерсә дә, аны авыл малайларына әлифба танытудан, ә өлкән шәкертләргә дин укытудан коткарды. Шәмси үзе дә, хатыны да эшнең болай булуына эчтән бик сөенделәр. Янган мәдрәсәне яңадан эшләтү түгел, кечкенә генә бер мәктәп салу турында да сүз чыгармады алар. Моның сәбәбе аңлашыла иде. Теге мәдрәсә исән булса, Шәмсигә, хәтта үзе теләмәсә дә, күрше авыл мөдәррисе Исхак муллага каршы көрәшне дәвам иттерергә туры килер иде. Мәрхүм Мөбин ахун Исхак муллага каршы егерме биш ел буе туктаусыз көрәшеп килгән иде. Ә менә Шәмси хәзер көрәшә алмый, чөнки ул Исхак мулланың кызы Әсмага өйләнгән иде.
Әнә шул Әсма аркасында инде Шәмси атасы Мөбин ахун юлыннан китәргә теләмәде. Әтисе кебек үк дан-шөһрәт яратучы Әсманың бөтен тирә-юньгә баш буласы килә иде. Шәмси исә йомшак холыклы кеше, кайгы-мәшәкатьсез, тыныч кына яшәргә ярата иде. Әсмага аны үз кулына алып, үзе теләгәнчә борып йөртү әллә ни кыен булмады. Шулай итеп, Шәмси, тора-бара, ерак Гарәбстанда һәм Һиндстанда гарәпчә матурлап-бизәкләп басылган зур, калын китапларны һәм борынгы кулъязмаларны укуын ташлап, Әсманың бөтен эшендә ярдәмчесе булып китте. Ул, еш кына чарлагына менеп, йомшак келәм өстендә ялтыравыклы ука йомгаклары сүтә яки җепкә пыяла муенсалар, таш мәрҗәннәр тезеп утыра торган  булды.
Хатыны Әсма Сафа килгәнен әйтергә дип менгәндә дә, Шәмси мулла шул эш белән мәшгуль иде.
– Җепнең монсы, минемчә, бик үк әйбәт булмады, чуала да тора, көчкә рәткә китердем, – диде мулла хатынына.
– Кешегә ышансаң шул инде, – дип, Әсма остабикә иренең эшен җентекләп карарга кереште. – Икенче юлы каладан үзебез алдыртырбыз, ел буена җитәрлек итеп… Анда сине Миңлебай солдаты көтә, фатиха алырга килгән, – диде ул аннары, исенә төшереп. – Бар, аны тизрәк озат та эрләнгән җепне үлчә. Муенсаларны төштән соң да тезәргә була, ашыгыч түгел…
– Килгәнмени? Чәй эчертеп җибәрергә иде… – диде мулла.
– Болай да ярар. Кайткан бер солдатка чәй эчертә башласаң, башыңдагы чәчең калмас, мужик сасысыннан айный алмассың… Аның белән бик сүз озайтма. Муеннан эш. Бодайны караштыр.
– Ярар, карармын… – дип, Шәмси мулла, авыр гына атлап, ишеккә таба китте.
Әсма аш өенә төште.
Сафа кычкырып сәлам бирде дә муллага таба атлады.
Мулла;
– Вәгаләйкемәссәлам! Рәхим ит, Әхмәтсафа! – дип, йомшак ак кулларын күрешергә сузды.
Күрешкәч, дога кылып алдылар.
Мулла чалара башлаган кыска сакалын сүзсез генә сыйпаштырып тора башлады. Сафа, ашыгып, кесәсенә тыгылды. Кунакның бу хәрәкәте мулланы яңадан бер кулы белән сакалын сыйпап, икенче кулын Сафаның солдат паёгы сатып тапкан егерме тиен көмешен алырга дип сузарга мәҗбүр итте. Егерме тиенлек көмеш мулланың чапан кесәсенә шуып төшкәч, икәүләп тагын дога кылдылар.
– Ни хәлләрең бар? Исән-сау йөреп кайттыңмы? – диде мулла.
– Аллага шөкер әле, мулла абзый! Сезнең хәер-догада йөреп кайттык…
Бакчадагы эскәмиягә утырдылар.
Мулла Сафаның кай җирләрдә хезмәт итүен сорады.
– Аршауда, мулла абзый, – диде Сафа.
– Анда нинди халык күбрәк соң, урысмы, ниме?..
– Аршауда урысны бик әз диләр, мулла абзый, күбесенчә поляклар белән җәбриләр…
– Алай… Җәбриләр дигәнең – яһүдиләрдер инде ул? Поляк дигәнең нинди халык соң? Нәсранилармы[8 - Нәсрани – христиан динендәге кеше.], габранилармы[9 - Габрани – яһүд динен тотучы.]?
– Белмим шул, мулла абзый.
– Мөселманнар да бармы?
– Анысын әйтә алмыйм, мулла абзый, күрмәдем.
– Солдатлар арасында мөселманнар бар идеме соң?
– Күп иде.
– Намазны вакытында укый ала идегезме?
– Ходай үзе кичерсен инде, мулла абзый, гает намазларын гына укый идек.
– Хуш… Кяферлар арасында яшәве җиңел булмады, алайса… Ә ничек ашаталар иде соң? Ач торырга туры килмәдеме?
– Төрле чаклар булды инде, мулла абзый. Алай бик кыен булмады.
– Шаять, хәрәм ризык ашатмаганнардыр бит?
– Без анысын каян белик инде, мулла абзый? Биргәнне ашадык. Хәрәм ризык биргән булсалар, Ходай үзе кичерсен инде.
– Амин! – дип, мулла яңадан битен сыйпады.
Бусы инде китәргә вакыт дигән сүз иде. Сафа бу ишарәне шундук аңлап алды.
– Бу юлы сине өйгә алып керә алмадым инде, Әхмәтсафа. Абыстаеңның бик мәшәкатьле чагы. Икенче бер бушрак вакытта чәй эчәргә кил, – диде мулла.
– Алла боерса, килермен, – диде Сафа.
Икәү бергә бакчадан чыктылар. Капка төбенә җиткәч, мулла:
– Мәзингә кермәдеңме? – дип сорады.
– Юк әле, хәзер барам.
– Бик хуш, бик хуш! Аның да фатихасын алырга кирәк.
Сафа, мулла белән саубуллашып, капкадан чыгып китте.
* * *
Сабирҗан мәзиннең указы юк иде. Заманында Шәмси мулланың яхшы карашы аңа дин әһеле булып китәргә ярдәм итте. Ул, Мөбин ахун мәдрәсәсендә укып, егермеләп дога ятлады, намаз уку тәртибен өйрәнеп алды. Аның атасы Гариф мәзин дин эшен сәүдә эше белән бик оста аралаштырып яши иде. Ул балаларының аң-белем алуларына әллә ни әһәмият бирми, аларны яхшы сәүдәгәр итәргә генә тырыша иде. Шул хакта сүз чыкса, Гариф мәзин гел әйтә иде:
– Үлгән мужикны, кәфенгә төреп, кабергә төшерер өчен әллә ни гыйлем кирәкми. Әгәр халык углымны мәзин итеп куярга теләсә, ул болай да үз эшен алып бара алыр, куймасалар инде – сату итәр. Бик зур кәсеп ул сәүдә, бик зур кәсеп! – ди торган иде.
Гариф мәзиннең барлык уллары үзе исән чакта ук Төркестанга киттеләр. Шунда яхшы гына төпләнеп алып, зур байлык җыйдылар. Әтиләре янында өлкән улы Сабирҗан гына торып калды. Сәүдә эшендә ул әтисенә бик яхшы ярдәмче иде.
Гариф үлгәннән соң, яңа мәзин кую мәсьәләсе килеп бас‑кач, Сабирҗанга бурычлы кешеләр, читтән китерткәнче, халыкны бу урынны Сабирҗанга тәкъдим итәргә димләделәр. Яңа кеше килүеннән куркып, Шәмси мулла да бу фикерне куәтләде. Әсма остабикә дә каршы килмәде. Шул хакта Сабирҗанның үзе белән сөйләшкәч, ул бик риза булды. Уфага барып, имтихан бирү һәм указ алу турында берәү дә сүз кузгатмады. Шулай итеп, Сабирҗан мәзин булып китте, мәгәр сәүдә эшләрен дә ташламады. Авылдагы бердәнбер кибет һаман аныкы булып кала бирде. Ул һәртөрле чимал, күкәй җыйды, икмәк белән сату итте; чыпта суктырды. Ике улы ел әйләнәсендә калага өч олау белән төрле азык-төлек илтеп сата иде. Мәзиннең өч хезмәтчесе аның җирен эшкәртә. Сабирҗан авылдагы барлык ярлының диярлек җирен арендага ала иде. Кышкы озын төннәрдә бу җир хуҗалары мәзингә чыпта сугалар, ә җәй көне, аннан алган бурыч исәбенә, басуда урак уралар, печән чабалар, ашлык сугалар иде. Елның-елында бурычларын түли алмыйлар, һәм шул сәбәпле аларның тәненнән камчы эзе төшми. Ярлылар күбрәк кыйналган саен, мәзин байый гына бара, чөнки ярлыларның аңардан алган бурычлары арта бара иде.
Сабирҗанның мал-туары да аз түгел иде. Ул үзенә аерым көтүче тота, аның көтүе, кырга мирнекеннән алда чыгып, соңрак кайта иде. Шуңа күрә Сабирҗанда авылдашларыныкына караганда сөт тә күбрәк, йон да яхшырак, үрчем дә артыграк була иде.
Әмма Сабирҗан болар белән бергә мәзинлек хезмәтен дә онытмый. Елның теләсә кай вакытында, җил-яңгырда, буранда да нәкъ тиешле вакытында мәчет манарасыннан сузып-сузып азан әйткән тавыш ишетелә. Ул, вакытында килеп, мәчет ишеген ача; кыш көне барып, мичләренә яга, идәнен себерә, тузанын сөртә. Барлык җыен мәҗлесләрендә Сабирҗан аш бүлә, кунакларга бәлеш кисә. Ул мәет юудан да чирканмый һәм, мәетне кабергә төшергәндә, беренче булып туфракны үзе учлап ташлый. Сәдакадан беркайчан да баш тартмый.
Сабирҗан солдаткалар белән яшьрәк тол хатыннарны да буш уздырмый, җае туры килсә, хәтта көчләүдән дә тартынмый икән дип тә сөйлиләр иде. Шундый кызык бер хәл күп кешенең исендә әле: бервакыт мәзин, суга баручы кызларны мәчет манарасыннан бик бирелеп карап торганда, башыннан чалмасы төшеп китә. Ләкин бу хәл турында беркем дә бер сүз чыгармый: кайбер кешеләр аңардан курка, кайберәүләрнең өйдәге чүпне тышка чыгарасы килми.
Сабирҗан, гадәттә, өстенә озын ак күлмәк, кызыл төймәле кара камзул киеп йөри. Камзулының шактый тирән түш кесәсенә һәрвакыт нәрсәдер тутырылган булып, кесәсе стенага кагылган почта ящигы шикелле кабарып тора. Таза йодрыклы мәзин бөтен акчасын үз янында саклап йөртәдер кебек  иде.
Сабирҗанның сәүдә эшләре гел алга бара, байлыгы ишәя, байлыгы арткан саен, көндәшләре дә арта иде. Шулардан иң куркынычы – Шәмси мулла белән аның хатыны Әсма. Баштарак Әсма остабикәнең үз байлыкларын ишәйтергә тырышуы Сабирҗанны әллә ни борчымый иде. Әмма тора-бара Сабирҗан шактый борчуга төшә башлады. Шулай итеп, алар арасында тыштан дуслык кабыгы астына яшеренгән астыртын көрәш башланды. Мәзин үзенә өмәгә кешеләр чакырса, Әсма остабикә дә шундук өмә җыя иде. Кайвакыт өмә җыю икесенеке дә бер үк көнгә туры килә, һәм кешеләр, дин әһелләренең хәтерен калдырудан куркып, кайсына барырга белми аптырап кала торганнар иде.
Сафа, Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзингә хәл белешеп, фатиха алырга барган көнне Әсма остабикә бодай юарга өмәгә кызлар чакырган иде. Мәзин йортында да лапас астында бер төркем кыз-кыркын, җырлый-җырлый, җитен талкыйлар иде:
Талкы, кызым, талкы, кызым,
Талку кайгы тарата;
Җитен талкыган кызларны
Егетләр дә ярата.
Талкы, кызым, талкы, кызым,
Мин дә шулай талкыдым;
Өзелеп сөйгән егетең булса,
Миңа әйтмә дә, бар, кызым.
Сабирҗан мәзин, кызлар тавышына ара-тирә колак салып, зур йорты буендагы таш эскәмиядә үзеннән бурыч алучыларның исемлеген карап утыра, ул кайсы ярлының үзенә ничә көн эшләргә тиешлеген исәпли иде.
Сарыга буялган янкапканы ачып, Сафа килеп керүгә, авыр чылбырын чылтыратып, оясыннан зур кызыл эт атылып чыкты да котырынып өрергә тотынды.
Мәзин, кенәгәләреннән аерылып, башын күтәрде, керүче кешене танып алгач:
– Уз, уз, курыкма! Бәйдә ул! – дип кычкырды.
Сафа, сәлам биргәннән соң, әзерләп куйган егерме тиен көмешен мәзиннең учына салды.
Мәзин, дога кылып, битен сыпырды.
– Йә, ни хәлләрең бар?
– Аллага шөкер…
– Дөньялар тынычмы?
– Аллага шөкер, ул-бу ишетелми әле.
– Синең кайтканыңны ишеткәч исем китте: әле кичә генә киткән кебек идең… Шулкадәр гомер узды да микәнни инде?
– Узды шул инде, мәзин абзый. Туган илдә гомернең узганын сизмисең дә, ә менә чит җирләрдә көне – ай, ае ел булып тоела икән.
Мәзин Сафадан «Нинди калада хезмәт иттең?», «Халкы күпме?», «Анда нинди эш белән шөгыльләнәләр?» дип сораштырырга кереште. Андагы күкәй бәяләре белән, чыпта, чимал кебек нәрсәләрне кайдан китерүләре, сәүдә яклары белән дә кызыксынды.
Шулвакыт капка ачылып, кычкырып сәлам биргән тавыш ишетелде. Мәзин керүче кешене тавышыннан ук танып алды.
– Вәгаләйкемәссәлам! Әйдә, кер, Гыймади абзый! – дип кычкырды ул.
– Азан әйтер вакыт җитте бит. Мәзинебез берәр җиргә китмәгәнме дип белешергә керүем иде, – дип, баскыч янына авылның бай куштаны, умартачы Гыймади килде.
Мәзин башлы суган шикелле йомры көмеш сәгатенә карады да:
– Бәрәкалла!.. Сөйләшеп китеп, намазны да оныта язганмын ич, – дип, урыныннан торды.
Сафа да кузгалды, икесе белән дә саубуллашкач, намаз артыннан дога кылганда, аны да онытмаска үтенеп, өенә кайтып китте. Ә мәзин, җиңнәрен сызганып, тәһарәт алырга әзерләнә башлады.
* * *
Умартачы Гыймади авылның иң бай, иң дәрәҗәле куштаны иде. Ул бик тиз баеп китте. Кайбер кешеләр, Гыймади хәзинә тапкан икән, дип сөйләделәр, кайберәүләр, аның йортына бер бай мосафир кереп, кинәт үлеп киткән дә йорт хуҗасы шул кунакның акчасын үзләштергән, диделәр. Чынында исә моның сәбәбе бөтенләй башка иде. Ул күп еллар буена, үз авызыннан өзеп дигәндәй, бөтен булган акчасын баю эшенә җикте. Салкын кыш көннәрендә үк, үзенә файдалы шарт белән, ярлыларны кыр эшенә яллый һәм юк кына бәягә аларның җирләрен сатып ала иде.
Көннәрдән бер көнне аның башына «умарта тотарга кирәк» дигән уй килде. Умарталары бик яхшы күч аера башлады, һәм озакламый Гыймадиның әллә ни зур булмаган бакчасында умарталарына урын да җитмәс булды. Шуннан соң ул, аларны урманга үз диләнкәсенә күчереп, тирәли киртә тотты, шалаш корып, каравылчы яллады. Тирә-яктагы урманны ел саен кисә баралар, ә Гыймадиның умарталыгы ачык аланда әрәмәлек кебек җәелеп утыра иде.
Берничә елдан соң инде Гыймадиның байлыгы Сабирҗан белән ярышырлык дәрәҗәгә җитте, ә ярлылардан «файдалану» мәсьәләсендә ул аны, шәт, узып та киткәндер. Үзенең дәрәҗәсе төшүдән курыкмыйча, ул ачыктан-ачык эш итә иде.
Мир эшләрендә Гыймади, гадәттә, үзенә файдалы фикергә кушыла, әле мәзин ягында, әле мулла ягында булуына бер дә уңайсызланмый иде. «Имә белгән бозау ике сыерны имәр» дигән мәкальдән чыгып, алар арасындагы дошманлыктан ул һәрвакыт үзенә файда таба иде.
Сабирҗан исә Гыймади белән дус булуның үзе өчен файдалы икәнен күптән аңлаган иде. Ул аны олылый, хөрмәт итә, аның белән сак эш кыла торган булды, Гыймадиның хезмәтчеләрен үзенә чакырмый, аңа бурычлы кешеләрне үз ягына тартмый башлады. Үз нәүбәтендә Гыймади да мәзиннең мондый карашын хуп күрә иде.

III. Миңлебайныкылар
Тышта һава чиста, саф, бераз салкынайта башлаган. Йортларның такта түбәләрен ак бәс сарган, ә салам түбәләр карасу төстә дымланып күперә төшкәннәр. Күктә йолдызлар җемелдәшә.
Йокы аралаш Сафаның аңына ниндидер чит тавыш килеп керде. Уянып китте, шулай да күзен ачмады. Ул үзен әле һаман да Варшаудагы караңгы солдат казармасында агач нарда ятадыр шикелле тойды. Менә хәзер фельдфебель килеп җитәр дә, сүгенә-сүгенә, урыныннан торырга кушар; шундук сикереп тормасаң, яңагыңа да салып җибәрер кебек.
Йокы исереклеге белән тарткалашып ята торгач, Сафа баягы тавышны тагын ишетте. Йокысыннан тәмам айныды. Әллә агач идәнне күсе кимерә, әллә мәче баласы ниндидер каты әйбер тәгәрәтеп уйный иде. Такта бүлем ярыгыннан якты саркып керә. Кемнеңдер пышылдап сөйләшкән тавышы ишетелде, нәрсәдер кыштырдап куйды. Сафа, урыныннан сикереп торып, бүлмә ишеген ачты.
Каплап куйган чүлмәк өстендә кечкенә генә лампа янып тора. Идәндә, киез көрпә өстендә, аякларын сузып, алга иелә төшеп, Зөһрә карчык утыра иде.
– Куркып киттем, әби. Әллә карак-мазар кергәнме дип торам, – диде Сафа, ишектән чыгып.
– Мин әле бу, улым, мин.
Карчык башын күтәрмәде. Сафа аның ни белән шөгыльләнгәнен аңлый алмыйчарак торды.
– Ни эшләп утырасың?
– Әй улым! Карт кешенең хәле шул инде, йокым килми. Бер-бер нәрсә тегәр идем дә күзем күрми. Менә шакмак уйнап утырам. Чоланга чыгарга туры килде: өйдә уйнасам, абыең тиргәнә башлый. Син ачуланма инде миңа, – диде  карчык.
Гаепле кеше сыман, төссез күзләре белән Сафага күтәрелеп карады, аның ачуланмавын күргәч, яңадан идәнгә иелде. Ул бер уч шакмакны чәчеп җибәреп, берсен берсенә чиртеп тидерә дә аларны яңадан корышып беткән кулына җыя бара, үзе, тешсез авызын ача төшеп:
– Тиде!.. Юк, тимәде! Хәрәмләшмә!.. Менә шулай! – дип сөйләнә иде.
Сафа аның шулай авыз эченнән генә сөйләнүен тыңлап торды. «Әбигә балалар акылы керә башлаган», – дип уйлап куйды һәм бүлмә ишеген ипләп кенә япты да тагын йокларга ятты. Йокы аралаш әбисенең:
– Тиде!.. Юк, тимәде! Менә шулай! – дигән сүзләре ишетелеп торды.
* * *
Зөһрә әбинең ире Миңлебайны җирләгәненә утыз ел инде. Ул үзенең яшен Куян елы, Барс һәм Җылкы еллары белән санап, җитмеш яшьләр чамасына китереп чыгара. Ә метрика кәгазе буенча аның яше йөз тирәсендә инде. Шулай да үзе шактый нык әле, акылында да зәгыйфьлек юк. Ул, хәленнән килгәнчә, тишек-тошык киемнәрне ямый, өйдәгеләрнең барысына да таза бияләй-оеклар җитештереп тора. Аның өчен иң кыены – төн уздыру. Төнлә йоклый алмый интегеп чыкмас өчен, ул әнә шул уенны уйлап тапкан. Вафа белән Патый, тыныч ятмавы өчен, аны гел ачуланалар. Шуңа күрә карчык чоланга күчә. Җәй һәм яз көннәрендә чоланда өйдәгедән яхшырак, ләкин көзге һәм кышкы озын төннәрдә аның хәле бик кыенлаша.
Зөһрә карчык элекке яхшы заманнарны бик әйбәт хәтерли әле. Миңлебае исән чакта ул бөтен йортка үзе хуҗа иде. Ире аны яратты. Миңлебайны бөтен тирә-як халкы хөрмәт итте. Кешеләр аны туры сүзле, намуслы һәм гадел булганы өчен ярата иде. Ул байлык җыярга омтылмый, үз мәнфәгатен җәмәгать мәнфәгатеннән өстен куймый иде. Улы Салихка да, шундый бул дип, васыять әйтеп калдырды. Ләкин аның васыяте тормышка ашмады.
Салих беркатлы юаш егет булып үсте. Староста кызына – кырыс холыклы һәм хәйләкәр Фатыймага өйләнгәч, ул бик тиз аның йогынтысына бирелде һәм үлгәнче хатыны сүзеннән чыга алмады.
Башта каенатасын, аннары ирен җирләгәч, «Патый» кушаматлы Фатыйма үзенең ике улы белән кызыннан гына түгел, каенанасыннан да берсүзсез буйсынуны таләп итте. Зөһрә карчыкның буйсынмый чарасы калмады. Балалары әниләренә каршы килергә батырчылык итми иде.
Күршеләр Патыйның холкы белән усал теленнән куркалар, гел аның күңелен күрергә тырышалар, кунакка чакырып, аны түргә, остабикә белән янәшә утырталар иде.
Һәрнәрсәнең алдын-артын уйлап эш итә белүче хәйләкәр Әсма остабикә дә Патыйның үзенә яхшы ярдәмче яисә аяусыз дошманы булачагын бик тиз абайлап алды. Шуннан соң ул Патыйга яраша, аны күккә чөеп мактый башлады. Аның шикелле үк хәйләкәр Патый да, остабикәнең ниятен сизеп, моңа бик риза булды. Шулай итеп, алар, телдән әйтеп сүз беркетмичә генә, дуслар булып киттеләр һәм бу хәлгә икесе дә бик канәгать иделәр.
Еллар үтә торды. Таза, яшь Патый, картаеп, карчыкка әйләнде. Улын өйләндерде, кызын кияүгә бирде. Хәзер инде аны йә яучы карчык итеп, йә кендекче әби итеп кенә чакыра торган булдылар. Патый андый эшләрнең берсеннән дә баш тартмады. Аның гадәт-холкы үзгәрмәде, йортта бөтенесенә берүзе баш булып килә бирде.
Барыннан да бигрәк киленгә – Вафаның хатынына кыен иде. Патый аны һәрвакыт кимсетә, кыерсыта, әледән-әле:
– Килен кеше ул эт белән бер, икесенең дә урыны – чүплек башында, – дия иде.
Беркөнне киленнәре:
– Әнкәй, син үзең дә кайчандыр килен булгансыңдыр ич? Сине дә шулай эткә тиңлиләр идеме? – дигәч, Патый:
– Мин үзем әйбәт идем, – дип кырт кисте.
Киленнең ике баласы һәрвакыт диярлек үз әти-әниләрендә яши иде. Әллә нидә бер бу йортка кайтсалар, Патый аларга:
– Аяк астында чуалмагыз! Барыгыз, ычкыныгыз моннан! Күземә күренәсе булмагыз! – дип кычкырынып кына тора.
Шуннан соң балалар чыгып китәләр. Вафа белән хатыны балаларын якларга батырчылык итмиләр, Патый күз алдында хәтта балаларын сөяргә дә куркалар иде.
Кайчакларда күрше авылдан балалары белән кияүгә чыккан кызы да килә. Алар килгәч, Патый:
– Бусы кызым баласы, балдан да татлы анасы, – дип, оныкларын сөяргә керешә иде.
Ә Вафа балалары өчен аның икенче мәкале бар:
– Бусы улым баласы, еландай зәһәр анасы, – дип, аларга чиртеп яки чеметеп ала иде.
Патый кызы белән киявен хәзинәсендә булган сые белән сыйлап кунак итә. Улының гаиләсе белән кызы гаиләсенә бөтенләй аерып карый. Бу хакта да аның үз мәкале бар иде:
– Язгы катык, ярык кашык – улым белән киленемә, көзге катык, көмеш кашык – киявем белән кызыма.
Шулай да ул Вафаны кече улыннан күбрәк ярата, һәр җирдә аны алга уздырырга, мир эшләренә катнаштырырга тырыша, аны куштан итәргә омтыла иде.
Патыйның бу тырышлыгы бушка китмәде. Вафаны кунакка ешрак чакыра, җыеннарда аның сүзенә колак сала башладылар. Берәүләр моны Патыйның әшәкелегеннән куркып эшләсә, икенчеләре «Этнең күңеле – бер сөяк» дигән мәкальдән чыгып эш итәләр иде. Вафа тузга язмаган сүзләр сөйләсә дә, аны бүлдермиләр, аннан көлмиләр иде.
Вафа, әле яшь булса да, үзенең киләчәгенә ваемсыз карамый иде. Ул, халыкның бабасы Миңлебайга булган хөрмәтенә һәм Патыйның йогынтысына таянып, анасы ярдәменнән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырыша.
Патыйның өлкән улы төсе-бите белән генә түгел, холкы белән дә әнисенә охшаган; әтисенең йомшак холыклы булуы аркасында Миңлебайлар нәселенең югалган абруен-атын яңадан кайтарырга исәпли иде ул. Үз кирәген чамалый белә торган һәм хәтта беркадәр кыюлыгы да булган Вафа киләчәктә үзенең икенче Миңлебай булачагына нык ышана иде.
Миңлебайныкылар турында сүз чыкса, һәммәсе:
– Вафа коеп куйган Патый инде, ә Сафа – нәкъ Салих абзый, – дия торганнар иде.
Сафа, чыннан да, абыйсының капма-каршысы иде. Юаш холыклы бу эчкерсез егеткә үз кирәгеңне генә чамалау, хәйлә дигән нәрсәләр бөтенләй хас түгел. Әгәр дә Сафа бер-бер эшкә бирелсә, чын күңеленнән, озакка бирелә. Абыйсы белән әнисеннән ул мин-минлекле, комсыз булмавы белән дә аерылып тора.
– Ходай үзенә яхшы хатын бирсен инде! Патый шикелле берәр явызы туры килсә, бозауга әйләндерер үзен! – ди торган иде күршеләре.
Дөреслек юк түгел иде бу сүздә.
* * *
Патый Салихның икенче хатыны иде. Беренче хатыны бик яшьли үлеп, аңардан Таҗи исемле бер малае калды. Әнисе үлгәннән соң, кечкенә Таҗины караучы кеше булмады. Шулай да Миңлебай карт исән чагында оныгы әллә ни кыенлык күрмәде. Бабасы үлгәннән соң, Патый кулына эләккәч, тугыз яшьлек Таҗи бөтенләй ярдәмчесез калды. Аның өчен авыр тормыш башланды. Тамагы һәрвакыт ачлы-туклы, өсте-башы сәләмә, өйдә үз почмагы юк, аңа берәү дә ягымлы, җылы сүз әйтми, якты чырай күрсәтми. Аңар гел авыр эш кушалар һәм гел сәбәпсезгә диярлек аны орышып-тиргәп торалар иде.
Чебине карга алып китсә дә, сарык бәрәненең аягына сыер басса да яки бозау, борынсасын салып, анасын имсә дә – Таҗи гаепле. Патый, икмәге уңмаса, сөте эреп чыкса яисә чүлмәге ватылса да, ачуын Таҗидан ала иде.
Күршеләр бу малайны кызганалар, тик якларга батырчылык итмиләр. Патыйга ярашырга тырышучылар исә Таҗига карата Патый шикелле кыланалар – малайны кыйныйлар, чеметәләр, аңа нахак бәлаләр ягалар иде.
Шулай да авылдашларыннан кайберәүләр Салихка, ник ул хәтле каһәрлисез малайны, Таҗи үз балаң бит, дип шелтәләп әйтеп тә карыйлар. Салих малаен кызгана, тик хатынына каршы сүз әйтә алмый, аңа күршеләре сүзен генә җиткереп, малаена яңадан-яңа михнәтләр китерә иде.
Зөһрә карчык боларның берсен дә күрмәскә тырыша. Килене белән сүзгә килсә, үзенең дә шундый хәлгә каласын ул яхшы аңлый иде. Ул, Патыйга сиздермичә генә, оныгының күлмәген ямый, төймәләрен тагып бирә, ул югында аны сөя, иркәли. Таҗи, әбисенең үзен яратуын үги әнисе сизсә, икесенә дә яхшы булмаячагын аңлый, шуңа күрә әбисе янында сирәгрәк булырга тырыша, аның иркәләвеннән уңайсызлана иде.
Малай үсә төшкәч, йорттагы бөтен эшне аңа йөкли торган булдылар: җәен-кышын ул өйгә су ташый, идән себерә, итек, комган чистарта, савыт-саба юа, хәтта Патый балалары артыннан да җыештыра иде.
Бу җәбер-кимсетүләргә Таҗи дәшми генә түзә килде, бөтен кешеләрнең явыз һәм мәкерле икәнлекләренә, бары тик көчле кеше алдында гына баш июләренә елдан-ел ныграк ышана барды. Кешегә кеше – дошман. Авыр кара эшне һәркем икенче берәүгә йөкләргә тырыша. Хәйләкәр, тапкыр кешеләр үзләренең дошманнарыннан үч ала. Хәер, дөньяда аның әбисе яки әтисе кебек яхшы кешеләр дә бар, тик алар аз, алар көчсез, чарасыз. Таҗи андый булмас. Ул, үскәч, бөтен кешедән, хәтта Патыйдан да явызрак, мәкерлерәк булыр, беркемгә рәхим-шәфкать күрсәтмәс, бу кимлек-хурлыкларның үчен кайтарыр.
Ул үзенең бу «карашын» бик тырышып тормышка ашыра башлады. Яшьтәшләренең борынын сугып канатты, уйный торган уенчыкларын ватты, җимерде.
Аның өстеннән Патыйга килеп зарланалар, ә ул моның өчен үги малаен тагын тотып кыйный. Үсә төшкәч, Таҗи Патыйга баш бирми башлады. Шуннан соң инде үги ана ярдәмгә ирен чакырды. Таҗины тагы да усалландырып, аның сыртында көн саен каеш уйный торган булды.
Кайсын куркытып, кайсын юмалап, үз тирәсенә ул бер төркем малай җыйды һәм алма-чия, яшелчә бакчаларын таларга, нәүрәп[10 - Нәүрәп – баз.], келәт басарга, вак-төяк нәрсә урларга, эшкә ярамаслык итеп әйберләрне ватарга-җимерергә кереште.
Хәзер инде Таҗига Патыйның да, Салихның да көче җитми иде. Авыл халкының ахырда бу хәлгә түземе бетте. Алар, Салихны җыенга дәштереп:
– Синең ул малаең теңкәбезне корытты инде. Син аны теләсәң нишләт, әмма күз алдыбыздан юк ит, – диделәр.
Таҗидан ничек котылырга белми йөргән Патый белән Салих, бу хәлдән файдаланып, аны, эшкә урнаштыруны сорап, Әстерханга баручы бер кешегә ияртеп җибәрделәр. Тик ике ай да узмады, Таҗи яңадан кайтып җитте. Аны тагы озаттылар – бу юлы Троицкига җибәрделәр, ләкин Таҗи озакламый аннан да Мәүла Колыга кайтып төште. Халык, аның усаллыкларына ачынып:
– Безнең Таҗи утта да янмас, суга да батмас, – дип сөйләнде.
Патый, аны тыярлык чара таба алмагач:
– Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр; үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, – дип сөйләнде.
Таҗиның әти-әниләре үз-үзләрен:
– Менә солдатка гына алсыннар, акылга утыртырлар анда, – дип юата башладылар.
Әмма Таҗига чират җитмәде. Тирә-юнендәге кешеләргә курку салып, ул авылда кала бирде.
Шуннан соң инде Миңлебайныкылар аны өйләндерергә булдылар. «Өйләнгәч үзгәрер, муенына камыт кигәч, акыл керер», – дип уйладылар.
Шулай итеп, алар Таҗины өйләндерделәр. Әтисе аңа авылның бер читенә йорт салып бирде, сыер, ат, ике баш сарык бирде. Таҗига акыллы, ягымлы, булдыклы хатын туры килде. Өйләнгәннән соң, Таҗи беркадәр басыла төште. Ләкин бу озакка бармады. Ел ярымлап торганнан соң, аның хатыны үлде, һәм Таҗи тагы да үз эченә бикләнә төште. Озакламый ул, бөтен мөлкәтен сатып, өен кадаклады да авылдан читкә чыгып китте.
Биш-алты ел югалып торганнан соң, Таҗи бөтенләй икенче кеше булып кайтып керде. Хәзер аның сөйләшүе дә, фикер йөртүе дә ипле, төпле иде. Җилкәләре киңәя төшкән, адымы салмакланган, күзләре очкынланып янып тора иде.
– Кайларда югалып йөрдең? – дигән сорауга Таҗи:
– Мин, җир астына төшеп, бәхет эзләүчеләр арасында булдым, үзем дә шунда бәхет табарга тырышып карадым… – дип җавап кайтара иде.
– Ник кайттың соң? – дип сорагач:
– Көн буе җир астында күмер казып, ачлы-туклы яшәп кара әле! Түзәр хәлем калмады! – дип җавап бирә иде.
Авылдашлары тагы борчуга төшә башлаганнар иде дә, тик бу юлы куркулары бушка булды.
Таҗи үз йортына урнашып, кечкенә генә җирендә эшләп көн итә башлады. Ул бөтен мир эшләренә катнашырга тырыша, байларга, куштаннарга, хәтта муллаларга каршы ачыктан-ачык сөйли иде. Берничә тапкыр ул авыл байгураларының кырын эшләрен дә фаш итте.
Чабата үреп, чыпта сугып көн күрүче авыл ярлылары әкренләп аның тирәсенә туплана башладылар. Җыеннарда үзләре өчен файдалы карар чыгартырга тырышучы байлар һәм куштаннар белән Таҗи яклылар арасында әледән-әле бәрелешләр булып ала, тавыш, шау-шу, ызгыш куба иде.
Таҗи байларның күзләренә кылчык булып кадала, аларның бик нык ачуларын китерә. Тик аны берни дә эшләтә алмыйлар, бу «аяклы бәла» дән котылу өчен җай чыкканны көтәләр иде.
Таҗи, олыгаеп килсә дә, тол ир булып яши бирде. Шуңа күрә аңа «Тол Таҗи» дигән исем дә куштылар. Аның инде Миңлебайлар нәселеннән икәнен онытып та баралар иде бугай. Ләкин Таҗиның моңа бер дә исе китми, чөнки ул туганнары белән араны күптән өзгән иде. Өйләнгәннән соң, ул атасы йортына бер тапкыр да аяк басмады; Патый белән очрашасы килмичә, әтисен җирләргә дә бармады. Патыйны ул «иблис», «убырлы карчык» дип атый, тегесе исә аңа «карак», «ристан» дия иде. Зөһрә карчык кына оныгын әүвәлгечә үк ярата, әмма, Патыйдан куркып, Таҗига якын барырга кыймый иде.
Вафа җыеннарда Таҗига явыз дошманын очраткан кебек карый, Сафа исә абыйсын әллә ни яратмый да, дошман да күрми. Ул ара-тирә аның белән очрашкалап тора, хәтта абыйсы янына кунакка да кергәли иде.
Менә хәзер дә ул, солдат хезмәтеннән кайткач, мулла белән мәзингә кереп чыкканнан соң, Таҗи абыйсының хәлен белешә килде.
– Исәнме, Әхмәтсафа! Котылып кайттыңмы? – дип каршы алды аны Таҗи.
– Ходай Тәгалә коткарды менә, абый… – диде Сафа.
Чын күңелдән кул бирешеп күрештеләр.
– Йә ничек, патша хәзрәтләре тәхетен эчке вә тышкы дошманнардан сакларга ант иттеңме? – диде Таҗи.
– Итмичә нишлисең?!
– Эчке дошманнарның кемнәр икәнен беләсеңме син?
– Кемнәр соң?
– Син дә мин, Мөхәммәтәмин, – диде Таҗи, көлеп.

IV. Ирдәүкә
Көтү күптән кайткан инде. Тавыклар да куначаларында йоклыйлар. Картлар да йокларга яткан. Бары тик яшь киленнәр генә йокламаган – он илиләр, ипи изәләр.
Күктә ай калка.
Авыл уртасына салынган бер йорт янындагы лапас эченнән җырлый-җырлый тукмак суккан тавышлар ишетелә: кызлар киндер тукмаклыйлар. Кечкенә-кечкенә дүрт каен тукмак лапас аратасына сүс бау белән асып куйган киндерне йомшарта. Салмак кына дөпелдәгән тукмак тавышлары картларны йокыга талдыра, яшьләр йөрәгендә тынгысыз дәрт кузгата.
Менә гармун тавышы сыздырып яңгырады. Елга буендагы көндез кызлар су ташый торган сукмактан ашыкмый гына егетләр менгәне күренде. Менә алар урамга да чыктылар. Гармунчы уртада. Ул, башын бер якка кырын салып, тырышып-тырышып гармун тарта. Ике егет җыр башлады:
Урамнардан узган чакта,
Капкаң булсын кагарга.
Әгәр картлар чыгармаса,
Чык тәрәзә ябарга.
Җырга кушылып, чыелдатып сызгырып та җибәрәләр. Төркем үсә бара. Яңадан-яңа егетләр, яшүсмерләр килеп кушыла. Тавыш көчәя.
Мәчет белән мулла йорты турысына җиткәч, егетләр тынып калдылар. Тавышлар беразга басылып торды һәм, ул турыдан узгач, яңадан көчәеп яңгырый башлады.
Егетләр төркеме тар тыкрыкка борылды да, арткы стенасы урам ягына караган салам түбәле лапас турысына җитеп, туктап калды. Лапаста, стенаның теге ягында, кызлар эшли, егетләр аларның киндер тукмаклавын, җырлавын ишетеп килгәннәр.
Егетләрне чакырган кебек, тукмаклар ешрак дөпелди, кызларның нәфис куллары тырышыбрак эшли башладылар. Гармун һәм җыр тавышлары катырак яңгырады.
Тәрәзәңне ачып куеп,
Кемгә күлмәк кисәсең?
Кашың кара, буең зифа,
Кем бәхетенә үсәсең?
Пыяла муенса бөртекләре чылтырашкан сыман тавыш белән җавап җыры ишетелде:
Ишегеңнең келәсен
Элә белми эләсең.
Картлар ятмый, ястү җитми,
Бигрәк иртә киләсең!
Каршы җавап кайтарганга егетләр сөенештеләр. Җыр, гармун тавышы туктады. Егетләрнең кайберләре тәмәке төрергә кереште, кайберләре такта ярыгы аша кызларга сүз куша башладылар:
– Исәннәрмесез, кызлар!
– Кискән-кискән, киссәләр дә исән!
Егетләр көлешеп алдылар.
– Телегезгә бик салынмагыз!.. Йосыф абзый йокламаган әле!.. – дип кычкырдылар тегеннән.
– Нишли ул?
– Тире иләп күн эшли.
– Бәлки, иләк белән су ташый торгандыр?
Егетләрнең берсе, сүзне бүлеп:
– Йосыф абзый кем ул безгә? Чыксын, әйтербез үзенә: «Без карга түгел, чебешләрегезне алып китмәбез!» – диярбез. Ботыбыздан асып куймас ич безне! – диде.
– Әй куян йөрәк! Мактанган була тагын!.. Йосыф абзый чыкса, иң элек син элдертерсең әле…
Көлешә башладылар. Егетләр, шаярып, такта ярыгыннан салам суздылар.
– Мәфтуха, мә, тот!
– Сабира, кил әле!
– Галимә, кунарга кайчан чакырасың?
Кызлар ярыкка су, тузан сиптеләр. Җыр, гармун тавышлары бозылды. Тукмаклар да салмак дөпелдәми башлады – алар үсмер кызлар кулына күчте.
Ике як та тонык ай яктысында бер-берен күзли башлады.
Кызлар кинәт стенадан читкә тайпылыштылар. Көтмәгәндә тыкрык ягындагы кечкенә капка ачылып, өстенә озын җилән, аягына киез итек, кашларына чаклы батырып йонлач бүрек кигән бер кеше килеп чыкты. Кулына зур гына күсәк тоткан. Егетләр тиз генә як-якка сибелештеләр.
Күсәк күтәреп чыккан әлеге кеше егетләрне әллә ни ерак кумады, эрәеп кенә, ашыкмыйча, салмак кына атлап лапаска таба кире кайтып килгәндә, сукмак буена үскән биек әрекмән арасыннан берәү аның күсәген эләктереп алды. Күсәкле кеше туктады. Егет әрекмән арасыннан чыкты. Икесе дә, бер-берсен танып, сүзсез генә, ук шикелле очлы күз карашлары белән карашып тора башладылар. Якын-тирәгә поскан егетләр, ни булыр икән дип, тыннарын кысып көттеләр. Күсәкле кеше шунда көтмәгәндә:
– Исәнме, Сафа абый! – диде.
Әрекмән арасыннан чыккан егет – Сафа да:
– Кара, нинди үскәнсең! Бөтенләй зур кыз булгансың! – дип куйды.
Кыз, күсәкне аның кулында калдырып, капкага таба китте.
– Туктале, Саҗидә, сүзем бар…
Саҗидә туктамады.
– Икенче вакыт, Сафа абый! – дип, капкадан кереп китте.
Егетләр, поскан җирләреннән чыгып, яңадан элекке урынга җыелдылар.
– Мин аны Йосыф абзый дип торам, ә ул Саҗидә мәлгунь икән!
– Тәмам котны алды, шайтан кыз!
– Кыз түгел, егет ул Саҗидә! Чын ирдәүкә!
Һәммә егетнең котын алган Саҗидә Йосыф картның төпчек кызы иде.
Йосыф карт авылдашлары арасында үзенә аерылып торган бер кеше иде. Ул ел саен ашлыкны күп чәчә, ашыкмый гына эшли, чәчүгә иң соңгы кеше булып чыга һәм чәчүне иң соңга калып бетерә иде. Уракны тиз ура, ләкин көлтәләре бик озак җыелмый ята. Басуда көзге яңгырга калган көлтәләр булса, болар Йосыфныкы дип тәгаен әйтергә мөмкин иде. Урылмыйча ятып, терлекләр таптап бетергән ашлык та аныкы була иде.
Кызлары үсә төшкәч инде, Йосыфның басуда көлтәләре үреп ятмый башлады, шулай да ул һаман да әкрен кыймылдый, бөтен эштә дә башкалардан артта кала. Моның үзенә күрә зыяны да була, тик Йосыф карт артык хафаланмый:
– Ходай мәрхәмәтеннән ташламас әле, – дип кенә әйтә.
Һәм, чыннан да, аның теләге кабул була кебек. Ул берәүгә дә бурычка керми, булганын бәрәкәтләп кенә тота һәм, кышны таза гына чыгып, икмәген яңага чаклы җиткерә иде. Йосыфның калын иреннәре әледән-әле ярылгалап тора. Җәй көне ул ирененә кәгазь яисә яфрак ябыштырып йөри. Авыр сөякле, гаҗәеп киребеткән Йосыфның холкы яман булса да, ул үзе бик гадел иде. Аның очраган бер кеше белән теләсә кайчан сөйләшеп-гәпләшеп торырга яратуын да яхшы беләләр.
Йосыфның атлары да әкрен кыймылдаулары белән хуҗасына охшаганнар. Каршыга кеше очраганда сәламләп тавыш бирү белән, атлар шундук туктап калалар. Әгәр карт көн буе сөйләшеп торса, атлар да көн буе басып торырлар иде: әйтерсең аларның ашыйсылары да, эчәселәре дә килми; чебен-черки, кигәвен тешләгәнгә дә исләре китмичә, сәгатьләр буе селкенмичә тик торалар. «Аллага тапшырдык!» дигән сүзне ишеткәч инде, алар чөңгергәнне дә, сукканны да көтмичә кузгалып китәләр.
Кайвакыт Йосыф үзе өйдә калып, эшкә кызлары гына барганда да, бу тискәре хайваннар ирләр сәлам биргәнне ишетүгә шып туктыйлар һәм, «Аллага тапшырдык!» дип кычкырмый торып, урыннарыннан кузгалмыйлар иде.
Бу хәл Йосыфның кызларын шактый кыен хәлдә калдыра. Әгәр каршы очраучы кеше, атларның гадәтен белеп, әлеге сүзне әйтмәсә, кызлар аларны урыннарыннан кузгата алмыйча елар дәрәҗәгә җитәләр иде.
Йосыфның беренче кызы үсеп җиткәч, йортка яучылар килә башлады. Ләкин Йосыф, кызын кияүгә бирергә теләмичә, төрле сәбәпләр таба торды.
– Алай бик тиз биреп җибәрергә тавык чебеше түгел лә ул, – дип җавап кайтара иде ул.
Икенче кызына яучылар килгәч тә, Йосыф аны апасыннан узып кияүгә бирергә теләмәде. Шулай итеп, аның өлкән кызлары картая, ә кечеләре үсә торды.
Аннары инде алар йортына яучылар да килмәс булдылар.
Өлкән кызының битенә җыерчыклар чыга башлады, аның яшьтәшләре инде, күптән бала-чага үстереп, әби булырга җыеналар иде. Кыз инде, тормышка чыгып, бәхет табудан өметен өзде, иннек-кершән ягынмый башлады. Йөрәгендә дәрт сүнде.
Аның сеңелләре дә картаеп барганлыкларын сизәләр, тик бер дә үзләрен сазаган кыз дип танырга теләмиләр.
– Безнең дәү апа да кияүгә чыкмаган әле, – дип, алар үзләренең яшь икәнлекләрен күрсәтергә тырышалар һәм, бөтен бәхетсезлекнең башы дәү апабызда, дип, аның йөрәк ярасына кагылалар иде.
Кызлар:
– Миңа унҗиде генә тулды әле!
– Минем апаның яше егермедән аз гына арткан, – дип, бер-берсен яшәртергә тырышалар иде…
Шуңа күрә дә Сафа, Йосыф кызларының иң кечесе Саҗидәне очраткач, соклануын яшерә алмыйча:
– Бөтенләй зур кыз булгансың! – дип әйтеп куйды.
Әйе шул, Йосыфның алтынчы кызы да үсеп буйга җиткән иде инде…
* * *
Йосыф картның кызлары турында сүз чыкканда, һәр кеше аларны «Йосыф чебиләре» дип кенә атый. Әмма көлеп әйтелә торган бу кушаматны Саҗидәгә карата әйтергә беркемнең дә теле бармый иде. Аны бөтен кеше башка кызлардан аерып куя, аның «Ирдәүкә» дигән үз кушаматы бар.
Әгәр Йосыф карт хасталабрак торса яки вакыты булмаса, ирләр хәленнән генә килердәй эшләрне Саҗидә эшли. Ул җир сөрә, иген чәчә, печән чаба, арбага көлтә төйи, шундый оста итеп, белеп төйи, олау ауса да, көлтәләре чәчелеп-таралып китми, аларны яңадан тезеп саласы булмый. Ул кибән дә куя, әвендә ашлык та киптерә, эһ тә итмичә, аркасына бишәр потлы капчыкларны күтәреп ташый. Аның өчен, ике арбага ике ат җигеп, урманга бару, атларны тимерчегә илтеп дагалатып кайту, чалгы кайрау яки урак тешәү дә гаҗәп эш түгел.
Саҗидә телгә үткен, сүзгә аптырап тормый. Берәрсе, аның ирләр эше эшләвен күреп: «Әй чүпрәк баш!» – дип көлсә, Саҗидә аптырап калмый: «Синең шикелле, тузан арасындагы таш бөртеге булганчы, чүпрәк баш булу яхшырак», – дип, тегенең авызын каплый иде.
Сүгенү сүзенә каршы да Саҗидә, уйлап та тормастан, шундыйрак сүз белән җавап кайтара иде.
Әгәр кызның җиккән аты гадәтенчә туктап кузгалырга теләмәсә, Саҗидә монда да югалып калмый. Арбага торып баса да, сызгырып, дилбегәне болгап торып, атның сыртына китереп суга һәм: «Аллага тапшырдык!» – дип кычкырып җибәрә. Ат дәррәү кузгалып чабып китә. Саҗидә рәхәтләнеп шаркылдап көлә.
Хатын-кыз эшенә дә бик уңган, бик булган кыз Саҗидә. Өй эчендәге эшләргә дә, хуҗалык эшләренә дә, тегү-чигү эшенә дә кулы ябышып тора аның.
Әйтәсе дә юк, шомырт кара күз, өскә кайтарылып торган керфекләр, озын толым, зифа буй, алсу ирен, тезелеп торган ап-ак тешләр сирәк кызларда гына очрый. Саҗидәдә әнә шул сыйфатларның барысы да бар, өстәвенә тагы шаян холкы, яңгыравыклы тавышы, гомергә күңелгә кереп кала торган сөйкемле, матур күз карашы.
Егетләр аның тирәсендә бөтерелеп йөриләр. Әмма ул аларның берсен дә өметләндерми, үзе тирәсендә әрсезләнеп йөри башлаган андый егетне: «Беләм мин сине, юкка вакыт әрәм итеп йөрисең!.. Синең ишеләрне без бик тиз бөгеп салабыз!» – дип, шундук суындыра. Егетләр, шүрләп, кире чигәргә мәҗбүр булалар.
Саҗидә аулак өйләрдә утырырга ярата. Анда ул җырлый, бии, гармун уйный, төрле мәзәкләр сөйли. Шунда егетләр дә булса, аларны көлкегә калдырыр өчен, ул инде бер-бер кызык уйлап чыгармый калмый. Шуңа күрә күп кеше эченнән: «Бусы да апалары кебек сулып әрәм булыр микән?» – дип уйлый иде.
Саҗидәнең дус кызлары үзеннән:
– Син дә, әтиең сүзенә карап, «чеби» булып калырсыңмы икән? – дигәч, ул мәгънәле генә итеп көлемсерәп куя да:
– Карарбыз әле, – дип кенә җавап кайтара.
* * *
Бу хәл Патыйның һәм Йосыф картның балалары кечерәк чакта булган иде. Бервакыт Йосыф хатыны Сылу белән Патый, ефәк белән чигелгән намазлык өстенә янәшә тезләнеп, намаз укырга керештеләр. Шунда икесе бер үк вакытта намазлыктан торган чакта, алар, кәҗәләр сөзешкән шикелле, маңгайга-маңгай бәрелешеп алдылар да каты итеп кул кысыштылар. Өченче бер хатын аларның кулын аерды. Бер-беренә берәр басма җеп бүләк итештеләр һәм, шулай итеп, алар ахирәтләр булып киттеләр.
Ул заманда хатыннар әле Патыйдан өркеп тормыйлар, аның белән дуслашырга омтылмыйлар, Патый үзе дус-иш эзли иде. Сылу исә кыз балалар үстерә, аңа Патый шикелле мәкерле, явыз хатыннар тирәсендә саграк булырга кирәк иде. Шуңа күрә икесе дә, ара якынайтуны хуп күреп, ахирәткә чаклы дус булырга кул бирештеләр.
Йола буенча, ахирәт дуслар һәрвакыт бер-беренә ярдәм итешергә, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга, бәла-казадан коткарышырга тиешләр. Бер-береңә әшәкелек эшләү түгел, берәрсе турында гайбәт сатучылар арасында булырга да ярамый аларга.
Вакытында Патый бу дуслыктан бик яхшы файдаланды. Сылуга килгәндә исә, ул аннан әллә ни зур файда күрмәде, тик Патыйның гына аның гаиләсенә бернинди әшәкелеге тимәде.
Тора-бара инде Патый Сылуны бөтенләй кирәксенмәс дәрәҗәгә җитте, аңа бернинди ярдәм күрсәтми башлады. Әгәр Сылу Патый белән түгел, иблиснең үзе белән дуслык беркетсә дә, аның йортына яучылар килмәс иде. Моның сәбәбе Йосыф картның чамасыз үзсүзлелеге, кирелегендә иде.
Хәзер инде алар бер-берен гадәт буенча гына ахирәт дуслар дип йөрешәләр иде.
Патый, Вафаны өйләндерү уена килгәч, вөҗдан пакьлеге өчен генә улыннан:
– Йосыф кызын яучыласак, ни диярсең соң? – дип сорады.
– Үземнән ун яшькә олы хатын белән нишлим мин? Ул тискәре карт барыбер мин теләгән кызын бирмәс, – диде Вафа.
Шуннан соң инде Патый үз өстеннән бурыч төшкән дип санады һәм бу турыда бүтән сүз кузгатмады.
Әгәр авылда фәлән егет өйләнергә җыена икән дигән сүз ишетелсә, кызлы йортларда ыгы-зыгы башлана. Бигрәк тә Йосыф карт йортында тынычлык бетә иде.
Бу юлы да, Сафа кайткан дигән хәбәр ишетелгәч, Йосыф картның өлкән кызлары, үзләренең картаеп барулары белән һич килешергә теләмичә, татлы хыял, өметкә бирелеп, үзара пышын-пышын сөйләшә башладылар. Төрле сәбәп тапкан булып, Миңлебайларга килгәләделәр. Хәтта Сылу үзе дә, ахирәтенең шатлыгын уртаклаша килеп, аның белән бер самавыр чәй эчеп китте.
Бу юлы инде Патый Сафага Йосыф кызларының берәрсен әдәп йөзеннән дә әйтеп карамады.
* * *
Сафа, су эчертергә алып төшкән атын җитәкләп, әкрен генә сукмактан менеп килә иде.
– Сафа абый! – дип эндәшкән тавыш ишетелде.
Биек булып үскән бәрәңге сабакларын аралап, буразна арасыннан аңа таба җирән чәче өстеннән каешланып беткән түбәтәй кигән, зәңгәр күлмәкле, сипкелле бер малай килә  иде.
Сафа туктады.
– Сине ике көн каравыллап йөрим инде, үзеңне генә туры китерергә, – диде малай, Сафага якынлашып.
Сафа малайның үзен болай тотышына бер дә гаҗәпләнмәде. Ул аның егетләр һәм кызларның ышанычлы бер кешесе икәнен, бу малай аркылы бер-беренә хат-хәбәр йөрткәнлекләрен белә иде.
Малай башындагы түбәтәен ипләп кенә салды да, аннан бөгәрләнеп беткән берничә хат алып, Сафага бирде.
– Бусы аксак Сәләхи кызы Мәфтуха ападан, ул сәлам тапшырырга кушты. Бусы, зуррагы, Йосыф карт кызы Кәримәдән, ә менә кызыл кара белән язганын Сәлимә апа бирде.
Сафа хатларны, алып, чалбар кесәсенә тыкты.
– Карале, энекәш, кызларга дигән хатны кемнән яздыралар хәзер?
– Сакау Галим яза.
– Миңа да язып бирмәс микән, матуррак итеп?
– Ник язмасын, язар… Аның әзер хаты да бар, бик матур, бизәкләр төшергән. Тик бәясе бик кыйбат…
– Күпме сорый соң?
– Унбиш күкәй!
Сафа, кесәсеннән янчыгын чыгарып, ун тиен көмеш алды да малайга сузды.
– Күкәй бирә алмыйм, менә шушы акчаны алсын. Ә бусы үзеңә, – дип, малайның кулына бакыр акча да тоттырды.
Малай, акчаны учлап, җиңе белән борынын сөртеп алды да:
– Ә хатны кемгә бирим соң? – дип сорады.
– Йосыф кызы Саҗидәгә.
Малай каушап ук китте:
– Саҗидә егетләр биргән хатны алмый, ачулана, бүләкләрен дә кире кайтара…
– Ачуланмас… Минекен алыр…
– Ай-һай! Алырмы икән? Ярый, алайса! – дип, малай икеләнә-икеләнә генә риза булды. Шуннан соң йөгереп китеп барды.
Сафа, атын җитәкләп, өйләренә таба китте.
Сакау Галим кызларга яза торган хатларын «Күктәге йолдызым, судагы кондызым, алтын бармагым, көмеш тырнагым» дип, гел бертөрле итеп яза. Хатта җыр никадәр күбрәк һәм бизәкләре чуаррак булса, бәһасе дә шулкадәр кыйммәтрәк була.
Сафа укый-яза белми. Ул кызлар хатының ниндирәк эчтәлекле булуын белә, шуңа күрә берәрсенә биреп укытуны кирәк санамый. Ул хат җибәрүчеләрнең үзләрен генә күз алдына китереп уйлый иде.
Йосыф кызы Кәримә аның күптәнге танышы иде инде. Сафаның аны күп тапкырлар кочып сөйгәне бар, кызның чәч исен дә хәтерли әле. Элегрәк Кәримә авылда матур кызлардан санала иде, хәзер инде ул сулып, ямьсезләнеп калган. Шуңа күрә егетнең элекке мөнәсәбәтләрне яңартырга бер дә исәбе юк иде.
Сәлимә әле биш ел элек кенә үсмер бер кыз иде. Хәзер инде ул саргылт чәчле, сипкелле, бүкән шикелле юан бер кызга әйләнгәндер. Юк, Сафага бер дә ошамый ул кыз.
Сафа солдатка киткәндә, Мәфтухага булса унөч-ундүрт яшь булгандыр. Чибәр кыз булыр төсле иде. Әгәр егет беркөн Саҗидәне очратмаса, аның елтырап торган шомырт-кара күзләрен күрмәсә, ул, шәт, Мәфтуханың хатына каршы хат белән җавап та биргән булыр иде. Ә менә хәзер күңелендә аның бер Саҗидә генә иде.
* * *
Уракка чыгар алдыннан, кыр эшләре башланганчы, авылда кыз сорап яучы җибәрү гадәте юк, чөнки ул вакытта кыз сораучыларга җавап бер генә: «Кыш буе асрап чык та, эш өстендә кешегә биреп җибәримме? Алла боерса, көз көне уйлашырбыз…» – дигән җавап кына була иде.
Патый да, Вафа да, Сафа да «Ашаганда – икәү яхшы, эшләгәндә – өчәү яхшы» дигән мәкальнең әнә шул вакытка карата әйтелгәнен бик яхшы беләләр иде; шуңа күрә Миңлебайлар йортында берәү дә Сафаны өйләндерү турында сүз кузгатмады. Һәркайсының үз планы, үзенең күз алдында тоткан кызы бар иде. Тик вакыты җиткәнче, берсе дә үз планын чыгарып салмады.

V. Шайтан сандугачы
Менә җыен атнасы да килеп җитте. Хатын-кыз өйләрне җыештыра, стена, идән, сәкеләрне юа, мичләрне агарта, мунчаларны җыештыра башлады. Аннары кешлеккә киемнәр әзерләргә керештеләр. Берәүләр яңа алъяпкыч тектеләр, яңа яулык сатып алдылар, ак оек, киелмәгән өр-яңа чабата булдырдылар, остабикәгә эш эшләп алган пыяла муенса һәм таш мәрҗәннәрдән беләзек, муенсалар ясадылар, зур калфакларга энҗе һәм көмеш тәңкәләр тезделәр, бизәкле чуклар тактылар. Яңа кием юнәтә алмаучылар иске киемнәрен рәтләделәр. Хәтта карчыклар да иске-москыларын кабат кулдан үткәрделәр.
Һәр өйдә бал әчеттеләр; мулла белән мәзингә бурычлы кешеләрнең исемлеге тагы да артты, Гыймадиның үзенә бурыч тиешле кешеләрнең исемен билгели торган таягында да яңа тамгалар күбәйде.
Иртәгә җыен бәйрәме башланасы дигән көнне инде бөтен әзерлек җиренә җиткерелгән, өй эчләре бизәкле ашъяулык, чүпләмле сөлгеләр белән бизәлгән. Йорт хуҗалары, кунак-төшем, дус-иш, туган-тумача килешкә дип, затлы киемнәрен киеп куйганнар иде.
Басудан көтү кайтып, мал тояклары астыннан тузан болыты күтәрелеп калган чакларда күрше авыллардан кунаклар килә башлады.
Капка төпләренә әледән-әле җигүле атлар килеп туктый торды. Каршы чыгып алучы булмаса, кунаклар гадәттәгечә кычкырып сәлам бирделәр. Шуннан соң инде капкадан хуҗалар йөгереп чыга, ә кунак, ашыкмый гына арбадан төшә- төшә:
– Җыеннар котлы булсын! Исән-сау гына яшисеңме, кода? – ди.
Эш эшләп катып беткән кулларын чын күңелләреннән кысышып күрешәләр.
Бизәкле капка, биек койма эчендәге такта түбәле йортларга тарантаска пар ат җигеп, зур сандык белән күчтәнәчләр салган кунаклар киләләр. Хатын-кызларының өстендә – төлке эчле, укалы камзул, башларында – камчат бүрек, аякларында – бизәкле сәхтиян читек. Ирләре, көн эссе булуга да карамастан, өсләренә кара постау тышлы бүре тун кигәннәр, билләрен яшел, зәңгәр яисә кызыл билбау белән буганнар.
Тәбәнәк кенә читән тоткан салам түбәле өйләргә исә буяусыз дуга, сүс дилбегә, юкә эшлеяле, гади арбага җигелгән атлар гына килә. Бөтен бүләк-күчтәнәчләрен кечкенә бер төенчеккә төйнәп, тез өсләренә куйганнар. Хатын-кызларының өстендә – киелгән ситсы күлмәк белән сырган бишмәт, башларында – искерә башлаган калфак, аякларында – тула оек белән агач башмак. Ирләренең өстендә – тула чикмән, башларында – каешланып беткән бүрек, аякларында – кунычы ертылгалаган кызыл читек белән агач башмак. Кайсыберсе өстендәге киеме белән җигеп килгән атын да, бәйрәмгә дип, күршесеннән генә сорап торган була.
Иртән, таң ату белән, кунаклар парлашып мунчага китәләр, мунчадан чыгуга инде аларны табында кайнар коймак көтеп тора. Тирләрен чигүле сөлге белән сөртә-сөртә, бик озаклап, тәмләп чәй эчәләр. Чәй эчеп туйгач, ирләре өйдән чыгып китәләр.
Урам киенгән-бизәнгән халык белән тулган. Читтән килгән бер сәүдәгәр карт өянке агачы төбендә чатыр-кибет ачып җибәргән. Кытай, эрбет чикләвекләре, кара кузак, кызыл билле прәннек, йөзем, бизәкле кәгазьгә төргән, җилем кебек ябыша торган һәм таш кебек каты конфетларның исәбе-хисабы юк.
Бу тансык күчтәнәчләрне малайлар күкәйгә алмаштырып алалар. Кызлар, авызларына конфет, прәннек тутырып, үз юллары белән йөгереп китеп баралар. Малайлар чикләвек сатып алалар да шуны бергә өеп, акча чөеп уйнарга керешәләр. Егетләр дә конфет-прәннек алалар. Акчасы булганы унысын өч тиеннән папирос һәм тәмәке дә сатып ала. Аннан кесәләренә күчтәнәч тутырып, инеш буена төшеп китәләр.
Койма буйларында төркем-төркем кыз-кыркын җыелышып тора. Алар конфет-прәннек алырга кечкенә кызларны җибәрәләр һәм, тегеләр әйләнеп килгәч, тыкрыклардан гына инеш буена төшәләр.
Һәр йортта мичтә – итле бәлешләр, казаннарда елкы, сарык ите пешә. Хатыннар аяк астында, зур агач кашык белән аш өстендәге күбекне идәнгә алып ташлаганны көтеп, мәчеләр бутала.
Мулла белән мәзин авыл үзәгендәге бай йортларда кунак булып йөриләр. Әкрәм карый белән мәзиннең өлкән улы да Мәүла Колының югары очындагы ярлы йортларда шул ук эш белән мәшгульләр. Шәмси мулланың уналты яшьлек улы, Казан мәдрәсәсе шәкерте Бари мәхдүм белән мәзиннең икенче улы түбән очтагы урамнарда йөриләр. Шулай итеп, авыл өчкә бүленеп, Коръән укучылар һәм сәдака җыючылар белән «тиешенчә» тәэмин ителгән.
Мичтәге бәлешләрнең йөзе килеп, казандагы ашлар пешкәннән соң, төрле төстәге ситсы кисәкләреннән тегелгән корама тышлы сырган көрпәләр, тирән таштабаклар, зур агач чүмечләр йорттан йортка күчеп йөри башлый. Мулла, мәзин һәм аларны алмаштыручылар чират буенча һәр йортка ашка керә торалар.
Алар тиз генә Коръән сүрәсен укып, йорт хуҗасы белән кунаклардан сәдака алалар да ит, аш, бәлеш ашарга керешәләр. Йорт хуҗасы: «Башка сыебыз юк инде, гаеп итмәгез, кадерле кунаклар!» – дигәннән соң, алар кулларын күтәреп дога кылалар да, сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп, икенче йортка китәләр. Анда да шул ук хәл кабатлана, тик аермасы бер генә: соңрак кергән йортларда сәдакага дип мич сырына куйган бакыр акчалар кулны пешерерлек дәрәҗәдә кызып җиткән була.
Мулла белән кунак ирләр өйдән чыгып киткәч, анда хатын-кыз җыела. Хәзер инде остабикә белән мәзин хатынына Коръән укып, сәдака алырга, ит, бәлеш ашарга чират җитә. Баскыч төбендә аларны ат көтеп тора. Ирләре шикелле, алар да, кесәләрен, корсакларын тутырып, өйләренә төнлә генә кайтып керәләр, аннары тагы йорттан йортка йөри башлыйлар.
Мулла, мәзин һәм картларның җыены әнә шулай дәвам итә.
* * *
Җыен көннәрендә мулла-мәзин өйләрендә аш пешерелми, хәтта самавыр да куелмый. Балалар – сөт-катык, асрау һәм хезмәтчеләр каткан ипи белән ризыкланып торалар.
Исәпсез күп ашалган аш-сый, эссе итеп ягылган крестьян йортларындагы бөркүлек һәм йокысыз узган төннәр бәлеш ашаучыларның сәламәтлеге белән кәефенә дә тәэсир итми калмый. Аларның күзләре тона, йөзләре каралып, җир төсенә керә. Үзләре ачулы, юктан гына да кабынып китә торган булалар. Көн саен үсә барган янчык-янчык бакыр акча гына аларга «саваплы эш» башкаруларында зур бер юаныч була иде.
* * *
Авылның барлык яшьләре җыенның икенче көнен инеш буенда каршыладылар. Анда гармун тавышлары яңгырап тора иде. Менә өздереп-өздереп уйнаган гармунга бии дә башладылар. Бөтен су буе бәйрәмчә киенгән яшьләр белән тулган.
Бу шау-шулы төркемнән бер читтәрәк кызлар кубыз уйный.
Чалт аяз күктән рәхимсез рәвештә кояш кыздыра. Кешеләр шау-шуыннан куркып, чәчәкләр үскән түмгәкле болыннан тәкәрлекләр күтәрелеп очып китәләр. Тирә-якта төрле кисәкләрдән ялгап теккән корама юрган төсле яшел басулар җәелеп ята.
Конфет-прәннек белән сату итү эше дә кызу бара.
Әнә инешнең аргы ягында күрше авыл егетләре күренде. Җырчылар урыннарыннан кузгалдылар, алар артыннан башкалар да, кузгалышып, култыксасыз күпергә таба киттеләр. Шаулаша-шаулаша, җырлый-бии, сызгыра-сызгыра, киң генә иңкүлеккә җыелдылар.
Күрше авыл егетләре, шунда атларын тугарып, арба тәртәләрен күтәртеп куеп, атларын шуңа бәйләделәр дә шау-гөр килеп бәйрәм иткән яшьләр төркеменә кушылдылар. Ул арада ерак авыллардан да халык һаман килә торды.
Яшьләр җыены кызып бара иде.
Төрле авыллардан җыелган егетләр, кызлар, бик тиз буталышып, төркем-төркем булып болынга тулдылар. Тукталып торган җыр, уен-көлке яңадан башланып китте.
Миңлебай Сафасы да шундый бер төркемгә килеп кушылды. Башында – кара чуклы кызыл түбәтәй, өстендә – әнисе бозып үзгәрткән кара тужурка, аягында – солдат итеге, кара чалбарының балакларын итек кунычы эченә җыеп тыккан. Ияк-яңакларын чип-чиста итеп кырган, мыек очларын өскә таба бөтереп җибәргән иде.
Ул килүгә:
– Яле, солдат, осталыгыңны күрсәт!
– Патша итеге яхшы типтерә микән?
– Әйдә, күрсәт, биюеңне онытып бетермәдеңме? – дигән тавышлар яңгырады.
Кайсыдыр аны, беләгеннән тотып, түгәрәк эченә таба төрткәләргә тотынды. Чигенешеп юл бирделәр. Шулай итеп, Сафа яшьләр, төркеме уртасына килеп эләкте.
Гармунчы, сыздырып, бию көе уйнап җибәрде. Сафа, бер кулына кызыл яулык тотып, икенче кулы белән бөеренә таянды да шап-шоп җиргә типкәләп биеп китте. Ул әле, шап иттереп, учын учка сугып ала, әле чырылдатып сызгырып җибәрә, әле чүгеп куя. Тамаша кылучылар көй уңаена аяк тибеп, җилкәләрен сикерткәләп тора башладылар.
Шулвакыт яшьләр төркеменнән түгәрәк уртасына бер кыз йөгереп чыкты. Шундук аны танып та алдылар.
– Менә бусы шәп!
– Маладис!
– Шулай кирәк, Саҗидә! – диештеләр.
Бию яңадан кызып китте. Тамаша кылучылар, биючеләрне күз чите белән генә булса да күрик дип, аяк очларына күтәрелделәр, алга таба кысылыштылар. Сафа белән Саҗидә, бии-бии, тәмам кызып җиттеләр. Аларның бер дә арыр чамалары юк шикелле иде. Иң элек гармунчы биреште: хәлдән таеп, гармунын җиргә куйды. Сафа белән Саҗидә, җитәкләшеп, тыгыз төркем эченә кереп киттеләр. Түгәрәк уртасыннан чыккач, так-каравыл уенын уйнаучыларга кушылып, беренче пар булып бастылар.
Менә аларга да чират җитте. Кулларын ычкындырып, икесе ике якка йөгерде. Каравылчы зәңгәр күлмәкле, сипкелле битле ямьсез генә бер егет иде. Ул Саҗидә артыннан йөгерде. Теләмәгән кешесенә тоттырамы соң инде Саҗидә?! Эзен буташтырып барган хәйләкәр төлке шикелле, ул егетне якын ук китерә дә, теге тотам дигәндә генә, ялт итеп читкә тайпыла иде. Егет, аны тота алудан өмет өзеп, кул селтәде дә Сафаны куа китте. Ләкин анысы да бирешмәде. Ахыр чиктә Сафа белән Саҗидә яңадан икәү бергә бастылар. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Аннары, җитәкләшеп, бер читкә ял итәргә киттеләр.
Икесе дә, ашыкмыйча, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә атладылар. Каршы очраган кызлар, шаяртып, Саҗидәгә:
– Әһә, син дә каптыңмы? – диештеләр.
Егетләр исә, Сафадан көнләшүләрен яшерә алмыйча:
– Шәп кызны эләктергәнсең, Сафа дус!.. Ныграк тот, ычкынмасын.
– Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен! – диештеләр.
* * *
Сафа белән Саҗидә шулай икәү йөри торгач, кич тә якынлашты. Уеннарның кызган чагы, болын өсте яшьләр белән кайнап тора. Акча чөеп уйнаучыларның бөтен игътибары һавага чөеп җибәргән акчада. Берәүләрнең шатлыктан йөзе балкып китә, икенче берәүләренең, отучыдан көнләшеп, чырайлары бозыла.
Кинәт шунда:
– Егетләр, мулла килә, таралышыгыз! – дигән тавыш ишетелде.
Һәммәсе сискәнеп киттеләр. Җыр тынды, уенчылар җан-фәрманга чабышып качарга керештеләр.
Башына ак чалма ураган, өстенә яшел чапан кигән, кулына озын таяк тоткан Шәмси мулла, мәзинне ияртеп, уенчылар бакыр акчаларын калдырып качкан төшкә таба китте. Бер читтәрәк гармунчы егет утырып тора иде, ул әле һаман да озак утырып оеган аякларын яза алмый.
Шәмси мулла бөтен ачуы белән гармунчыга ябырылды.
– Ах, шайтан сандугачы! – дип, таягы белән кизәнеп, гармунга китереп сукты.
Егетнең коты очты, аның өчен гармуны җаныннан да кадерлерәк иде. Ул, гармунына ябышып, аны котырынган мулладан саклап калырга тырышты. Мулла икенче тапкыр кизәнүгә, таяк егетнең иңбашын яндырып алды. Шуннан соң егет сикереп торды да аксый-аксый йөгерергә кереште. Мулла, дулап-тузынып, гармунны тукмады-тукмады да, таякның тимерле очы белән эләктереп алып, читкә ыргытты. Гармун тәгәрәп китте дә дөп итеп ташка барып бәрелде.
Шәмси мулла, әкияттәге Сәет Баттал шикелле, тирә-юнендәге халыкка усал бер күз карашын йөртеп алды да, ашыга-ашыга, тарантасына барып утырды һәм яңадан Коръән укырга, мич сырында кызып яткан бакыр акчаларны җыярга, бәлеш ашарга китте…
Сафа белән Саҗидә, сөйләшеп туеп, яңадан болынга кайтканда, мулланың тарантасы, күперне чыгып, тузанлы юлдан авылга таба китеп бара иде инде.
Болын тагын яшьләр белән тулды. Уенчылар акчаларын җыярга керештеләр. Сатучылар чатырларын җыйдылар. Күрше авыл егетләре атларын җигә башладылар.
Гармунчы исә, гармун калдыкларын кочагына җыеп тоткан килеш, мулланы каргый-каргый сүгенеп тора иде.

VI. Ходайның мәрхәмәте зур булса да, хатын… туендыра
Мөбин ахунның икенче улы Әкрәм карый – Шәмси мулланың бертуган энесе – Бохарада биш-алты ел укып авылга кайтканда, Шәмси инде мулла булган, ә Әсма бөтен нәрсәне үз кулына алган иде. Бу вакытта аларның әниләре дә үлгән иде.
Әкрәм карый озын буйлы, таза гәүдәле, аңгырарак, беркатлырак кеше. Ул мактанырга, берәр төрле уйдырма сөйләргә шулхәтле ярата, үзе сөйләгәннәргә ахыр чиктә үзе дә ышана башлый. Кечкенә чагында ук ул ялкау, иркә һәм тискәре бер малай иде. Үсә төшкәч тә, әллә ни үзгәрмәде; теле белән кылны кырыкка ярырдай булып сөйләнсә дә, эшкә килгәндә, утын агачын да урталай яра алмый. Унөч яшьлек «ятим малай» абыйсы ярдәменә, аннан да бигрәк Әсма җиңгәсенең рәхим-шәфкатенә таянып яши иде.
Әкрәм карый Бохарадан укып кайткач, аңа якындагы бер авылга мулла булырга тәкъдим иттеләр, ләкин Әсма моңа бөтенләй каршы төште.
– Атаклы Мөбин ахун улына кечкенә генә ярлы бер авылда мулла булу лаек эш түгел, – дип, Шәмсине дә үз фикеренә кушылдырганчы тукый торды.
Әкрәм карый бу карарга каршы килмәде.
Аннары аңа бер зур бай авылдагы мәзин урынын тәкъдим иттеләр. Әсма анда да сәбәп тапты:
– Мөбин ахун мәхзүменә мәзин булып, муллага баш иеп яшәү хурлык булмасмы? – диде.
Әкрәм карый бу юлы да җиңгәсенең сүзенә колак салды. Шуннан соң инде аны бөтенләй дә чакырмый башладылар. Хәзер ул, булса, Шәмси мулланың ярдәмчесе генә була ала, ләкин бу хакта беркем дә бер сүз чыгармый иде.
Бохарадан кайтканның икенче елында, рамазан аенда, Әкрәм карый һәр тәравих намазыннан соң яттан Коръән укырга дигән тәкъдим ясады. Шәмси мулланың хатыны, мондый яңалыкның халыкка ошамаячагын белсә дә, бу фикерне бик хуплап якларга кереште. Мулла үзе дә моңа каршы түгел иде. Әкрәм карый әнә шул эшкә кереште. Мәхәллә халкына хәзер, төнлә өендә йомшак түшәгендә йоклыйсы урында, мәчеттә утырырга туры килә башлады. Рамазан аеның беренче атнасында ук тәравих намазына йөрүчеләрнең саны бик нык кимеде. Төнлә Коръән укуны туктатырга туры килде. Әкрәм карый уңайсыз хәлдә калды. Әсма остабикә исә моңа бик сөенде. Хәзер инде карыйны мулланың ярдәмчесе итәргә кирәклеге берәүнең дә башына килмәс дип, ул тынычланып калды.
Мулла белән остабикә Әкрәм карыйны киләчәктә бөтенләй зарарсыз бер кеше итү хакында уйлаша башладылар. Зур гына сарай сатып алып, шуның такталарыннан авыл читенә җил тегермәненә охшашлы ике катлы йорт эшләттеләр, йорт тирәсенә беркадәр каралты кордырып, тирәли начар гына койма белән тоттырып алдылар. Аннары Әкрәм карыйны күрше авылның мәрхүм мулласы кызына – Җиһан исемле, сабыр холыклы булса да, үткен, чибәр бер кызга өйләндерделәр.
Әкрәм карый, моңа бик риза-канәгать булып, абыйсы йортыннан аерылып башка чыкты һәм яшь хатыны белән үз йортында тормыш итә башлады. Иген игә белмәве, бернинди һөнәре булмавы аны бөтенләй борчымый иде. Тормыш аңа үзеннән-үзе барыр кебек тоела, авыл агайлары аның ише «дин башлыклары» на хәер-сәдакасын гел китереп торырлар дип уйлый иде.
Шулай итеп, Әкрәм карый Әсма остабикәдән, рәхмәт әйтеп, илле пот он, бер мүкләк сыер алды да бик шат кәеф белән, хатынын ияртеп, яңа йортка күчте.
Тора башлаган беренче көннәрендә аларның бөтен эше ашау-эчү, йоклау, йокыдан торып, янә ашау, намаз уку һәм тәсбих тарту гына иде. Әкрәм карый уенча, аларның тормышлары ал да гөл иде, тик аның авыл агайларына булган өмете генә акланмады: алар карыйга берни китермиләр, үзләре өчен Әкрәм карыйдан дога кылуын да сорамыйлар. Ә абыйсы белән Әсма җиңгәсеннән алган байлыклары әкренләп бетеп бара иде.
Көз көне сыерны сатып, аның акчасына утын алырга туры килде. Ә яз җиткәч, Җиһан икесенә дә тансык булган беренче баласын тапты. Ир белән хатынга яңа мәшәкать артты. Ә алдагы көн һаман да билгесез, һаман да томанлы иде.
Иң элек Җиһанның башына уй төште. Әгәр тормышлары искечә барса, үзләренә бик кыен булачагын, беркем дә ярдәм итмәячәген аңлады ул. Иренә өмет юк. Күктән байлык төшкәнне көтү файдасыз. Ходайга сәҗдә кылып күпме бил бөктеләр алар! Алдагы кышта ач калмыйк дип, Җиһан эшкә керешергә карар итте. Тик нидән башларга? Кем белән киңәш кылырга? Ире белән киңәшүнең файдасы юк. Аның бар сүзе:
– Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте чиксез, җан биргәнгә җүнен дә бирер, – дию генә иде.
Әгәр дә инде хатыны үз сүзен куймаса, ул аны әллә нинди әшәке сүзләр белән тирги башлый, хәтта тукмап та ташлый иде. Әмма Җиһан үз сүзендә нык торды. Ул әнисе киңәшләрен исенә төшерде, аның, ире үлгәч, тугыз бала белән калып, ничек дөнья куып яшәгәнен хәтерләде.
Беркөнне иртән чәйдән соң, Әкрәм карый гадәтенчә ял итәргә яткач, Җиһан, кулына баласын күтәреп, авылның ярыйсы гына хәлле кешеләренә китте. Кереп исәнләшкәч тә:
– Хәлегезне белешә килдем, – диде.
Хуҗа хатын, шапшак килеш-килбәтеннән, маңкалы малайларының катып беткән өс-башларыннан, өенең җыештырылмаган булуыннан уңайсызлана-уңайсызлана, ашыгып кына сәкенең бер кырыен чистартты да кунакка утырырга урын күрсәтте. Өйдә ир-ат юк. Мич алдында самавыр кайнап тора иде. Чәй эчәргә утырдылар.
Ишле бала-чагалы йортта исәпсез күп эш эшли-эшли алҗып беткән хуҗа хатын үз зарын сөйләргә кереште:
– Тын алырга да вакыт юк. Менә өй эчен, балаларны күр. Ичмасам, мохтаҗлыкта яшәсәң икән, югыйсә, Аллага шөкер, бөтенесе да бар, тик ул барлыктан мәгънә күрмим. Тегәргә дә вакыт юк, киенергә дә ара тими. Берәрсенә биреп тектерер идем дә, үч иткән кебек, бөтен авылда ышанып тапшырырлык кешесе юк.
Җиһанга шул сүз генә кирәк иде.
– Минем барыбер эшем юк, тик утырам. Бир, үзем тегәм, рәнҗемәссең, – диде.
Хуҗа хатын башта, кунак әллә шаяртамы, дип уйлады, аннары аның чынлап әйтүен белгәч сөенеп китте. Чәй эчеп бетергәч үк, Җиһанга берничә кисәк күк киндер, җеп һәм малайларының үлчәвен алып бирде. Берничә көннән соң Җиһан аларга килешле генә, ыспай гына итеп теккән күлмәк-ыштаннар китерде. Шуннан соң инде ул хуҗа хатынның үзенә һәм иренә күлмәкләр тегәргә алды, аннары аның балаларына бишмәт, казакилар тегеп бирде.
Озакламый аның оста тегүе турында бөтен авылда сөйли башладылар. Шулай итеп, аның «тегүче Җиһан» дигән аты таралды.
Авылның киенергә, бизәнергә яратучы хатын-кызлары күлмәкне аңа биреп тектерә торган булдылар. Ул өс киемнәре дә тегә башлады. Хәтта көннәрдән бер көнне мәзин хатыны килеп, Җиһанга бер кочак эш калдырып китте. Аның артыннан байлар да китерә башладылар.
Әкрәм карый, бу хәлгә чыраен сытып:
– Мужиклар шакшысында казынып ят инде менә, – дип кенә мыгырданды.
Иренең андый сүзенә Җиһанның исе китмәде. Ул, ару-талуны белмичә, эш белән утырып, чыннан да, «энә белән кое казый» иде. Шулай итеп, Җиһан, кышка кергәндә, берничә пот он җыйды, утын сатып алды, хәтта, кием юнәтергә дип, беркадәр акча да салып куйды. Кечкенә генә хатын үзенең үгез кебек таза һәм симез ата мәче кебек ялкау ирен туендыра башлады.
Берничә елдан соң инде Җиһан өч бала анасы булды, һаман да армый-талмый эшли бирде, Әкрәм исә:
– Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте чиксез, җан биргәнгә җүнен дә бирер! – дип кабатлавын гына белде.
* * *
Сабирҗан мәзин, мулланың хәйләкәр, өлгер Әсмасы җыйган байлыкны исенә төшерсә, ачудан нишләргә белми башлый. Ул Шәмси мулла белән аның хатынын ничек тә акылга утыртырга, үзенең дә көчен күрсәтергә хыяллана иде. Байтак вакытлар уйлап йөргәннән соң, үч алу әмәлен тапты. Бу эштә Әкрәм карый корал булырга тиеш иде.
Сабирҗан белән Әкрәм балачакларыннан ук дуслар, һәм хәзер дә аларның аралары әйбәт иде. Әкрәм карыйны мәзин үзенә тиң итеп санамаса да, аның белән дус булуын ташламый. Алар хәтта атна саен бер-беренең чәчләрен дә китәрешәләр.
Беркөнне шулай, бер-берсенең чәчен алганнан соң, чәй эчкәндә, мәзин үзенең әлеге планын тормышка ашырырга кереште.
– Карый! – диде ул. – Кайчанга хәтле син хатының эшләгәнне генә ашап ятарсың? Безнең мулла байлык җыю белән мәшгуль, ә балалар көнозын бер эшсез урамда йөриләр, бернинди дога белмиләр… Менә син шуларга сабак укытыр, китап сүзе өйрәтер идең. Хатының кыз балаларны укытыр иде.
Хатыны җилкәсендә яшәүне хурлыкка санамаган Әкрәм карый өчен бу сүз һич көтелмәгән бернәрсә булды. Байтак вакыт җавапсыз торганнан соң гына ул:
– Абый рөхсәт итмәс бит… мәктәбе дә юк, – дип куйды.
– Мәктәпне үзем салдырам… Ә абыең ничек рөхсәт итмәсен икән?
Мәзин, карыйның икеләнүен күреп, фикерен куәтли төште:
– Балаларга дин сабагы укыту – мулла эше ул. Бу эш белән мулла йә үзе шөгыльләнергә, йә берәр кешегә тапшырырга тиеш. Безнең мулла өендә муенса тезеп утыра, ә балалар әлифне таяк дип тә белмиләр. Шул эшме инде, йә?..
Мәзин бик озак үгетләгәннән соң гына, Әкрәм карый ахырда риза булды. Иртәгесе көнне үк мәзин балаларны укытырга ниятләве һәм моның өчен мәктәп салдырырга җыенуы турында дусларына сөйләде.
Шуннан соң атна да узмады, җомга намазына җыелгач, куштаннардан берәү:
– Җәмәгатьнең таралышмавын сорыйбыз, сөйләшәсе сүз бар, – дип, халыкка искәртеп куйды.
Намаздан соң ул, урыныннан торып, сүзгә кереште:
– Балаларыбыз урамда бер эшсез җил куып йөриләр, дога белмиләр, укый-яза белмиләр. Мулла абзый аларны укыта алмас микән?.. Әйбәтләп сорасак, бәлки, риза да булыр… Сез ни диярсез, картлар?
Мулла мондый сорауны бөтенләй көтмәгән иде, шулай да аптырап калмады.
– Дөрес, – диде, – тик менә саулыгым булмау сәбәпле, үзем ул эш белән шөгыльләнә алмыйм, җәмәгатемнең эше күп. Әгәр каршы килмәсәгез, мин читтән хәлфә табармын.
– Борынгылар әйткәннәр: яныңда ятканны ягадан эзләмә, дигәннәр. Нигә үзебезнең Әкрәм карыйга гына тапшырмаска! – диде куштаннарның берсе.
Халык та аның сүзен куәтләде:
– Бик хуп! Бик хуп!
– Аннан да яхшыны эзлисе юк, барыбер таба алмассың, – диделәр.
Мәзиннең бу эше дошманнарына бөтенләй сиздермичә әзерләнгән иде. Мулла белән остабикә бу турыда берни белмиләр, каршы чарасын күрергә әзер түгелләр иде. Әкрәм карый исә үзе һәм хатыны Җиһан исеменнән балаларга сабак укытырга шундук ризалык бирде.
Сабирҗан мәзин, үзеннән арткан бураны элекке янган мәдрәсә урынына китереп, мәктәп салдырды. Һәм озакламый малайлар, култыкларына берәр утын агачы һәм букчаларын кыстырып, мәктәпкә йөри башладылар, ә кыз балалар Әкрәм карый өенә аның хатыны янына сабакка килә торган булдылар.
Шулай итеп, бер эшсез яткан әрәмтамак Әкрәм карый хәлфә булды, ә Җиһан тегүче хатыннан сабак укытучы абыстайга әверелде. Ягымлы, йомшак күңелле булганга, укучылары аны бик тиз яратып өлгерделәр.
Әкрәм карый белән Җиһан абыстай аш мәҗлесләрендә мулла һәм мәзин белән беррәттән иң түрдә утыра башладылар. Аларга Шәмси мулла белән остабикә генә ашларына төшкән таракан кебек итеп карыйлар иде.
Мулла белән Әсма остабикә үзләрен ашка дәшә килүчеләргә:
– Карыйны чакырмагыз!
– Карый хатыны булса, мин бармыйм! – дип әйтеп тә карадылар.
Тик файдасы булмады. Авыл халкы Әкрәм карый белән Җиһанны, балаларының остазлары санап, үзләренә ашка чакырырга онытмыйча, йоладагы барлык сәдакаларны бирә торалар иде.
Котырынган Әсма да, ул котырткан Патый да аларга бернинди зарар кыла алмады. Әкрәм карыйларның әкренләп хәлләре яхшырып китте.
Әкрәм карый балаларга сабак укытырга керешкәндә, Миңлебай Сафасы, үсмер малай булып, кыш буе мәктәпкә йөрде, кайбер догаларны өйрәнде.
Саҗидә Җиһаннан берничә ел сабак укыды. Ул намаз-ниязларны һәм төрле догаларны гына белеп калмады, укырга-язарга да өйрәнде.

VII. Әнә тегесен алам…
Печән өсте җитеп килә иде. Йортларда чалгы кайрый, чалгы сапларын җайлый башладылар, сынган тешләрен алмаштырып, тырмаларны төзәттеләр.
Беркөнне төш вакытында Әкрәм карыйларга Саҗидә килеп керде.
– Исән-сау гына торасызмы, абыстай? – диде ул.
Җиһан керүчене искәрмичә сискәнеп китте, таныгач, елмаеп:
– Уф, котымны алдың, Саҗидә! Уз, уз, әйдә! – диде.
Күрешкәч, сәке читенә утырышып, дога кылып алдылар.
– Абыстай, безне догаңнан калдырма инде, шушы арада басуга чыгарга җыенабыз, – дип, Саҗидә Җиһанга берничә йомгак җеп сузды да яңадан дога кылып битен сыпырды.
Җиһан самавыр куярга кереште.
– Зинһар, мәшәкатьләнмәгез, абыстай! – диде Саҗидә.
– Юкны сөйләмә әле. Әллә нидә бер киләсең. Чәй эчермичә җибәрәмме соң, – диде Җиһан.
Самавыр кайнаган арада, алар бөтен авыл яңалыкларын сөйләштеләр, Саҗидәнең балачакларын искә төшерделәр. Шул еллардан бирле кыз үзенең мөгаллимә абыстаен ярата һәм хәзер дә, киңәш-табыш итәсе булса, аның янына килә иде.
Сафа белән очрашканнан соң, ул, үзенең шатлыгын, шик-шөбһәләрен уртаклашырга дип, гадәтенчә Җиһан янына килде.
Алар табын җәеп утырышырга да өлгермәделәр, өске каттан шакыган тавыш ишетелде – Әкрәм карый хатынын чакыра иде.
– Карый мәчеткә бара, ахры. Син утырып тор, озатып килим инде, – дип, Җиһан торып китте.
Саҗидә үзе генә калды. Күптән булган бер хәл исенә төште.
…Ул чакта тышта төн буе җил улады, күз ачкысыз салкын буран булды. Иртәнге якта гына җил тынып, күк йөзе аязып китте. Саҗидә йокыдан торып, юынгач, букчасы белән китапларын күкрәгенә кысып тотты да, култыгына чи усак агачы кыстырып, Әкрәм карыйлар йортына сабагына йөгерде.
Өйләрдә мичкә яккан чак иде. Пыяла урынына карындык тарттырылган кечкенә генә тәрәзәләргә эчке яктан кызгылт ут шәүләләре төшә – мичтә дөрләп-дөрләп салам кабына. Өйләрнең күбесен түбәләре тиңентен көрт басып киткән. Аяк астында шыгырт-шыгырт кар шыгырдый.
Менә хәзер Саҗидә утырган шушы өй – ул чагындагы сыйныф бүлмәсе – кызлар белән тулы иде. Өйләреннән алып килгән утын белән мичне ягып җибәрделәр. Аслыкка кунган чыра уты, тонык кына нур сибеп, бүлмә эчен яктыртып тора иде.
Саҗидә чабатасын салып, карын каккалады да чөйгә элеп куйды, аннары үз урынына, тәрәзә буена, менә хәзер Җиһанның малае таралып йоклап яткан төшкә утырды. Бераздан абыстай килеп керде. Кызлар сәкегә, мич буена, хәтта, урын җитмәгәч, идән уртасына утырыштылар. Берәм-берәм, Җиһан абыстай янына килеп, өйгә биргән сабакларын тыңлаттылар. Һәркайсының кулында китап булса да, алар аннан укымыйлар, ә узган дәресне яттан сөйлиләр иде. Берәр сүзне онытып төшереп калдырсалар, абыстай әйтеп җибәрә, алдагы дәресне яхшы ятлаганнарга яңа дәрес бирә иде.
Таң атты, яктырды. Берничә кыз, ишегалдына чыгып, тәрәзәгә сыланган карны чистарттылар. Өй эченә тонык кына көн яктысы саркып керде. Чыра утын сүндереп, мичне томаладылар. Кизү кыз, көянтә асып, суга китте. Калганнары өй эчен җыештырып, иртәгәсе көнгә чыра телеп куйдылар, сыерга азык салып, тавыкларны ашаттылар, самавыр куеп җибәрделәр. Шул эшләрне эшләп бетергәч, уйнарга керештеләр.
Көтмәгәндә ишек ачылып, бүлмәгә елтырап торган кара күзле, озын буйлы бер ир кеше килеп керде. Өстенә лопырдап торган озын чикмән кигән, изүе ачылып, аннан киң йонлач күкрәге күренеп тора иде.
Кызлар:
– Газиз агай! Газиз агай килгән! – дип, сөенешеп шаулаша башладылар.
Бөтен тирә-якка билгеле бер дивана иде бу. Үзе юаш, беркатлы, башкаларга да усаллык кылмый, үзен мыскыллаганны, рәнҗеткәнне дә күтәрми. Җәен-кышын бер үк кием киеп, авылдан авылга йөри, теләсә кайсы йортка барып керә, биргәнне ала, бирмәгәнне сорамый иде.
Бигрәк тә аны бала-чага һәм хатын-кыз ярата иде. Туры килгәндә, алар, аны туктатып, аның белән шаярталар, аның мәгънәсез сүзләреннән һәм кыланышларыннан рәхәтләнеп көләләр иде.
Менә бүген дә балалар аңа ябырылдылар:
– Газиз агай, сиңа ничә яшь?
– Ә? Тугыз ике тулды.
– Газиз агай, акчаң бармы?
– Бар, бик күп… Хи-хи!..
– Акчаң кайда соң?
– Чүлмәктә.
– Чүлмәк кайда?
– Саескан койрыгы астында… Хи-хи!..
Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр.
– Газиз агай, борыныңны сөрт!
Газиз, чикмән чабуын кайтарып, эре генә кыяфәт белән борынын сөртте. Шулчак аның керләнеп каткан ялангач ботлары күренеп китте. Кызлар тагы чыркылдаша башладылар. Көлешү басыла төшкәч, шундагы шуграк кызларның берсе:
– Газиз агай, өйләнәсең киләме? – дип сорады.
– Килә… Валлаһи, килә…
– Кайсыбызны аласың соң?
Газиз кызларга күз йөртеп чыкты да, бармагы белән Саҗидәгә төртеп:
– Әнә тегесен алам! – дип кычкырды.
Иптәш кызлары Саҗидәне үртәргә керештеләр. Саҗидә гарьләнүеннән, оялуыннан кып-кызыл булды. Ул, Газизгә ташланып, аны ишектән төрткәләп чыгарыр дәрәҗәгә җитешкән иде инде, шулвакыт кайсысыдыр:
– Абыстай килә! – дип кычкырды.
Өй эче тынып калды. Кызлар, китапларын тотып, быдыр-быдыр сабакларын кабатларга керештеләр…
Җиһанның улы Исмәгыйль елап уянуга, Саҗидә әлеге хатирәләреннән бүленеп калды. Кыз аны кулына алып юатырга тотынды…
«Әнә тегесен алам» дигән сүз кабат аның колак төбендә яңгырады. Әгәр шул сүзне дивана Газиз түгел, бәлки Сафа әйтсә? Ачуланыр иде микән ул аңа?
Саҗидә малайны итләч тәненнән сыйпап иркәләде.
Бәлки, Газиз дә бала чагында шушының шикелле матур булгандыр… Менә бу Исмәгыйль, үсеп җиткәч, нинди кеше булыр икән? Җиһан әйтә, кешенең тәкъдире үзе туганчы ук ләүхелмәхфүздә[11 - Ләүхелмәхфүз – язмыш тактасы.] язылып куелган, ди. Исмәгыйльнең тәкъдирен ничек беләсең? Ә Сафаныкын?.. Ул да Газиз шикелле куркыныч бер кеше булмасмы? Тәкъдирендә аның ни язылган? Әгәр ул да чикмән чабуы белән борынын сөртә торган булса? Аннары Саҗидә нишләр?
Кыз, күңелендәге шул ямьсез уйларны куар өчен, авыз эченнән укынып, «әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!» дип төкеренеп куйды. Нишләргә соң – йөрәгендә уянган хисләренә ирек бирергәме, әллә аны хәзер үк тыярга, сүндерергәме?
* * *
Шул ук көнне төштән соң Әкрәм карый янына Сафа килде, карыйга биш тиен сәдака биреп, догаңнан ташламасаң иде, диде.
Сафа белән Саҗидәнең, сүз беркеткән кебек, икесе бер көнне килүләре Җиһанга сәер тоелды. «Моның берәр хикмәте юкмы икән? Араларында бер-бер хәл булмаганмы икән?» – дип уйланды.

VIII. Атың кәнфит ашый беләме?
Кыр эшләре вакыты да килеп җитте. Халык печәнгә төште. Җыен көннәрендә ярминкә кебек шаулап торган авыл тирән тынлыкка чумды.
Шундый көннәрнең берсендә Җиһан абыстай, буш вакыт табып, капка төбенә чыгып утырды. Әкрәм карый өйдә ял итеп ята иде. Балалар каядыр киткәннәр, тик өлкән кызы гына аш өендә эшләп маташа. Җиһанга уйланырга, узганнарын исенә төшерергә берәү дә комачауламый иде.
Аның күз алдына бала чагындагы тормышлары, әтисенең аны укырга-язарга өйрәтүләре килде. Сабакны яхшы үзләштергәне өчен, әтисе аны башыннан сыйпап мактый, ә андый чакларда шатлыктан Җиһанның башы күккә тия иде.
Әмма көтмәгәндә әтисе үлеп китте. Әнисе тугыз ятим бала белән берьялгызы торып калды. Ярдәм итәр кешесе юк. Тормышның бөтен авырлыгы тол хатынга һәм ике өлкән кызы җилкәсенә төште. Шул кызларның берсе Җиһан иде.
Төрлечә әмәл кылырга туры килде аларга. Ашарга ризык юнәтеп, төннәр буе эш эшләп утырдылар. Әнә шундый мохтаҗлыкта бертуктаусыз эшләп, көннәр үтә торды. Җиһан буйга җиткән кыз булды. Сеңелләренең алдагы авыр көннәрен уйлап, ул бик нык кайгыра иде. Үзен бай ахун малаена димләгәч тә, бик сөенде, мулла хатыны булгач, туганнарыма ярдәм итә алырмын, дип уйлады. Тик өмете акланмады.
Моннан берничә ел элек менә шушындый кызу эш вакытында Җиһан өйдә эшсез утыра иде. Халык эш белән мәшгуль булып, үзләренә кием тектерү, бала-чагаларының өс-башын бөтәйтү турында уйларга вакытлары юк иде. Җиһанның да басуга чыгасы килде. Бөтен тирә-якта эш кайнап торганда, өйдә кул кушырып тик утыру авыр иде аңа. Ул, ире белән дә киңәшмичә, җире күп булган күршеләренә урак урырга ялланды. Әкрәм карый, моны ишеткәч, хатынын тиргәп ташлады, хәтта каты-каты итеп берничә тапкыр суккалап та алды. Ләкин Җиһан моңа карамады, чоланнан урак алып, тимерчедән тешәтте дә иртәгесен иртүк, бер кулына өлкән кызын җитәкләп, икенчесе белән имчәк баласын салган кабык арбаны тартып, уракка китте; бер шешә су белән ике-өч телем ипи алырга да онытмады.
Икенче көнне гомергә истән чыкмаслык бер хәл булды. Әллә Сабирҗан мәзин әйтеп, Әкрәм карыйның оятына көч килгән, әллә берьялгызы өйдә утыру уңайсыз була башлаган, ул иртәгә хатыны белән бергә уракка чыгарга теләге барлыгын әйтте. Җиһан, бу хәлгә бик сөенеп, шундук күршеләреннән урак алып чыкты.
Иртәгесен иртән Әкрәм карый, ах-ух килеп, гомерендә беренче тапкыр йокысыннан кояш белән бергә торды. Бер кулына савыт белән су, икенчесенә икмәк төргән төенчек тотып, кызыл чүпрәк белән ураган урагын иң башына салды да, эшкә ашыккан авыл агайлары арасына буталып, хатыныннан бер адым да калмыйча, басуга китте.
Әкрәм карыйның холкын-гадәтен белгән кешеләр, гаҗәпләнеп башларын чайкап:
– Йа Рабби, хәерлегә булсын, хәерлегә булсын… – диештеләр.
Җиһан үз кишәрлегендә урган көлтәләрдән балалар өчен куыш сыман нәрсә корып куйды, аннары яшь баласын имезеп, күләгәгә яткырды да беләгенә ак җиңсәләр киде. Шуннан соң күлмәк итәкләрен кыстырып куйды, көлтә бавын борып җиргә салды да урырга кереште. Әкрәм, эшкә ничек башларга белмичә, өр-яңа уракны кулында тотып тора иде.
Алар яныннан узып барган бер уракчы:
– Әй карый! Багана шикелле катып торма, бөгелә төш, кизәнә төш! Басуда күз тасрайтып тормыйлар, эшләргә кирәк! – дип кычкырды.
Әкрәм карый берничә адым читкәрәк китеп иелде дә читек-кәвеш кигән аякларын аерып басты, урагы белән бер уч арыш сабагын уратып алды. Ул аларны сул кулы белән кысып җыеп алмакчы иде, ләкин арыш сабаклары гүя аны мыскыл иткәндәй бирешмәделәр. Урагы да буйсынмый иде. Бер тартуда учманы кырт иттереп кисеп чыгарасы урында, урак камылны берәмләп-берәмләп өзә яисә тамыры-ние белән йолкып чыгара иде. Күп тә үтмәде, урак, учмадан ычкынып китеп, Әкрәм карыйның сул кул бармагын уеп керде. Карый шундук урагын җиргә атып бәреп турайды да әшәке итеп сүгенеп куйды. Аннан:
– Әй, кил әле! – дип, хатынына кычкырды.
Җиһан аның киселгән бармагына туфрак сибеп, чүпрәк белән кысып бәйләп куйды.
– Ирләр эшемени инде бу… – дип мыгырданды Әкрәм карый.
Шуннан соң ул, балалар янына барып, алар белән янәшә сузылып ятты. Җиһан яңадан арыш урырга кереште.
Алар ура торган кишәрлек юл буенда гына иде. Үтеп баручылардан берәү, Әкрәм карыйның ак чүпрәк ураган бармагын күреп:
– Әй, егет тә икәнсең үзең, карый! Халык әле, җиңсәсен киеп, эшкә керешмәгән, син инде әтәч суярга да өлгергәнсең! – дип кычкырды.
Карый каршы җавап кайтармады, йөзен читкә генә борды. Теге ят кеше, тагы берничә адым киткәч:
– Ялкауга бар да ял! – дип куйды.
Бу Әкрәм карыйның басуга беренче һәм соңгы чыгуы булды.
Шуннан бирле күп еллар узып, күп үзгәрешләр булды. Инде Җиһанның кызлары үсмер яшенә җиттеләр, ә кече улы Исмәгыйльгә икенче яшь китте. Муллага ачу итеп мәзин салдырган мәктәп Әкрәм карый белән Җиһан абыстайларның хәлен шактый яхшыртты. Хәзер инде аларның үз җирләре бар, тик алар уракны үзләре урмый, бәлки өмә ясап урдыралар иде.
* * *
Печән өсте дә үтеп китте.
Кышын алган бурыч исәбенә берише ярлылар печәннәрен муллага, беришеләре мәзингә яки Гыймадига илттеләр, берәр көн аларга эшләделәр. Урак өсте җитте, яңадан бөтен авыл басуга агылды. Көннәр бик эссе, арышның кибеп коела башлавы бар иде.
Арыш урагының беренче атнасында ук Җиһан өмә җыярга ниятләде. Яшьләр аларга бик риза булып киләләр, чөнки Җиһанның ашы һәрвакыт тәмле, мул була иде. Бу юлы да әйтелгән көнгә Әкрәм карыйлар өенә иртәнге чәйгә байтак кына кызлар, егетләр җыелды. Анда Миңлебай Сафасы белән Ирдәүкә Саҗидә дә бар иде.
Чәйләр эчеп, майлы бәрәңге ашаганнан соң, өмәчеләр кырга киттеләр. Яшьләр, җыр җырлап, гармун уйнап, уен-көлке сөйләп, Әкрәм карыйларның мари зираты буендагы җиренә килделәр.
Бу зират мариларның гыйбадәт кылу урыны яисә каберлекләре булгандырмы – моны берәү дә анык белми. Хәзер инде аннан куе үлән каплаган кечкенә-кечкенә чыгынтылар, ниндидер кабер ташы кисәкләре һәм артыш куаклары гына калган. Шул тирәдән узган чакта, кеше йә булмаса җәнлек кыяфәтенә кереп, «мине җен куды» яисә «ут тавы күрдем» дип карганып сөйләүчеләр дә була. Шул тирә халкы бу урынны сихерле бер урын дип саный. Бирегә бала тапмый торган хатыннарны, төзәлмәс гарип кешеләрне, авыру атларны алып килеп, аларны өшкертү бик күптәннән бер гадәткә әйләнгән иде.
Әкрәм карыйлар җире нәкъ әнә шул каберлек белән елга арасында иде. Биредә быел арыш бигрәк тә куе, биек, эре башаклы булып уңган.
Өмәчеләр атларын, туарып, су буена утлауга җибәрделәр. Шаяра-көлә, беләкләренә ак җиңсәләр кия-кия, эшкә керешергә әзерләнә башладылар.
– Егетләр! Бирегә килгән-килгән, зират янында берәрсен сихерлибез! – диде егетләрнең берсе.
– Әйтегез, кызлар, кайсыгызны сихерлик? – диде икенчесе.
Гадәттәгечә, кызларның барысы өчен Саҗидә җавап кайтарды:
– Карап карарбыз әле, кемне сихерләрбез: сезнеме, безнеме!
Икенче бер кыз:
– Чынлап, Фәхри, су буена барып белеп кил әле: синең атың кәнфит ашый беләме икән? Белмәсә, сине сихерлибез, – диде.
Көлешә башладылар. Фәхри ни дип җавап бирергә белмәде, уңайсызланып дәшми калды.
– Телеңне тыя белмәсәң, шулай була ул. Оста капладылармы үзеңне кызлар! – дип, кайсысыдыр көлеп кычкырды аңар.
Бер-берсен шулай шаярта-көлә, кызлар-егетләр, аралашып, эшкә керештеләр.
Саҗидәнең уң ягына – Фәхри, сул ягына Сафа басты, ә Сафаның икенче ягында Мәфтуха иде.
Фәхри – Сафаның яшьтәше. Бик яшьли әтисез калып, ул байтак нужа күрде, берничә ел батраклыкта эшләп йөрде. Әнисенең уңганлыгы, тапканны бик бәрәкәтләп, кысып тота белүе аркасында гына ул аякка баса алды. Байтак еллары авырлык белән дөнья көтеп узды. Әнисенең бердәнбер улы булганга, Фәхрине солдат хезмәтеннән азат иткәннәр, ләкин шулай да ул һаман өйләнә алмый йөри иде әле.
Ул күптәннән бирле Тол Таҗи белән дус, җыеннарда да гел аны яклый. Моның өчен авылдагы күп кеше Фәхрине яратмый. Шулай да Йосыф карттан башка берәү дә аның яучыларын кире борып җибәрмәс иде. Чөнки Фәхри авылда әйбәт егетләрдән санала, төскә-башка да чибәр.
Усал телләр, аксак Сәләхи кызы Мәфтуха белән Фәхри арасында нидер бар, дип сөйләсәләр дә, соңгы вакытларда Фәхри күбрәк Саҗидәгә күз төшереп йөри иде. Шуңа үч итеп булса кирәк, Мәфтуха солдаттан кайткан Сафага аеруча игътибар күрсәтә башлады. Сафа исә кызның бу тырышуына әһәмият итмәсә дә, Мәфтуха өметен өзми иде. Менә ул бүген дә, Сафаны үзенә җәлеп иттерер өчен, аның белән янәшә басты.
Сафаның Саҗидәне яратып йөрүен берәү дә белми иде әле. Ул нәрсә Мәфтуханың да күңелендә юк иде.
Баштарак өмәчеләр әкрен урдылар, тора-бара эшкә күнегеп китеп, чын мәгънәсендә ярышып эшли башладылар.
Саҗидә белән Сафа тигез баралар иде. Көлтәне бер үк вакытта урып, бер үк вакытта кысып бәйлиләр дә төп ягы белән җиргә утырталар. Мәфтуха да алардан калышмый. Тик аның көлтәләре бушрак бәйләнгән һәм кечерәк була иде.
Фәхри исә баштарак, Саҗидә минем оста уруымны күрсен дип, көлтәне аңардан алдарак урып өлгерә, әмма кыз аны күрмәмешкә салыша иде. Озакламый Фәхри калыша башлады.
Шунда егетләрнең берсе:
– Карагыз әле Фәхригә! Үзеннән артта каравылчылар калдырып бара, үзен җеннәр алып китүдән курка! – дип кычкырды.
Чыннан да, Фәхри кишәрлегендә анда-санда урылмаган арыш башаклары калып бара иде.
– Әйбәтрәк ур, Фәхри абый, юкса шадра хатын туры килер үзеңә! – дип кычкырды Саҗидә.
Егет бу юлы да ни дип җавап бирергә белмәде. Иптәшләренең игътибарын икенче якка бору өчен, ул ниндидер кызык хәл турында сөйләргә кереште һәм, сүз белән мавыгып китеп, уруын да онытты, башкалардан бик күп артта калганын сизмәде. Ул сөйләп бетергәндә, төрле яктан кәҗә булып кычкыра башладылар.
– Әллә берәүнең кәҗәсе көтүдән калган инде? – дип көлеп сораган булды берсе.
– Саҗидә! Кәҗәне куып китер әле, артта калмасын! – дип кычкырды Мәфтуха.
– Фәхри дус, бүген син ипине бик зур телеп ашагансың, ахры – урыныңнан кузгала алмыйсың, – дип, Сафа да сүз кыстырды.
Фәхри, башын иеп, иптәшләре артыннан җитешер өчен, җәһәтрәк ура башлады.
Саҗидә белән Сафа үз алларын бетерделәр дә, билләрен дә язып тормастан, икесе берьюлы борылып, Фәхригә каршы урып килә башладылар.
Ара якыная төшкәч, Саҗидә:
– Фәхри абый, юл бир! Тапталасың! – дип кычкырды.
Фәхри оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды.
Егетләрнең берсе, аны кызганган булып:
– Фәхри, синнән рәт чыкмас, ахры! Һич булмаса, Мәфтуха янына күч, – дип куйды.
Төшкә бу басуны урып та бетерделәр. Уракчылар, җыр җырлап, шаяра-көлешә, Җиһаннарга кайтып тамак ялгадылар да яңадан басуга, Әкрәм карыйның икенче басуына киттеләр.
Яшьләр арышны урып бетереп, көлтә куеп, авылга кайтканда, көтү кермәгән иде әле.
Җиһанның аш бүлмәсендә тирә-күршедән җыйган төрле зурлыктагы унлап самавыр кайнап утыра иде. Уракчылар сөт, ипи, йөзем белән чәй эчтеләр. Аннары егетләр елгага су коенырга төшеп киттеләр, кызлар, кием алмаштырырга дип, өйләренә кайтып киттеләр.
Алар әйләнеп килүгә, тышта яшел чирәм өстенә табын әзерләп куелган иде. Барысы да табын тирәли тезелешеп утырдылар. Иң элек итле тары өйрәсе китерделәр. Аннары зур агач табак белән тураган ит һәм керән чыгардылар. Табынга зур-зур ит бәлешләре дә килде. Бу кадәр тәмле сыйны барысы да яратып ашадылар.
Иң азактан, өстенә куе каймак салып, сөзмә китерделәр. Күбесенең инде кабарлык та хәле калмаган иде.
Кайберәүләр:
– Яхшы ризык торып калганчы, яман корсак шартласын! – дип, көлә-көлә, тәмле сөзмәне ашарга керештеләр.
Аннары өмәчеләр, амин итеп, хуҗаларга тыныч тормыш, бәхет, муллык теләп, кайтып киттеләр.
Караңгы төште.
Сафа белән Саҗидә, Әкрәм карыйлар ишегалдында тоткарланып торган булып, иң азактан диярлек чыктылар. Йосыф карт өенә чаклы икәү бергә кайттылар. Кыз, егетнең әйтергә кыймаган теләген аңлап, тар тыкрыкка таба борылды. Шунда, биек әрекмән арасына кереп, үләнгә утырдылар.
Сафа белән Саҗидә аулак урыннарыннан кузгалганда, инде кояш чыгышы ягы агарган, өченче әтәчләр кычкырган иде.
Озакламый мулла белән мәзин дә өмә җыйдылар. Дөрес, аларда Җиһаннардагы шикелле күңелле булмады, шулай да яшьләр монда да уен-көлкегә вакыт таптылар. Башка вакыттагыча, биредә дә гармун уйнау, җырлау, бер-береннән уздырырга тырышып шаяртышулар булмый калмады.
Сафа белән Саҗидә тагы бергә булдылар. Бергә урдылар, бергә утырып ашадылар, өйләренә дә бергә кайттылар.
Шуннан соң инде Фәхри Саҗидә артыннан йөрмәс булды, Мәфтуха да Сафага карата сүрелде.
Егетләр Сафадан көнләшеп йөри башладылар. Кызлар да Саҗидәнең бәхетенә көнләшеп карыйлар иде. Күбесе:
– Юкка гына йөри алар, Йосыф карт, өлкән кызларын калдырып, барыбер Саҗидәне бирмәячәк. Бу кызын да «чебеш» енә әйләндерәчәк ул, – ди иде.

IX. Илчегә үлем юк
Көз дә җитте. Бәрәңге, чөгендер, кишерне казып алып, җилдә киптерделәр, базларга, идән асларына кертеп салдылар. Ындыр артларында яңа ашлык эскертләре, солы, арпа кибәннәре калкып чыкты. Ашлыкны сугып, амбарларга салдылар, салым түләү, йорт кирәк-яраклары алыр өчен, базарга илтеп саттылар. Ирләр абзар-кураларны төзәттеләр, искергән салам түбәләрне яңа салам белән ябып чыктылар. Хатын-кыз өй җыештырды, морҗаларны агартты, мич ярыкларын балчык белән сылап чыкты, тәрәзәгә куяр өчен, яңа карындыклар әзерләделәр.
Солдатка каралган егетләр, билләренә кызыл билбау буып, муеннарына ак шарф урап, сөйгән кызлары белән аерылышасыларын белгертеп, бөтен авыл буйлап гармун уйнап, җырлап йөрделәр, кызларның йөрәкләренә сагыш салдылар.
Миңлебайныкылар йортында Сафаны өйләндерү турында сөйләшә башладылар. Кайсы кызга яучы җибәрәселәрен берәү дә әле атап әйтми, ләкин килен нинди булырга тиешлеген, кемнәр белән туганлашу яхшырак икәнлеген барысы да сөйләшә иде. Патый да, Вафа да умартачы Гыймади кызын мактый. Алар икесе дә Сафаны юан, шадра Сәлимәгә өйләндереп, умартачыны үзләренә бер таяныч итәргә, Миңлебайлар йортының элекке данын кайтарырга телиләр. Кодаларының байлыгына таянып, Вафага да авыл куштаннары арасына керергә юл ачарга хыялланалар. Ә Сафа үзе теләгәнен әйтергә һаман кыймый йөри иде әле.
Беркөнне Әсма остабикә Патыйны үзләренә кунакка чакырды. Иң кадерле кунак алдына гына куела торган тәмле ризыклар белән сыйлап, чәй эчкәннән соң, остабикә болай дип сүзгә кереште:
– Малаең, Аллага шөкер, исән сау йөреп кайтты, Фатыйма җиңги. Ходай шатлыгын күрергә язсын… Аны башлы-күзле итәргә җыенмыйсызмы соң?
Патый хуҗа хатынның сүзне кай якка таба борганын аңлап җиткермәде. Шуңа күрә, сагаеп кына:
– Алла боерган булса, үзебезнең дә исәп юк түгел, улым бик уңган, бик булган, вакыты да җиткән… – диде.
– Әйе шул. Бик тәүфыйклы егет, диләр. Әйбәт кенә кыз да табарга кирәк инде үзенә. Күздә тоткан берәр кыз юкмы соң?
– Хәзергә юк әле…
– Алай икән… – дип куйды Әсма остабикә, үзенең әзерләп куйган планын әйтергә вакыт җиткәнен чамалап. – Кичә без хәзрәт белән дә шул хакта сөйләшеп утырдык әле, – диде ул аннары, сүзен дәвам итеп. – Мин әйтәм, Сәләхи кызы бик тә чибәр, бик тә тырыш кыз булып чыкты. Шуны димләргә кирәк, мин әйтәм. Аның турында бер начар сүз ишетмәссең, авылда бер дигән кыз, мин әйтәм… Мулла да шул фикердә…
Әсма әйткән кыз теге Мәфтуха иде. Кызның атасы – аксак Сәләхи – таза хәлле крестьян, бүген-иртәгә авылның куштаны булып китәргә тора иде. Мулла белән остабикә, Сәләхине Миңлебайныкылар белән туганлаштырып, аларны үз йогынтысына алырга, мәзин белән умартачы Гыймадига каршы көрәштә үзләренә корал итәргә ниятлиләр иде.
Мондый сүзне көтмәгән Патый анык берни дип тә җавап кайтармады.
– Белмим инде, билләһи, ничек булыр… – дигән сүзне генә кабатлады.
Әсма остабикә кызның уңганлыгын, булганлыгын, җитезлеген, сабырлыкларын әйтеп мактарга кереште, чибәрлеген дә әйтми калмады. Аннары Сәләхинең хатынын мактарга тотынды. Сәләхинең хатыны яхшы гаиләдән чыккан, йортны да бик тота белә, ашка-суга да бик оста, диде. Патый, әгәр шундый хатынның кодагые булса, ниләр отасын – һәммәсен санап чыкты. Кызның бирнәсен дә телгә алды. Иң ахырда Сәләхинең үзен мактарга кереште:
– Алла боерса, Сәләхи кызын берсүзсез бирәчәк, шундый уңган кияүне кулдан ычкындырамы соң, җүләр түгел лә ул, – диде. Аннары, үзләренең дә бу эштән читтә калмаячакларын сиздереп: – Мулла киңәшен дә истә тотыгыз, – дип куйды.
Патый Әсманың тәмле теленә дә бирешмәде, аның сүзенә каршы да килмәде.
– Яхшы, уйлашырбыз… Балалар ничек диярләр менә… Кызны берәү дә яманламый, – диде.
Шуның белән сүз бетеп, Патый өенә кайтып китте.
Сабирҗан мәзин, бу хакта ишеткәч, Әсманың ниндидер мәкер корганын аңлады. Ул аның Миңлебайныкыларны кем белән туганлаштырырга ниятләгәнен белми иде әле, шулай да остабикәнең, бу хәлдән файдаланып, аңа каршы көрәшергә үзенә ярдәмче әзерләвен бик яхшы сизенә иде. Мәзин йоклап калмаска булды. Дөрес анысы, Сабирҗан мәзин Вафа белән Патыйның ярдәменә мохтаҗ түгел, тик шулай да аларның бөтенләй мулла йогынтысына күчүләрен теләми иде. Шуңа күрә ул Вафаны, үзләренә чакырып, баллап чәй эчертте һәм үзен кызыксындырган әлеге эш турында туп-туры сүз башлады.
– Туй ясарга вакыт бит… Егетнең яше җиткәндер ич инде? – диде ул.
– Ясыйсы иде дә бит, мәзин абзый, менә кемнең ишеген барып ачарга белмибез әле, – диде Вафа.
– Кемгә барсаң, шул кертер. Әгәр инде үзегезнең күздә тоткан кызыгыз юк икән, ул чагында мин әйтим.
– Әйт.
– Безнең Гыймади кызының кай җире килмәгән? Үзем яучы булырмын… Бирми калмас, Алла боерса.
– Ярый, сөйләшербез.
Сүз икенчегә күчте. Утырдашчылар, яңа гайбәтләрне уртаклаша-уртаклаша, бер самавыр чәй эчеп бетерделәр. Амин тотып, бит сыпырганнан соң, Вафа хуҗалар белән саубуллашып, кайтырга кузгалды. Сабирҗан аны капка төбенә хәтле озата чыкты. Аерылышканда, тагы бер кат искәртеп куйды:
– Озакка сузмагыз! Тимерне кызуында сугарга кирәк, – диде.
Иртәгесе көнне үк, Сафа өйләнергә җыена икән, дип, бөтен авылда ачыктан-ачык сөйләшә башладылар. Берише кешеләр Саҗидәнең исемен телгә алдылар.
Әсма Патыйны, яңадан кунакка чакырып, тагы чәй белән сыйлады. Аның артыннан Сабирҗан да, Вафаны чакырып, җавабын сузмаска кушты. Хәзер инде бөтен авылның телендә мулла белән мәзиннең ярышына әйләнгән Сафаның өйләнү мәсьәләсе генә иде.
Вафа өчен Сабирҗан тәкъдиме кулайрак иде. Ул, Гыймади белән мәзин ярдәмендә тиз арада куштан булып китү мөмкинлеген күреп, бу тәкъдимне бөтен көче белән якларга тырышты. Патый исә вакыты җиткәч, Вафа алардан башка да куштан булыр дип уйлый иде, шуңа күрә Шәмси мулла хатынының тәмле теленә һәм дәлилләренә ышанып, Мәфтуха бик әйбәт килен булачак, аның анасы кебек хатын кодагыең булса да бик күңелле, дип сөйләнә башлады.
Хәзер инде Сафа үз сүзен әйтергә тиеш иде. Ул кайсы якка кушылса, шул як җиңәргә тиеш иде. Беркөнне, иртән чәй эчеп утырганда, бу мәсьәләне туп-туры Сафа алдына китереп куйдылар. Иң элек Патый сүз башлады. Сафаны Мәфтуханың уңганлыгы, чибәрлеге белән кызыктырырга ниятләп, кызны мактап сөйләргә кереште. Аннары инде Вафа, матур сыйфатларны бик юмарт әйтеп, Гыймади кызын мактады. Сафа исә әнисе белән абыйсы сөйләгәнне башын иеп тыңлап утырды да:
– Ул шадра бүкәнгә әтисе бай булганга өйләнәсем килми. Миңа Мәфтуха да кирәкми, – диде.
Патый белән Вафа беравыздан:
– Алайса, кемне алмакчы буласың соң? – дип сорадылар.
Сафа җавап бирергә ашыкмады. Ул әнисенең дә, абыйсының да үзенең теләгенә каршы киләчәкләрен белә иде. Әмма гадәттәге күндәм, юаш Сафа бу юлы үз сүзендә нык торырга карар итте. Саҗидә белән теләкләре уртак булуы аңа көч бирде. Күңеленнән Саҗидәгә биргән вәгъдәсен кабатлады һәм әнисе белән абыйсының бу соравына каршы:
– Йосыф карт кызы Саҗидәне алам! – дип җавап кайтарды.
Сафаның бу сүзе Патый белән Вафага яшен суккан кебек тәэсир итте. Алар аның Саҗидә белән йөргәнен беләләр, тик моңа гадәттәге бер мавыгу-шаяру дип кенә карыйлар иде. Гыймади шикелле бай кеше берсүзсез кызын бирергә торганда, Йосыф карт ише бөлеп беткән кешенең кызын алуны Вафа уена да китерми иде. Ул Сафаны үзенчә күндерергә, ышандырырга кереште:
– Дөнья булгач, нинди көннәр булмас. Бай туганнарның бик кирәк булып куюы бар. Ул Йосыфның алты кызыннан гайре бернәрсәсе дә юк бит. Уйла әле син! Шыр ялангач булу мунчада гына яхшы ул! – диде.
Бу сүзләр Сафага тәэсир итмәде. Ул, чәен тыныч кына эчеп бетереп, чынаягын каплап куйды, чәчелгән икмәк валчыкларын җыеп алып кабып җибәрде һәм амин тотып, урыныннан кузгалгач кына өзеп әйтте:
– Әгәр син, абый, күбрәк байлыкка кызыгасың икән, ул чагында шул Гыймади бүкәнен үзеңә икенче хатынлыкка ал. Миңа Саҗидәдән башка берәү дә кирәкми.
Сафаны үгетләп тә, хәтта куркытып та карадылар. Аны Шәмси мулла да үз янына чакырып сөйләште, Сабирҗан мәзин дә үгет биреп карады. Сафа һаман үзенекен итте:
– Әйткән сүземнән кайтмыйм. Егет сүзе бер булыр, – диде.
– Атаң синең бу кадәр тискәре кеше түгел иде! Кемгә охшап тугансың син? – диделәр аңа.
Сафа эндәшмәде.
Ниһаять, Сабирҗан мәзин, Миңлебайныкыларның мулла кулына төшмәячәкләрен аңлап, кул селтәде дә, Сафаны җилкәсеннән кагып:
– Ярар, алайса, сүзеңдә нык тор, – диде.
Вафа да энесеннән чигенде. Сафаның кирелеген җиңеп булмаячагын мулла белән остабикә дә аңладылар. Патый, бер ялгызы калгач, улы белән берни эшли алмады.
Хәзер инде өйләндерү мәсьәләсен озакка сузуның мәгънәсе юк иде. Әмма алда әле аның бик кыен бер ягы бар – кызның атасы Йосыф карт белән сөйләшәсе бар иде. Аның риза булачагына берәү дә ышанмый. Хәзер үк яучы җибәрсәң, эшне бозып куюың бар. Шуңа күрә Патый иң элек үзе ахирәте янына барып кайтырга булды.
– Атасының андый эшкә риза булырына бер дә ышанмыйм. Шулай да тәвәккәлләп карагыз. Яучы итеп берәр дәрәҗәлерәк кешене җибәрегез, – диде ахирәте.
Бу эшкә Әкрәм карыйдан да кулайрак кешене табып булмас иде. Шуңа күрә Сафа аның янына үзе барып кайтты. Әкрәм карый, ризалык биреп, икенче көнне иртүк Йосыфларга яучы булып китте. Ул килгәндә, Йосыф карт ишегалдындагы эшләрен эшләп йөри иде. Карыйның сәламенә каршы ачык йөз белән сәлам кайтарды да кызларының берсенә:
– Кызым! Кунак килде. Чәй әзерләгез! – дип кычкырды.
Йосыф карт Әкрәм карыйның тикмәгә генә йөрмәвен сизә иде.
Хатыны белән кызлары, аның нинди эш белән йөргәнлеген белеп, карый белән картны тәрәзәдән күзәтеп тора башладылар. Баштарак ирләр дөнья хәлләре, вак-төяк турында сөйләштеләр. Йосыф картның бер кызы, яулык очы белән авызын, борынын каплап, баскычка чыкты да, самавыр булды дигән мәгънәне аңлатып, әтисенә кул изәде. Шуннан соң Әкрәм карый белән Йосыф карт өйгә керде. Сәкегә табын әзерләгәннәр иде. Шакмаклы ашъяулык өстенә агач савыт белән атланмай, телем-телем итеп яңа ипи турап куелган. Карый, түргә менеп, төрле чүпрәк кисәкләреннән җыеп тегелгән корама көрпә өстенә утырды. Йосыф карт, сәке кырыена урнашып, чәй ясарга кереште.
Әкрәм карый үзенең ни йомыш белән килгәнлеген берничә чынаяк чәй эчкәннән соң гына сөйли башлады. Йосыф карт күптән инде үз өендә яучы күрү өметен җуйган иде, шуңа күрә кунагы аның кызлары турында сүз чыгаргач, минем кызларга да күз төшерүчеләр бар микәнни әле, дип гаҗәпләнә калды.
Әкрәм карыйның Миңлебайныкылар исеменнән яучы булып килгәнлеген белгәч, Йосыф картның чырае тагын да яктырып китте. Әмма Саҗидә исемен ишеткәч, карт бөтенләй каушый калды. Йөзенә кан йөгерде, куллары дерелди башлады, гадәтенчә кәгазь кисәге ябыштырган калын иреннәре ачылып китте.
Әкрәм карый җавап көтә иде.
Йосыф карт, каушавын җиңеп, болай дип сорады:
– Карый! Синең атаң әйбәт кеше иде. Син мөхтәрәм хәзрәтебезнең улы, үзең дә динне беләсең, китап, Коръән укыйсың. Зинһар, әйт әле: биш апасын калдырып, төпчек кызны кияүгә бирергә ярый дип, кайсы китапта язылган?
Әкрәм карый мондый сорауны көтмәгән иде.
– Китап та, Коръән дә андый эшкә катнашмый, Йосыф агай! Кыз яучылау – хосусый эш, – диде ул.
Мондый җавапка картның ачуы килде. Шуннан соң карый:
– Мин сине ихтирам итеп, үземнең тиңем санап килдем. Башка берәүгә булса бармас та идем, – диде.
Йосыф картның чырае йомшара төште. Әкрәм карый куркынычның узганын аңлап алды, шулай да болай дип әйтүне кирәк тапты:
– Мин – илчемен, Йосыф агай. Картлар әйткәннәр бит, илчегә үлем юк, дигәннәр… Минем бурыч – синең җавабыңны тиешле кешеләренә кайтарып тапшыру.
– Тавык чебиен дә тиктомалга чыгарып ташламыйлар. Ул да җан иясе бит… Кешеләр өчен кыз бала тавык чебиеннән дә кадерсезрәк, күрәсең, – дигәндә, Йосыф картның тавышы калтыранып китте.

X. Хурлыгы әтигә булыр
Биек ярлар, агач коймалар буена җил-буран киртләч-киртләч кар көртләре өеп китте.
Ярлы өйләрдә көндезен карындыклы кечкенә тәрәзә өлгеләреннән саркып кергән тонык кына көн яктысында, озын кичләрне пыскып янган тычкан уты яктысында мәзингә чыпта сугалар. Кызлар туку станында остабикә өчен сөлге, ашъяулыклар әзерлиләр.
Йосыф карт Миңлебайлар яучысын кире борып җибәргәннән соң, Сафаның өйләнү мәсьәләсе хәзергә калып торды. Шул мәсьәлә тирәсендә мулла белән мәзин арасында яңадан көрәш башланды. Әмма Сафа ниятеннән кире чикмәде, Саҗидә белән арасын өзмәде.
Беркөнне Йосыф карт калага солы сатарга киткәч, кызлары аулак өй ясарга булды. Кич җиткәч, өй эче кызлар белән тулды; һәркайсы үзенең эшен – кайсы тегеп бетерәсе күлмәген, кайсы чигелеп бетмәгән алъяпкычын, кайсы киерге белән келәм алып килгән. Беришеләре башлаган бәйләүләрен яисә бәйләү башларга җеп алып килгәннәр иде.
Өй хуҗалары да эшсез утырмады. Ишекнең ике ягына ике туку станы куйдылар. Мич буендагысына Кәримә утырып, шакмаклы ашъяулык тукырга кереште. Ян тәрәзә буендагысында Саҗидә кичә башлаган чүпләмле сөлгесен эшли иде. Аңа әнисе булыша. Өлкән кызлары тукыр өчен буй сару калыбына җеп чолгый. Өйдә ике лампа янып тора. Кызларның һәркайсы үз эшенә бирелгән, моңлы бер көйгә сузып җырлыйлар.
Беренче булып Кәримә сүз башлады:
– Нигә болай җебем өзелә, мин әйтәм, бактым исә: сусамның очы ярылган икән. Җәфаланып беттем! Саҗидә, акыллым, шушыны юнып кына бирче.
Саҗидә, торып, әтисенең чәч кыра торган пәкесен алды да сусаны юнырга кереште. Эшсез калган әниләре Сылу карчык өйалдыннан әвернә тактасы алып кереп, идән уртасынарак киләпне сүтеп чолгарга утырды.
Эшләре бер дә алга бармый иде. Шуннан соң кызлар сөйләшә, шаяра-көлешә башладылар, табышмак, аннары такмак әйтештеләр, әкият сөйләделәр. Гармун уйнап, җырлап, тәрәзә төбенә егетләр килде. Кызлар аларга, ымлап кына, әниләренең әле йокламаганлыгын аңлаттылар. Шуннан соң егетләр тынды.
Озакламый Сылу карчык киләпне сүтеп бетерде дә, тәмле итеп иснәнә-иснәнә:
– Балалар, бик шаулашмассыз инде, озак утырмагыз, лампаларның кәрәчине әз, – дип, мич башына менеп китте.
Бераздан, аның йоклавын белдереп, каты гына гырлаган тавыш ишетелде. Кызлар эшләрен ташладылар. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Башта шырпы чөеп уйнадылар. Әйбер эзләгән булып, бер-берсенең битенә корым сөрттеләр. Аннары «Арка сугыш» уенын уйнарга керештеләр. Монысында иң күбе Саҗидәгә эләкте. Хәер, ул үзе дә бурычлы булып калмады. Ул һәрбер «гөрләү»ченең аркасына шап иттереп китереп суга, ә тегесе: «Ай, авырттырды! Саҗидәдер бу!» – дип танып ала да, аны аркасы белән идереп, бар көченә дөпелдәтеп суга иде. Аннары барысы, сәкегә ятып, бишмәт җиңе аша йолдыз карадылар, битләрендәге корымны тагы да җәя төшеп, су бөркештеләр.
Аулак өйдәге иң кызыклы уенны – «Шамакай» уенын – Саҗидә башлап җибәрде. Ул, мич артына кереп, шамакай булып киенде дә, әкрен генә атлап, идән уртасына чыкты. Башына яулык өстеннән иске бүрек кигән, бүрек өстеннән ертык җилән бөркәнгән, корсагына сөлге белән зур мендәр бәйләгән. Кашларын куе итеп күмер белән каралткан, битләренә җыерчыклар сызган, кулына озын табагач тоткан. Бу чын Саҗидә түгел, бәлки ниндидер ямьсез, коточкыч бер маска иде.
– Кем син? Каян килдең? – дип кычкырды кызлар.
Саҗидә, тешен ыржайтып, телен чыгарып, әкрен генә иреннәрен ялап алды да ямьсез, усал итеп акайткан күзләре белән барысына да сөзеп карап чыкты һәм, сакауланып:
– Минем йортым – кара урман, минем ирем – урыс, исемем – Шамакай, – диде.
– Кая барасың?
– Бала табарга җылы урын эзлим.
– Балаңның атасы кем?
– Белмим, бик күбәү алар.
– Кайсы мулла никахлады сезне?
– Урмандагы аю.
– Балаңның кендеген кем кисәр?
– Убырлы карчык.
– Ник болай йөрисең? Иргә чык.
– Минем каккан казыгым да юк. Барлык сакаллы ир-ат – минем ирем, бөтен дөнья – минем илем, кара урман – торган җирем… Башыгызда тырнак очы кадәр генә дә акылыгыз булса, миңа иярегез, сылуларым.
Җен кызының өстенә йон йомгаклары очты. Кызлар аны кулларына ни эләксә, шуның белән: бөтереп ишкән сөлге, җеп йомгаклары, мендәр, чабаталар белән дөмбәсләргә керештеләр. «Шамакай», чинап-ыңгырашып, суктырмаска тырышты һәм ахырда, ике кулы белән эчен тотып, мич артына кереп китте.
Бу шау-шуга әниләре, йокысыннан уянып:
– Ятыгыз инде, кызлар! Җитәр, уйнап туйгансыздыр! – диде.
– Хәзер, әни, – диде Саҗидә.
Кызлар, тиз генә өй эчен җыештырып, битләренә буялган корымны юдылар. Өйдә булган бөтен кием-салымны, эрләргә дип әзерләгән йон, сүсне сәкегә салып, шуның өстеннән ак киез җәйделәр. Урын әзер булды. Барысы бергә тезелешеп ятарга җыена башладылар.
Шулвакыт әкрен генә тәрәзә чиерткән тавыш ишетелде. Саҗидәгә өлкән апасы:
– Бар! Солдатың килгән, ахры, – дип пышылдады.
Саҗидәнең апалары аның бәхетеннән беркадәр көнләшәләр, ләкин аңа начарлык теләмиләр, киресенчә, ярдәм итәргә генә торалар иде. Әтиләре Сафаның яучысын кире борып җибәргәннән соң, алар Саҗидәгә тагын да игътибарлырак була башладылар. Аны кызгансалар да, Саҗидә кияүгә чыга алса, әтинең яучыларны кире борып җибәрергә төп сәбәбе калмас дип өметләнәләр иде. Хәтта яше утыздан узган иң өлкәне дә күңеленнән кияүгә чыгу хыялына бирелгәләп китә иде. Хәзер дә ул:
– Бар, бар! Сафа дәшәдер… – дип, Саҗидәгә теләктәшлек итеп баш какты.
Саҗидә, әнисенә сиздермәс өчен, күлмәкчән генә тышка чыгып китте, баскычта туктап, як-ягына каранды.
Инде төн уртасы җиткән иде. Биек аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Кар, тузан кебек бөтерелеп, өй нигезенә сырыша.
Өй чатыннан карамчык бер шәүлә килеп чыгып, сакланып кына баскычка таба атлый башлады. Саҗидә әкрен генә тамак кырды. Карамчык кызурак килә башлады. Кыз, баскычтан сикереп төшеп, Сафаның кочагына килеп керде. Егет аны киң тун чабулары белән әйбәтләп төреп алды. Бер-берсенә сыенышып, дөньядагы бар нәрсәне онытып, берничә минут тын тордылар.
Ах, бу киребеткән Йосыф карт булмаса! Мулла белән мәзин, умартачы кызы Сәлимә, куштан кызы Мәфтуха булмаса! Үзсүзле Патый белән комсыз Вафа булмаса!
– Үз теләгебезгә ирешергә бирмәсләр микәнни алар безгә? Бер-беребезне сөеп яшәргә язмаган микәнни безгә? – диде Сафа, пошынып.
Саҗидә бу хәл белән килешергә теләми. Ул үзенең көченә ышана:
– Әти, каладан кайткач, әвенгә ягачак. Синең вакытың буш, кил дә тагы бер тапкыр сора. Мин дә сөйләшермен.
– Шуннан?
– Шуннан соң да ризалык бирмәсә, үзенә үпкәләр…
Сафа моның мәгънәсен бик тиз аңлап алды һәм дулкынланудан йөрәге типкән хәлдә:
– Нишләмәкче буласың? – дип сорады.
– Киемнәремне төйним дә сезгә киләм… Хурлыгы миңа булмас, әтигә булыр… Кире куып җибәрмәссез бит?
Сафа, аны каты итеп кочып, ирененнән үпте.
* * *
Өй түбәләренә тия язып, күктән авыр кар болытлары агыла. Ара-тирә шул болытлар арасыннан кызгылт кояш нурлары ялтырап китә. Озакламый буран кузгалырга җыена иде.
Сафа, өстенә иркен тунын киеп, беравык капка төпләрендә уйланып басып торды, аннары, якындагы тыкрыкка борылып, ындыр табагына китте. Йосыф карт әвененнән бөтерелеп төтен чыга иде. Сафа әвен янына килде. Әвен ишегенең бер ягы ачык иде. Егет шунда: «Керимме, юкмы?» – дип, икеләнеп калды. Аннары, тәвәккәлләп, ишектән атлады да төтен болыты эченә килеп керде.
Башта төтен әчесеннән күзен ача алмый торды, аннары тонык кына елтыраган ут яктысын күрде. Сафа, утка таба атлап, базга күз салды. Базда нарат тамырлары, коры-сары ботак өстендә киндер күлмәктән Йосыф карт утыра иде. Мичтән ялкын телләре сузылып, шуларның очыннан бөтерелә-бөтерелә, төтен күтәрелә. Башаклары белән утка таба салган солы көлтәләре чытыр-чытыр итә иде.
Сафаның күз алдына Шәмси мулла вәгазьләрендә сурәтләнгән тәмуг күренеше килде. Йосыф карт үзе шундагы тәмуг капкасын саклаучыны хәтерләтә иде. Егет: «Баздан чакырып чыгарыргамы, әллә үзе чыкканны көтәргәме? Ничек итсәм яхшырак булыр?» – дип уйланып торганда, Йосыф карт, урыныннан кузгалып, кышкы йокысыннан бүленгән аю шикелле мүкәйләп, өскә менә башлады. Сафа ихтыярсыздан бер читкәрәк тайпылды.
Карт, баздан чыккач, әйләнеп күз дә салмады. Әвен өстенә куйган озын нарат колганы уң кулы белән әкрен генә тартып алды да сул кулы белән бер башыннан икенче башына таба капшап бара башлады. Бу нарат колгасы әвен эченең күпме кызганлыгын чамалый торган термометр сымак бер нәрсә иде. Йосыфка әвен эче җитәрлек кызган, эссесе тигез булып күренде, ахрысы. Ул таякны кире урынына куйды да, яңадан төшмәкче булып, баз читенә килде. Карт базга аягын сузам дигәндә генә, Сафа кычкырып сәлам бирде һәм аңа таба атлады.
– Кем бу?
– Мин идем, Йосыф абзый… Миңлебай Сафасы.
– Ни кирәк?
– Тыңласаң, йомышым бар иде.
Йосыф карт Сафаның ни йомыш белән килгәнен сизде. Беравык дәшми генә үзалдына карап торды, аннары, ашыкмыйча:
– Һе, алай… әйт соң йомышыңны… – диде.
Киң ыштан бөрмәсеннән ниндидер бер әйбер алды һәм, Сафаны тыңларга әзерләнеп, янып торган мич катына чүгәләде. Сафа да аның янына урнашты. Ул сөйләгән чакта, Йосыф карт кулындагы әйберен әкрен генә әйләндергәләп торды. Бу матур гына юнылып, кулда йөри-йөри шомарып беткән куыш агач тамыры булып, аның нечкә башы тишелгән, шуңа бөке тыгып куелган иде. Тәмәке савыты хезмәтен үти иде ул. Карт аның бөкесен алды, сул кулының баш бармагы тырнагы өстенә ипләп кенә бер чеметем тәмәке салды һәм, тәмәке савытын яңадан ыштан бөрмәсенә кыстырып, Сафаның сөйләп бетергәнен көтә башлады.
Ниһаять, Сафа сүзен әйтеп бетерде.
Йосыф карт, баш бармак тырнагын борын төбенә китереп, тәмәкене исни-исни:
– Алай, алай, – дип куйды һәм бик кәефе булган бер кыяфәт белән каты итеп төчкереп җибәрде.
– Исәнлеккә булсын! – диде Сафа.
Карт тагы төчкерде, аннары, башын читкә борып, борынын сеңгерде һәм, җиң очы белән әйбәтләп борынын сөрткәч кенә, басынкы бер тавыш белән сүзгә кереште:
– Эх, энем! – диде. – Әгәр бу сүзне синең урында башка берәү сөйләсә, мин аның кабыргаларын санап җибәрер идем. Акыллы егет син, сүзгә дә оста! Була торган булса, мин сиңа бер кызымны гына түгел, өч кызымны биреп җибәрер идем. Әмма син булмастайны сорыйсың. Карт көнемдә мин үз өстемә андый эшне ала алмыйм. Йортыма яучы да җибәрмә,  бу турыда бүтән сүз дә чыгарма. Мин сүземнән кире кайтмыйм.
Бу кадәр тискәре картны үгетләп маташуның мәгънәсе юк иде. Шуңа күрә Сафа китәргә кузгалды. Йосыф базга төшеп китте.
Шул көнне үк Сафа теге сипкелле малай аркылы Саҗидәгә әтисе белән сөйләшүенең нәтиҗәсе турында хәбәр иттерде.
* * *
Иртәгесе көнне Йосыф карт әвендә киптергән солыны бергәләшеп сугып бетерделәр. Төштән соң карт өйгә бер кочак юкә кертеп, тар гына итеп телде дә чабата ясарга утырды.
Кич җитеп килә иде. Саҗидә, әйбәт күлмәген киеп, башына зур француз яулыгын бәйләде. Өйдә үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөрде. Мич тирәсендә кайнашкан ике апасы, Саҗидәнең нинди хәлдә булуын күреп, дәшми генә ни буласын көтә башладылар.
– Әти! – Саҗидә үз тавышыннан үзе сискәнеп китте.
Әтисе, башын күтәрмичә генә:
– Ни әйтмәкче, кызым? – дип сорады.
– Синең янга кичә Сафа килдеме?
Йосыф карт дулкынланган Саҗидәгә ялт кына күз төшереп алды, дәшмәде.
Хатыны Сылу белән башка кызлары авыз ачарга да куркып торалар иде.
– Йә, килде… Анда синең ни эшең бар? – диде карт, ниһаять…
– Эшем юк. Тик әйт әле: син аңа ни дип җавап бирдең?..
– Минем ни дип җавап бирүемдә синең ни эшең бар? Әллә оятыңны җуйдыңмы, атаң белән кияү хакында сөйләшмәкче буласыңмы?.. Чыгып кит моннан!.. Күземә күренәсе булма. Минем сиңа да, Сафага да көчем җитәр…
Кыз урыныннан селкенмәде дә. Сак булырга кирәклекне бөтенләй онытып, тагы телгә килде:
– Әнә синең аркада апаларым корып-кибеп беттеләр инде!.. Синең кирелегең аркасында!.. Мин алар шикелле булырга теләмим, теләмим!..
Сылу карчык, Йосыфның чабата калыбы алырга үрелүен күреп, Саҗидәне ишеккә таба этеп җибәрде. Кыз, исенә килеп, ялт кына өйдән атылып чыгып китте. Авыр чабата калыбы ябылып өлгергән ишеккә килеп бәрелде.
– Ах, оятсыз! – дип кычкырып калды Йосыф карт. Аннары бөтен ачуын хатыныннан алырга кереште: – Син балаларга тәрбия бирә белмәдең! Син аларны сүз тыңламаска өйрәттең, кызларны син узындырдың! Оят, хурлык! – дип тузынды.
Карчыгы:
– Атасы, Саҗидәнең ниндилеген беләсең бит! Бөтен халык алдында хур булмыйк, – дип әйтеп караса да, карт дулавын гына белде.
Сылу карчык өстенә зур агач табак, чабата калыплары очты. Үз гомерендә мондый әйбер атуларны байтак күргән хатын тиз генә мич артына кереп качты.
* * *
Саҗидә, өйдән исән-сау чыгып качкач, бер әйберсез Миңлебайларга барып керергә яхшысынмады. Аның хәлен аңларлык бердәнбер кеше Җиһан абыстай гына иде. Ул Җиһаннар йортына барып кына кеше гайбәтеннән качып калачак иде. Кыз шунда китте.
Җиһан, әле яңа гына икенде намазын укып бетереп, намазлык өстендә, ахшам намазына керешер өчен, кояш баеганны көтеп, тәсбих тартып утыра иде.
Вакытлы-вакытсыз шушындый каты салкында күлмәкчән килеп кергән Саҗидәне күргәч, ул борчыла калды. Исәнләшү белән үк:
– Бер-бер хәл булдымы әллә? – дип сорады.
Саҗидә «юк» дип әйтә алмады, җавабы бугазы төбендә утырып калды, күзләренә яшь төелде, һәм ул үкереп елап җибәрде.
Җиһан тәмам каушады. Саҗидә янына йөгереп килеп, ике куллап аны башыннан кочты да, ябык күкрәгенә кысып, чәченнән сыйпарга кереште.
– Абыстай, җаным, нишлим икән? Хәзер миннән бөтен кеше көләчәк бит… – диде Саҗидә, яшькә буылып.
– Җылап кайгыңны җиңеләйтә алмассың… – диде Җиһан, һаман да кызның ни сәбәптән елавын аңлап җитмичә. – Әйт әле: ни булды? Хәлемнән килсә ярдәм итәрмен…
Өй эченә кичке караңгылык иңә башлады. Җиһан намазын бөтенләй онытты. Әллә елап кайгысы җиңеләйде, әллә абыстаеның ягымлы, йомшак итеп башыннан сыйпавына тынычлана төште, Саҗидә әкренләп хәлгә килде.
– Әти мине Сафага бирергә теләми… Мине дә апаларым шикелле харап итмәкче була… Миңа бер генә чара кала: Сафага ябышып чыгам.
– Үзең белгәнчә эшлә… Берничек тә киңәш итә алмыйм сиңа, балам, – диде Җиһан.
Саҗидәгә киңәш кирәкми иде инде. Сафага ябышып чыгам дигән ныклы карарга килгән иде ул. Тик «ябышып чыккан», «азгын кыз» дигән исемне күтәрүе генә авыр иде. Шуны уйлагач, гарьлектән күзләренә яшь килә иде. Шулай да сөйгән егетенә чыкмый калып, апалары шикелле картаеп сулуга караганда, теләсә нинди хурлыкка да түзү җиңелрәктер кебек иде.
Бераз вакыттан Әкрәм карыйларга, сеңлесен эзләп, Кәримә килеп керде.
– Хәзер нишлисең инде? – дип сорады ул.
Саҗидә катгый итеп:
– Бишмәтем белән әйберләремне төйнәгән төенчегемне китер. Төенчегем чормадагы кәрзин эчендә. Кара аны, әти сизмәсен, – диде һәм, өстәп: – Башкаларга сабак булыр… Хурлыгы әтигә булыр!.. – дип куйды.

XI. Туй
Миңлебайныкылар йортының капка-ишекләре бикләнмәгән әле. Сәке түрендә Зөһрә карчык, аякларын бөкләп, тәсбих тартып утыра. Аның янында Вафа балалары тәгәрәшеп йоклап ята. Сәкенең ике кырыена урын җәеп куелган.
Вафаның хатыны мич янында зур гына җилпучка он или. Патый чыра телә. Вафа, бер аягын сәкедән салындырган килеш, икенче аягының тырнакларын кисә. Ә Сафа сүзсез генә ишек катындагы бүкәндә утырып тора, ул нидер көтә шикелле иде.
Тышта шыгырдап янкапка ачылганы ишетелде. Берәү тиз генә тәрәзә буеннан узып, ашыга-ашыга, өйалдына керде. Сафаның йөрәге катырак тибәргә кереште, битләре кызышып яна башлады.
– Хәерле кич!
Тикмәгә көтмәгән икән Сафа: Саҗидә иде бу. Сафа бүкәннән сикереп торды да бер кулы белән Саҗидәнең беләгеннән тотты, икенче кулына аның төенчеген алды.
– Менә килдем, – диде Саҗидә, тынлыкны бозып.
– Бик әйбәт иткәнсең.
Сафа, аптырашып калган туганнарына таба борылып:
– Менә сезгә яңа килен булыр бу!.. – диде.
Вафаның хатыны, башын кашып, читкә борылды да, тагы да тырышыбрак, бүленеп торган эшенә кереште. Вафа, әкрен генә аягын идәнгә төшереп, әнисенә текәлде. Патый, пычак, чыралык агач һәм чыраларны кочагына җыеп, мичкә таба ташлады, кулларын, корсагы турысына кушырып, күлмәгенең балитәге астына яшерде дә, тыелып кына:
– Хәерле сәгатьтә, хәерле сәгатьтә! – диде һәм, шундук тавышын үзгәртеп: – Картлык көнебездә хур итмәкче буласызмы безне? Йосыф абзыйны адәм көлкесенә калдырдың… Бөтен нәселебезне хурлыкка калдырасың! – диде. Соңгы сүзләрен ул Сафага атап әйтте.
– Йа Рабби, мәрхәмәтеңнән ташлама! – дип куйды Зөһрә карчык.
Патый һәм Вафага бу хәл белән килешүдән башка чара калмады. Әмма халык арасында гайбәт сүзе таралудан ничек котылырга соң? Туган-тумача, бергә җыелышып, бик озак киңәштеләр. Ахырында Сафа Саҗидәне, иртәгәгә чаклы Җиһаннарда торып торырга күндереп, шунда илтеп куйды.
Миңлебайныкылар белән Йосыф карт йорты арасында тыз-быз хәбәрчеләр йөри башлады. Җиде төн уртасында, бөтен авыл йоклап беткәч, Саҗидәнең язмышы хәл ителә, моның хурлыгыннан ничек котылу хакында киңәш алып баралар иде. Ирдәүкә Саҗидә исә, түземсезләнеп, сөйләшүләр беткәнне көтә иде.
Йосыф картны үгетләп тә, хурлыгы нинди бит, дип куркытып та карадылар. Киребеткән карт үз сүзеннән чигенергә теләмәде. Ахырында ул, Сафаны бу уеннан кайтарырга кирәк, дип мыгырданып куйды.
Патый белән Вафа беравыздан:
– Безнең сүзне ишетергә дә теләми ул! – диделәр.
Карт ышанмады.
Ахырында Патый, ачуы килеп:
– Менә үзең дә кызыңны җиңә алмагансың ич әле! – дип кычкырды.
Каршы килерлек урын калмаган иде. Йосыф карт эндәшмәде. Бүген беркем аны тыңларга да, аңларга да теләми иде. Хәтта ничә ел бергә гомер иткән хатыны Сылу да, ачыктан-ачык кызын яклап, иренә каршы төште… Шаккатарлык хәл иде бу.
– Муеннары аска килеп, җәһәннәмгә олаксыннар! Моннан ары бернәрсәгә дә катышмыйм. Теләсәгез ни эшләгез! – диде карт ачу белән.
Үз башына гөнаһ алмас һәм кеше күзенә күренмәс өчен, ул, иртүк торып, карт җирән биясен җикте дә, солы төяп, калага китте; хатынына, өч-дүрт көнсез кайтмам, дип әйтеп калдырды.
Иртәгесе көнне иртән Сафа, Җиһаннарга Саҗидәнең хәлен белергә килеп, картларның эшне ничек хәл иткәнлекләрен әйтте. Озакламый Кәримә килеп, Саҗидәне үзләренә алып китте. Патый, төш җиткәнче үк ахирәте янына барып, туй итү хакында сөйләште.
* * *
Йосыф карт каладан кайтканчы бөтен мәшәкатьләрне бетереп, яшь киленне кияү йортына төшерү өчен, туйны икенче көнне үк ясарга булдылар: Йосыф картның холкын белмәссең, әллә нинди көтелмәгән хәлләр китереп чыгаруы бар иде.
Мәһәрнең күләме, бүләк-санак, ничә пар кунак чакыру хакында төгәл генә сөйләшергә вакыт та булмады. Бу юлы инде вак-төяк өчен сатулашып тормадылар: ике як та бик тиз килеште. Ахирәт дуслар кайнап торган самавыр янында барлык туй мәшәкатьләрен сөйләшеп хәл иттеләр. Сылу хәзинәсендә булган барлык нәрсәсен әзерләргә, Патый исә аңа ярдәм итәргә булды.
Иртәгесе көнне өйлә вакытында Миңлебайлар йортына кызның туганнары кодаларын алырга дип җибәргән җигүле атлар килде. Озакламый, киенеп-ясанып, чаналарга утырган кодалар урау юллар белән Йосыф карт капкасы төбенә килеп туктадылар.
Кодалар, өйгә кереп, йорт эче тулы кунакларга вәкарь белән генә сәлам бирделәр.
– Исәнмесез, кода! Исән-сау килеп җиттегезме?
– Ни хәлләрдә яшисез, кодагый?
– Шатлыклы туй белән котлыйбыз сезне! – диделәр.
Шуннан соң мулла белән мәзинне алырга ат җибәрделәр.
Шәмси мулла, өйгә килеп кергәч, җыелган халыкка сәлам биреп, аларны шатлыклы көн белән тәбрик итте һәм бик эре генә итеп түргә менеп утырды.
Кыз ягыннан вәли-вәкил итеп Йосыф картның энесе Ильяс чакырылган иде. Ул, йоланы башларга вакыт икәнен белдереп:
– Кунаклар килеп бетте, мулла абзый, – диде.
– Кияү ягыннан кем вәли-вәкил? – дип сорады мулла.
– Мин, – диде Вафа.
Мулла, кунакларга күз йөртеп, чак кына көлемсерәде дә:
– Биредә кызның атасы күренми икән, – дигән булды.
Ильяс, ашыгып кына:
– Абзый калага киткән иде, кайтып җитмәде… Шул сәбәпле вәли-вәкил булуны миннән үтенделәр, – диде.
Кунаклар күзгә-күз карашып алдылар.
– Яхшы, алайса. Күпме мәһәр сорыйсыз? – диде мулла.
– Егерме сум көмеш.
– Тулысынча алдыгызмы?
– Тулысынча алдым, тулысынча!
– Кыз ризамы?
– Риза!
Кунаклар елмаешып куйдылар.
– Ул чагында керешәбез, – диде мулла.
Кулларын тез өстенә салып, күзен йомды, тамак кыргалап алды да гарәпчә Коръән сүрәсен укый башлады. Кодалар, кунаклар тын да алмый тыңлап утырдылар. Кызлар җыелып торган ситсы чаршау артыннан гына ара-тирә чулпы тәңкәләре чыңлаштырганы ишетелеп китә иде.
Мулла укып бетерде дә, тавышын үзгәртеп, татарча:
– Син, хөрмәтле Ильяс агай, Йосыф кызы Саҗидәне Салих углы Әхмәтсафага, пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам кушканча, егерме сум көмешкә риза булып бирдеңме? – дип сорады.
– Бирдем!
– Син, хөрмәтле Вафа агай, Йосыф кызы Саҗидәне Салих углы энең Әхмәтсафага хатынлыкка риза булып алдыңмы?
– Алдым!
Шуннан соң мулла тагы Коръән укыды. Барысы да дога кылдылар. Егет белән кызның туганнары муллага, мәзингә һәм Әкрәм карыйга сәдакалар бирделәр. Хатын-кызлардан берәү, ширбәт салган чүлмәк тотып, кияү янына никах беткәнлеген әйтергә йөгерде.
Аш-су килде. Сабирҗан мәзин гадәтенчә кунакларга аш бүлде, бәлеш кисте. Сылуның аш-суга осталыгын мактый-мактый, бик тырышып, кунакларны сыйлады. Аштан соң, яшьләргә тыныч, бәхетле тормыш теләп, өйләренә таралыштылар. Аннары ирләр урынын хатыннар алды. Аларга да аш ашатып, чәй эчерттеләр. Бигрәк тә Саҗидәнең апалары тырышып йөрде. Алар үзләрен үз туйларындагы кебек хис иттеләр.
Туй үпкәсез булмас, ди мәкаль. Ләкин бу юлы алай булмады.
Кич белән Йосыф карт йортына, никах түшәге әзерләү һәм кызны киендерү өчен, Саҗидәнең дус кызлары җыелды. Дөрес, кызның туй өчен дип атап тектергән күлмәге дә, яңа түшәге дә юк иде, шулай да барысы да йола кушканча әзерләнде, Саҗидәгә иң яхшы киемнәрен кидерделәр. Сәкегә йомшак түшәк җәеп, яшь кияүне алырга ат җибәрделәр.
Бу вакытта Миңлебайлар йортында яшь кияүне кыз янына озатырга әзерлиләр иде. Егетләр Сафаны бәйрәмчә киендереп, биленә кызыл билбау будырдылар, билбау очларын, кыз чишә алмасын дип, суга чылатып, бик каты төйнәп-төйнәп, эчкә яшерделәр. Караңгы төшеп, күз бәйләнгәч, көтелгән ат та килеп җитте. Кунаклар ашап-эчтеләр, яшь кияүне алмага килгән кучерны сыйладылар һәм, ниһаять, юлга җыендылар. Иң беренче булып ишеккә Сафа китте.
– Улым, кара аны, җебеп торма, хатының аягыңа басмасын! Бүрегеңне дә сакла, башыңнан алып кимәсен! – дип калды Патый.
– Безнең солдат үткен ул, бирешмәс! – диде кайсыдыр.
Борыннан калган йола буенча, әгәр кыз, беренче кавышканда, иренең бүреген алып башына кисә яки аягына басса, гаиләдә ул баш булып, ирне үз кулында тотачак, имеш. Шуңа күрә ир моңа юл куярга тиеш түгел. Шулай да, әгәр кыз алай эшли калса, егет, ырымны кайтарыр өчен, шундук хатынына сугарга тиеш.
* * *
Йосыф картларның ишек төбендә бер малай басып тора иде. Малай Сафаны:
Ишек бавы бер алтын.
Безнең апай мең алтын, —
дип, җыр такмаклап каршы алды.
Сафа аңа акча тоттырды. Шуннан малай ишекне ачты. Сафа, дога укып, бусагадан эчкә узды. Мунча кебек эссе итеп ягылган өй эче буп-буш. Мич кучкарында Әкрәм карыйлардан алган бишле лампа янып тора иде.
Ситсы чаршау артыннан Саҗидә йөгереп чыкты. Күрештеләр. Яшь кияү тиз генә ишек катындагы бүкәнгә утырды да хатынына аякларын сузды. Саҗидә ике куллап аның итекләрен салдырды. Кияү бүкәннән тора башлауга, кыз аның бүрегенә үрелде, ләкин Сафа уяу иде, шундук кызның кулын читкә этеп җибәрде. Бүреген үзе салып, чөйгә элим дип борылуга, чая кыз аның аягына китереп басты. Сафа, җиңелеп каласы килмичә, Саҗидәнең яңагына сугып җибәрде.
Саҗидә әз генә дә рәнҗемәде моңа: ырымы шундый икәнен белә иде ул. Тиз генә Сафа янына килеп, билбавын чишәргә кереште. Чиләнеп беткән төенне кулы белән генә чишә алмаслыгына ышангач, иелде дә тешләре белән йолыккаларга тотынды. Кыз билбауны, тиз генә чишеп ташлап, бик канәгать төс белән сәке почмагына ыргытты.
Намазлыкка икәү янәшә басып, намаз укып алдылар һәм әзерләп куйган табынга килеп утырдылар.
Яшь кияүләрнең булышчысы итеп куелган күрше хатыны, өйгә кереп, тирәли күз йөртеп чыкты. Бөтен нәрсә үз урынында икәнен күргәч, кияү белән кызның икесен генә калдырып, яңадан чыгып китте.
* * *
Иртән торгач, Сафа, урынын җыярга киләсе кызлар өчен дип, мендәр астына бер сум көмеш куйды. Кияү белән кыз мунчага киттеләр. Сафа анда да тәрәзә төбенә бер сум акча куйды. Чәй янына күршеләрдән кайнар коймак керттеләр. Тәлинкәне хуҗаларына, бер сум көмеш салып, кире кайтардылар. Яшь кияүләрне күрергә килүче кунакларга да бүләкләр тиде. Кичкә таба инде Сафа яшь хатынын үзләренә алып китте.
Миңлебайларның өй эче тулы хатын-кыз иде. Бар да яшь кияүләрне каршы алырга җыелган иде.
Бу туй әнә шулай бернинди үпкә-талашсыз узды. Йосыф картның төпчек кызы, биш апасын калдырып, кияүгә чыкты.
– Менә туй итеп күңел дә ачтык!
– Саҗидәне бөтен шартын китереп кияүгә бирдек! – диде дуслары.
– Сафа солдат Йосыф картның төпчек кызын ябыштырып алды, – дип сөйләнде дошманнары.
Патый килен төшергән беренче көннәрдә үк Саҗидәгә үзенең карашын болай дип белдерде:
– Өлкән киленем – киңәшчем, кече киленем – көндәшчем, – диде.
Сафадан күреп, Фәхри дә Сәләхиләргә яучы җибәрде. Сәләхи берсүзсез кызын Фәхригә бирергә риза булды. Шулай итеп, Сафа туеннан соң берничә көн үткәч, Фәхри туен ясадылар.

XII. Югалган уймак
Апаз авылыннан керәшен Максим дигән бер тегүче бар иде. Ул бер кыш эчендә унлап авылны йөреп чыга, йорттан йортка күчеп, үзен чакырган авыл агайларына кием тегә иде. Кайбер елларны ул ерак авылларга яз җитеп, чикмән, туннарның кирәге калмагач кына барып чыга. Әмма Максим кайчан килсә дә, аны дөнья чаклы эш көтә иде.
Мәүла Колыдагы бөтен тегү эшен Җиһан үз кулына алганнан соң, керәшен Максим бирегә сугылмас булды. Ләкин Җиһан, абыстай булып, балалар укытырга керешкәч, Максим бу авылга яңадан килеп, авыз эченнән генә ниндидер моңлы бер көй көйли-көйли, халыкка тагы кием тегә башлады.
Бервакыт кыш көне, Миңлебай Сафасы солдаттан кайтканчы, Максим, Мәүла Колы авылына килеп, Әкрәм карыйларга урнашты һәм аларның бөтен гаиләсе өчен кием-салым тегәргә кереште.
Әкрәм карый, керәшенгә өске каттан урын биреп, аның белән бер һава сулауны хурлык дип санады. Аскы катта иртәдән башлап Җиһан абыстайның укучылары сабак укый иде. Шуңа күрә Максимны мунчага гына урнаштырырга туры килде.
Төскә-биткә Максим үзенә бертөрле котсыз бер кеше иде. Җыерчыкланып беткән кечкенә генә йөзендә чамасыз зур борын, борын тишекләреннән борын тәмәкесе исни-исни саргаеп беткән төкләр тырпаеп тора. Кайчандыр зәңгәр булып, хәзер төссезләнеп калган күзләре дә зәгыйфь бер саз чәчәген хәтерләтә, ә сирәк сакалы берничә бөртек сүскә охшый. Авызы дәү, иреннәре салынып, берничә сынык теше күренеп тора.
Елаган балаларны Максим белән куркыту, ә сискәнеп йокысыннан уянган кешеләрдән:
– Төшеңә Максим агай кердеме әллә? – дип сорау гадәткә әйләнгән иде.
Чынында исә бу котсыз карт инсафлы, юаш бер кеше иде. Көнозын ул тегү тегеп утыра. Имән бармагына тишекле-тишекле уймак киеп алган сөякчел кулы елт-елт итеп тукыма кисәге өстендә йөри.
Менә бүген дә Максим салкынча ак мунчадагы тар сәке өстендә Әкрәм карыйга кара сатиннан чалбар тегеп утыра иде. Тышта, тәрәзә катында, кар шыгырдаганы ишетелде. Чыпта белән тышлаган тәбәнәк ишек ачылып китте. Максим, сәке өстенә җәйгән киез астына тиз генә кулын тыгып, аннан каешланып беткән иске түбәтәен алды. Түбәтәйне башына киеп өлгерүгә, ишектән, иелеп, Әкрәм карый килеп керде. Максим белән исәнләшеп, сәке кырыена утырды. Бала-чагалы, хәтта терлек тулган шау-шулы өйләрдә дә эшләргә күнеккән тегүчегә мунчада берьялгызы күңелсез иде. Берәрсенең килгәнен түземсезләнеп көтеп утыра иде ул, шуңа күрә, Әкрәм карый кергәч, шундук Алла турындагы үзе яраткан темага сүз башлады.
– Менә, мулла абзый, – диде ул, – син аракы эчәргә кушмыйсың, аракы эчү – язык, дисең, эчә торган кешеләрне теге дөнҗада тәмуг утында яндыралар, дисең. Ә менә безнең поп әйтә, аракы эчкән өчен берни булмый, ди. Ул үзе дә эчә, безне дә тыймый… Ул әйтә, бисмилла әйтсәң яки башыңа түбәтәй кисәң генә, тәмуг утында яначаксың, ди.
– Әй, синең побың ни белә ул! Теге дөньяда ниләр буласын ул каян белсен… Синең ул побың кяфер бит: җәннәт белән тәмугның ни икәнен, анда кемнәр эләгәсен белсә, ул үзе әллә кайчан мәңгелек тәмуг газабыннан котылырга тырышыр иде, чын дингә ышаныр иде. Үзе тәмуг кисәве ул, менә шул!.. Кыямәт көне нинди буласын каян белсен ул?..
– Бәлки, ансы шулайдыр да, без инде надан кешеләр, каян белик? – диде Максим. – Тик менә миңа кайвакыт сез дөрес сөйлисез кебек тоела, кайвакыт поп дөрес кебек, ә кайвакыт сезне дә, попны да аңламассың.
– Тәүбә диген, Максим агай…
– Нигә?.. Әллә алай әйтергә ярамыймы?
– Ярамый, Максим агай, ярамый! Попның бөтен сүзе ялган, гөнаһ сүз. Кяфер бит ул! Ул дөресен әйтсә дә, барыбер аның сүзенә ышанырга ярамый. Ә инде безнең мөэмин-мөселман дине турында шундый сүз сөйләү бөтенләй дә ярамый.
– Кем белә бит, бәлки, чыннан да шулайдыр, мулла абзый! Бөтенесен дә каян белеп бетерәсең? Укыган кешеләр ни әйтсә, без шуңа ышанырга тиеш инде. Менә, әйтик, мисалга мине алыйк. Мөселманнар арасында яшәгәндә, мин «бисмилла» да әйтәм, түбәтәй дә киям, мәчеткә дә йөрим, әмма чиркәүгә дә баргалыйм… Кайчагында безнең поп та акыллы сүз әйтеп куя бит!
– Әстәгъфирулла…
– Бөтенесен дә каян белеп бетерәсең? Поп әйтә, Алла ул – безнең атабыз, ди; шулай булгач, мин болай дип уйлыйм: без укыган догаларны Кодай[12 - Кодай – Ходай.] үзе белер, дөресен үзе кабул итәр…
– Амин! – диде карый. – Тик безгә андый сүзне сөйләшергә ярамый. Әйдә, башка бер күңеллерәк нәрсә турында сөйләшик.
– Әйдә… Ни турында сөйләшик соң?
– Попны ничек кыйнаганыгызны сөйлә әле.
– Э-э… Аны сөйләдем бит инде.
– Тагы бер тапкыр сөйлә.
– Кара сине!.. Ошап киттемени?
– Ошады шул, Максим агай. Бик кызык бит…
– Ярый, алайса, синеңчә булсын…
Максим, җеп очларын ашыкмыйча гына кайчы белән кисеп, энәсен күлмәк изүенә кадап куйды да кесәсеннән сөяктән ясалган тәмәке савытын чыгарды. Сул кулының тырнагы өстенә бер чеметем тәмәке салып, шуны борыны белән ышылдатып суырды да берничә тапкыр төчкереп куйды. Шуннан соң мичтә утлы күмер өстендә кызып утырган үтүкне алып, аның төбенә төкергәләп карады һәм чалбар балакларын үтүкли-үтүкли сөйләп китте:
– Моннан бер ун-унбиш ел элек, син безнең якларга кайткан гына чакта, яз көне гадәтемчә тегүдә йөреп, өйгә кайттым. Әти мин югында сеңлем Марфаны күрше егете Митригә кияүгә биргән. Туйга бөтенесе әзер. Үзең дә беләсең инде: безнең авылда, элекке бабаларыбыз шикелле, чын мөселманнар да, бөтенләй православныйлар да бар. Поп кенәгәсендә – православный, мулла кенәгәсендә мөселман булып исәпләнүчеләр дә байтак. Без дә, кода буласы Микулай да – әнә шундый кешеләр. Поп безнең әтине Тимофей дип, сеңлемне Марфа дип йөри, ә мулла әтине Гыймади, мине Мәгъсүм ди, ә сеңелне үз кенәгәсенә Мәрфуга дип язып куйган. Микулай коданы мулла Ногман дип, булачак кияүне Морат дип атый.
Безнең ише кешеләрне авылда ике динле дип йөриләр дә. Ике динлеләрнең баласы туса яки берәр кешесе үлсә, яки туй итәселәре булса, иң элек мулланы чакыралар. Ул яңа туган балага исем куша, үлгәнгә Коръән чыга, егет белән кызга никах укый. Шуннан ары гына инде чиркәүгә китәләр.
Без дә башта, мулланы чакырып, никах укытырга, аннары икенче көнне генә егет белән кызны чиркәүгә алып барып никахларга ниятләдек. Туйда утырабыз шулай. Мулла да бар, картлар да. Карасак, пүнәтәйләр ияртеп, поп килеп керде, әллә нинди сүзләр әйтеп, Микулай коданы сүгәргә тотынды, муллага да тел тидерде, безне мыскыллап көлде, куркыткан булды.
Әти белән Микулай кода: «Туйны бозма, батюшка! Яшьләр чиркәүгә иртәгә үк барырлар. Теләсәң ни эшләтерсең!» – дип әйтеп караганнар иде дә, поп колагына да элми. Тагы да кызып китте, әшәке сүзләр әйтеп сүгенә, төкерекләрен чәчә башлады. Шуннан мулла да түзмәде: «Йәгез, картлар, шушы шакшы поптан динебезне хурлатып торасызмы?» – ди. Картлар шаулашырга тотындылар, попка: «Безнең туйда синең ни эшең бар? Һәр якшәмбе көнне чиркәүгә йөрибез бит инде! Сиңа тагы ни җитмәгән? Безнең эшкә тыкшынма!.. Бар, кит!» – дип кычкырдылар. Ә поп аның саен тузына, бер дә басылыр чамасы күренми. «Мин, – ди, – патшаның боерыгын үтим, – ди, – ә сез әнә нәрсә дисез? Ярар!.. Мин сезне тыңлату чарасын табармын!» – ди. Халыкның да ачуы килде. Арадан берсе: «Эх син, мир бөлдергеч! Безнең өстән әләкләмәкче буласыңмы әле?» – дип сикереп торды да попны, чәченнән тотып алып, идәнгә егып салды. Пүнәтәйләр чыгып чаптылар.
Шуннан безнең кан кызып китте, ачу кузгалды. Туй бозылды. Поптан ачуны аласы килде. Кунаклар попка ябырылып тотындылар тукмарга. Картлар көчкә туктаттылар. Ну, шуннан ачу басылган кебек булды инде. Попның битендәге каннарны юеш чүпрәк белән сөрттек тә, арбага салып, өенә озаттык.
Икенче көнне Митри белән Марфа чиркәүгә барырга җыендылар, капкадан чыгып та җитмәделәр, карасалар – урам буйлап дисәтский килә, һәр йорт каршына туктап: «Становой килде! Җыенга барыгыз!» – дип кычкыра. Без аны бөтенләй уйламаган да идек… Шуннан каравыл өенә җыелдык инде. Становой тузыпмы-тузына. «Бу ниткән хәл бу? – ди. – Бунт ясарга уйладыгызмы?» – ди. «Һич тә алай түгел, ваше благородие, берәүнең дә бунт ясарга җыенганы юк», – ди картлар. «Алайса, ник попны кыйнадыгыз?» – ди. «Аны беркем кыйнамады, ваше благородие. Ул үзе тиктомалга тавыш чыгарды…» – диләр. Безнең җавап становойга ошамады. «Ә-ә, бунтовщикларны яшереп калмакчы буласызмы әле сез? – ди. – Попны кыйнаган кешеләрне хәзер үк миңа китерегез, юкса һәркайсыгызны унар тапкыр чыбык белән суктырам…» – ди. «Ваше благородие, поп үзе җәнҗалчы булгач, халык гаеплемени?» – ди шунда бер керәшен карты. Становой аяк тибеп кычкыра моңа: «Әһә, каракның бүреге янамы?! Менә кем икән бунтовщик! – ди. Стражникларга: – Тотыгыз шул картны! Аякларын бәйләп, егерме таяк ашатыгыз әле!» – ди. Стражниклар моны тотарга өлгермәделәр, икенче бер карт – мөселман карты: «Җәмәгать, гаепсез кешегә җәза биргәнне карап торабызмы инде?!» – дип кычкырды.
Халык шуны гына көткән диярсең. Җыен халкы дөрләп янган коры салам шикелле кабынып китте. Картны стражникларга бирмәделәр.
Становой халыкны тынычландырмакчы булган иде дә, кая ул сиңа! Аның саен катырак шаулаша башладылар. Беркем беркемне тыңламый, һәркем үзенчә акыра. Күсәкләр күтәрә башладылар. Становой эшнең кая таба барганын сизде дә каравыл өеннән чыгып сызды. Стражниклар тиз генә атларына атландылар, становой тарантасына утырды. Халык инде кулына таш ала башлаган иде. Шуннан кучер атларга сугып җибәрде дә, җан-фәрманга чаптырып киттеләр.
Картлар кич җиткәнче шаулаштылар: «Алай эшләргә кирәкми иде», – диделәр берәүләр. Икенчеләре становой белән стражникларны исән-сау җибәрүләренә үкенделәр: «Урап алып, әйбәтләп тукмарга иде үзләрен! Барыбер баштан сыйпамаслар, барыбер команда китертеп, чыбык белән суктырырлар… Аларны шундук үтерергә иде! Аннары җәзасын алсаң да гарьлеге булмас иде», – диделәр.
Шуннан ике көн узды. Поп өеннән чыкмады, хәтта чиркәүгә дә бармады. Безнең Марфа белән Митри никахланмый калдылар. Бөтен авыл башка бәла килгәнне көтеп тынып калды…
Максим, шул урында хикәясен өзеп, суынган үтүген утлы күмер өстенә илтеп куйды.
– Шуннан соң ни булды? Сөйләп бетер инде, Максим агай!
– Ни булганы билгеле инде, – диде карт теләми генә. – Бер атнадан авылга бер сотня солдат белән нәчәлство килеп төште. Стражникларын ияртеп, становой да килде. Шуннан сорау ала башладылар. Мулла белән теге керәшен картын, аннары тагы берничә кешене богаулап, Себергә озаттылар. Безнең Марфа белән Митрине монастырьга яптылар. Попның әләкләве буенча иллеләп кешене чыбык белән суктырдылар. Аерып тормадылар: православныйларга да, мөселманнарга да бертигез эләкте. Ике динлеләр дә өлешсез калмады. Әти белән Микулай кодага унбишәр чыбык ашаттылар.
Максим уйга бирелеп, тынып калды.
– Менә шулай, мулла абзый, – диде ахырда. – Марфа белән Митрине өч ел монастырьда ябып тоттылар. Бер елдан әти үлде, гүргә салганда да, аркасындагы камчы эзләре бетмәгән иде әле. Менә мин һаман ыгыр-шыгыр йөрим әле. Менә кара, мулла абзый, – диде Максим, кинәт җанланып китеп. Тиз генә күлмәк итәген күтәреп, Әкрәм карыйга буй-буй камчы эзләре төшкән аркасын күрсәтте. – Менә ул тамгалар! Шул елдан калды. Бер миндә генә түгел, мондыйлар бик күп.
– Алай… Син инде, Максим агай, балаларыңны ярты юлда калдырма. Үзең исән чакта аларны бераз укыт. Дөрес юлга бастыр.
– Бик ярар иде дә, минем үзем өчен ике дин дә бер. Ә менә балаларны мөселман итәсе иде.
– Малаеңны миңа китер, – диде Әкрәм карый. – Коръән сүзе өйрәтермен үзенә. Әгәренки кыса башласалар, мәзингә хезмәтчелеккә бирдем, диярсең… Алла боерса, ул баш тартмас, сүземне тыңлар.
Максим, чалбарның соңгы күкләвен алып, Әкрәм карыйга сузды да:
– Мә, мулла абзый, чалбар булды. Моны киеп намаз укыганда, мине дә догаңнан ташлама, – диде. Шуннан соң сәкегә менеп утырды.
Әкрәм карый, яңа чалбарын тотып, ишеккә юнәлде. Шулвакыт Максим, аны туктатып:
– Туктале, мулла абзый, чалбарны бир әле! – диде. Чалбарны селеккәләп карады да карыйга кире бирде, үзе сәкедә яткан чүпрәк кисәкләрен актарырга кереште, хәтта киезне дә ачып карады.
– Ни җуйдың? – дип сорады карый.
– Уймагым каядыр киткән… Әле генә шушында иде. Әй хәтер дигәнең!
Җиһан абыстай аны чәйгә чакырды.
– Әллә кая китмәс, табылыр әле! – дип, Максим үз-үзен юатты, уймакны эзләүдән туктап, иңенә бишмәтен салды, яланаякка гына киез итеген киде дә аш өенә чәй эчәргә керде. Әкрәм карый, намаз укырга дип, өске катка менеп китте.
* * *
Әкрәм карыйлар йортында Мөбин ахун заманыннан калган пыяла шкаф бар. Шул шкафның эченә төрле зурлыктагы чынаяк, тәлинкәләр, калай чәйнекләр тезеп куелган. Әкрәм карый шул чынаяклардагы кытай сурәтләренең башларын пәке белән әйбәтләп кырып чыкты: мөселман кешенең өендә кеше сурәте булырга тиеш түгел. Мөэмин-мөселман, намаз укыган чагында, сурәтләргә карап баш имәс бит инде! Эшсезлектән эче поша башласа, Әкрәм карый гадәтенчә, сабый бала кебек мавыгып, савытларны күчергәләргә керешә. Намазлыкка намаз укырга утырган саен, ул яраткан шкафына һәм шундагы «башсыз кытайлар» га күз салмыйча калмый иде.
Менә бүген дә ул, өстенә камзул, башына бохар кәләпүше һәм яңа гына тегелеп беткән чалбарын киде дә, намазлык җәеп, өйлә намазын укырга җыенды. Беренче тапкыр сәҗдәгә китүендә үк ул, урыныннан сикереп торып, гөрселдәп идәнгә ауды һәм:
– Алла!.. – дип кычкырып җибәрде.
Тавышка күрше бүлмәдән кызлары йөгереп керде һәм, аскы каттагы әниләрен чакырып, идәнне шакырга керештеләр.
Җиһан абыстай, йөгерә-йөгерә, өске катка менеп китте. Капкан икмәген чәйни-чәйни, аның артыннан Максим да йөгерде.
Алар менеп җиткәндә, Әкрәм карый уң аягыннан оегын салган, чалбар балагын тездән югары күтәргән, үзе чыраен сыткан, йөзен җыерган иде. Аның тездән түбәнрәк боты уелып, чиккән намазлыкка кан тамгалаган. Янында куркуга төшкән балалары басып тора иде.
Җиһан абыстай өлкән кызына ару чүпрәк китерергә кушты, үзе җәһәт кенә мич өстенә пәрәвез алырга менеп китте. Яраны тиз генә бәйләп куйдылар. Җыены бергә чалбарны җентекләп карагач, тез турысында эчлек астыннан ниндидер каты әйбер таптылар. Чалбарның җөен сүтеп карасалар шаккаттылар: анда Максимның әлеге югалган уймагы кереп калган иде. Әнә шул нәрсә карыйның тезе яралануга сәбәп булган.
– Эх син, килбәтсез аю! – дип, Әкрәм карый Максимга ябырылды. – Уймагын җөй арасына кыстырып калдырган да шуны сәке өстеннән эзли. Болай кешене гарип итүең бар ич.
Максим, борчуга төшеп, дәшми генә тора бирде.
– Йә, ярар, куркырлык берни дә юк. Төзәлер. Ямаулыгы үзендә… Андый гына хәл була инде, – диде Җиһан, тегүчегә ярдәмгә килеп.
– Әйе, әйе, мулла абзый, кеше ялгышмый тормый инде, – диде Максим, каударланып. – Гаеп миндә. Берүк, гафу итә күр, ачуланма инде… Малаемны китерермен, – дип өстәп тә куйды аннары көтмәгәндә генә.
– Ярар. Яхшы ниятең өчен кичерәм. Улыңа хәбәр иттер, килсен, – диде карый.
* * *
Алдагы базар көнне Максим, авылдашларын очратып, шулар аркылы улын Мәүла Колыга чакыртты. Күп ара да узмады, Әкрәм карыйлар йортына чиркәү кенәгәсендә исеме Яков дип, ә мулланыкында Якуб дип язылган унбиш яшьлек керәшен малае килде. Ул мөселманча сабак укый башлады.
Әкрәм карый, мәзин белән сөйләшеп, «хезмәтче» не Сабирҗанның бәрәннәр һәм бозаулар белән бергә батраклары тора торган кара өенә урнаштырды. Шулай итеп, мәзингә бушлайга хезмәтче килде.
Әкрәм карый да, Сабирҗан мәзин дә законга сыймый торган бу эшләрен Шәмси муллага әйтмәделәр, шуның белән аның кулына кирәк чагында алар арасындагы гомерлек көрәшне хәл итүдә зур роль уйнарлык көчле корал бирделәр.
Миңлебай Сафасы Саҗидәгә өйләнгән кышны керәшен Яковның «укый башлавы» на өч ел тулган иде инде.

XIII. Миңлебайлар ыруы чапаны
Авыл бөтен ямьсезлеге, пычрагы белән кардан ачылып калды.
Кыш чыкканчы тагы да искерә, карала төшкән, кыйшайган өйләр күңелсез булып утырып торалар. Җил белән саламы каерылып очкан абзар түбәләре аждаһа теше шикелле ыржаеп калганнар. Кыш буе ягылган салам көлләре ишегалларында кара өем булып өелеп торалар. Авыл читенә чыгарып түккән тирес өемнәре, кояш җылысында эри-эри, яман сасы ис таратып яталар. Яртылаш сүтеп ягылган читән калдыклары мыскыллап көлгәндәге төсле ыржаеп торалар. Түбә очларына бала-чага каккан уенчык тегермәннәр, бер якка янтаеп, җилдә әйләнмәс булганнар. Авыл халкы инде язгы пычракта кигән күтәрмәле чабаталарының күтәрмәләрен алып ташлаган.
Дәррәү килгән яз сулышы астында иң соңгы кыраулар да бетте.
Кыш чыкканчы ябыгып калган сыерлар тире асларыннан укра чүпләгән кош-кортка сыртларын куеп, рәхәтләнеп басып торалар. Җир кардан арчылган төшләрдә яңа чирәм шытып чыккан. Тик анда-санда чокыр һәм үзәннәрнең кояштан ышык якларында посып калып, чылтырап ватыла торган юка боз белән капланган кар өемнәре генә узган кышны хәтерләтәләр. Әмма алар да көнләп түгел, сәгатьләп эри, дымлы кара җир ачыла бара.
Кышкы озын төннәрдә чыпта сугып, эш кулларын кыштан ук Әсма белән мәзингә саткан ярлылар да бөтен кеше белән бергә яз килүенә сөенәләр.
Бай йортларда тормыш кайнап тора. Киндер күлмәкле ярлы балалары бөкрәеп мунчала аерып утырганда, бай балалары, яз алып киләчәк рәхәтлекләрне уйлап, җылы юрган астында хыялланып яталар. Төннәр буе йокламаганга күзләре шешенеп, эренләгән ярлы балалары, стан өстенә иелеп, өлкәннәргә чыпта сугышканда, алсу яңаклы бай малайлары ат тирәсендә кайнашып, атларының ялларын, койрыкларын тарыйлар, аларга төрле төстәге тасмалар үреп, ат ярышына әзерләнәләр.
Сабан туе алдыннан аяз матур язгы бер көн иде. Кояш инде көнбатыш якка авышып бара. Көндезге җылы сүрелеп, көн салкыная, томан төшә башлаган иде. Көн буе армый-талмый оялары тирәсендә мәш килгән сыерчыклар, сайрауларыннан туктап, ояларына кергәннәр һәм, йоннарын кабартып, салкын төн чыгарга әзерләнгәннәр. Морҗалардан аксыл төтен күтәрелә. Урамнан, шаулашып-чырылдашып, чүпрәк тасмалар белән бизәлгән көр атларга атланып, малайлар чабышып уздылар. Алар Сабан туендагы ярышка ат аягы яздыралар иде.
Морҗалардан, бөтерелеп, төтен күтәрелә – өйләрдә, суган кабыгы кайнатып, күкәй буйыйлар. Бөкре, ямьсез суканы хөрмәтләп, халык бәйрәмгә әзерләнә иде.
* * *
Кояш чыгып та җитмәстән, малайлар, урамга сибелешеп, йорт борынча күкәй җыеп йөри башладылар. Аларга кызлар да кушылды.
Кояш чыгып, җылы нурлары җиргә төшә башлаганда, бөтен авыл инде аякка баскан, бәйрәм ыгы-зыгысында кайнап тора иде. Егетләр көрәшкә, йөгерешкә әзерләнәләр, беришеләре сөйгән кызлары белән күрешергә вәгъдәләшәләр иде.
Кыш буе чыпта суккан кешеләр станнарын чоланга чыгарып, көзеннән үк сүтелгән сәке такталарын кире үз урыннарына кертеп куйдылар.
Урамда төркем-төркем булып үсмер малайлар җыелышканнар. Алар җирдә күкәй тәгәрәтеп уйныйлар: ике түбәтәй эченә чүбек тутырып теккән туп белән тезелешеп торган күкәйләрне бәреп аударалар. Күкәйләре булмаган балалар, читтәрәк торып, авыр туп тиеп ваткан күкәйне тиз генә эләктереп алалар да, кабыгын, тузанын әйбәтләп чистартып та тормыйча, авызларына кабып җибәрәләр. Урам-тыкрык башларында зурлар, җыелышып, ашыкмый гына гәп сатып торалар.
Менә урам очында атка атланган ике кеше күренде. Берсе – өстенә сөлге, ашъяулык, тастымал, намазлык, чапаннар элгәне – яшь егет, икенчесе сакалы чалара башлаган урта яшьләрдәге бер куштан иде. Алар, һәр йорт каршысына туктап, Сабан туенда җиңүчеләргә бүләк итеп бирү өчен берәр нәрсә чыгаруларын сорыйлар. Чыгарган әйберне рәхмәт әйтеп алгач, аны билләренә урыйлар яки ат муенына бәйлиләр дә алдагы йортка таба китәләр.
Әлеге ике атлыны күргәч, малайлар, уеннарын ташлап, әйбер җыючылар артыннан ияргән төркемгә кушылдылар. Бала-чага, чыр-чу килеп, атларның борын төбендә үк урала иде. Вәкарь белән генә сөйләшеп торган җирдән сүзләрен бүлеп, алар артыннан олылар да иярде.
Төркем Миңлебайлар йорты янына килеп туктады. Бүләк җыючы куштан, атыннан төшмичә генә, кычкырып сәлам бирде. Шундук ишектән Сафа йөгереп чыгып, куштанга баш-башы чиккән озын сөлге сузды. Әллә нинди бизәкләр төшереп, нечкәләп чиккән бу матур сөлгене күргәч, бала-чага сокланып шаулаша башлады.
Бу сөлге Саҗидәнең Сабан туена дигән бүләге иде. Ләкин бүләк җыючы куштан сөлгене Сафа кулыннан алырга ашыкмады. Бөеренә таянды да, тирә-юнендәге бөтен кеше ишетсен дигәндәй кычкырып:
– Сезнең кебек Миңлебай карт токымы өчен мондый бүләк кенә аз. Менә дигән итеп, бөтен йоласын китереп, авылда бер дигән кызга өйләндең, ә үзең нибары бер сөлге бирәсең. Кызны ябыштырып алган шикелле. Болай булмый, Әхмәтсафа! Миңлебай карт оныкларына болай килешми! Халык сездән чапан көтә… Шулай бит? – диде, иптәшенә карап.
Анысы, «әйе, шулай» дигәндәй, сүзсез генә баш какты. Куштанның бу сүзе үзенә күрә көлеп әйтүе иде. Моның мәгънәсен олылар түгел, кечеләр дә сизде, Сафа да аңлады. Ул уңайсызланып, кызарынып китте, шулай да сиздермәскә тырышты. Сүзгә каршы шаяртып җавап кайтарды да сөлгене яңадан куштанга сузды, ләкин тегесе сөлгене тагы алмады.
Җыелган халык, кызыксынып, Сафаны күзәтеп тора иде. Ә куштан:
– Миңлебайлар ыруыннан бер чапан! – дип, үз сүзен куәтли бирде.
Сафа, аптырап, сөлге тоткан кулын кире төшерде дә, ашыга-ашыга, өйгә кереп китте.
Өйдәгеләр барысы куштанның сүзен ишеткәннәр иде. Сафаны бу уңайсыз хәлдән коткарыр өчен, урамга Вафа да, Патый да чыкмады. Мич алдында эндәшми генә савыт-саба юып маташкан Саҗидәне Патый, ачуы килеп, әллә нинди әшәке сүзләр белән тиргәп тора иде.
Сафа, өйгә кереп:
– Нишлибез инде хәзер? – диде.
– Менә гел шулай була ул, – дип ябырылды аңа Патый. – Олылар сүзен тыңлый белмәсәгез, менә хәзер мыскыл иткәнне күтәрә белегез. Хөрмәтле Миңлебай карт ыруын мәсхәрә итүе берни дә түгел иде сезгә. Менә хәзер түзегез инде! Әнә ул шуның җимеше инде!.. Йә, ничегрәк соң? Бик күңеллеме?
– Җитәр инде, әнкәй, вакыты ул түгел. Урамда халык көтеп тора… Нәрсә дип әйтик? Нишлик? – диде Вафа, аның сүзен бүлеп.
– Чәнчелеп китегез! Хәзер генә утырып чапан тегеп бирә алмыйм лабаса мин! – дип кычкырды Патый.
Сафа өмет белән абыйсына карады. Вафа исә, мыскыллы гына көлеп:
– Бик булган егет ич син! Бар, Бохарага барып, чапан алып кайт, – диде.
Тыштан:
– Әхмәтсафа! Чапаның әзерме? – дигән тавыш ишетелде.
Аз гына да көттерергә ярамый иде.
Сәке түрендә дәшми-тынмый тәсбих тартып утырган Зөһрә карчык сүзсез генә киштәгә таба үрелде. Киштә астында зур кадакта мәрхүм иренең бердәнбер истәлеге – Миңлебай картның төсе уңып беткән чапаны эленеп тора иде.
– Мә, улым, чыгарып бир, – диде карчык, калтыранган куллары белән чапанны сузып. – Тынычлансыннар… Бу кадәр намуссызлыкка мәрхүмнең җаны рәнҗемәсен.
– Ай-ай-ай, нинди юмарт! Әйтәсе дә юк! – дип тезеп китте Патый, көлеп.
Вафа авыз эченнән нидер мыгырданып куйды. Сафа, әбисе кулыннан иске чапанны алып, тиз генә урамга чыкты да куштанга сузды.
Куштан, чапанның Миңлебай картныкы икәнен күргәч, Зөһрә карчыкның нинди кадерле әйберен корбан итүен аңлады. Шулай да:
– Бу чапан Зөһрә карчыкның туе елында Сабан туена бүләк итеп әзерләнгән булгандыр әле. Ярый, бушлай биргән атның тешен карап тормыйлар! – дип сөйләнә-сөйләнә, чапанны, алып, иптәшенә бирде.
Егет чапанны, җиңнәреннән тотып, иңбашына салды. Шуннан соң алар Миңлебайлар йорты яныннан китеп бардылар. Халык төркеме дә алар артыннан иярде.
Бүләк җыючылар күрше йорт янына җитеп туктарга да өлгермәде, Миңлебайлар өендә талаш чыкты. Ызгышны Патый белән Вафа башлады. Алар Зөһрә карчыкны артык юмартлыгы өчен ачуланырга керештеләр. Карчыкны яклап сүзгә Саҗидә кысылгач, икәүләп аңа ябырылдылар. Әмма Саҗидә сүзсез калмады, каенанасына да, каенагасына да оста, усал итеп җавап кайтара торды. Сафа өйгә килеп кергәндә, Патый Йосыф картны хурлый иде. Сафа да, кызып китеп, хатынының туганнарын якларга кереште.
Халык Сабан туен бәйрәм итеп күңел ача. Ә Миңлебайлар йортында талаш кыза бара иде. Бер як та беренче булып юл куярга теләми. Һәммәсенең теле чишелгән иде.
Талаш шулай байтак озак дәвам итте. Халык инде кайсы атка атланып, кайсы җәяүләп кырга, уенга китеп бетте, ә Миңлебайлар йортында гауга һаман басылмады.
Сафа:
– Сезнең болай мәсхәрә итүегезгә бүтән түзеп тора алмыйбыз! – дип кычкырды да, ишекне шап иттереп ябып, өйдән чыгып китте.
Саҗидә дә аның артыннан иярде.
* * *
Мәйданны авылдан ике-өч чакрым читтәрәк, басу янындагы болында оештырганнар иде.
Кара тарантаска җиккән юртак атка утырып, Шәмси мулла килеп җитте. Әкрәм карый белән Сабирҗан мәзин бергә килделәр. Мәйдан уртасына озын колга утыртканнар, шул колгага чапан, сөлге, ашъяулыклар элгәннәр. Колга тирәсендә өсләренә яңа бишмәт киеп, билләрен бизәкле билбаулар белән буган куштаннар тулгана иде.
Менә көрәш башланды. Беренче булып көрәшкә балалар чыкты. Алар, гайрәтле яшь әтәчләр кебек, түгәрәк уртасына агылып чыгалар да бер-берсенә килеп ябышалар. Җиңелгәннәр тиз генә халык арасына кереп югала. Җиңгәннәре, эрәеп кенә, көрәшергә яңа кеше чыкканны көтеп тора.
Тора-бара балаларны үсмер малайлар, үсмерләрне үсеп җиткән егетләр алмаштырды. Аннары мәйданга чын көрәшчеләр чыкты. Көрәш кызып китте. Халыкның да кызыксынуы чигенә җитте.
Аягына чабата, өстенә иске генә чикмән кигән һәм төп шикелле тәбәнәк, таза, сакаллы бер кеше үзенә каршы көрәшергә чыккан берен искиткеч җиңел күтәреп алып җиргә сала тора. Ул инде путасына унлап сөлге кыстырган иде – болар еккан өчен алган бүләкләре. Ахырда бу көрәшче белән көч сынашырга теләүче кеше дә калмады.
Халык:
– Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! – дип, моңа каршы тора алырдай кешене әйтеп шаулый башлады.
Вафа шушы тирә-якта иң яхшы көрәшчеләрдән санала иде. Гадәттә, ул кыстатып тормый, мәйданга үзе чыга торган иде. Бу юлы Вафа ашыкмады. Әлеге көрәшче, көрәшергә кеше чыкканны көтеп, түгәрәк уртасына чүгәләде дә җиңнәре белән тирләгән битен сөрткәләргә кереште.
Бу сакаллы көрәшче чит авылдан килгән иде. Беренче батыр булып ул калганда, хурлыгы бөтен Мәүла Колыга төшәчәк. Шуңа күрә мондый хәлгә берәүнең дә юл куясы килмәде.
Сабирҗан мәзин үзенә чыпта суккан бер ярлыны көрәшергә кыстый башлады. Чыпта сугучы бу ярлы элеккерәк елларда бик таза кеше иде, ә хәзер күп, авыр эшләп хәлсезләнгән, шуңа күрә ул көрәшә башлау белән үк егыласын белеп тора иде. Ә мәзин һаман кыстый бирде. Үз сүзен тыңламаган кешедән Сабирҗанның ничек үч алганын әлеге ярлы бик яхшы белә иде. Шул сәбәпле ул кыюсыз гына мәйдан уртасына таба атлады.
Көрәшчеләр билдән алыштылар. Беренче тапкыр көч куешуда ук чит авылныкы теге ярлыны баш өстенә күтәреп әйләндерде дә каты итеп баш аркылы ыргытып җибәрде. Чыптачы гөрселдәп җиргә килеп төште…
Егучы, тагын бер сөлге алып, яңа кеше чыкканны көтә башлады.
Халык:
– Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! – дип, тагын шаулашырга тотынды.
Вафа урыныннан кузгалмады.
– Ничек була инде бу, Мөхәммәтвафа? Авылыбызны шулай хурлыкка калдыртырсың микәнни? – диде Шәмси мулла.
Кемнәрдер Вафаны тотып алып, этә-төртә мәйдан уртасына кертеп җибәрделәр. Кире чигенергә юл калмаган иде инде.
Көрәшчеләр, билдән алышып, бер-берсенең көчен сынаган шикелле, әкрен генә әйләнеп йөри башладылар. Сакаллы көрәшче, кинәт талпынып, Вафаны кузгатып карады. Вафа бирешмәде. Беразга кулларын ычкындырдылар, аннары яңадан алыштылар. Икенче алышуда да тегесе дә, бусы да ега алмады. Көрәшчеләр өченче тапкыр билдән тотыштылар. Вафа, дошманының биленнән кысып алып, аны уңга таба каерды да шундук искәртмәстән чын бер көч белән икенче якка ыргытты. Бу хәйләне көтмәгән, шуның өстенә моңарчы ничәмә кеше белән көрәшеп арган сакалбай җиргә барып  төште.
Халык котырына башлады. Тамаша кылып торучылар шатлануларыннан үкерергә керештеләр.
– Бәрәкалла! – дип куйды мулла.
– Көч тә бар икән үзендә! – диде Әкрәм карый, исе китеп.
Бер кеше дә көтмәгәндә, мәйдан уртасына тагын бер көрәшче чыкты. Бөтенесе шаккатып тынып калды. Бу кеше Миңлебай Сафасы иде. Баягы гауга ачуы белән ул бөтен халык алдында абыйсыннан үч алырга җыена иде.
Вафа шаяртып кул гына селтәмәкче булган иде дә алай итмәде, үзенең көченә ышанып, Сафага таба китте. Билләрдән алыштылар. Вафа энесен бер талпынуда ук егып салырга чамалап карады, әмма Сафаның да эчендә кайнаган ачуы көчен бермә-бер арттырган иде. Шуннан соң Вафа хәйлә белән алмакчы булды. Ләкин көрәшне мавыгып карап торган халык:
– Вафа, хәрәмләшмә!
– Алдашма!
– Аяк чалма! – дип кычкырды.
Вафаның бая беренче дошманын еккан хәйләсе бу юлы барып чыкмады. Сафа, бу хәйләгә бирешмичә, үзе һөҗүмгә күчте. Баштарак аның да Вафаны егарга тырышуы барып чыкмады, аннары ул кинәт сизелмәслек бер җитезлек белән абыйсын җиргә егып салды да күкрәгенә менеп утырды.
Халыкның шаулашуы авылга чаклы ишетелгәндер.
Вафа, ачуы кайнап, әкрен генә җирдән торды да энесенә ташланды. Әмма куштаннар аңа яңадан Сафа белән алышырга бирмәделәр.
– Булды! Булды! Хәзер ат чабышы башлана! – дип, Вафаны читкә алып киттеләр.
Шулай итеп, Сафа беренче батыр булып калды.
Иртән бүләк җыеп йөргән теге куштан, аны дәшеп алып:
– Батырлыгың өчен ни бирик? Бабаң чапанын аласыңмы? – дип сорады.
– Миңа берни кирәкми… Чапанны әнә беренче килгән ат иясенә бирегез, – диде Сафа.
– Киләләр! Атлар килә! – дигән тавышлар ишетелде.
Халык төркеме, чайкалып-кузгалып, икегә аерылды.
Чабып килүче атлар күренде. Халык ачкан юлга муеннарын сәер генә сузган өч чабышкы килеп керде. Малайлар атларның сыртына ятып беткәннәр, ике куллап ялга ябышканнар. Башларына яулык бәйләгәннәр, битләренә ябышкан балчык кисәкләрен дә, ат өстендә тырык-тырык сикергәнне дә тоймыйлар. Атларын һай-һулап куа-куа, баганага беренче булып барып җитәр өчен ат өстеннән сикереп төшеп, үзләре йөгерергә әзер шикелле иде.
Бер ат шаулашкан халык төркеменнән куркып туктады да чыгымчылый башлады һәм халык уртасындагы юлдан узасы урында тамашачыларны әйләнеп чабып китте. Ат өстендәге малай тезгенне каерып тотты. Ярсыган ат тыңламады. Бер урында таптанып торды да кинәт арт аякларын атып җибәрде. Малай ат өстеннән мәтәлеп егылып төште, әмма шундук сикереп торды да, пычранып беткән битен күлмәк итәге белән сөртә-сөртә, иптәшләреннән калышасы килмичә, баганага таба йөгерде. Атыннан төшкәнлеген, үзен башка атлар таптап китәрлеген дә онытып җан-фәрманга чапканда, кемдер аны якасыннан эләктереп алды да читкә сөйрәп чыгарды.
Халык шау-гөр килеп көлде. Арттагы атларның килеп җиткәнен дә көтмичә таралыша башладылар.
Куштаннар бүләк өләшергә керештеләр. Беренче ике урынны күрше авыллардан килгән нәселле чабышкылар алды. Ат чаптыручыларга өр-яңа чапаннар бирделәр. Өченче урында Гыймади аты иде. Аңа Миңлебай карт чапанын бүләк иттеләр.
– Бәхетле чапан булды бу! Бер аксакалдан икенчесенә күчте! – диештеләр.
Бүләкләр өләшкәннән соң, йөгерүләр башланды. Бу ярышка да иң элек балалар, аннары зурлар катнашты. Бүләкләрне өләшеп бетерделәр. Халык тарала башлады. Халык белән бергә Сафа да авылга кайтып китте.
Уеннарны ерактан, тау башыннан карап торган хатын-кыз төркеме эченнән ул Саҗидәне күреп, янына чакырып алды. Икәүләп Йосыф картларга киттеләр.
Мәзиннең сүзен тыңламаудан куркып, мәйданга көрәшергә чыккан һәм кабыргасын сындырган теге ярлыны, кемнеңдер арбасына салып, өенә алып киттеләр.

XIV. Җәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?
Саҗидә Миңлебайлар йортына килен булып төшкәч, Патый аңа үзенең мөнәсәбәтен болай дип белдерде:
– Килен кеше – ким кеше, алабайга тиң кеше.
Беренче көннәрдә үк ул киленгә баш булырга, аны үз кубызына биетергә тырышты. Әмма Саҗидә бу мыжгылдык каенана кулында уенчык булырга теләмәде. Ул бөтен авыр, пычрак эшне бер карусыз эшли, ләкин урынсызга, нахакка кимсеткәнне күтәрми иде. Патыйның тиргәвенә каршы аның шикелле үк җавап кайтара һәм каенанасының мәгънәсез боерыкларын берсен дә тыңламый иде.
Сафаның туеннан соң ике-өч ай да узмагандыр, беркөнне Патый, сүз арасында гына әйткәндәй, улына:
– Хатыныңны аерып җибәрергә кирәк түгел микән, улым? Кызлар бетмәгән… Теләгәнен сайлап алырсың… – диде.
Шунда Сафа бүтән сүз әйтмәслек итеп өзеп җавап кайтарды:
– Киленең яхшы булсын дисәң, үзең телеңне тый… Мин Саҗидәдән канәгать, аны аерырга исәбем юк, – диде.
Шуннан соң Патый Саҗидәгә тагы да ешрак каныга башлады, ара-тирә улына да тел тидергәләде. Аларның икесен дә уйнашта гаепли иде.
Саҗидә, мондый хурлау-кагулардан ничек котылып, үзебез генә тынычлап яшәргә икән, дип, көннән-көн ныграк уйлана башлады. Аның йогынтысында Сафа да шул турыда хыяллана иде.
Миңлебайлар йортындагылар бер-берсенә капма-каршы булган ике якка бүленде. Бер якта – Патый белән Вафа, икенче якта Сафа белән Саҗидә иде.
Сабан туе көнне чапан аркасында килеп чыккан гауга саламга ташланган утлы шырпы булып чыкты. Ике арадагы дошманлык коры дары кебек кабынып китте. Бу талашның уты-сөреме өйдәгеләрнең барысына да күчте. Шуннан соң инде Сафа белән Саҗидәгә бу йортта яшәрлек рәт калмады.
Саҗидә түземсезләнеп көткән вакыт, ниһаять, килеп җитте. Җае чыкканда файдаланып калып, бер минут та соңгармыйча, бүленүне таләп итәргә кирәк иде. Саҗидә, моңа җай чыкканга бик сөенеп, эшкә кереште. Аның фикере белән Сафа да килеште. Аларның, башка чыгып, үз тормышларын корып җибәрергә көчләре җитәчәк иде.
Мондый зур эшкә тәвәккәлләгәнче, картлар белән әйбәтләп киңәшик, дип, алар мәйданнан Йосыф карт йортына киттеләр.
* * *
Йосыф карт төпчек кызының үз ризалыгыннан башка кияүгә чыгуы хурлыгын байтак вакыт оныта алмады. Шулай да Саҗидәнең йомшак теле, Сафаның картны хөрмәт итүе үзенекен итте.
Сафа белән Саҗидә килеп кергәндә, Йосыфныкылар чәй эчеп утыралар иде.
Карт аларны:
– Хуш киләсез, рәхим итегез! – дип, ачык чырай белән каршы алды.
– Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Фатыйма җиңги сау-сәламәтме? – дип сорады Сылу карчык.
– Җәһәннәмгә генә олагасы бар! – диде Саҗидә ачу белән.
– Әстәгъфирулла, тәүбә! – диде әнисе, колакларына бармагын тыгып.
– Өлкәннәр турында алай әйтергә ярамый, кызым. Кодагый ул – синең каенанаң, анаңның ахирәте, – диде Йосыф карт.
– Минем алда тел тидермәгез аңа! – диде Сылу, колакларыннан бармагын алып.
– Син, әни, шулай дисең, ә менә ахирәтең үзеңне әллә ниләр әйтеп хурлый, уйнашчы дип атый, – диде Саҗидә.
Бу сүз Йосыф картның күптәнге ярасына барып тиде. Сылу сискәнеп китте. Ул авыр гына сулады да:
– Языгы үз башына төшсен, минем гөнаһлы буласым килми, – диде.
Барысы да уңайсыз бер хәлдә калдылар. Беренче булып Сафа сүз башлады. Әнисе белән абыйсының кыш буена үзләренә көн күрсәтмәүләрен сөйләп бирде, теге чапан аркасында килеп чыккан ызгышны да искә төшерде, ахырда:
– Моннан ары әнкәй йортында кала алмыйбыз, сездән киңәш сорарга килдек, – диде.
Сылу карчык Саҗидәгә «килен булгач, күндәм, сабыр булырга кирәк» дип сөйләнә башлаган иде дә бик тиз тынды.
Йосыф карт уйга калды. Аннары катгый итеп әйтә куйды:
– Мин кызымны каенана типкесендә яшәр өчен үстермәдем. Тавык чебие түгел, адәм баласы ла ул… Сез, балалар, үзегез кушылдыгыз, анысы өчен Ходай алдында үзегез җавабын бирерсез. Әмма кимсенеп яшәү эш түгел. Бүленегез. Тазалыгыгыз булса, ач калмассыз. Миннән фатиха, – диде.
Сафа белән Саҗидәгә шул гына кирәк иде.
Ничек-ничек итәсен картлар белән сөйләшкәннән соң, алар кайтып киттеләр: Саҗидә – каенанасы йортына, Сафа мәзин янына китте.
* * *
Сабирҗан мәзин үзенең келәтендә чыпта сугучы берәүдән чыпталар кабул итеп ята иде.
Чәң-чәң килеп, сикерә-сикерә өргән бәйдәге этне читләтеп, Сафа келәт ишеге төбенә килде, кычкырып сәлам бирде. Мәзин, авыз эченнән генә мыгырданып, сәламгә каршы җавап кайтарды.
Ул, бик җентекләп, алдында яткан яңа чыпталарны тикшерә, аларны, берәм-берәм алып, келәт эченә ыргыта, аннары, дөрес санамадым, ахры, дип шикләнгән кебек, яңадан алып чыга да яңадан саный һәм тагы келәт эченә ташлый иде. Шуннан соң ул чыпта сугучыдан:
– Шушы гынамы? – дип сорады.
– Җиткән, мәзин абзый! Болары белән дә күзләрем эренләп бетте, – диде чыпта сугучы.
– Юкны сөйләмә! Атна буена нибары иллеләп чыпта суккансың, зарланган буласың тагы… Алайса, эшләмә, мич башында гына ят…
– Бик ятар идем дә, мәзин абзый, балалар ашарга сорыйлар бит.
– Ул чагында инде тырышырга кирәк! Миннән мунчаланың иң яхшысын аласың, ә үзең адәм карамаслык чыпта китерәсең. Моңа кяфер үлесен төреп, елгага ыргытырга гына ярый.
– Минем чыпталар башкаларныкыннан бер дә начар түгел, мәзин абзый… – дип куйды агай.
– Башкаларныкыннан, башкаларныкыннан!.. Шулай булмыйча! Менә бу могыл нәрсә бу? Чыптаны шулай сугалармы?
– Ефәк түгел бит ул, мәзин абзый… Ул могылларны мин ябыштырып куймаган ич… Мунчаласы шундый булгач нишлисең инде?
– Мунчаланы аны мин ясаганмы? Ходай аны үзе шундый иткән? Син, оста булсаң, кытыршы мунчаладан да тигез итеп чыпта суга бел… Менә шулай ул, энем!
– Алай да тырышабыз инде, мәзин абзый, тик барыбер мунчаладан постау сугып булмый инде.
– «Булмый… булмый!» – диде мәзин, аны үчекләп. – Булмаса, мунчала әрәм итәсе дә юк. Аны бушлай бирмиләр. Акчага саталар.
– Ун ел буе минем эшемне яманламаган идең, хәзер ошамый, имеш… Юкка рәнҗетәсең, мәзин абзый… Ичмасам, Алладан курык! – диде агай, түзмичә.
– Телеңә салынып торма! Алланы кем яхшырак беләдер: синме, минме?
Чыптачы агай аптырап сүзсез калды, йөзе агарынып китте.
Мәзин киштәдән таушалып-каралып беткән кенәгәсен алды, аннары, кадактан керләнеп каткан иске счётын алып, шалт-шолт төймә сала башлады. Ахырында болай диде:
– Шушы чыпталар хакын чигергәннән соң, синең өстә дүрт тәңкә дә ун тиен иске әҗәтең кала, янә дә узган атнада ике чыптаң җитмәгән иде – җәмгысы буладыр биш тәңкә дә алтмыш тиен. Синең өстә бер пот та унбер кадак мунчала исәпләнә. Әҗәтең өчен җәйгә арыш урырсың, ә мунчаланы хәзер үк китер.
– Узган атнадагы мунчала бик чүпле иде бит. Анысын да минем өскә язарсыңмы инде, мәзин абзый?
– Һа, әйтте сүз!.. Җәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?
– Ихтыярың, мәзин абзый, теләсәң ни эшлә. Бер чыптаны ничек итеп җитмеш тиеннән саныйсың – һич аңлый алмыйм. Аның базар бәясе дә егерме тиен генә бит… Үзең дә калага шул бәягә илтеп сатасың.
– Сатсам соң! Анда синең ни эшең бар? Калада миңа акча бирәләр. Ә син нәрсә бирәсең, бетле хәерче?
– Тагы эш бир миңа, мәзин абзый.
– Юк, бирмим… Эшли белмисең, синең күзең эренли. Мунчаланы бүген үк китергән бул. Ишеттеңме? Исеңнән чыгарма!
– Берәр пот кына булса да он бир инде, мәзин абзый… Эшләп түләрмен. Балаларның ашарына юк.
– Әнә Ходайдан сора. Мин сезгә бирә-бирә бөлеп беттем инде, шулай да рәхмәтен ишеткәнем юк…
– Ел буе бөтен җәмәгатебез белән сиңа эшлибез, мәзин абзый, алай да тамагыбыз туймый, өстебез-башыбыз тишек, әҗәттән чыга алмыйбыз… – дип сөйләнде агай, зарланып.
Мәзин аның сүзен бүлде:
– Ярый, ярый! Бар! Мескенгә салышып торма. Ходай ярдәм итәр, хәер сорарга чыгарып җибәрмәс… Мунчаланы китерергә онытма.
Мәзин, ачуын әлеге агайдан алып бетергәч, Сафага тыныч кына мөрәҗәгать итеп:
– Ни бар, Әхмәтсафа? – диде.
Бу хәлгә шаккатып торган Сафа мәзин соравын ишеткәч сискәнеп китте.
– Киңәшкә килгән идем.
Мәзин:
– Әйдә, алайса, – дип, Сафаны кибетенә алып китте.
Кайгыга сабышкан теге агай, хәлсез аякларын көчкә сөйрәп, капкага таба атлады.
Мәзин, калай белән тышлаган ишекне ачып, кибеткә керде. Сафа да аның артыннан иярде.
– Йә, сөйләп җибәр, Әхмәтсафа, ни йомыш? Тыңлап карыйк! – дип, мәзин авыр гына итеп эскәмиягә утырды.
Сафа үзенең төп йорттан аерылып чыгарга ниятләвен сөйләп бирде.
– Мин нинди киңәш бирим? Үз эшеңә үзең хуҗа инде син… Чыпта сугарга керешмәссең бит? Мин сиңа нәрсә дип әйтим?
– Йорт-җир булдыру җиңел эш түгел бит, мәзин абзый…
– Шуннан ни булган? Бүтәннәрдән синең кай җирең ким? Башкалар яши ич, булдыралар. Хатынның да бик уңганы, акыллысы туры килде үзеңә. Менә икәүләп эшләрсез. Тырышыгыз! Ниятеңнән кайтма. Аллага тапшыр…
– Мал-мөлкәтне абый белән гадел итеп бүләсе иде, мәзин абзый. Андый чакта төрле хәл була бит, үзең дә беләсең… Менә без шул эшкә син дә катнашсаң, әйбәт кенә узып китмәсме дигән идек. Ризалыгыңны бирмәссеңме?
– Булмый, берни барып чыкмый, – диде мәзин. – Беренчедән, минем синең әниең вә абыең белән борчак пешми. Ансын үзең дә бик яхшы беләсең. Алар күбрәк остабикәне тыңлыйлар. Икенчедән, минем тиктомалдан синең әниең теленә эләгәсем килми… Бигайбә, энем, берни дә эшли алмыйм.
Каршы әйтерлек урын юк иде. Сафа бераз вак-төяк нәрсәләр турында сөйләшеп утырды да, бик кыен чакта ярдәмеңнән ташламассың әле, дип китеп барды.
Мәзин капкага чаклы Сафа артыннан карап калды. Ни сәбәптәндер аның күз алдына чибәр, җитез Саҗидә килде, һәм мәзиннең йөрәгендә көнчелек тойгысы кузгалып куйды.

XV. Иләк тә минеке, чиләк тә минеке
Вафа Сабан туенда үзенең җиңелеп калуын һаман оныта алмый иде әле. Шуңа күрә ул дәшми-тынмый гына чәй эчеп утырды. Патый исә авыз эченнән генә мыгырданып сөйләнүен белде.
– Әни, абый, тыңлагыз әле, сөйләшәсе сүз бар иде, – диде кинәт Сафа. – Ике сарык башы бер казанга сыймый, диләр. Без, сарык булмасак та, бер йортта сыеша алмый башладык. Эт белән мәче шикелле яшибез… Бүленешәсе иде.
Патый эшләр болайга ук китәр дип көтмәгән иде, күрәсең.
– Тавык керсә, чүп чыгар, килен керсә, сүз чыгар, дип белми әйтмәгәннәрдер шул, – дип куйды.
– Килен гаепле түгел, әни, үзеңнең озын телең гаепле, – диде Сафа.
– Акыллырак булсаң, шул уйнашчы аркасында анаңны рәнҗетеп утырмас идең.
– Җитте, әни! – диде Сафа, әнисен сүзеннән бүлеп. – Без сине кыш буе тыңладык. Булды! Бүленешү турында сөйләшик. Кем аерылып чыга? Минме, абыймы?
– Бу йортны мин сезнең өчен саклап килмәдем, моннан чыгып китәргә җыенмыйм. Безнең белән сыеша алмыйсың икән, чык та кит, – диде Вафа.
– Яхшы! Мин анысына да риза, – дип җавап кайтарды Сафа. – Ә минем өлешкә ниләр тия?
Йорт бүлү башланды. Зур келәтне Сафага йорт урынына бирергә булдылар. Вафа үзендә каласы каралты-кура белән мунча бәрабәренә энесенә бурабзар, йөз такта һәм сугылмаган ике кибән ашлык бирергә булды. Сафа абыйсына яшь айгырны, яңа арба, иске чананы, сабан белән тимер тырманы калдырды, үзенә карт бияне, арба, җиңел чана, сука һәм агач тырма алды. Чәчүлек орлык белән сугылган ашлыкны урталай бүләргә булдылар. Җирне бүлгәндә дә ризасызлык булыр шикелле күренми иде. Вафа Сабан туенда җиңелгәннән соң кузгалган ачуын тыеп калырга тырышты. Ындыр табагыннан уртак файдаланырга булдылар. Терлекләрне бүлгәндә дә бәхәс кылмады. Сафаның гаҗәпләнүенә каршы, эш бөтенләй тату барды.
Әмма каз, үрдәк, тавык һәм өй әйберләренә килеп җиткәч, хәл бөтенләй үзгәреп китте. Моңарчы дәшми генә утырган Патый телгә килде, өлкән киленнең дә теле чишелде. Саҗидә дә сүзсез калмады. Шулай итеп, талаш китте.
– Иләк тә, чиләк тә минеке.
– Тәпәнем үзем белән бергә картайды. Куәс чиләген мәрхүм ирем сатып алган иде. Менә ничә ел аның төсе итеп саклап киләм! – дип чәрелдәде Патый, яхшы әйберләрнең берсен дә Саҗидәгә бирергә теләмичә.
– Бирмәсен, кирәкми! Иләген башына капласын, куәс чиләгенә кереп тончыксын! – дип кычкырды Саҗидә.
Вафа әнисен яклады. Сафа әнисе белән абыйсын акылга килергә өндәп карады, ләкин аны берсе дә тыңламады. Талашучыларның тавышлары торган саен әчерәк чыга башлады. Озакламый бу талашка Сафа үзе дә кушылды.
– Куәс чиләген сиңа биргәнче, мин аны, ватып, мичкә ягам! – диде Вафа, ачуына буылып һәм, балта алып, мичкә таба китте.
– Ә мин самавырны сезгә калдырмыйм. Әрәм булса булсын, – диде моңа каршы Сафа һәм самавырга барып тотынды.
Тәмам ярсыган ике туган бер-берсенең бугазына ябышырга җитеште, әмма шулай да, тыелып калып, әллә нинди сүзләр белән бер-берсен сүгә-сүгә, әйбер бүлешкәндә карап торырга дип картларны чакыра киттеләр. Өй эчендә әче хатын-кыз тавышы гына ишетелә башлады.
Картлар килеп җитте. Ике туган, бер-берсен бүлә-бүлә, аларга хәлне сөйләп бирде. Капка төбенә бер көтү бала-чага җыелды. Олылар, бернинди тартынусыз ишегалдына кереп, өйдәге бәхәсне тыңлап торалар иде.
Вафа да, Сафа да алда килешкән сүзләреннән кире кайттылар. Вафа, яңа арбаны ватып көл итәм, дип кычкырынды; Сафа исә, айгырыңны сәнәк белән кадап үтерәм, диде. Патый бертуктаусыз Вафаны котыртып торды.
Ахырында картлар үзләре катнашыннан башка эшне хәл итеп булмаслыгын аңладылар.
– Башка чыгып, йорт-җир булдыру җиңел эш түгел ул. Син иске йортта каласың, Вафа, син чигәргә тиешсең, – дип, Вафаны үгетләп карадылар.
Вафа чигү турында ишетергә дә теләмәде.
Шуннан соң инде картлар Сафаны күндерергә керештеләр.
– Син, Сафа, яшьрәк кеше. Килеш, риза бул. Абыең сиңа атаң урынына калган кеше бит.
– Безнең дә һәркайсыбыз эшне юктан башлады, шулай да, Аллага шөкер, ач калмадык… Ходай сәламәтлек белән бәхетеңнән аермасын дип теләсәң, калганы барысы да булыр, Сафа.
– Килеш, Сафа! – диделәр.
Сафа төрле яктан яуган үгет-киңәшкә каршы килә алмады. Саҗидәнең дә озакка сузылган бу талашны тизрәк бетерәсе килә иде.
– Ярар, алайса, шулай булсын, картлар! Соңгы сүзем шул: теләсәгез ничек итегез, – диде Сафа.
Картлар мал-мөлкәтне бүләргә керештеләр. Дөресрәге, үзенә кирәкмәгән әйберләрне генә биргән Вафаны җөпләп кенә тордылар. Ватык, җимерек, иске әйберләрнең барысы Сафага булды, яхшы, төзек, яңа әйберләр Вафага калды. Чәчүлеккә дип сугып куйган орлык белән икмәк Вафага булды, Сафага исә ашарга ярарлык итү өчен әле күп эш сорый торган запас ашлык тиде. Кайбер җир һәм болынлыкларны да шул рәвешчә бүлделәр. Вафага каласы мунча белән каралты-кура бәрабәренә Сафага берни дә бирмәделәр.
Кече туган ягын берәү дә якламады. Беришеләре Патыйның теленә эләгүдән курыкты, икенче берләре тәкәббер Вафага каршы килергә кыймады.
– Мал-мөлкәтне бүлүен бүлдек. Ә менә карчыкларны нишләтәбез? Аларны кемдә калдырабыз? Кем карар аларны? – дип сорады берсе кинәт.
– Икесе дә төп йортта калырга тиеш, – диде картлардан берәү.
– Әнине үзем карармын. Әбине әнә ул алсын. Чапанны аңардан ул алды, шулай булгач, аның үзен дә алсын, – диде Вафа.
Картлар көлемсерәп күзгә-күз караштылар.
Сафа абыйсына җавап бирергә өлгермәде, Саҗидә горур гына итеп җавап кайтарды:
– Йөзгә җиткән карчыкны гына карарга хәлебездән килер. Бала йодрыгы чаклы гәүдәсе бар… Әбине үзебезгә алабыз, – диде.
– Менә бу акыллы сүз әйтте! Менә рәхмәт! – диештеләр картлар. Ике гаиләгә дә бәхет теләп, тиз генә чыгып киттеләр.
Саҗидә белән Сафа шул кичне үк бер тол карчыкның кечкенә генә өенә күченделәр. Саҗидә Зөһрә карчыкны да шунда җитәкләп алып килде.
Сабан ашлыклары чәчелеп беткәч, бер җомгада Сафа мәчеттә картлардан үзенә йорт урыны бирүләрен сорады. Аңа йортны авыл читендәге буш урынга салырга рөхсәт иттеләр.
Сафа шул урынга бура келәтне күчереп, аны җылытты, ишек-тәрәзәләр уеп, түбә япты; йорт салынып беткәнче үк, могтәбәр картларны өй туена чакырды, яңа йортка күченгәннән соң, Коръән укытты.
Терлек-туар өчен вакытлыча абзар-киртә корып куйды, кечерәк бер баз казыды. Башкаларын алдагы елга калдырып торырга туры килде.
Урак өсте җиткәч, Сафа белән Саҗидә җиң сызганып кыр эшләренә керештеләр.

XVI. Бал эчәләр үзләре, тәрәзәдә күзләре…
Базарның төрле чагы була.
Эш өстендә базарлар бик сүлпән уза. Кибетләрнең күбесе ябык. Базарга күбесенчә мулла, мәзин һәм куштаннар гына килә.
Иген уңган тыныч елларда иң күп акчалы, иң шау-шулысы көзге базарлар була. Авыл агайлары, олау-олау икмәк китереп, кием-салым сатып алалар, салым түләргә акча юнәтәләр. Халыкның тамагы тук, күңеле көр, кәефе яхшы. Әйберне дә бик озак сатулашып, сайлап-сайлап кына алалар, бакыр, көмеш акча белән түлиләр.
Кыш көне дә, буран уйнап тормаса, салкын җил исмәсә, юлларны көрт күмеп китмәсә, базарлар ярыйсы гына була. Ләкин кышкы базарга күбрәк эш юклыктан, яңалыклар ишетеп, дус-ишне күреп кайту өчен генә киләләр.
Язгы базарларда да халык күп була, әмма сәүдә сүлпән бара, сатып алучы бөтенләй юк диярлек. Булган барлык икмәк озын кыш буена ашалып бетә. Базар уртасында байлар гына күркә шикелле кәпрәеп йөриләр, чирек бәһагә урак урыр өчен, көнлекчеләр яллыйлар. Андый базарларда ончылар белән табыш артыннан куучы хәлле кешеләрнең генә эшләре яхшы бара: алар, көз көне бише белән кайтарып алыр өчен, әҗәткә он өләшәләр.
Авыл базарлары елына ике тапкыр: иртәгә җыен башланасы дигән көнне, аннары печән һәм урак өсте алдыннан аеруча зур була.
Җыен алдыннан һәркем, үзеннән, гаиләсеннән кысып булса да җыйган запасын базарга алып килеп, кунак-төшемне сыйлау, хатынына, кызларына тегесен-бусын сатып алу өчен акча юнәтә.
Бу шау-шулы «урак алды» базарларын сәүдәгәрләр ел буе түземсезлек белән көтеп алалар. Ярлыракларның күңелендә бер генә уй – ашарга ризык юнәтер өчен эшкә яллаганны көтәләр. Байлар хезмәтчеләрнең арзанрагын һәм тырышрагын сайлап алалар.
Базар иртә таңнан ук кайный башлый.
Сәүдәгәрләр, кояш чыкканчы ук, кибет киштәләренә әйберләрен тезеп куеп, товар алырга килүчеләрне көтәләр. Авыл агайлары, чыбыркыларын билбауларына кыстырып, кибетләр рәте буйлап узалар, кибет, палаткалар алдына туктап, күлмәклек ситсы, чәй, шикәр, тоз, йөзем, тәмәке, төймә, каптырма, энә, җеп ише әйберләр сатып алалар. Сәүдәгәрләр, мактый-мактый, аларга начаррак товар тоттырып җибәрергә тырышалар. Шул тирәдә кесә караклары да мәш килә.
Базар сәгать саен кыза бара.
Аеруча тимер-томыр сата торган төштә халык күп була. Чаң-чоң китереп, таш белән чалгыларга сугып карыйлар, кояш яктысында күз камаштыргыч булып өр-яңа ураклар, көмеш чәйнек, чүмеч, балталар ялтырый.
Шуннан бераз арырак, халык күз алдына тау-тау кисмәк, көянтә, көпчәк, тәртә һәм бизәкле дугалар өеп куеп, агач әйберләре белән кызып сату итәләр.
Дегет сатарга килгән марилар янына, кулларына зур-зур дегет чиләкләре тотып, авыл агайлары җыелганнар. Алар бармакларын дегеткә манып алып, дегетне уч төпләренә ышкып карыйлар, сатулашалар, бәһасен килешсәләр, дегет агызырга чиләкләрен китереп куялар.
Базарның икенче башында чүлмәк рәте урнашкан. Төрле төрдәге, төрле зурлыктагы савыт-саба катып беткән тырнак белән чирткәнгә, чыбыркы сабы белән сукканга чың-чың итә. Чуар бизәкләре белән күзне кызыктырып торган чүлмәк, чынаяк, чәйнек, эреле-ваклы тәлинкәләр төягән арбалар бер рәткә тезелгәннәр.
Бала-чага кургаш әтәчләр сызгыруына, агач пугачларның шарт-шорт атуына, таш сыбызгылар тавышына таң калган.
Он рәте дә үзенә бер аерым җиргә – базар читенә урнашкан. Шул турыда ап-ак он тузаны күтәрелеп тора. Сатучылар баштанаяк онга манчылганнар. Монда инде он сатып алучыларның чырайлары шат түгел. Алар, култык асларына ямаулы капчыкларын кыстырган килеш, кесәләрендәге бакыр тиеннәргә ничә кадак он сатып алып булыр икән дип исәплиләр, шуннан берничә тиенен бер кадак тозга да калдырырга чамалыйлар. Он сатып алганнан соң инде, алар базарда тулганып йөрмиләр, туп-туры өйләренә кайтып китәләр.
Мал-туар рәте ягында бертуктаусыз хайван тавышлары ишетелеп тора: атлар кешни, сыерлар мөгри, сарыклар бәэлди. Монда инде арадашчылар – маклерлар мәш килә; бик эшлеклеләнеп, атның тешен караганда яисә сыерның җиленен капшаганда, алар берәр көлке әдәпсез сүз кыстырып җибәрәләр, бик белдекле кыяфәт белән мал карашалар, карышып маташкан алашаларны юрттырып карыйлар, карт бияләрне кушаяклатып чаптырып киләләр.
Урамның уртасында кабак йорты кукраеп утыра. Тәрәзәләре иңләп ачып куелган. Эчеп алган авыл агайларының йөзләре комач кебек кызарган, күзләре пыялаланган. Кабакның хуҗасы – аягына гармун мехы шикелле җыерма кунычлы хром итек, өстенә чигүле күлмәк киеп, билен нечкә генә каеш белән буган, жилетының изү кесәсеннән биленә чаклы юан көмеш сәгать чылбыры салынып төшкән бер кеше – татар телен вата-сындыра, авыл агайларын кадерле кунаклары кебек хуп күреп сыйлый, өстәлгә шешәләрне китереп кенә тора; тик үзе алдан ук акчасын алып куярга онытмый, эчәргә акчасы калмаганнарны җилкәләреннән тотып сөреп чыгара.
Өсте керле чүпрәк белән ябылган агач чиләк күтәреп, арлы-бирле үсмер балалар йөри, үзләре әче тавыш белән:
– Әйрән бар! Әйрән!
– Кемгә салкын әйрән кирәк! – дип кычкыралар.
* * *
Шундый кызу көннәрнең берсендә Шәмси мулла базарга килде. Мал-туар рәтен йөреп чыкты, солы белән бодай бәясен сорашты, чүлмәкчеләр яныннан узды һәм, ниһаять, таныш сәүдәгәренең кибете алдына килеп туктады да, хәл алыйм дип, төенчекләрен прилавка өстенә куйды, зур ак яулыгын чыгарып, тирләгән битен сөртергә кереште. Мулланың бик эчәсе килә иде. Дәү әйрән чиләген көчкә-көчкә күтәреп барган тугыз-ун яшьлек кызны күреп, чакырып алды:
– Каяле, кызым, әйрәнең салкынмы?
– Салкын, бик салкын, мулла абзый.
– Ни хак?
– Чүмече бер тиен, мулла абзый… Салып биримме?
Шәмси мулла, чапан итәкләрен җыештырып, җиргә чүгәләде дә:
– Каяле, бир әле! – диде.
Кыз, чиләген җиргә куеп, бер чүмеч әйрән чүмереп алды һәм муллага сузды. Мулла бер йотты да чүмечне кире бирде.
– Кирәкми, кызым, әйрәнең җылы икән, – диде.
– Ниткән җылы булсын? – дип, кыз бер дә исе китмичә тәтелдәргә кереште. – Баздан гына алып чыктым. Әллә, мулла абзый, теге-бу дип уйлыйсыңмы?..
– Ах, затсыз! Мулла белән шулай сөйләшәләрме? – дип кычкырды кибетче.
Кыз, чүмечтәге әйрәнне чиләккә кире салып, әлеге шакшы чүпрәге белән каплады да, чиләген күтәрә-күтәрә:
– Миңа димәгәе, әллә кем булмый шунда! – дип җавап кайтарды.
Шәмси мулла, бу хәлгә шаккатып, ни дип җавап бирергә дә белмәде.
– Оятсыз! – дип кенә әйтә алды.
Кыз:
– Төкерәм мин синең оятыңа! Кара син аны, кешене туктатып торган була тагы, хәерче! Үзенең бер тиен акчасы юк! Бушка гына эчмәкче!.. – дип чатылдатып җавап кайтарды һәм: – Әйрән бар, әйрән! Кемгә салкын әйрән кирәк? – дип кычкыра-кычкыра китеп барды.
Шәмси мулла кыз артыннан, хәйран калып, байтак кына карап торды, аннары:
– Менә нинди бит ул базарлы авыл балалары! Коточкыч бит, коточкыч! Базар кешене боза дип белми әйтмәгәннәр. Чын әгәр, балалары шундый булгач, олылары нинди инде аның? – диде.
– Сөйләмә дә инде, хәзрәт! – дип җөпләп куйды кибетче.
* * *
Базар көнне авылның барлык йортлары, кунаклар, җигүле арбалар, сатып алынган әйберләр белән тулып, постоялый дворга охшап кала. Һәр йортта самавыр кайный. Хатын-кыз савыт-сабаны көчкә җыештырып өлгерә.
Бу базар ыгы-зыгысыннан муллалар йорты да читтә калмый. Аларга да күрше авыл муллалары килеп, атларын туаралар, базардан әйберләр алып кайтып, товарларын таратып ташлыйлар. Асраулар тыз-быз самавыр күтәреп йөгерәләр. Хатыннар коймак пешерә, хуҗаның малайлары, тәлинкә-тәлинкә өеп, кунакларга коймак ташый, чәй ясый, китүчеләрне озатып кала, килүчеләрне каршы алалар.
Шәмси мулла да, иртән базарга килгәч, атын биредәге мулла йортында калдырган иде. Базардан әйләнеп кайткач, ул төенчекләрен тарантасына куйды да өй артындагы бакчага китте. Анда, төсле пыялалар белән бизәлгән иркен генә беседкада, берничә мулла чәй эчеп утыра иде. Шәмси мулланы күргәч, алар, вәкарь белән генә исәнләшеп, урыннарыннан кузгалыштылар. Килеп күрешеп чыккач, Шәмси мулла чапаны белән бүреген салып, агач ботагына элеп куйды, юынды да эре генә кыяфәт белән түргә кереп утырды. Барысы да аның сүз башлаганын көтеп калдылар.
– Халык тәмам бозылды, оят, намус дигән нәрсәне онытты… Олыларга хөрмәт бетте. Менә әле генә әйрән сатучы бер кыз үземне урам сүзләре белән сүгеп китте.
– Сүгү нәрсә ул, хәзрәт… – диде икенче бер мулла. – Менә мин хатынга дип комач[13 - Комач – ачык кызыл төстәге киҗе-мамык тукыма.] сатып алган идем, ниндидер бер малай кулымнан төргәгемне тартып алып китте… Мин: «Тотыгыз, тотыгыз шул мәлгуньне!» – дип кычкырам, ә мужиклар тик көлеп карап торалар: «Эт авызыннан сөяк алырсың, бар! Йоклап йөрмә икенче!» – диләр. Берсе туп-туры йөземә бәреп әйтте: «Тир түгеп тапмагансың әле, сәдака акчасына алгансың», – диде. Менә син алар белән сөйләш!
– Яхшы әле, үзеңне кыйнап китмәгәннәр, – дип, сүзгә йорт хуҗасы кушылды. – Безнең малайлардан аннан яманрагын да көтәргә була. Барысы да шул базар хикмәте инде…
– Шул яраган эшме инде, – дип, Шәмси мулла тагы сүзгә кереште, – вак кына бала-чага эт урынына хәзрәткә тел тидерә, көпә-көндез талап китә, ә хәзрәт кулын җәеп карап кала. Акылга сыйган эшме шул?
Сүз күңелсез нәрсәләргә кереп китте. Кунакларның берсе, сүзне икенчегә борып, Шәмси мулладан:
– Икмәк базарында булдыңмы, хәзрәт? Он бәһаләре күтәрелмәгәнме? – дип сорады.
– Күтәрелгән, күтәрелгән… Илле тиен сорыйлар. Берәр йөк алып киләсе калган, ярый инде хәерле булсын!
Базар яңалыклары турында сөйләшә башлагач, җанланып киттеләр. Тәлинкәләрдәге коймак өемнәре кечерәя барды, дәү корсаклы самавырлар да берсе артыннан берсе килә торды.
Бакчада тагын бер дин әһеле күренде. Ул, ниндидер җыр җырлап, мәгънәсез сүзләр кычкырып, ава-түнә чайкалып килә иде.
Тирләп чыккан муллалар моңа шаккатып карап калдылар. Исерек кеше ава-түнә беседка янына килеп җитте дә, ишек яңагына тотынып, чайкала-чайкала, шаркылдап көлеп җибәрде, аннары тотлыга-тотлыга:
– Дин башлыклары, ә үзегезнең бер тиенлек тә акылыгыз юк! Валлаһи, бер тиенлек тә юк! Акыллы кеше урыс аракысы барында кытай чәе эчеп утырамы? Юк, әйтегез әле, эчәме, юкмы? – диде.
Муллаларның кайберләре көлешеп куйды, кайберләренең ачуы килде.
– Чыгып кит моннан! Күздән югал! – дип кычкырды Шәмси мулла, ярсынып. – Ах, азгын, ахмак, ишәк! Бөтен дин затын хур итеп йөрисең! Көпә-көндез, бөтен халык алдында эчкән бирән урынына! Оятсыз!
– Кызма, хәзрәт, кызма! Бик акыллы булсаң, әнә кайтып хатыныңны… сөлге санарга өйрәт. Миңа синең акылың кирәкми. Белдеңме? Аллага шөкер, безнең дә сакалыбыз  бар. Безгә үзебезнеке дә бик җиткән… Ха-ха-ха! Шәп әйттемме, ә?
Шәмси мулла, исерекнең битенә йомарланган тастымал ыргытып, урыныннан сикереп торды:
– Хәзрәтләр, шаһит булыгыз! Мин бу ишәк өстеннән мөфтигә гариза язам.
– Яз, яз, – диде исерек. – Указым чип-чиста, чебен дә тап төшермәгән… тотармын да кайтарырмын…
Исерекнең кулы ишек яңагыннан ычкынып китеп, үзе гөрселдәп беседка идәненә ауды һәм кычкырырга кереште:
– Эчсәм соң, ни булган? Мулла эчә белмимени? Аның авызы юкмыни? Ә, шулаймы?.. Тот, тот, җибәрмә шул хатынны! То-от!..
Муллалар, берәм-берәм табыннан торып, атлары янына киттеләр.
* * *
Биредәге мәзиннең дә ишегалдында авызларына солы капчыгы кидерелгән атлар солы ашап торалар. Күрше авыллардан базарга килгән мәзиннәр ак өйдә, яңалыклар уртаклашып, чәй эчеп утыралар.
Ә тәрәзәсе ишегалды ягына караган өстәге чарлакта Сабирҗан мәзин белән умартачы Гыймади, эшләрен бетергәннән соң, әчегән бал эчеп, ял итеп утыралар иде.
* * *
Әкрәм карый, мәзин белән бергә базарга килгәч, товар карап, сөйләшкән сүзләргә колак салгалап, рәтләр буйлап байтак йөрде. Ул, һәр кибет алдында диярлек туктап, товарларның бәясен сорашты, аларны кулына алып карады, сатулашты, шуннан соң икенчесенә китеп барды. Ахырда дарчин, канәфер, шалкан мае һәм борыч сата торган кибет алдына туктап, кибетчедән:
– Миңа кирәк әйберне алып килмәдеңме? – дип сорады.
– Килдем, хәзрәт, килдем! Мин кеше күңелен күрә беләм! Ишан хәзрәтләренең изге кулыннан алдым… – дип, кибетче, әгузе-бисмилласын әйтеп, кечерәк бер төргәк алды, аннан учына берничә карасу бөртек салып, карыйга сузды. Карый, як-ягына каранып, ул бөртекләрне учына алды да кесәсенә салды.
– Бераз дару да бир инде, – диде ул кибетчегә.
Кибетче алдан ук әзерләп куйган төргәкне карыйга алып сузды. Бусы әфьюн иде. Әкрәм карый, кибетчегә акча түләп, Сабирҗан туктаган теге мәзин йортына китте.
Йорт хуҗасы, каршы чыгып, аны Сабирҗан белән Гыймади янына, чарлакка менгезеп җибәрде.
– Кара син боларны, бал эчәләр үзләре, тәрәзәдә күзләре… Әссәламегаләйкем! – дип шаяртып сөйләнде Әкрәм карый, бүлмәгә керә-керешли.
Әчегән татлы бал җитәрлек иде. Кәсәләр берсе арты берсе тула торды. Мәҗлес кыза барды. Әче бал башларга киткән, йөзләр кызарган, күзләр тонган иде.
Кызыклы, күңелле әңгәмә туктаусыз дәвам итте. Ахырында Шәмси мулла белән Әсма остабикә турында сөйләргә керештеләр. Бик озак аларның гайбәтен саттылар. Әңгәмәнең кызган бер җирендә Сабирҗан мәзин, Гыймадига туры карап, нык тавыш белән:
– Юкка карышасың, Гыймади абзый! Теләгебезне башкарырга күптән вакыт инде безгә! – диде.
– Нәрсәне әйтәсең? – диде Гыймади.
– Нәрсәне булсын! Карыйны икенче мулла итүне әйтәм инде.
Гыймади, чигүле сөлге башы белән маңгаен сөртә-сөртә:
– Ә, син һаман шуны әйтәсең икән әле!.. – дип куйды. – Эш нәрсәгә терәлгән соң? Тотабыз да итәбез… Башлап җибәр, эш миннән калмас. Кайсы як чәйлекне күбрәк бирсә, мин гел шул якта, – дип кеткелдәп көләргә кереште.
– Чынлап, дөнья булгач, бәлки, минем дә кирәгем чыгып куяр, Гыймади абзый… – диде мәзин. – Каршы килмәскә сүз бирсәң, мин эшкә керешәм. Карыйны мулла итәргә бик вакыт инде… Байтак тик ятты, җитәр…
Гыймади игътибар белән мәзингә карап алды, аннары, нидер уйланып, карашын Әкрәм карыйга күчерде дә:
– Ярый, мин риза! – диде. – Карый – әйбәт кешенең баласы, үзе дә җәмәгать эшеннән бер дә баш тартмый… Мәетләргә вакытында җеназасын укый, балаларыбызга дин сабагы да өйрәтә. Башлагыз, мин каршы килмәм. Теләсәгез, бу җомгада ук картларга әйтергә була… Аңарчы тиешле кешеләре белән дә сөйләшергә өлгерербез дип уйлыйм…
– Вәгъдә, алайса, Гыймади абзый?
– Вәгъдә!
– Хәерле сәгатьтә булсын!
– Шулай булсын!
Әкрәм карый, алар сөйләшкәндә, сүзсез генә тыңлап утырды, сүз килешү белән беткәч, ул зур гына чокырга салган балны бер тын белән эчеп, савытны ашъяулыкка куйды да:
– Амин! – диде.
Сабирҗан мәзин Әкрәм карыйны Шәмси мулланың ярдәмчесе итеп куеп, мулла белән үзсүзле Әсмадан күптән үч алырга хыялланып йөри иде инде. Аның бу эшкә Гыймадины беренче тапкыр гына күндерергә тырышуы түгел, тик моңарчы сөйләшүләре гел нәтиҗәсез кала иде.
Бүген исә Әкрәм карыйның үзенең биредә утыруы Гыймадиның башына карыйны икенче мулла итүдән файдаланырга кирәк дигән уй төшердеме, әллә әчегән бал хикмәте булдымы, – Гыймадига бу турыда җитәрлек сөйләшенгән кебек тоелды. Ул, әле мәзин ягына, әле мулла ягына авышып, үзенә ярыйсы ук файда таба белә иде.

XVII. «Твая баранчук җич? Кәнфит вәзмүш!»
Алдагы җомгада, намаз беткәнче үк, картлардан берәү, урыныннан торып:
– Җәмәгать, таралмагыз әле! Киңәшәсе бар! – дип кычкырды.
Соңгы рәкәгатьтән соң Коръән укып, дога кылгач, алдан ук мәзин тарафыннан өйрәтеп куелган бер куштан сүзгә кереште:
– Авылыбыз шактый зур, эше күп, мәхәлләбез бер генә, мулла да берәү генә, – дип башлап китте ул. – Аның үз хуҗалыгы да зур, үз эше дә күп. Ул барысына да җитешеп бетә алмый, шул сәбәпле безгә кайбер уңайсызлыклар күрергә туры килә… Җыен вакытында яисә бәйрәмнәрдә, өендә изге Коръән сүзе ишетер өчен, чиратны көчкә көтеп аласың. Еш кына мәетләрне дә ләхеткә җеназасыз салабыз. Болай җәфаланып, һәрбер вагы-төяге өчен дә хәзрәтне борчыганчы, аңа ярдәмче куймыйк микән, картлар?
Мәчет эчендә кабер тынлыгы урнашты. Бары тик Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзин генә йөткеренгәләп, тамак кыргалыйлар иде. Тынлык шактый озак дәвам итте. Ниһаять, мәзин яклы икенче бер кеше сөйли башлады:
– Менә хәзер кызу эш өсте җитте, көз көне дә эш аз түгел. Безгә әллә кайдан читтән мулла эзлисе юк. Әгәренки хәзрәт җәмәгать кирәгенә җитешә алмый икән, ул чагында безнең карый бар… Ул барыбер мулла эшен дә башкара, балаларыбызга сабак та укыта… Әгәренки эш указга гына килеп терәлә икән, ул чагында тамга җыеп бирербез.
Гыймади белән Сабирҗан, халыкның фикерен үзләренә кирәк якка таба юнәлтергә тырышып:
– Акыллы сүз бу, картлар! – дип, бертавыштан күтәреп алдылар.
– Мәслихәт, ярый торган эш!
– Тотабыз да тамга җыябыз! – дигән тавышлар ишетелде төрле яктан.
Шунда Шәмси мулла сөйли башлады:
– Каян алдыгыз әле сез моны? Минем җитешә алмыйм дип зарланганым юк бит. Хәзергә барысына да җитешәм, эшемне авыр дип санамыйм… Миңа ярдәмче кирәкми, – диде ул.
Әмма мулланың сүзләре мәзин тарафдарлары күтәргән шау-шуда йотылып калды. Мәхәллә халкының күпчелеге Сабирҗан белән Гыймади ягына авышып бара иде. Баштарак икеләнеп торучылар да, мәзин белән умартачының карыйны яклауларын күреп, бүтәннәргә кушылдылар.
– Җыен юк-бар белән дә мулланы күп борчыдык, булды-җитте. Карый өчен тамга җыеп бирәбез! – дип кычкырдылар төрле яктан.
Мәзин ялгышмаган иде. Гыймади белән бергәләп төзегән планы бик шәп килеп чыкты. Шунда ук тамга җыю һәм эш артыннан йөрү өчен кешеләр сайладылар.
Шулай итеп, күп ел буена сузылып килгән көрәш нәтиҗәсендә Шәмси мулла җиңелеп калды.
Иртәгесе көнне күп кеше Шәмси мулланың туры юртагын җиккән кара тарантаста, тарантас артына ныгытып бәйләгән зур гына тәпән белән бал алып, авылның киң урамы буйлап каядыр китеп барганын күреп калдылар.
* * *
Эш өсте җитте. Болыннарда, урман аланнарында чалгы астында биек үлән белән бергә кып-кызыл кызарып пешкән җир җиләге сабаклары киселеп ауды. Чалгычылар тирәсендә чуар күлмәкле хатын-кызлар печән җыя, печән әйләндерә. Авыл бушап калды. Ишегалдында эсседән әлсерәгән тавыклар гына йөри. Әрсез кәҗәләр, караучысыз калган бакчаларга кереп, яшелчәләрне утыйлар.
Шундый көннәрнең берсендә авылга атлы стражник килеп, мәзин белән Әкрәм карыйга хәзер үк становой янына барырга дигән боерык тапшырды. Аз гына да уйларга вакыт бирмичә, аларны үзе белән алып китте.
Бу хәбәр, яшен тизлегендә бөтен авылга таралып, кешеләрнең күңелендә борчу уятты, һәммә җирдә шул хакта гына сөйләштеләр, һәркайсының авызыннан:
– Сугыш буласы түгел микән?
– Бәлкем, теге вакыттагы шикелле, безне чукындырырга җыеналардыр?
– Бер-бер афәт киләсе микән әллә?
– Кояш тотыласы түгел микән? – дигән хафалы сүзләр чыга иде.
Становойга чакырылучылар моның Шәмси мулла эше икәнен бик яхшы сизәләр, тик аның нинди мәкер эшләгәнлеген күз алдына китерә алмыйлар иде әле.
Дырык-дырык сикертә торган арбада янәшә утырып барганда, бай мәзин белән ярлы хәлфә бер үк уй белән мәшгуль булдылар. Зур гына урыс авылына килеп кергәч, алар калача салынган биек агач йорт каршына туктадылар. Атны аркылы агачка бәйләп, икесе дә стражниклар яныннан үтеп, борылмалы баскыч буйлап өскә менделәр, ишек төбендә, тәмугка керергә торгандай, туктап бераз хәл алдылар һәм, бүрекләрен култык асларына кыстырып, авыз эчләреннән догалар укый-укый, бусагадан эчкә атладылар.
Стена буйларына озын-озын агач эскәмияләр тезеп куйган зур бүлмәнең эче буп-буш иде. Тәрәзә араларында, килеп керүчеләргә кырыс караш ташлап, өстен чебеннәр таплап бетергән патша һәм патша хатыны сурәтләре эленеп тора. Шүрләп калган мәзин белән карый сакланып кына эскәмиягә утырдылар. Шулчак эчке бүлмә ишеге ачылып китте. Эскәмиядә утыручылар, командага буйсынган кебек, икесе берьюлы сикерешеп аягүрә торып бастылар. Ишектә аягына ялтырап торган күн итек кигән, шоп-шома итеп сакалын кырган, уртача буйлы, какча тәнле, аксыл-сары мыеклы бер кеше күренде. Зәңгәр мундирының түшендә медальләре чылтырый иде. Становой иде бу.
– А-а… пришли! – диде ул, сузып кына һәм, бармагы белән ымлап, Әкрәм карыйны чакырды.
Карый, калтырана-калтырана, эчке бүлмәгә кереп, өстәл каршында сүзсез-өнсез басып калды. Становой җирәнгән бер төс белән аңа күз йөртеп алды да ачулы тавыш белән нәрсәдер сөйләргә кереште. Әкрәм урысча бер авыз сүз белми иде. Становойга шуны аңлатырга теләп, ул:
– Мы урысча белмәс, – дип, телен чыгарып, бармагы белән теленә төртеп күрсәтте. – Сәпчим белмәс, – диде ул, кулларын җәеп.
Становой күрше бүлмәдән писарь булып эшләүче сары чәчле яшь кенә бер егетне чакырып кертте. Писарь егет, сүзләрне вата-җимерә, ике телне бергә бутап, карыйга становойның сүзләрен аңлатып бирде.
– Твоя учит сын портного кряшена? – дип сорады ул.
Шул чакны карый Шәмси мулланың ни турында донос җиткергәнен аңлап алды. Мәзин белән сөйләшеп куйганча, барысын да инкяр итәргә кереште.
– Юк, знакум… Валлаһи, ниту… Сәпчим ялган! – дип карганды. Тагы нидер әйтмәкче иде дә кинәт становойның җикеренүенә сискәнеп китеп әйтә алмыйча калды.
Становой аяк тибеп кычкырып җибәрде һәм, шап иттереп, өстәлгә китереп сукты. Карый агарынып китте, башын аска иеп, түрәнең ачуланганын дәшми генә тыңлап торды. Писарь егет тагы аның сүзләрен аңлатып бирде:
– Если ты будущий зима кряшен обучить будешь, становой твоя в Сибирь ушлёт… Голова твоя Сибирь пойдёт…
Әкрәм каударланып ант итәргә кереште:
– Ниту, знакум, валлаһи, ниту… Сәпчим юк…
Становой тагы аяк тибеп нәрсәдер җикерде һәм ахырында, бармагы белән ишеккә күрсәтеп:
– Вон! – дип кычкырды.
Әкрәм карый ачык ишектән ук шикелле атылып чыгып китте һәм шуннан соң гына җиңел сулап куйды. Әлеге хәлне мәзингә сөйләп бирергә өлгермәде, мәзинне дә становой бүлмәсенә чакырып алдылар. Становой аның белән кул биреп күреште. Сабирҗан урысча сүзен көч-хәл белән генә булса да оештырып аңлата ала иде. Тылмач кирәкми иде. Беренче сүзне ишеткәч тә, ул эшнең хикмәтен аңлап алды һәм баштагы куркуы шундук юкка чыкты.
Становой бай мәзин белән бөтенләй башка телдә сөйләшә башлады. Сабирҗанның кабарып торган күкрәк кесәсе түшенә медальләр аскан түрәне гипнозлаган кебек булды.
– Ну, татарский пономарь, почему син муллагызны обижаешь! – дип, сүзен башлады становой.
– Он сам не смирно сидит, ваша благородия. Сам мало-мало беспокоится… Его баба – шайтан-баба, – диде мәзин.
Становой көлеп җибәрде.
– Мулланы борчыма, обижать итмә, пономарь! – диде ул. – Үзе теләгәнчә яшәсен, сату итсен. Аңа да, сиңа да мужик җитәрлек. Аларны кызганасы юк… Ул яхшы мулла, хатыны да яхшы, – диде.
Мәзин становойның бу сүзләре астында теге Шәмси мулла авылдан алып чыгып киткән бер тәпән бал ятканын һәм бирегә аларны шул бер тәпән бал китергәнлеген бик яхшы аңлады. «Чөйне чөй белән сугып чыгаралар» дигән мәкаль дә Сабирҗанның бик исендә иде. Шуңа күрә ул, бишмәт изүен чишеп, эчке кесәсеннән юка күн белән кысып бәйләгән зур гына бер төргәк акча чыгарды да шуннан бер кызыл кәгазьне, алып, становойга сузды:
– Твая баранчук җич? Кәнфит вәзмүш!
Становой, өр-яңа ун сумлыкны кесәсенә салып куеп:
– Кара аны, пономарь, теге тегүче малае бүтән булмасын синдә. Олактыр син аны! Ә бу указсыз әрәмтамакка әйт: керәшен балаларын укытып маташмасын. Моның ахыры ничек буласын үзең дә беләсең! Бу эштә синең катнашың булмаса, мин аның эшен бик тиз бетергән булыр идем. Андый кешегә Себер дә аз. Андый хәтәр эшләр белән шөгыльләнмә, пономарь. Калганнарын үзең беләсең инде, ансында үз ихтыярың… – диде.
– Ярый, ярый, ладно. Сәпсим по-твоему будет, ваша благородия… Кряшена домой погоним, – диде мәзин.
– Ладно, ладно! Прощай, пономарь! – дип, становой кул биреп саубуллашты.
Әкрәм карый түрәнең мәзин белән бик йомшак сөйләшүен ишетеп тынычлана калды. Аларның ни сөйләшкәннәрен карыйның бик беләсе килә иде, әмма Сабирҗанның ризасыз кыяфәтен күргәч сорашасы итмәде. Икесе дә сөйләшмичә генә баскычтан төшеп, сөйләшмичә генә атка утырдылар да кайтып киттеләр.
Шуннан соң инде Сабирҗан мәзин Әкрәм карыйны мулла итеп кую мәсьәләсен бүтән кузгатмады. Тамга җыеп, шул эш артыннан йөрергә дип сайланган кешеләр дә берни эшләмәделәр. Әкрәм карыйга бу юлы да мулла булырга язмады.
Шәмси мулладан үч кайтара алмавы мәзингә тынгылык бирмәде. Уйламаганда гына становой кесәсенә күчкән ун сум исә аның бу ярасын тагын да сызлата иде. Бушлай килгән батрактан да баш тартуы бик кызганыч иде. Сабирҗан, ачуын эченә йотып, җай чыкканны көтә башлады.
Шәмси мулла белән Әсма остабикә исә, становойга илткән бер тәпән балларын кызгансалар да, доносларының нәтиҗәсе белән бик канәгать иделәр.
Бу вакыйгадан берни дә отмаган һәм берни дә югалтмаган Әкрәм карый әллә ни хафаланмады. Бер чеметем әфьюн йоткач, үзен ул чын-чыннан указлы мулла итеп күз алдына китереп, татлы хыялларга чумды.
Бу эштә табышлы булып калган бердәнбер кеше ул да булса становой иде. Аның нәүрәбенә зур гына тәпән белән татлы бал төшеп утырды, кесәсенә өр-яңа ун сумлык килеп керде.

Ашлык урынына балчык

I. Ходайның кодрәте җитмәде, шайтан да ярдәм итмәде
Бөтен җирдә кар эреп бетте. Авылда, гадәттәгечә, Сабан туен бәйрәм иткәч, басуга эшкә чыктылар. Капчыкларга чәчүлек орлык тутырдылар, бодай арасына пешкән күкәйләр салдылар. Орлык белән бергә аларны да җиргә чәчтеләр – мул уңыш өмет итеп үзенә күрә бер корбан ясау иде бу. Күп яшәп тәҗрибә җыйган картлар юкка гына борчылмыйлар: күктән бер тамчы да яңгыр төшми иде.
Зарыктырган җылы яңгыр килеп, коеп явып китсә, уҗымнар яшәреп үсә башлар иде. Әмма күк йөзе чалт аяз, бер генә болыт әсәре дә күренми. Кояш иртүк кайнарланып чыга, басулар өстеннән эссе җил исә. Үләннәр шиңеп саргая, җир кибеп яргалана иде.
Шундый эссе көннәрнең берсендә авыл халкы, мулла белән мәзин җитәкчелегендә басуга чыгып, намаз укып, Ходайдан яңгыр теләде. Тик бу юлы да яңгыр яумады.
Халык, куркуга төшеп, ырым йолаларына кереште. Текә яр читенә чокыр казып, казаннар астылар, казан асларына ут ягып җибәрделәр. Һәр йорт саен берәр савыт сөт, берәр күкәй һәм берәр уч ярма җыеп, яңгыр боткасы пешерделәр.
Әчкелтем-төчкелтем булып, төтен исе килеп торса да, ботка барысына да бик тәмле тоелды. Бала-чага, яшүсмерләр шау-шу килеп, талаша-талаша, боткага ябырылдылар һәм бер бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерделәр. Шуннан соң, ыштан  балакларын тездән югары сызганып, су сибешергә керештеләр.
Малайлар урамда, сулы чиләкләрен күтәреп йөгерә-йөгерә, очраган бер кешене су белән коендыра башладылар. Койма буена утырып, бу хәлне карап торган хатыннар белән кызларны да читләтеп узмадылар. Авыл аша үткән-сүткән кешеләр авылдан манма су булып чыгып китәләр иде. Хәтта мәчеттән бик эре генә кайтып килгән Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзингә дә эләкми калмады.
Кич җитү белән, бала-чагага дәү егетләр кушылды. Хәтта кайбер олы гына ирләр дә, түзмичә, яшьләргә иярделәр. Алар артыннан хатын-кызлар кушылды. Очраган бер кешене, кемлеген тикшермичә, су белән коендырдылар. Төн уртасы җиткәнче, авыл мәш килде.
Ә яңгыр һаман да яумады.
Ходайның кодрәте җитми, шайтан да ярдәм итми иде.
Яңа гына тишелеп килгән уҗым кыякларын кояш көйдерде. Агач яфраклары саргаеп корыдылар. Шомырт ботаклары ялангачланып калды; тирәк белән каен агачлары үлем күләгәсе төсле булып басып торалар иде.
Күлләр, чишмәләр корып киптеләр. Коелардан су китте. Тегермәннәр туктап калды.
Мал-туар арыкланды. Өсләрендәге елкылдап торган йоннары, төсе уңып, тотам-тотам булып коела башлады.
Иртәләрен инде көтүче Мифтахның кычкырып көтү куганы да ишетелмәс булды, озын чыбыркысы да сызгырып шартламый иде.
Менә җыен атнасы да җитте, әмма бер генә дә җанлану әсәре күренмәде. Ындырларында әллә ничә еллык ашлык кибәннәре булган кешеләргә дә кунак-төшем килми иде.
…Су буе шәп-шәрә. Елга үзәне кибеп, җансыз булып караеп ята. Язгы ташу актарган кызыл балчык өемнәре кабер өсләре шикелле калкып торалар.
Быел базары да элекке еллардагыча түгел… Кибетләрнең күбесе ябык, ачык кибетләр алдында исә товар алучы кеше бөтенләй күренми. Товары да юк.
Хәтта кабакта да кеше юк. Бары тик он рәтендә генә яшел чапан, ак бүрек кигән муллалар, кара җилән кигән мәзиннәр һәм янып торган кып-кызыл битле куштаннар гына көрпә кушкан, күгәреп беткән он һәм ярма белән сату итәләр, мал-туар рәтендә исә авыл агайлары соңгы атларын, сыер-сарыкларын саталар.
Өйләдән соң дин әһелләре киемнәренә сарган он тузанын каккалыйлар да, юынып, элекке еллардагыча, иркен беседкада кайнар чәй эчәләр. Кесәләрен авырайтып баскан зур табыштай бик канәгать булып, алар халыкның бозылуы турында озак-озак гәп сатып утыралар.
Авылда үлем-җитем күренми әле, әмма озакламый әҗәл килеп, үткен чалгысы белән дистәләгән кеше гомерен кисәчәген белеп торалар. Берише кешеләр, йортларын ташлап, кая туры килсә, шунда чыгып киттеләр. Икенче берәүләр, арзанга гына йорт әйберләрен сатып, хатыны, бала-чагасының җанын асрарлык көрпә, алабута юнәтеп, читкә эшкә киттеләр. Өченче берәүләр, сатардай нәрсәләренең барысын акчага әйләндереп, соңгы чүпрәк-чапракларын кешегә сакларга калдырып, ишек-тәрәзәләренә такта кактылар да, имчәк балаларын кабык арбага утыртып, ашарларына азык төяп, бөтен җәмәгате белән читкә бәхет эзләп киттеләр.
– Ни язган булса да шушында күрермен инде, – дип, авылда калучылар да булды. Алар мулла белән мәзиннән һәм башка бай кешеләрдән биш бәясе белән икмәк сатып алып, ерып чыккысыз бурычка баттылар.
Бик ишле бала-чагалы ярлылар да авылда калды. Аларның өсләренә кияргә киндер күлмәге дә, ерак юлга чыгарлык акчалары да юк иде. Алар төрле үлән, тамыр-томыр җыялар да шуларны киптереп, он итеп тарттыралар. Соңгы сыерларын да сатып, кышлык азык юнәтәләр иде.
Җәй урталарына таба иске кибәннәр әкрен-әкрен шиңеп бетә, ә кибән хуҗаларының кесәләре акча белән тула башлады. Мулла белән мәзиннең бурычка алучыларны терки торган калын кенәгәләрендә көн саен яңа исемнәр арта бара.  Гыймади да берничә таякны яңа тамгалар белән сырлап бетерде.
Миңлебай Вафасы калага эшкә китте. Сафа, хатыны белән киңәшкәннән соң, авылда калырга булды.
Өлкән абыйсы Тол Таҗи да:
– Ярлыга кая барса да бер язмыш, – дип, беркая кузгалмады.
Ул хәтта кышлык запас та кайгыртмады. Бер уйлаганда, ул – бала-чагасыз, хатынсыз, хәтта кәҗәсе дә булмаган ялгыз бер кеше – авылдан беренче булып китәргә тиеш кебек иде. Байлар белән куштаннар, Таҗиның авылда калуын күргәч, монда бер-бер хикмәт бардыр, дип шикләнә, борчыла башладылар.
Бөтен тирә-якта якынлашып килгән ачлыктан курыкмаучы бердәнбер кеше шушы Тол Таҗи гына иде.

II. Ач күләгәләр, тук бүдәнәләр
Көз туклык, муллык китермәде. Кичләрен хәзер су буенда егетләр дә гармун уйнап, җырлап йөрмиләр, иңнәренә көянтә-чиләк асып, киенгән-бизәнгән кызлар да тар сукмактан су алырга төшмиләр.
Ташландык әвеннәр җимерек стеналары, тишек түбәләре белән ыржаеп утыралар. Аларның базлары ишелеп, мичләре яртылаш җимерелгән. Тап-такыр ындыр табаклары тигез ашъяулык шикелле җәелеп ята.
Халык өеннән чыкмый.
Урамнарда бер кеше күренми. Йортларның ишек-тәрәзәләренә такта сугылган, койма такталарын, читән чыбыкларын ягарга ташып бетергәннәр. Мал-туар абзарлары җимерелгән, таланган.
Мәзин дә хәзер, кешегә биреп, чыпта суктырмый. Шәмси мулланың хатыны да яңа сөлге, ашъяулыклар эшләтми. Гомер буе станда сугу суккан кешеләр эшсез калдылар.
Салым түләр вакыт та килеп җитте.
Авылга, тройка атка утырып, Сапый старшина килеп төште, старостага ничек эш итәргә кирәклеген күрсәткәч, авызыннан килгәнче сыйланды да тагын китеп барды. Атлы стражник становойдан язу китереп китте. Берничә көннән соң кара мыеклы писарь, авылдан узышлый старостага сугылып, тагы берничә киңәш биреп китте.
Фәйзулла староста сотский белән десятскийларга халыкны каравыл өенә җыярга кушты. Алар, калайларын мунчала бау белән муеннарына асып, кулларына ботаклы таяк тотып, һәр өйнең тәрәзәсен шакый-шакый:
– Әх-мә-дул-ла а-гай, җыенга ба-ар!
– Гайнетдин абзый, җыенга!
– Старшина бөтен кешегә килергә кушты! – дип, урам буйлап йорт борынча кычкырып йөрделәр.
Ачлыктан кипшенеп агарынган, шешенгән кешеләр, салкын мич башларыннан көч-хәл белән төшеп, сәләмәләрен киделәр дә каравыл өенә киттеләр.
Җыенда шау-шу, акырыш-бакырыш булмады. Крестьяннар, башларын иеп, сабыр гына тик тордылар. Аларның йөзләре саргаеп суырылган, нурсыз күзләре төпкә баткан. Арык беләкләрендәге кан тамырлары, кабарып, кара бау шикелле үрелгән иде.
Муенына җиз калаен асып, Фәйзулла староста килеп җитте. Мәзин белән Гыймади да биредә иде.
– Җәмәгать, нәчәлство салымны соңгы тиененә чаклы түләп бетерергә куша, – диде староста.
Халык дәшмәде.
– Ничек итеп түләмисең инде? Җирдән файдаланабыз икән, димәк, салымын да түләргә кирәк… – диде мәзин.
Гыймади гөрелдәтеп бер кикерде дә:
– Игеннең уңмавы патшага, нәчәлствога кагылмый. Ансы – Ходай Тәгалә эше, тәкъдир эше… – диде.
Чатан Сәләхинең кияве, өстенә тула чикмән, аягына тишек итек кигән Фәхри кинәт:
– Ындырында кибәне булган кешеләргә алай сөйләве ансат. Аларга нәрсә? Алар әйтерләр дә, түләрләр дә… Ашарына икмәге булмаган кешеләр нишләр? Бетләрен сатып түләсеннәрме? – дип кычкырды.
Әле бөтенләй аңгыраеп җитмәгән берничә кеше аны яклап тавыш бирде.
Фәйзулла староста:
– Теләсәң каян тап, теләсәң ни белән түлә… Патшаның анда эше юк… Мужик икәнсең, түләргә тиешсең, – дип кычкырды.
– Патша, салым түләткәнче, безнең ничек җан асраганыбызны сорасын иде! – дип, каршы җавап кайтарды Фәхри.
– Ни сөйләгәнеңне уйлап сөйлә, егетем. Патшага тел тидерәсе булма! Телеңне тый, югыйсә… – дип җикерде староста һәм түшендәге җиз калаена кагылып алды.
– Шулай, шулай… Патшага тел тидерергә ярамый, – дип, мәзин белән Гыймади да аның сүзен җөпләделәр.
– Патшаның шуннан башка эше юк дип беләсеңме әллә? Синең ач торуың турында гына уйлыймыни ул? – дип өстәде Фәйзулла һәм катгый итеп: – Җәмәгать! Мин сезгә нәчәлство боерыгын гына тапшырдым. Калган ягын үзегез беләсез… Соңыннан миңа үпкәләмәссез. Барыбер түләтәбез, – дип, сүзен бетерде.
– Юкның нәрсәсен түләтәсең? – диде кемдер.
– Аптырама! Булмаса, бик шәпләп чыбык белән суктырырбыз, аннары булгач алырбыз. Чыбык барыгызга да җитәрлек, – диде староста.
Салым түләүне уена да китермәгән кешеләр калтыранып, куырылып куйдылар.
Шуның белән җыен таралды.
Иртәгесе көнне Фәйзулла староста волостька китте, аннан кайткач, сотский һәм десятскийлар белән бергәләп үзенең вазифаларын башкарырга кереште. Ул, салым түләмәгән кешеләрнең йортларына кереп, аларның соңгы арык сыерларын, бозауларын яки аягында көчкә басып торган арык атларын алып чыгып китте. Мал-туары булмаганнарның соңгы алабута онын, соңгы мендәрен һәм чүпрәк-чапракларын алып чыктылар. Хуҗаларыннан алган мал-туарны десятскийлар староста ишегалдына җыйдылар. Әйберләрне каравыл өенең чоланына китереп ташладылар.
Хатын-кыз һәм бала-чага, әйберләрен алып чыкканда, кычкырып елый-елый бирмәскә тырыштылар. Фәйзулла белән сотскийлар аларны, сүгә-сүгә, читкә этеп җибәрәләр, тибеп егалар иде. Хатын-кыз белән бала-чага шулай, үкереп елый-елый, идәндә яки каткан җирдә ятып калдылар.
Бөтен гаиләләре белән авылны ташлап киткән кешеләрнең ишекләрен каерып кереп, йортларында калган һәммә әйберне җыеп чыктылар. Алып чыгарлык әйберләре булмаса, салымны аларның туганнарыннан түләттеләр яисә йортларын, каралты-кураларын саттылар. Боларны авыл байлары сатып алдылар да, утынга турап, алачыкларына өеп куйдылар.
Бирердәй бер әйбере булмаган кешеләр дә байтак иде. Андыйларның көннәре-төннәре кайгыдан каңгырып уза, алар инде көн исәбен дә югалтканнар һәм, әҗәлебез ачлыктан булырмы, чыбык белән суктырганнан булырмы, дип, кайсы алданрак киләсен көтеп яшиләр иде.
* * *
Калага эшкә киткән Миңлебай Вафасының да сыерын алып чыктылар. Берәү дә Патый карчыктан курыкмады, берсе дә Миңлебай картның кылган яхшылыкларын искә алмады, Вафаны яклап калуны кирәксенмәде.
Сафаның да ике яшьлек башмак танасы Фәйзулла староста ишегалдына күчте. Фәхригә дә шул ук язмыш килде. Таҗиның һәм иреннән яшь бала белән калган яшь кенә тол хатын Фахирәнең дә салымнары түләнмәгән иде. Фәйзулла Таҗиның йортын читләтеп узды, ә Фахирә йортына таба бара башлаган десятскийга:
– Анда ялгыз хатын гына калды… Аңа тимик, егетләр, ничек тә бер түләр әле, – диде.
Әйбер җыю беткәч, Фәйзулла староста, Фахирәне үз янына чакыртып алып:
– Салымыңны нигә түләмисең? – дип сорады.
Хатын, ертык яулык очы белән авызың каплап, оялып кына:
– Ни белән түлим соң, Фәйзулла абзый… Үзең дә беләсең, бернәрсәм дә юк бит… – диде.
– Теләгәндә табарга була… Синең кебек япь-яшь хатынга салым түләмәү оят түгелме? – диде Фәйзулла.
– Бер мин генә түгел, бөтен кеше шундый хәлдә бит, Фәйзулла абзый… Алай бик кыссаң, соңгы самавырым белән мендәрләремне бирермен инде.
– Аннан башка да каравыл өе иске-москы белән тулган. Син безгә акча китер, акча!..
– Каян алыйм мин аны?
– Теләгәндә табарга була… Шундый япь-яшь хатын…
Алар өйалдында сөйләшеп торалар иде. Иллене узган Фәйзулла белән егерме яшьлек Фахирәдән башка бүтән кеше юк иде. Фахирә, күз яшьләренә төелеп, капкага таба китте.
– Туктале, килен! – диде аңа Фәйзулла.
Фахирә туктады. Староста як-ягына каранып алды да бик мәгънәле итеп:
– Акчаңны әзерләп куй!.. Бүген кич өеңә үзем кереп чыгармын! – диде.
Фахирә аның бу сүзләренең мәгънәсен аңламады, тиз генә капкадан чыгып китеп барды.
Кич, бөтен авыл йоклап беткәч, Фәйзулла, куенына ярты икмәк кыстырып, өеннән чыкты, хатынына:
– Сотский Хәлил янына барып кайтам әле, – диде, үзе туп-туры Фахирә өенә китте.
Фахирәнең тәрәзәсендә уты юк иде инде. Староста әкрен генә тәрәзәне шакыды.
Эчтән:
– Кем ул? – дип куркынып сораган тавыш ишетелде.
– Мин идем, Фахирә… Ач әле, акыллым!..
Тол хатынның күңеленнән: «Акча алырга килгәндер, карт тәре!» – дигән уй чагылып үтте һәм куркып кына җавап кайтарды:
– Мин йокларга яттым инде, Фәйзулла абзый.
– Барыбер, ач… Яхшы киңәш белән килдем! – дип, Фәйзулла ишекне тартып карады, ишек бикле булып чыкты. Шуннан ул тагы тәрәзә шакыды.
Фахирәнең тавышы-тыны ишетелмәде. Староста аның саен шакый бирде. Фахирә, куркуыннан калтырана-калтырана, ишекне ачты да мич артына кереп китте.
Фәйзулла, тиз генә бусагадан атлап, туп-туры мич артына китте. Куеныннан ярты икмәк чыгарып, аны киштәгә куйды.
– Синең кебек яшь хатынга акча таба алмау оят ул, Фахирә, – дип, кулын аның иңбашына салды.
Фахирә, куштанның ниятен сизеп, куркуыннан катып калды. Фәйзулла аны көчләп мич артыннан сөйрәп алып чыккач кына, хатын ялварырга кереште:
– Алла хакы өчен, мәсхәрә итмә, Фәйзулла абзый… Алла хакы өчен!..
– Куркырлык берни дә юк, акыллым, куркырлык берни юк!.. Шундый яшь була торып, акча таба алмыйсың!.. Әйе… яшьсең… чибәрсең… – дип сөйләнде Фәйзулла.
«Кешеләргә кычкырыйм микән әллә? Тик кем ишетер соң? Ярдәмгә кем килсен?» – дип уйланды Фахирә.
Шулчак баласы уянды һәм ят тавыштан куркып, кычкырып елап җибәрде. Фәйзулла аңа ипи сындырып бирде. Бала тәмле ипи исен сизүгә тынып калды, ипи кисәген комсызланып эләктереп алды да тиз-тиз ашарга кереште.
Куштан яңадан Фахирәгә омтылды. Көчле куллары белән аны кысып кочаклап алды.
– Ипи алып килдем. Тагы китерермен… Алла боерса, ач булмассың. Салымыңны да үзем түләрмен… Яхшылыкны аңламасаң, бу бәхетнең кадерен белмәсәң, ул чагында үзеңә үпкәләрсең… Ялангач тәнеңә юеш тал чыбыгы сызгырып төшә башлагач, мине исеңә төшерерсең дә, соң булыр…
Баланың йотлыга-йотлыга ашыгып ипи чәйнәгәне һәм тышта җил улаганы гына ишетелә иде.
Хатын, актык көчен җыеп, старостаның кулыннан ычкынырга омтылып карады, әмма чамаламыйчарак талпынды – башы белән сәке читенә бәрелеп егылды да һушын  җуйды.
Фахирә Фәйзулланың кайчан киткәнен хәтерләмәде. Башында, утлы очкыннар шикелле «салым, акча… ипи… чыбык… мәрхүм ирем… староста» дигән уйлар гына бөтерелде. Колак төбендә хурлыклы җыр сүзләре яңгырады. Баласы исә сәкедә тып-тын гына ипи ашап утыра иде.
* * *
Берничә көннән соң тегермәнче Фәйзулла старостага буада мәет барлыгын килеп әйтте. Фәйзулла, пүнәтәйләр ияртеп, шунда китте. Мәетне судан чыгардылар. Кечкенә баласын күкрәгенә кысып, суга батып үлгән Фахирә иде бу.
– Ачтан үлгәнче болай үлү хәерлерәк дигәндер, – диде Фәйзулла һәм пүнәтәйләргә: – Өеннән тапкан әйберләрне каравыл йортына илтегез. Салымын түләр өчен булыр, – диде.
Мәетнең өстенә иске чыпта каплады да десятскийларга бу хакта становойга хәбәр итәргә кушты.
Ике көннән соң, доктор һәм ике стражник ияртеп, становой килде. Доктор Фахирәнең мәетен ярып карагач, становой аны күмәргә рөхсәт итте.
Фәйзулла салым җыю турында түрәгә хәбәр итте:
– Салымны түли алмыйлар, ваше благородие, алырлык нәрсәләре юк… Минемчә, бер генә юл калды, – диде ул.
Становой моның нинди юл икәнен бик яхшы белә иде. Ул җавабын шундук бирде:
– Ярый, башлагыз! Бөтен эшне берьюлы бетерик. Барысы да әзерме? – диде.
Тырыш Фәйзулла чыбыкларны алдан ук әзерләп куйган иде. Нечкә тал чыбыклары, сызгырып-сызгырып, ач кешеләрнең аркаларына төште. Чыбык белән суктырганны күтәрә алмыйча, күп кеше җан бирде. Исән калганнары, кычкырып-ыңгырашып ята торгач, аңнарын җуеп тынып калдылар. Стражниклар аларны, авыр итекләре белән типкәләп, аңнарына китерделәр дә, башкаларга урын бирер өчен, бер читкә кудылар яисә, арык, хәлсез атка салып, өйләренә озаттылар. Шешеп чыккан аркаларындагы кызарып янган яралары белән алар эскәмиядә йөзтүбән яттылар. Тәннәрен телгәләп бетергән бу чыбык эзләреннән җылы кан тамчылары саркып тама иде.
* * *
Ачлыкның иң котырган чагында авылда зур янгын чыкты.
Хатыннар ах-вах килеп кычкыра, бала-чага куркудан чырылдап елаша башлады. Староста, көчәнеп-көчәнеп:
– Пожар! Пожар сүндерергә чыгыгыз! Балта, чиләкләр чыгарыгыз! Тиз булыгыз, тиз булыгыз! – дип кычкырды.
Ләкин берәү дә чыкмады.
Малларын җаннарыннан да кадерлерәк күргән кешеләр генә, ыгы-зыгы килеп йөгерә-йөгерә, әйберләрен уттан иминрәк җиргә, су буена ташыдылар. Ачлар битараф бер кыяфәттә аларны карап тордылар.
Һава тып-тын, бер җил әсәре юк иде. Ындыр табакларында инде запас салам калмаган; аны өй һәм каралты түбәләреннән дә ташып бетергәннәр иде. Утка да азык юк иде. Шуңа күрә озакламый янгын басылды. Юан имән бүрәнәләреннән салган тегермән амбарлары гына, авыл өстенә кызыл шәүлә салып, төн буе янды. Янгын иртәгесе көнне өйлә вакытларында гына сүнде. Дүрт ташлы зур тегермән урынында кайнар көл өеме генә торып калды.
Утта бөтен малыбыз янып бетә, дип, төн буе котлары очып чыккан куштаннар:
– Тегермәнче үзе яндырган моны! Ул карт мәлгуньнең үзен тотып утка ташларга кирәк! – дип шаулаша-шаулаша, янган тегермән тирәсендә тулгандылар.
Тик аларны яклаучы булмады. Шуннан соң куштаннар тегермәнчене эзләп киттеләр, ләкин таба алмадылар.
Эшсез буш торган тегермәнен тегермәнче кирәксенмәгән, күрәсең.
Озакламый бу турыдагы сүзләр тынды. Куштаннар хәйләкәр тегермәнчедән үзләренә тиешле өлешне алдылар, ахры, янгын турында бүтән сүз куертмадылар. Тегермәнче үзе исә, аренда хакын да түләмичә, Мәүла Колыдан китеп юкка чыкты.

III. Сасы сазда бакылдашу
Казан каласының татарлар яши торган өлешендәге пычрак урамнарның берсендә зур гына таш мәдрәсә йорты калкып тора.
Мәдрәсәдән Кабан күленә төшә торган сукмак буйлап кулларына яньчек комган тоткан, иңбашларына сөлге салган шәкертләр тыз-быз йөреп торалар. Мәдрәсә эчендәге тавыш, шау-шу урамга чаклы ишетелә.
Җир идәне балчык измәсенә әйләнгән кечкенә аш өендә, стена буенда, борыннары төшкән дәү корсаклы тәбәнәк кенә берничә самавыр утыра. Бөтен бүлмәгә әче сөрем исе сеңгән. Шәкертләр, идәнгә тез чәнчеп утырган хәлдә, самавырларда аш пешерәләр. Кайсысыдыр узган атнадан бирле юылмый яткан тәлинкәләрне кәгазь белән сөртә.
Берничә шәкерт тәһарәт ала, калганнары, кайнар су белән салкын су әзерләп куеп, урын бушаганны көтеп торалар.
Биредә әти-әниләре янында торып, мәдрәсәгә сабакка гына йөрүче шәһәр мещаннары һәм сәүдәгәр малайлары да бар. Алар бәлеш, сумса, пирожный ашыйлар, гел мәдрәсәдә яши торган иптәшләрен дә сыйлыйлар. Аннары, мәдрәсә чормасына менеп, яшереп кенә тәмәке тарталар.
Өске каттагы ситсы чаршау белән генә бүленеп алган бүлмәләрдә, аякларын бөкләп мендәр өстенә утырган килеш, Коръән ятлыйлар. Беришеләре үзе тирәсенә тезләнеп утырган үсмер малайларга дәрес бирә. Почмакта ике шәкерт варислар арасында мал бүлүгә кагылышлы буталчык бер мәсьәлә турында кызып-кызып бәхәсләшә. Шунда ук бер шәкерт кулдан ясаган җәзбә белән шәмаил сыза. Бер читтәрәк таза гына сакаллы бер егет, тирә-юнендәгеләргә һичбер илтифат итмичә, үз китабының бит кырыйларына тырышып-тырышып, иптәше китабындагы язуларны күчерә. Бүлмә эчендә шушы шау-шуда сукыр суфиның көйләп Коръән укыган тавышы йотылып, югалып кала. Әнә өч егет якын ук килеп җыелганнар да кайсы фәхешханәдә төн кунганнарын, кайсы кабакта аракы эчкәнлекләрен һәм типтерер өчен кайдан акча алганлыкларын пышылдап кына сөйләшәләр. Сыйныф бүлмәсендә дәмулланы[14 - Дәмулла – дамелла: 1) югары мәктәп укучысы; 2) зур укымышлы, дәрес бирүче.] көтеп торган унлап шәкерт дөньяда ничә Алла барлыгы турында моназара кылыша[15 - Моназара кылышу – бәхәсләшү; фикер алышу.].
Мәдрәсә капкасы төбенә көр генә туры пар ат килеп туктады. Өр-яңа чанадан өстенә кондыз якалы янут толып, башына һәйбәт камчат бүрек кигән бер кеше, төшеп, тиз генә капкадан керде дә, пычранып беткән таш баскычтан өскә менеп, як-ягына каранып тормастан, туп-туры сыйныф бүлмәсенә таба узды. Ул ишектә күренү белән, бүлмәдәге шау-шу тынып калды. Шәкертләр урыннарыннан сикерешеп тордылар. Керүче кеше кычкырып сәлам бирде дә:
– Исәнмесез, шәкертләр! – дип өстәде.
Бөтен мәдрәсә эчендә:
– Ефим поп килгән! Әйдәгез, моназарага киттек! – дигән тавышлар яңгырады.
Ефим Малов мәдрәсә тормышы, мәдрәсә гадәтләре белән яхшы ук таныш булган атаклы бер миссионер иде. Кайвакыт ул мәдрәсәгә үзе килә, кайвакыт исә шәкертләрне үз өенә чакыра, татарның дини һәм «голәмә» даирәләре белән даими багланыш тота. Монда ул үзенең миссионерлык эшенә кирәкле белемне ала иде.
Берничә минуттан сыйныф бүлмәсенә шәкертләр кереп тулды. Сакаллылардан алып яшүсмерләргә хәтле җыелдылар.
Исәнләшеп сәлам алышканнан соң ук, моназара үзеннән-үзе кызып китте. Сүз Алла бер генәме, әллә берничәме дигән мәсьәлә хакында иде. Ефим поп, Алла бер генә, ди, ә шәкертләр, Алланың берничә булуы мөмкин, дип исбат итәргә тырышалар иде. Поп ул заманда шәкертләргә мәгълүм булган мондый формуланы китерде:
– Әгәр аллалар күп булса, алар үзара талашып, сугышып бетәрләр иде, – диде.
Шәкертләр, төкерекләрен чәчеп, кулларын бутый-бутый, попка ябырылдылар:
– Ля нөсәллим![16 - Ля нөсәллим – «күнмибез», «риза түгел», «алай түгел» мәгънәсендә.] Дөрес түгел!
– Аллалар күп, алар бер-бере белән килешеп эш итәләр.
– Ни өчен аллалар дус яшәп, дөнья белән үзара тату идарә итә алмасыннар?
Ефим поп, ислам дине белгече кебек, Коръәннән өзекләр китереп, шәкертләрнең башын катырып бетерде. Ә шәкертләр аның саен кыза барып, берничә Алла барлыгын мантыйк буенча да исбат итәргә мөмкин, дип, миссионерны ышандырырга тырыштылар. Коточкыч шау-шу купты. Беркем дә бер-берсен тыңламады. Тәрәзә пыялаларыннан болганчык су ага башлады. Тынчу, бөркү ис белән тулган сыйныф бүлмәсе бакалар бакылдашкан сасы сазлыкны хәтерләтә иде.
Бәхәснең кызып җиткән бер чагында бүлмә ишеге төбенә дәмулла Кәрим ахун килде. Ул, шәкертләр артына посыбрак, моназараны беравык тыңлап торды да, миссионер белән бәхәскә керәсе килмичә, мәдрәсәдән шыпырт кына чыгып  китте.
Кызып җиткән шәкертләрнең телләренә ни килсә, шуны кычкыра башлауларын күргәч, Ефим поп җавап бирмәс булды.
Үзе янында утырган ике шәкерткә:
– Иртәгә миңа килегез… Бүген башлаган бәхәсне шунда төгәлләрбез. Биредә мин бүтән кала алмыйм. Башым авырта башлады, – дип, урыныннан кузгалды.
Шәкертләр тайпылышып юл бирүгә, поп бүлмәдән чыгып китте. Ул мәдрәсәдән киткәч, шәкертләр:
– Картның кирәген бирдек соң!
– Поп тәмам телсез калды!
– Әйтергә сүзе булмагач, чыгып тайды шул! – дип мактаныштылар.
Кайберәүләр исә аны кызганган сыман:
– Коръәнне дә, Мөхәммәт галәйһиссәлам хәдисләрен дә аңлый үзе… Кяферләрнең тәмугта янасын да белә, ә үзе һаман шулар арасында кала. Ни сәбәпле ул мескен поп хак дингә күчми икән? – дип сөйләнделәр.
Ефим поп исә үзен бер дә мескен санамый иде. Аңа шушы шәкертләр үзләре кызганыч иде. Шуны уйлап, ул мәдрәсә капкасыннан чыкты да, үзен көтеп торган чанага утырып, өенә кайтып китте.
Шәкертләр исә юеш бүлмә, сасы коридор, тузанлы сыйныфларга таралыштылар. Мәдрәсә үзенең гадәттәге хәленә кайтты.

IV. Гөнаһны фаш итү – үзе гөнаһ
Ефим поп тарафыннан бәхәсне дәвам итәргә чакырылган ике шәкерт әйтелгән вакытка аның йортына килде. Алар икесе дә өлкән сыйныф шәкертләре булып, озакламый мулла булып китәргә тиешләр иде. Шәкертләрнең берсе – озын буйлы, ябык тәнле, очлы иякле, киң маңгайлы, төпкә батып торган кечкенә зәңгәр күзле егет – ерактагы бер татар авылы мулласының малае иде. Ул бик кызу һәм оста моназарачы иде. Икенчесе – озын буйлы, юан гына гәүдәле, табак битле, кара мыеклы егерме ике яшьләрендәге бер егет – Мәүла Колы авылының имамы Шәмси мулла малае, Әсма остабикәнең яраткан иркә баласы Барый мәхдүм иде.
Алар инде Ефим поп йортына ике ел буе килеп йөреп, шулвакыт эчендә бай миссионерның йортында үзләшеп беткәннәр, һәрвакыт үзләрен ачык чырай белән елмаеп каршы алучы сөйкемле генә асрау кыз белән дә танышып өлгергәннәр иде. Шәкертләр аның зифа буена, дәртле йөзенә сокланалар, урысчаны ватып-җимереп булса да, аны сүз белән әвәрә кылалар. Шушы яшь кыз белән сөйләшү алар өчен Ефим поп йортына тарта торган бер җим иде.
Кыз бигрәк тә Барыйга ягымлы карый иде. Ул, һәрвакыт Барыйга якынрак килеп, аңа таза ботлары белән кагылырга, янып торган дәртле күзләре белән аның күзләренә карарга тырыша.
Ефим поп озак көттермәде. Кунаклар янына чыгып, алар белән ике куллап күреште дә ягымлы бер тавыш белән:
– Рәхим итегез, мәхдүмнәр! – диде.
– Бүген без килергә уйламаган идек тә, вәгъдәбезне бозасыбыз килмәде инде, – диде Гали исемле озын шәкерт.
– Нигә?
– Яман салкын… Безнең юка җиләннәр мондый суыктан начар саклый шул.
– Шулай, билгеле, шулай!.. Сезгә чалбар кию дә тыелган бугай әле?
– Тыелса да, чалбары булган кеше кия. Чалбары булмаган кеше нәрсә кисен?

Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/m-hmut-m-rzh-ani/bolganchyk-ellar-mohazh-irl-r-zh-yentyk/) на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

notes
Примечания

1
Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь.

2
Казан утлары. – 1966. – № 12. – 38–39 б.

3
Мәһдиев М. Хатларда кеше язмышлары // Сөембикә. – 1993. – № 11. – 20–21 б.

4
Җәлил М. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 4 т. – 69–73 б.

5
Казан утлары. – 1976. – № 6. – 133–144 б.

6
Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь. – 9 б.

7
Кызыл баш – төрек солтаны.

8
Нәсрани – христиан динендәге кеше.

9
Габрани – яһүд динен тотучы.

10
Нәүрәп – баз.

11
Ләүхелмәхфүз – язмыш тактасы.

12
Кодай – Ходай.

13
Комач – ачык кызыл төстәге киҗе-мамык тукыма.

14
Дәмулла – дамелла: 1) югары мәктәп укучысы; 2) зур укымышлы, дәрес бирүче.

15
Моназара кылышу – бәхәсләшү; фикер алышу.

16
Ля нөсәллим – «күнмибез», «риза түгел», «алай түгел» мәгънәсендә.